Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вәссәлам

Безнең пәйгамбәребез – Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәләм. Аллаһы Тәгалә Ислам дине хөкемнәрен Җәбраил исемле фәрештә аркылы Мөхәммәд галәйһиссәләмгә иңдерде. Мөхәммәд галәйһиссәләм ул хөкемнәрне үзенең сәхабәләренә, ягъни иң әүвәлге шәкертләренә өйрәтте. Ислам дине хөкемнәре һич үзгәрмичә безнең заманга кадәр килеп иреште һәм, шул рәвешчә, һич үзгәрмичә кыямәт көненә кадәр калачак.
         Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм Гарәбстан ярымутравындагы Мәккә шәһәрендә туган[1]. Атасының исеме – Габдулла, гарәп халкының Корәеш кабиләсеннән. Бабасының исеме Габделмоталлиб, ә аның атасы – Һашим. Анасының исеме – Әминә.
         Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм туганчы ук аның атасы сәфәрдә вафат булды. 6 нчы яшенә җиткәндә, анасы Әминә дә вафат булгач, Мөхәммәд галәйһиссәләм бөтенләй ятим калды. Шуннан соң аны бабасы Габделмоталлиб тәрбиягә алды. Бабасы вафат булгач, атасының абыйсы Әбуталиб тәрбиясендә булды. 25 нче яшенә җиткәч, Хәдичә исемле бер бай хатынга өйләнде.
         Кырыгынчы яшенә җиткәч, Аллаһы Тәгалә Җәбраил фәрештә аркылы аны пәйгамбәр итте, ягъни аңа кешеләрне мөселманлыкка өндәргә боерды. Мөхәммәд галәйһиссәләм Мәккә халкын мөселман булырга өнди башлагач, берничә йөз кеше иман китереп, Ислам динен кабул иттеләр. Башкалары – һәрберсе дошман булып, Мөхәммәд галәйһиссәләмгә төрле җәбер-золым кылырга тырыштылар. Хәтта берничә тапкыр үтермәкче дә булдылар. Аллаһы Тәгалә Мөхәммәд галәйһиссәләмне дошманнарының яманлыгыннан саклады. Мәккә кяферләре аңа артык зарар һәм зыян кыла алмадылар.
         Мәккәдә 13 ел пәйгамбәр булганнан соң, Аллаһы Тәгаләнең рөхсәте буенча, ул Мәдинә шәһәренә күчте. Ул вакытта Мәдинә халкы Ислам динен бик яратты һәм шәһәрнең берничә хөрмәтле кешесе дә мөселман булды. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм Мәдинәгә күчкәннән соң, Ислам дине куәтләнде (көчәйде). Мәдинәгә якын булган шәһәр һәм авыл кешеләренең күбесе мөселман була башладылар.
         Мәккә халкы башта мөселманнарга бик дошман булды. Аларны кырып бетерү өчен берничә мәртәбә Мәдинә шәһәре тарафына зур гаскәр белән сугышка килделәр. Аллаһы Тәгалә мөселманнарга ярдәм итте: һәр сугышта мөселманнар җиңеп, дошманнардан өстен чыкты. Соңыннан, Мәдинә шәһәренә күчкәннән соң 8 нче елда, Мөхәммәд галәйһиссәләм унике меңлек мөселман гаскәре белән Мәккә тарафына юнәлде. Мәккә халкы аларга каршы тора алмаганнарын белде. Һич каршылык күрсәтмичә, һәркайсы өйләренә качты. Рамазан аеның 20 нче көнендә мөселманнар җиңү белән Мәккәи Мөкәррәмә шәһәренә керделәр. Ахырда бөтен Мәккә халкы үз ихтыяры белән мөселман булды. Шул вакыттан бирле Мәккәи Мөкәррәмә шәһәре мөселманнар кулында. Хаҗ гамәлләре кыла торган изге һәм мөбарәк шәһәр. Кыйблабыз – мөбарәк Кәгъбә йорты да шул шәһәрдә. Мәдинәгә күчкәннән соң, 10 нчы елда Мөхәммәд галәйһиссәләм туксан мең мөселман белән Мәккә шәһәренә барып хаҗ кылды. Шул елдан соң пәйгамбәребезгә Мәккәи Мөкәррәмәне  күрү насыйп булмады…       
         Мәдинә шәһәрендә ун ел торганнан соң, 63 яшендә пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм дөньядан китте[2]. Кабере Мәдинәи Мөнәүвәрә шәһәренең уртасындагы Раузаи Мөтаһһәрә мәчете эчендә.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм бик камил, олуг бер кеше иде. Ул туган кичтә дөньяда берничә төрле гаҗәеп вакыйгалар булды, бала чагында да төрле гаҗәеп хәлләр күренде.
         Мөхәммәд галәйһиссәләм, пәйгамбәр булганчыга кадәр, кырык ел Мәккә шәһәрендә гади кешеләр кебек яшәде, ләкин һәрвакыт бик изге һәм күркәм холыклы булды. Һәркем каршында иң әхлаклы һәм ышанычлы иде. Яшь чагыннан ук кяферләрнең бозык эшләрен күреп үсте, аларның потларына һич табынмады һәм һичбер вакытта да гаеп һәм кимчелекле гамәл кылмады. Пәйгамбәр булганнан соң да Аллаһы Тәгалә аның өчен могҗизаларны, ягъни гадәти булмаган гаҗәеп эшләрне бик күп күрсәтте, шул сәбәпле аның хак пәйгамбәр булуына һичкемнең шик һәм шөбһәсе калмады. Тарихел-әнбия (пәйгамбәрләр тарихы) китапларында аның күп кенә могҗизалары турында бәян ителгән.  

[1] Мөхәммәд галәйһиссәләм милади ел исәбе буенча 570 нче елның 27 нче апрелендә (һиҗрәткә кадәр 53 ел алданрак, рабигуль-әүвәл аенда, дүшәмбе көнгә каршы кичтә) туган.  

[2] Мөхәммәд галәйһиссәләм миляди ел исәбе буенча 631 нче елда 8 нче июньдә, һиҗри ел исәбе буенча 11 елның рәбигуль-әүвәл аенда дүшембе көнне үлгән.

Әлеге темага башка язмалар