Намаз — сәламәтлек чыганагы

Тәүлеккә биш вакыт намаз укучы кеше Аллаһы Тәгаләнең сөекле бәндәседер. Ул теге дөньяда да, бусында да бик нык аерылып торыр. Аның күңеле тыныч, ризыгы бәрәкәтле, догасы кабул булучан, үзе сәламәт булыр. Йөзеннән нур бөркелеп, тәненнән хуш ис килеп торыр. Намаз укучы әби-бабаларыбыз хөрмәтлегә өйләнә. Урыннары түр башында була. Гыйбрәтләр эзләп ерак барасы юк, үз тирә-ягыгызга күз салсагыз да бик ачык күренә. Хөрмәтле хәзрәтебез Рамил хәзрәт Юнысның бу турыдагы бик үтемле, аңлаешлы, бай эчтәлекле вәгазьләренең берсен сезгә җиткерәсебез килә.

— Намаз укуның безнең сәламәтлеккә ясаган тәэсирен җентекләп күздән кичерик әле, — ди ул.

Намаз тәһарәт алудан башлана. Тәһарәтнең мөһимлеге шуннан гыйбарәт: тәрәтнең составы эшкәртелгән азык калдыкларыннан һәм күп санлы микроблардан тора. Алар кайбер очракларда 98 процентка җитә. Моннан тыш бәвелдән дә бихисап микроблар чыга. Шул сәбәпле, яхшылап юып төшермәгән очракта, арт юлда калганы эчке киемгә күчеп, тирә-юньгә дә таралырга мөмкин. Ә икенчедән, тәһарәтләнү — бу әгъзаларга күпмедер дәрәҗәдә массаж да була һәм ул, үз чиратында, организмның вакытыннан иртә картаюына каршы профилактика. Моннан соң кулны беләзеккә кадәр 3 тапкыр сабынлап югач, уң учка су алып 3 тапкыр яхшылап авызны чайкарга кирәк. Шул рәвешле без авызга җыелган бихисап микробларны чыгарабыз, гыргылдатып чайкап тамак бизләрен чистартып, чыныктырабыз. Ә тешләрне уң кулның баш һәм беренче бармакларын икесен ике якка җибәреп ышкыйбыз, бу теш һәм уртларга массаж була, тешләрне чистарта, аларны ныгыта. Мисвәк яки щетка белән ышку тагы да яхшырак. Шулай ук борынны да чайкарга онытмаска кирәк. Моның өчен уң учка су алып, аны борын аша суырабыз. Сул кул белән борынның бер як юлын каплап, икенче ягыннан сеңгерәбез. Бу алмаш-тилмәш 3 кат эшләнә. Әлеге процедура югары сулыш юлындагы төрле авырулардан профилактик чара һәм шактый тәэсирле дәвалау ысулы да булып тора. Биредә борын чистартылып кына калмый, уң кулдан су белән организмга биоэнергия дә керә.

Битне өч мәртәбә юганнан соң, чәчне туры итеп ачкан түбә өстеннән юеш бармаклар белән мәсих тартыла — бу процедура да бер дә юктан түгел икән: түбәдәге туры юл буйлап гаять әһәмиятле биологик актив нокталар урнашкан. Бу вакыт без аларга сигнал биреп кәефсезлекне бетерәбез, кан басымын таманлыйбыз, баш авыртканны басабыз, организмны башка төр сырхаулардан арындырабыз. Колакның эчен беренче бармак белән, колак артын баш бармак белен яхшылап юешләп сыпырганда организмның һәр әгъзасына эшләргә сигнал бирелә, чөнки колак тирәсендә дә, эчендә дә һәр әгъзаның биологик актив ноктасы бар. Колак аша теләсә кайсы әгъзаны дәвалап була. Шуннан килеп, чигә тамырларына кагылып, аларның камил эшләвенә сигнал бирелә. Юеш кул аркасы белән муенның ян-якларын сыпырып күз тию һәм башка төр тискәре тәэсирләр юк ителә. Кулны терсәкләргә кадәр 3 кат юганда да беләк буйлап урнашкан әһәмиятле актив нокталар һәм меридианнар эшкә җигелә.

Намазга юынуның өченче этабы — аяклар. Аяклар 3 кат тубыктан юыла һәм уң аякның чәнчә бармагыннан башлап, сул аякның чәнчә бармагында тәмамлана. Монда аякларны чистарту гына күздә тотылмаган, чөнки анда биологик актив нокталар бик күп. Һәркайсы теге яки бу әгъза белән бәйле. Аяк бармакларын аерым-аерым юганда баш мие эшчәнлеген куәтләргә өндәү була.

Намаз укуның сәламәтлек өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнен гади генә бер мисал белән күрсәтеп үтик: безнең дин курсларына йөрүче 50-65 яшьләрдәге 20ләп ханым беренче уку елында, тез буыннары каткан булу сәбәпле, «Әттәхият»кә һич утыра алмады. Зур тырышлык белән ярым-йорты утырганнары да, тора башлагач, төрлесе төрле якка егылышып киттеләр. Икенче уку елында исә барчасы бердәй матур гына утырып, берсе дә егылмыйча, торып басты. Өченче елда исә алар намаздан торганда тотынмыйча аякларында гына күтәрелделәр. Димәк, безнең кылган гамәлләребез иң беренче чиратта үзебез өчен кирәк икән.

Намазга ниятләү — фани дөнья мәшәкатьләреннән күпмегәдер аерылып тору дигән сүз. Тәкбиргә кеше иңбашларын йомшартып, төз итеп басарга һәм намазлыгының икенче башына, ягъни сәждәдә маңгай тиясе урынга карап торырга тиеш. Бу процедураның фәнни әһәмияте шунда ки, намаз вакытында кеше көн дәвамында гел киеренке хәлдә тоткан иңсәләрен йомшарта. Намазлыкның икенче башына карап торганда күз белән намазлык арасында 45 градуслы почмак ясала — монысы инде күзне ял иттерә торган почмак була.

Кулларны күтәреп тәкбир әйткәндә баш бармак буйлап барган үпкә меридианы икенче, өченче, дүртенче кабырга турысындагы үпкә һәм йөрәк мускулларын ныгыта торган тәэсир ясый. Бер үк вакытта үпкәдә җыелган агулы матдәләрне чыгару нокталарына басыла һәм йомык егәрлек юлы хасил була. Шул рәвешле бик гади генә күнегүләр белән үпкә, йөрәкнең эше яхшыра. Ирләр исә кулы белән колак яфракларына тиеп, беләкнең арыганлыгын бетерә, чөнки беләктәге тормыш егәрлеге нокталары колакның тәндәге бөтен авыртуны бетерә торган нокталары белән тоташа. Баш бармак колак йомшагына тиеп, башны эшләтергә сигнал бирә, чөнки ул баш мие белән бәйләнештә тора.

Кыямга кулны баглаганда уң кулның чәнти бармагы белән сул кулның беләзегенә генә басабыз, моның белән йөрәк тынычсызланулары туктатыла, ә беләзекнең икенче ягына яткан баш бармак тамак авыртуларын бетерә торган ноктага туры килә. Беләзек буыны өстенә туры килгән уч төбе белән исә без тормыш өчен бик тә әһәмиятле булган нокталарга басабыз. Уч төбенең үзендә егәрлек чыганагы һәм нерв системасын тынычландыра торган нокталар бар, шул рәвешле беләзек буынына уч төбе туры килә, яшәешебез өчен гаять әһәмиятле нокталар бергә тоташа һәм бу, уз чиратында, организмның егәрлек чыганакларын эшкә өндәү сигналына әверелә.

Кулны ашказаны өстенә куйганда җан җире һәм йөрәк чакраларыннан энергия алына, кан басымы төшә.

Кыямда хатын-кызлар кулны югарырак кую сәбәпле бавыр авыртканны, симезлекне бетерә торган һәм яшәү өчен куәт бирә торган нокталарга кулны кушыра. Биредә үзәк чакра, йөрәк һәм рухи дөнья чакралары урнашканлыктан, бу — аеруча әһәмиятле торыш була.

Рөкүгьдә ирләр тез капкачына уч төбен куеп егәрлек алу белән беррәттән, тез капкачы тирәсендәге боҗра рәвешендә урнашкан күп төрле авыруларны (ашказаны авыруы, югары температураны төшерү, буыннар авыртканны басу, арыганлыкны алу, аяклар авыртканын бетерү һ.б.) кисәтерлек нокталарга да тәэсир итүгә ирешәләр. Рөкүгьдә аяк башына карап торганда иякләребез белән калкансыман бизгә басабыз һәм бер үк вакытта җәпле (вилочковая) бизгә дә кагылабыз, бизләрнең тәңгәл эшләешен тәэмин итәбез һәм иммунитетны арттырабыз. Рөкүгьдә хатын-кызларның, ирләрдән аермалы буларак, тезне бераз бөгә төшеп торуы фәлсәфә күзлегеннән караганда күндәмлеккә ният билгесе булыр. Хатын-кызны ул күндәм булырга мәҗбүр итә.

Сәҗдәдә исә тын кысылу, йөрәк уйнау кебек авырулар дәвалана, баш миенә кан килү яхшыра. Күзләр белән борын очына караганда күзнең күрүе арта һәм күз мускуллары ныгый. Борын тыгылган булса, ул ачыла һәм бизләргә һава керү яхшыра. Бер үк вакытта баш мие, йөрәк, үпкә, бавыр, арка мие, аякларга кан килү яхшыра, моның нәтиҗәсендә бу әгъзаларның эшчәнлеге көчәя. Өч минутка сузылган сәҗдә вакытында кендек, касык турысындагы һәм, гомумән, гәүдәнең алгы өлешендәге һәр нокта кысыла. Маңгай һәм борынны җиргә (намазлыкка) тидереп, акыл эшчәнлеген куәтли торган нокталар аша акыл зирәклеге саклана. Уч төбе белән җиргә капланган кулдан артык энергия җиргә күчә. Касык турындагы нокталар кысылып, сәләтсезлекне һәм сидек юлы авыруларын дәвалый.

Эчке әгъзалар төшкән булса, сәҗдәгә китеп тору — аларны дәвалый торган иң кулай чак. Сәҗдә вакытында умыртка баганасы ял итә, бу — иң яхшы тынычландыручы чара.

«Әттәхият»тә утыру да күп төрле авыруларга каршы көрәш чарасы дип санала ала. Аяклар өстендә утырганда арттагы актив нокталар кысыла һәм аларның эшчәнлеге көчәя. Ян-якка сәлам биргәндә муен тамырлары белән идарә итә торган нокталар кысылып, йөрәк һәм кан тамырларының төгәл эшләвенә китерә, кан басымы таманлана.

Әлеге темага башка язмалар