Мөселманнар фәнгә нинди өлеш керткән

Математика, физика, химия, медицина, астрономия, география кебек фәннәргә беренче нигез ташларын мөселман галимнәре салган. Мөселман галимнәренең фән үсешенә керткән өлешләрен югары бәяләгән кайбер Аурупа тикшеренүчеләренең әсәрләреннән кайбер өземтәләр китерик.

«Мөселманнар, бигрәк тә тугызынчы гасыр белән унсигезенче гасыр арасындагы дәвер эчендә, дөньяның иң зур әдәбият даирәләреннән берсен барлыкка китерде. Бик күп мәдәни кыйммәтле гыйльми ачышларны, фикер хезмәтләрен мәйданга чыгарды. Бу казанышлар, бер сүз белән генә әйткәндә, мөкәммәл иде». (Седилье).

«Христианнардан аермалы буларак, мөселманнар мәдәнияткә олы хезмәт итте». (Исхак Тэйлор).

«Мөселманнар сигезенче-унөченче гасырлар эчендә бөек уңышларга ирештеләр. Аурупадагы Ренессансның нигез ташын хасил итәчәк технология үсеше өчен капка ачты». (Ален Дебус).

«Христианнар Көнбатышта вәхшиләргә сугышлар алып барганда, мөселманнар интеллектуаль хәятне, гыйльми тикшеренүләрне иң югары дәрәҗәдә тота алдылар. Уникенче гасырдан башлап Көнбатышта азмы-күпме фән белән кызыксынган һәр кеше Ислам дөньясына карап торыр иде». (Карра де Во).

«Мөселманнар элекке чорлардан бирле билгеле булган фәннәрне үстерү белән генә чикләнмичә, яңаларын да ачканнар». (Драпе).

«Яңа фәннәрне нигезләп куючылар — мөселманнар». (Эмануэль Дюш).

«Мөселманнар тугызынчы йөздән алып унбишенче йөзгә кадәрге чор эчендә бик күп яңа фән тудырдылар. Бу тиңдәшсез хезмәт аларның акыл эшчәнлекләренең никадәр актив һәм күләмле булуын ап-ачык күрсәтә». (Седио).

Бу өзекләрдән чыгып шуны гына әйтерлек: мөселманнар дини гыйлемнәрдә осталыкка ирешкән кебек, дөньяви фәннәргә дә маһирлык мөһерен бастылар.

Әлеге темага башка язмалар