Мәтрүшкәнең файдасы

Әлеге дару үсемлеге июль-августта чәчәк ата. Дару итеп үләнен файдаланалар. Аны чәчәк аткан вакытында чәчәкле өске өлешен кисеп җыялар.

Зәңгәр мәтрүшкәнең составында (барлык өлешләрендә дә) аскорбин кислотасы һәм дуплау материаллары булганга аны нерв авыруларына каршы да кулланалар. Бер аш кашыгы коры үләнгә 1 стакан кайнаган су коеп, ут өстендә кайнатып чыгарырга кирәк. Аннан тагы 10-15 минут сүрән утта тотарга кирәк. Соңыннан суытып сөзеп куела.

Бу кайнатманы йокысызлыктан интеккәндә кулланырга була. Ул вакытта бер чирек стакан мәтрүшкә төнәтмәсенә бер чәй калагы бал салып эчү киңәш ителә. Депрессия, хәлсезлек вакытында, арыганлыкны бетерү өчен дә мәтрүшкәне кулланырга була. Гади заварка чәйнегенә 1 чәй калагы мәтрүшкә, 2-3 чәй калагы яшел чәй салырга кирәк. Еш көйсезләнә торган балаларга да мәтрүшкә салып төнәтелгән чәй бирәләр.

 

Әлеге темага башка язмалар