Мунча. Мунча хакында. Мунча керүнең файдасы.

Кайвакытта мунчага йөрүчеләр бер-берсенә сорау бирә: мунча керүнең һәм чабынуның файдасы бармы соң? Моны бер сүз белән генә аңлатып бирү мөмкин түгел. Әлеге сорауга күп гасырлар буена күзәтүләр һәм безнең заманда фәнни тикшеренүләр нәтиҗәсендә алынган мәгълүматларга нигезләнеп кенә җавап бирергә мөмкин.
Рус табибы, мунча яратучы һәм белгече П. И. Страхов «Гади халыкка хас рус мунчасы турында» китап язган. Ул мунчаның файдасын кире каккан бөтен кешене тәнкыйтьли. П. И. Страхов элек ничек юынулары, кайбер төр авыруларны, салкын тиюне ничек бетерүләре турында сөйли.
XIX гасырның соңгы чирегендә Мәскәүдә һәм Петербургта мунчаның файдасы турында 19 докторлык диссертациясе якланган. Бу тикшеренүләр күп сорауларга ачыклык керткән. Кайберләре әле һаман да мунчаның профилактик-дәвалау роле турында мәгълүматлар чыганагы булып тора. Мәсәлән, 1883 елда медицина докторы гыйльми дәрәҗәсен алу өчен табиб В. В. Годловский яклаган диссертациядә мускуллар һәм буыннар ревматизмы, подагра, төче авыруы (золотуха) һәм башка чирләр вакытында аның файдасын исбатлый. Мунча процедурасы, кешенең организмына физиологик йогынты ясап, күзәнәкләр эшчәнлеген үзгәртә, ә бу организмның тискәре тышкы факторларга каршы тора алуын көчәйтә һәм саклану механизмнарын үстерүгә булыша. Димәк, организм ныгый, аның эшкә сәләте арта.
Кешенең йөрәк-кан системасын елгалар белән чагыштырырга мөмкин. Шушы система буенча кан йөри, ул тукымаларга һәм органнарга азык бирә, шул ук вакытта инде организмга кирәкмәс матдәләрне дә чыгарып ташлый. Кан юллары никадәр яхшы эшләсә, организм да эшкә сәләтен арттыра, чыдамлырак, таза­рак була бара. Ә канны кан юллары буйлап тизрәк йөрергә мунча мәҗбүр итә. Йөрәк-кан юллары системасына мунча про­цедурасының йогынтысын капиллярларның киңәюеннән белеп була. Димәк, артерияләр буйлап канның йөрүе яхшыра. Шулай итеп, кан әйләнешендәге туктап калып оеган каннар бетә, тукы­маларга кислород килүе арта. Канның актив хәрәкәте организм­ның эссе һәм салкын һава шартларына җайлашуы өчен дә бик әһәмиятле.
Шунысы мәгълүм: мунчаның кан әйләнеше бозылган ке­шеләргә дә файдасы бар. Түбән кан басымлы кешеләрдә ул кү­тәрелә, ә башлангыч чорда гипертония белән интегүчеләр ча­бынуны җиңел кичерә.
Мунча мускулларга һәм буыннарга гына йогынты ясап кал­мый, үзәк нерв системасына да файда бирә. Кеше мунчага кергәч, ниндидер бер тынычлану хисе кичерә, тукымаларның җылынуыннан рәхәтлек таба, киеренкелек бетә, гомуми хәле яхшыра, буыннарның сызлавы басыла. Ә мунчадан чыккач, бөтенләй җиңеләеп киткәндәй була. Ләкин шуны да истә тотарга кирәк: организмыгызны югары температурага күнектерми торып, чабынырга да, салкын бассейнда коенырга да ярамый. Шушы таләпләр үтәлмәсә, кешенең гомуми хәле начараерга, аппетиты кимергә һәм ул йоклый алмый интегергә мөмкин. Шуңа күрә чабынырга, кызу ләүкәдә озак утырырга яратучылар белән ярышырга кирәкми. Ипләп кенә, саклык белән генә моңа үзеңне күнектерергә кирәк.
Мунча шулай ук матдәләр алмашынуга да актив йогынты ясый, организмнан хлорид натрие тозлары, органик булмаган фосфор һәм азотсыман матдәләр, мочевина, сидек кислотасы чыгуын көчәйтә. Бу эчке органнарның функциясен, тулаем организм эшчәнлеген яхшырта.
Кешеләр матдәләр алмашуының яхшыруы турында тәннән тир чыгуга карап фикер йөртәләр. Әмма кәефнең яхшыруы, күңел көрлеге дә күпмедер дәрәҗәдә матдәләр алмашу белән бәйле. Безнең тән тире белән капланган. Ул организмны әйләнә-тирә мохитнең зарарлы йогынтысыннан саклый. Тиредә тир, май бизләре, кан, лимфа тамырлары һәм нервлары бар. Алар су тию, массаж ясау, мунча керү нәтиҗәсендә активлаша. Кайберәүләр чабынып чыкканнан соң салкын суга чума, анда кирәгеннән артык тора. Ләкин алар шуны искә алмыйлар: берәүләрнең тире астындагы клетчатка 3-5 см, ә икенчеләренеке — 0,5-1 см. Билгеле, берәүләр сафланып китә, икенчеләр салкын тиеп авырырга мөмкин. Чабынганда тир бүленеп чыга, тукымалардагы суның кимүе авырлыкның кимүенә китерә.
Бик нык тирләү бөерләрнең киеренке эшләвен җиңеләйтә. Бөерләр авыртканда дәвалану максатында мунчага керергә киңәш итәләр. Тир белән бергә организмнан азык белән кергән азот, шлаклар, агулы матдәләр, шулай ук организмда калган дарулар чыга. Мунча исә — тир чыгаруның иң яхшы урыны.
Кешеләр чабынгач, киенү бүлмәсенә ял итәргә, хәл алырга чыгалар, әмма тәндәге тирне юарга оныталар. Ә бит тире суына һәм 3-5 минутта тәндә булган бөтен нәрсәне организм эченә суыра. Шуңа күрә чабынып чыккач, душка керергә, сөлге белән сөртенергә кирәк. Шуннан соң гына ял итәргә яки бассейнга керергә ярый.
Хатын-кызлар еш кына чабыну бүлмәсенә керер алдыннан тәннәренә, битләренә һәм кулларына, муеннарына крем сөр­тәләр, аннары парланалар. Ә тән тирли, анда май бүленеп чыга һәм крем агып төшә. Тәннән бөтен тирне юып төшергәч кенә крем сөртергә ярый.
Аз хәрәкәтләнә торган кешеләрнең буыннары авыртучан була. Шуңа күрә моңа зур игътибар бирергә кирәк. Атаклы биюче Мәхмүт Эсамбаев буыннарын бик саклаган, даими парда тоткан, массаж ясаган. Күпьеллык күзәтүләрдән күренгәнчә, мунча, мас­саж һәм физик хәрәкәтләр белән бергә, буыннарга, шулай ук умыртка баганасына уңай йогынты ясый.
һәркемгә билгеле, һава торышы һәм сәламәтлек — бер- берсе белән тыгыз бәйләнгән төшенчәләр. Безнең организмга температура, һаваның дымлылыгы, җил, явым-төшем генә йогынты ясап калмый. Йөрәк-кан, сулыш системасы кояш активлыгы үзгәрешләренә дә, атмосфера басымына да, башка тышкы факторларга да бик сизгер. Сәламәт кеше, әлбәттә, һава үзгәрешләрен сизмәскә мөмкин. Ә организмның температура, һава, атмосфера басымы үзгәрүенә сизгерлеген киметергә мөмкинме? Мөмкин. Моның күп кенә чаралары бар. Шуның иң әһәмиятлесе —мунчага кереп парлану, чабыну. Ләкин авыру һәм өлкән яшьтәге кешеләргә мунчага керер алдыннан табиб белән киңәшеп алу зыян итмәс.
Бигрәк тә салкын тиеп авыручан кешеләргә организмны чыныктырырга киңәш ителә. Авыл мунчасында юынып чыккач, кайбер кешеләр, хәтта балалар да, карда аунарга яки бәкедә чумып чыгарга яраталар. Моннан күпләр салкын тияр дип курка. Әмма юкка гына. Бу гамәл тире тамырлары эшчәнлеген яхшырта.
Гомумән, мунча — организмны чыныктыруның сыналган чарасы. Әгәр дә мунчага кергән кеше үз организмын махсус методика буенча чыныктырмаса да, мунчада булып, төрле температура йогынтысын кичерә. Менә шул организмның чыны­гуына ярдәм итә дә инде.
Ләкин организмны бер төрле факторга гына, мәсәлән, салкынга күнектерү башка факторларга да күнектерүне 
аңлатмый. Мәсәлән, көньякта яшәүчеләр эссене җиңел, ә түбән температураны авыр кичерәләр. Төньякта яшәүчеләр җылы якларга барсалар, андагы температурадан, эсселектән тәмам әлсериләр. Мунча — бу яктан организмны чыныктыруның бердәнбер чарасы, дияргә була. Махсус чыныктыру процедураларын мунчада, гадәттә, чабынганнан соң кулланалар 
Тик шуны онытмагыз: бассейнда (яки ваннада, душта) су температурасы 4-10 градус, ә анда булу вакыты 5 секундтан 1 минутка кадәр булырга тиеш. Шушы кыска гына вакыт эчендә организм артык суынмаячак, ә чыныктыруның нәтиҗәсе әйбәт булачак. Парланып чыкканнан соң суның температурасы 18-20 градуслы бассейнда йөзәргә һич ярамый. Салкын су процедурасыннан соң парлану бүлмәсенә керергә яки кайнар душ астында торырга кирәк.
Иң яхшы душ — суның салкыны белән кайнарын берьюлы файдалану. Кайнар душ алганнан соң берничә секунд салкыны белән коенасың, аннары тагын кайнар душ, тагын салкыны. Берничә тапкыр кабатларга мөмкин. Кайберәүләр, организмны чыныктыра гына башлыйм, салкын тиеп авырмыйча калмыйм, диләр. Чөнки төп кагыйдәне үтәүгә — эзлеклелеккә, гади генә процедуралардан башлап акрынлап катлаулыларын куллануга игътибар бирелми.
Без мунчага кергәч, гадәттә, себерке белән билне, буыннарны чабабыз, башны юабыз. Ләкин аяк табаннарын онытабыз. Ә бит картлык аяктан башлана. Мунча — аяк табаннарының кайбер авыруларын профилактикалау өчен менә дигән урын.
Инде шундый сорау бирик: мунчада һәм мунчадан соң су яки чәй эчәргә ярыймы һәм күпме эчәргә? Кешенең суга тәүлеклек ихтыяҗы — 2-2,5 л. Сәламәт кешегә су эчүне чикләргә
кирәкми. Әмма еш һәм азрак эчү файдалы, бигрәк тә мунча яратучыларга кагыла. Әгәр дә мунчадан соң берьюлы 1 л су чәй  һ б. эчәсең икән, бу — йөрәккә зур нагрузка. Симез кешеләргә мунчага кадәр дә, мунчадан соң да эчмәүяхшырак. Әлбәттә, мунчадан соң эчәсе килә. Сусаганны басу өчен 1 стакан чәй яки минераль су эчәргә ярый. Әгәр дә 3 тапкыр күбрәк эчәсең икән, ашказаны тулып, кеше бик тирли…
Мунчада сусаганны басу өчен берәүләр салкын су, икенчеләр кайнар чәй эчәргә кинәш итәпәр. Бу бәхәскә Гарвард университеты галимнәре чик куйды. Алар бер төркем кешеләргә бозлы су икенчеләргә кайнар чәй биргәннәр. Салкын су эчкән кешеләрнең авыз тирәсендә генә температура төшкән, ә кайнар чәй эчучеләрнең 15 минутка бөтен тәннең температурасы төшкән. Нәтижәдә эчәсе килү дә кимегән. Юкка гына чәй элек-электән мунчадан соң иң яхшы эчемлек булып саналмаган. Чабынучылар белә иң яхшы чәй — кара карлыган кайнатмасы яки бал салып пешерелгән чәй. Андый чәйдә файдалы матдәләр күп була, эфир майлары танин кофеин, С„ В„ В2 һәм башка витаминнар. Танин кан тамырларын ныгыта. Кофеин матдәләр алмашуга булыша Чәй яфрагында йөздән артык төрле файдалы кушылмалар була. Тагын бер киңәш. Анысы мунча себеркесе турында. Себеркене кыш буенча әйбәт саклау өчен аны билгеле бервакытта әзерлиләр. Агачның нык ботаклары җиргә якынрак урнашкан була. Ботаклар шиңгәч кенә тиешле озынлыкта калдырып бәйләп куялар. Бер төркем кешеләр кыска себерке белән (озынлыгы 45 см) икенчеләр озын себерке белен (60 см һәм аннан да озынрак) чабынырга ярата. Себерке яхшы саклансын өчен ян-яктагы яш ботакларны һәм яфракларны кисеп ташлыйлар
Мунча себеркесен саклау өчен иң яхшы урын — печән я салам кибәне. Шәһәр җирендә яшәүчеләр мунча себеркесен, чабынып кайткач, пластик капчыкта саклый ала.
Шулай да нинди мунча яхшы соң? Бу сорауга җавап биргәнче башта шуны ачыкларга кирәк. Мунчага нинди максат белән барасың бит: юыныргамы, чабыныргамы, ябыгыргамы, әллә эшләп арып кайткач, ял ител чыгаргамы? Бәлки, сәләмәтлекне ныгыту яки организмны чыныктыру өчендер.
Мунча дигәч, күз алдына һаваны кирәкле температурага кадәр җылыта торган мич күз алдына килеп баса. Анда ләүкә эшләнгән шунда тирләп, себерке белән чабынасың. Хәзерге вакытта мунчаның төрле формадагылары һәм төзелештәгеләре бар Аларны 3 төп төргә бүлергә мөмкин: коры һавалы мунчалар (шәһәр мунчасы, рус, фин саунасы һ. б.); дымлы мунчалар (аларда һава температурасы 50-70 процент, дымлылык — 80- 100 процент); су яки япон мунчалары, һәркайсының үзләренә хас өстенлекләре (кимчелекләре) бар.
Гадәти шәһәр мунчасында һаваны җылыту өчен таш мич фай­даланыла. Ул газ, күмер, утын яки мазут ягып җылытыла. Аның кызган ташларына кирәге чыккан саен су сибәләр.
фин мунчасы — саунада һава электр миче белән җылытыла, үзәктән идарә итү юлы белән һәм термостат ярдәмендә чабыну урынында тиешле температура саклана. Махсус куелган ташларга яки стенага, түшәмгә су сибәләр. Нәтиҗәдә температура төшә, мунча дымлана һәм чабынырга була.
Күпьеллык күзәтүләр күрсәткәнчә, сәламәтлек өчен коры мунча яхшырак. Анда һава температурасы 90-120 градуска җитә ә дымлылык 25 процент. Чабынырга яратучылар, мондый мунчада себерке 1,5-2 минут эчендә кибеп яраксыз хәлгә киләчәк, дияр. Шулай булмасын өчен һәм йоткылык өстенең лайлалы тышчасын эсселек киптермәсен өчен чабыну урынын бераз дымлатып алалар.
Алай да кайсы мунча яхшырак? Моның җавабын көнчыгышның бер акыл иясе биргән: «Иң яхшы мунча — күптән төзелгән иркен һәм йомшак сулы мунча». Икенчесе болаи дип өстәгән “Кемнең анда керүенә карап, миче ягылган мунча яхшы». Хак сүзләр. Теләсә нинди мунчаны белеп, дөрес файдалану сәламәтлекне ныгыта, организмны чыныктыра, кәефне күтәрә, акыл хезмәтенә һәм физик эшкә сәләтлелекне арттыра.
Хәзер яңа дәвалану урыннары, профилакторийлар, санато­рийлар, ял йортлары төзегәндә, төрле авыруларны дәвалау өчен, мунчаны да күздә тоталар.
Моннан алдагы язмаларда мунчаның кайбер авырулар өчен файдасы турында әйтелсә дә, тагын бер нәрсәгә игътибарны юнәлдерәсе килә. Мунча йокысызлыктан интеккән кешеләр өчен дә бик файдалы. Франциядә чыга торган «Матен магазин» журналы, йокысызлык белән җир шарындагы халыкның 1/4 өле­ше җәфалана, дип яза. Ә моннан котылуның иң яхшы чарасы, сәламәт яшәү рәвеше, физик культура, мунча һәм массаж.
Немец табибы Фридрих Доршнер болаи ди: «Соңгы елларда грипп эпидемияләре вакытында шунысы ачыкланды: грипп белән авырган кешеләр арасында даими мунчага йөрүчеләр, мунчага йөрмәүчеләргә караганда, 4 тапкыр кимрәк». Академик В. М. Бо­гомолов астманың аллергик формасы белән авыручыларга мун­чада юынырга киңәш итә. Аллергия — киң таралган авыру. Аны дәвалау аллергенны белүнең кыенлыгы белән бәйле. Париж библары да бу авыруны мунча белән дәваларга киңәш бирәләр Кайнар пар (һава) югарыгы сулыш юлларына эләгеп, авыруга уңай йогынты ясый. 100 авыруның 75 ендә 7-8 тапкыр ингаляция ясагач, аллергия бөтенләй беткән. Традицион алымнар белән дәваланучылардан 100 енең 25 е генә терелгән.
Аяклары тирләгән кешеләргә имән себеркесе белән бер чабынып чыгу бик файдалы. Башта чабыналар, аннары аякларны имән себеркесе төнәтмәсендә тоталар.
Әмма гипертоник авыруның авыр формасы, ашказаны яки уникеилле эчәк җәрәхәте, инфаркт, сидек юлларында таш булган кешеләргә мунчага керүдән тыелып тору хәерлерәк.
Ә чабынырга яратучы сау-сәламәт кешеләр чабыныр алдыннан утыргычка кайнар су сибәләр, ләгәнгә себеркене салып, өстен каплап торалар; шунда ул бик әйбәт парлана.
Финнар, чабыну бүлмәсе — мунчаның йөрәге, диләр. Шуңа күрә алдан аны яхшылап әзерлиләр. Идәнне дә кайнар су белән юалар, киптерәләр, җилләтеп алалар. Өй янындагы яки дача бакчаларындагы мунчаларда моны эшләү кыен түгел. Ә менә күп халык йөри торган шәһәр мунчаларында моны эшләү авыррак, әмма барыбер шуның өчен тырышырга кирәк.
Мунчага баруның иң яхшы вакыты — иртә белән. Моның «тәмен» белгән кешеләр шушы вакытны сайлыйлар.
Инде чабынуга килгәндә, алдан пар җибәрәләр. Авыл мунчаларында ташка кирәгенчә су сибеп, тиешле температура булдырырга мөмкин. Безнең әби-бабайлар хуш исле ипи парында чабынырга яратканнар. Алар кызып торган ташка су катнаштырылган квас сипкәннәр. Пар хуш исле һәм файдалы булсын өчен болай эшлиләр: 3 л кайнар суга 50 г квас кушалар. Алар булмаса, 1 чәй кашыгы бал һәм 1 кисәк шикәр саласың.
Нарат, чыршы, канәфер ботагын, 8-12 минут кайнар суда тотып, ләүкәгә яки чабыну урынына куйсаң да хуш ис бөркелеп торачак. Мондый хуш ис кәефне күтәреп кенә калмый, файдалы матдәләр, сулыш юллары һәм тире аша үтеп, үзәк нерв системасына да уңай йогынты ясый.
Горчица бик файдалы. Аның парын салкын тиюдән профилактика чарасы буларак файдаланалар. Ә Уралда моның өчен керән яфрагын кулланалар.
Болардан тыш ылыс экстракты, песи борчагы, андыз (девясил) төнәтмәсе бик файдалы. Әйтик, йөткерәсез, ди. Кайнар мунчага кереп, төнәтмәне кызган ташка сибәргә дә, мунча стеналарына бөркергә дә мөмкин. Печән төнәтмәсе дә әйбәт. Ул йөрәге каккан, йокысызлыктан интеккән кешеләр өчен файдалы. Ро­машка төнәтмәсе дә дәвалау үзлекләренә ия.
Болар барысы да мунчада пар хасил итү өчен файдаланыла. Ләкин чабыну урыны әзер булгач, керүгә ашыгып-кабаланып өстәге кызу киштәләргә менмәгез. Башта тәнне җылытыгыз, аннан соң гына, организмны әзерләгәч кенә, астагы яки уртадагы киштәләрдә чабына башларга ярый. Кайберәүләр, чабыну урынына керү белән тәннән тир чыгарга тиеш, дип уйлый. Тир чыкканны көтеп 15-18 минут утырсынмы? Ул чакта тән кирәгеннән артык җылына. Без 5—7 минут чабынып алгач, юыну бүлмәсенә чыгарга киңәш итәбез. Мунчада барысы 2-3 сәгатьтән артык булырга ярамый. Ә парлану, чабынуны сәгатьләр белән билгеләү дөрес булмас, күпме булу вакытын һәркем үзенең кәефенә карап, үзе хәл итәргә тиеш. Бөтен тәнне тигез җылыту өчен башта кырын ятып, аннары аркада, шуннан соң икенче якка әйләнеп һәм корсакка ятарга кирәк. Шулай чабынасың да. Кинәт кенә тормагыз, торгач, 5-7 минут утырып хәл алыгыз. Кипшенгәч кенә киенегез.
Мунчага бер барып яки анда бер чабынып кайту белән генә могҗиза көтмәгез. Әгәр дә даими кереп, аннан дөрес файдаланасыз икән, сез үзегезне әйбәт хис итәрсез.
Мунчага керү турында сүз чыкса, һәрвакыт сорау туа: нинди себерке яхшы?
Борынгы славян кабиләләре каен, имән, өрәңге ботаклары белән чабынган. Бу гадәт буыннан-буынга күчкән. Иң киң таралганы — каен себеркесе.
Ләкин моның өчен теләсә нинди каен ярамый. Элек нечкә, озын, куе яфраклы, асылынып торган ботакларны кисеп алганнар. Химик анализ күрсәткәнчә, каен яфракларында эфир майлары, С витамины, А провитамины бар. Юкка гына айга 1-2 тапкыр каен себеркесе белән мунчада чабынып кайткан кешеләрнең тиресе эластик, шома булмый торгандыр.
Имән себеркесен бик аз кешеләр генә куллана. Имән бо­таклары бик нык була. Аның себеркесен августта әзерлиләр.
Ылыс себеркесен чабыныр алдыннан 10 минут кайнар су­да тоталар. Гомумән, мунча себеркесен алдан 15-20 минут салкын, аннары 1-2 минут кайнар суда тотсаң, тагын да яхшы. Кипкән себеркене я 10-15 минут кайнар суда тотасың, я мун­чага барганчы 10—15 сәгать алдан салкын яки җылы суда тотып юеш чүпрәккә төреп яисә төнгә салкын сулы чиләккә салып куясың.
Шунысы кызыклы, кайбер кешеләр чабынганда башларына эшләпә кияләр. Патша Михаил Федорович чабыну бүлмәсенә эшләпәсез кермәгән, диләр. Бу ни өчен кирәк? Берәүләр чәч коелмасын өчен дип аңлаталар, икенчеләр эссе кагудан сак­ланабыз, диләр. Әгәр дә 2-3 тапкыр 7-10 минут чабынасың икән, баш киеме бик нык кызып китеп, зыян да килергә мөмкин. Бигрәк тә өлкәннәр моны истә тотарга тиеш.
Мунчага кеше юынырга гына йөри, дисәк, һич тә дөрес булмас. Күп кеше мунчадан ләззәт таба. Төгәлрәк итеп әйткәндә, сәламәтлеген ныгыта. Мунчага үзе белән сабын, мунчала, себерке ише әйберләр алу белән генә чикләнгән кеше күп нәрсә югалта. Мунчада фән кушканча парланып карыйк әле. Файдасы тияр, һичшиксез!
Беренче эш итеп мунчага кергәнче нерв киеренкелегеннән арынырга кирәк. Аның өчен дару үләннәреннән әзерләнгән төнәтмә эчү файдалы. Алар түбәндәгеләр: мүк җиләге мәтрүшкә бөтнек мелисса
Саунага йөрергә яратучылар шуны истә тотарга тиеш: кайнар, коры һава тән тиресенә начар йогынты ясый (бигрәк тә коры тирегә). Үзегезне үсемлек майлары һәм төнәтмәләре ярдәмендә саклагыз. Мәсәлән, мондыйлар: 1 чи бәрәңгене кыргыч аша уыгыз, зәйтүн мае белән бал кушыгыз (1 стакан уылган бәрәңгегә 2 шәр аш кашыгы исәбеннән). Саунага керер алдыннан тәннең нәзберек урыннарына: бит, муен, чәч төпләренә, кул һ. б. җирләргә сөртеп чыгарга кирәк.
Бер күләмдә алынган ромашка чәчәге, бака яфрагы һәм киндер орлыгыннан куе төнәтмә әзерләргә кирәк. Аны, саунага кергәч, 1:10 исәбеннән җылы су кушып, өстегезгә коегыз. Мондый саклану «тышчасы» сезгә үзегез теләгәнчә парланырга мөм­кинлек бирәчәк.
Парлану бүлмәсендәге хуш исле һава борыннарны гына рәхәт кытыклап калмый, кешенең кәефен күтәрергә, тынычланырга, хәтта фикерләргә икенче юнәлеш бирергә ярдәм итә. Әзер эфир майларын куллансаң да ярый. Аларны 1:10 исәбеннән су белән катнаштырып, парланыр, чабынырга 2-3 минут кала таш өстенә сибәргә кирәк.
 4:2:1 исәбеннән алынган эвкалипт, лаванда, лимон майлары начар хисләрдән арындыра.
 5:3:2 исәбеннән алынган бергамот, планг-планг, әфлисун майлары кәефне күтәрә.
 3:3:1 исәбеннән алынган сандал, ясмин, лимон майлары тынычландыра.
 Әфлисун, грейпфрут, лимон майлары тиренең тонусын күтәрә. Еш файдалансаң, алар целлюлиттан котылырга ярдәм итә.
Парланыр алдыннан эчәр өчен үләннәр катнашмасыннан үзе­гезгә коктейль әзерләп куегыз.
20 шәр г киптерелгән кура җиләге, кара карлыган, 10 г бөтнек яфрагы, 15 әр г нәүрүз чәчәге тамыры (первоцвет), татлы тамыр (солодка) өстенә 1,5 л кайнаган су коегыз, аннан 20- 30 минут су эчендә тотыгыз. Суытып, сөзегез. Аңа 1,5 л әфлисун, виноград яисә алма согы (яңа сыгылган булса тагын да шәп) кушыгыз. Коктейль әзер. Аны парлану бүлмәсендә яки анда кергәнче эчәргә киңәш ителә.
Парланып, чабынып алганнан соң берәр төрле салкын әйбер эчеп җибәрәсе килә. Мәсәлән, мондый:
50 г мүк җиләге, 15 г гөлҗимеш җимеше, 10 ар г кара карлыган, дүләнә (боярышник), сары мәтрүшкә, 5 г дәфнә яфрагы (лавровый лист) алыгыз. Өстенә 1,5 л кайнар су салып, ярты сәгать сүрән утта кайнатыгыз. Сыгып, сөзгәч, аңа 1,5 л алма, әфлисун яисә грейпфрут согы кушыгыз һәм суыткач термоска тутырып куегыз. Шуны истә тотарга кирәк: әлеге эчемлекне мунчада 1-2 стаканнан артык эчмәскә кирәк.
Миргалим Харисов.

Әлеге темага башка язмалар