Ничек кактус үстерергә. Кактус турында

Барлык төр кактуслар да йомшак, ярмалы, җиңел, су һәм һава яхшы үтәрдәй туфракны яраталар. Туфрак составында кирпеч ватыклары, елга комы, чуерташ булырга тиеш.

Кактус суны яратмый. Кыш көне аена 12 тапкыр гына су сибәргә мөмкин. Шулай да туфракның тузанга әйләнүен көтмәскә кирәк. Суны күп сибүдән кактус югарыга үсеп китүчән. Кышын 8-10 градус җылылык — бу чәнечкеле гөл өчен иң кулай һава. Ә язга чыгу белән, кактуска су сибү күләмен арттырырга кирәк. Мондый төр гөлләрнең күп сортлары яктылык яраталар. Кояшсыз урында чәчәк атмыйлар. Өй шартларында кактусны кечкенә «бәби»ләре ярдәмендә үрчетәләр. Моның өчен яшь ботакны үткен пычак белән кисеп алырга һәм берничә көнгә кибәргә калдырырга кирәк. Өстенә банка каплап, юеш комда тамыр җәйдерәләр. Тамыр җибәрү, бәләкәй «бәби»ләре күренү белән үк, күчереп утыртырга һәм, күләгәгә куеп, 3 көн буе су сипмәскә киңәш ителә.

Кактус турында мәгълүмәт

Кактус — кактуслылар семьялыгына керә торган күпьеллык үсемлек. Шар яисә цилиндр формасында үсә, итләч, юан яшел сабаклы, яфрак урынына чәнечке — энәләр чыгара. Кактуслар гаять күптөрле, аның бер мең ярымнан артык төре барлыгы мәгълүм. Табигый шартлардан ул нигездә Американың коры регионнарында киң таралган, ә бүлмә гөле буларак аны барлык илләрдә дә үстерәләр. Беренче булып ул Европа илләренә үтеп керә, ә XVIII йөздә безнең җирлектә мелокактус һәм опунция төрләре үстерелә башлый.

Күпчелек төр кактусларның төп тамыры нык юаная, хәтта 50 кг га җиткән очраклар да бар.

Аның яфраклары булмавы кактусның коры климатка яраклашуы белән аңлатыла: дымны ул бик аз микъдарда гына парга әйләндерә. Яфрак ролен яшел сабагы үти. Сабакның формасы да, размеры да төрле. Биеклеге 2-5 см дан алып 10-12 метрга җитәргә мөмкин (мәсәлән, гигант карнегия). Энәләре дә төрле-төрле: 1-2 мм дан 25 см га җитә. Чәнечке энәләре һавадагы су парларын үзләштерә һәм үсемлекне хайваннар ашаудан саклый.

Кактусның чәчәкләре исә ялгызак, бары кайбер төрләрендә генә чук (кисть) формасында җыелган була. Күп кенә төрләре бары тик төнлә генә чәчәк ата. Мисал итеп селеницереусны атарга мөмкин.

Кактусның җимешләре җиләк формасында, 1-10 см зурлыкта, кайбер төрләрнекен ашарга да мөмкин.

Кактусларның характерлы ягы шунда, алар бик акрын үсә. Эхинокактус, мәсәлән, 500 яшьлек вакытта 1,5 м га җитә. Бүлмә шартларында үскән кактусларда да шушы ук хәл күзәтелә. Мәсәлән: бүлмәдә үскән 70 яшьлек Грузон эхинокактусының биеклеге нибары 40 см гына, елына нибары 5 мм гына үсә.

Кактусның туган җирен Мексика дисәк тә, ялгыш булмас. Биредә аларның кайберләрен файдалы дип, икенчеләрен зыянлы дип, өченче төрләрен тылсымлы, ягъни магик көчкә ия дип йөртәләр. Опунция кактусының әчкелтем-баллы җимешләрен чи килеш тә, киптереп тә һәм пешереп тә ашыйлар. Согын әчетеп эчемлек әзерлиләр. Шулай ук эхиноцереус һәм миртиллокактусларның да җимешләре ашарга яраклы.

Кактусны бик борынгыдан ук дару үләне буларак файдаланалар. Опунциянең күп кенә төрләренең җимешләре бәвел кудыру өчен, ә селеницереусларның согын ревматизмны дәвалау өчен, ә шул ук кактус сабакларының спирт яисә су белән ясалган төнәтмәсен хәзерге медицинада гипотония һәм башка төр йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау өчен кулланалар. Составында мескалин, петотин һәм лофофорин алкалоидлары булган «Уильяме лофофоры» дигән кактусның тавыш һәм күрү галлюцинациясен китереп чыгаруын ачыкладылар. Шулай да, кактусларның иң күркәм ягы — алар гаять зур эстетик әһәмияткә ия, Аларның бөтен җир шарында киң таралуы шуның белән аңлатыла да.

Әлеге темага башка язмалар