Милләт каргышы

Мәскәү хөкүмәте Казан ханлыгын яулап алу ту­рында күптәннән хыялланса да, бу эшне тиз генә баш­карып чыга алмаячагын яхшы аңлый. Казанга каршы 1549-1550 елларда булган яуларда Иван Грозный зур югалтуларга дучар ителә. Шуңа да карамастан, Казан ханлыгын урыс дәүләтенә кушу омтылышы дәвам итә. Яңа яуны оештыру киңәшмәсендә Ше­реметьевлар белән Адашевлар һәм Явыз Иванның рухи киңәшчеләре — чиркәү әһелләре метрополит Макарий белән дьяк Сильвестр катнаша.
Әзерләнгән план күпкырлы булып, үз эченә күп мәкерләр туплый. Аның беренчесе: урыс халкында Казан җирләрендә яшәгән халыкларга карата зур нәфрәт уяту һәм шуңа бәйле әлеге тәре походына күп сандагы гаскәр җыю була. Шушы очрактан татар явы казып чыгарыла һәм урыс булмаган бар төрки халыклар дошман буларак бәяләнә. Коры килгән җәй дә, салкын кышлар да сихер, дошманнар мәкере итеп бәяләнә. Халык җыеннары, чиркәү гыйбадәтләре та­тарларга нәфрәт уку белән башлана һәм ахыры да шуның белән тәмамлана. Планның икенче өлешенә җисми чаралар кертелә. Нугай морзаларының бер өлеше белән килешеп, икенчеләрен сатып алып, Ка­зан ханлыгыннан Нугай биләмәләре аша Кырымга юлны ябу максатыннан Нократ буйларына казаклар күчереп утыртырга хәл ителә.
1551 елда тоткынлыкка төшкән казанлылар өчен Түбән Новгородта өч төрмә төзелә. Соңрак аларда урын җитмәү сәбәпле, чукынырга мәҗбүр булганна­рын монастырьларга таратып, каршы булганнарын бозлы суга ташлыйлар.
Шул ук әзерлекләрнең башы буларак, Казан янында Зөя каласы төзелә. Аның якын-тирәсендә урнашкан халыкларга төрле бүләкләр биреп, аларны Мәскәү ягына авыштыру башлана. Гаскәр башында урыс хөкүмәтендә курчак буларак файдаланылган Иван патша торса да, чынлыкта князь В.Воротынский белән урыслашкан Шереметьевларның нәселе ха­кимлек итә. Казанга каршы әзерләнгән 150 меңлек сугышчыдан торган күп төрле гаскәрнең башлыкла­ры да, күбесенчә, аларның дус һәм якыннары. Бу су­гышка үз явызлыкларын яшерер өчен Касыйм ханы Шаһгали дә тартыла.
Сугыш 1552 елның 20 августында Казансу ку­шылдыгы янындагы кичүдән башланып, шул елның 2 октябренә чаклы дәвам итә. Бу 41 көн эчендә Казан халкы кичергән авырлыкларны, бала-чага, хатын-кызларның күз яшьләрен, аларның ялварулы догаларын, дошманнарына каршы булган нәфрәт- каргышларын санап бетермәле түгел. Әмма үз көчләренең күпкә зурлыгын күргән, чиркәү рухани­лары идеологиясеннән күзләре томаланган урыс башкисәрләренең явызлыкларын күз яшьләре дә, бер гөнаһсыз коелган кан елгалары да туктата ал­мый. Кылган җинаятьләрнең җәзасы күп тә үтми артыгы белән үз башларына төшәчәген алар белми әле. 22 яшьлек патшалары — Явыз Иван Казан хал­кына эшләгән явызлыкларны тиздән, бик тиздән үз халкына карата да эшләячәк. Күп тә үтми, ул үз якын­нарына: «Мин инде сездән курыкмыйм!» -диячәк.
Казан фаҗигасе шәһәрне яулаучыларның бер­сен дә читләтеп үтми. Бигрәк тә бу явызлыкның ба­шында торучыларны. Казан сугышын тасвирлаучы князь Курбский сүзләре белән әйткәндә: «Казанны алганда урыс гаскәрендә югалтулар шул чаклы күп булды ки, моңа күңел дә ышанмый, бу хәл акылга да сыймый». Ләкин бу каргышның әле башы гына, кыл­ган бар явызлыклар өчен түлиселәр алда була.
Явыз Иван Казаннан китүгә үк, чирмешләр Мәскәү ягыннан «Оҗмах җирләрендә» иксез-чиксез байлыклар өмет итеп килүче барча сәүдәгәрләрне үтерә һәм талый башлыйлар. 1553 елның башында ук Казан тирәсе баш күтәреп, Казан тирәсендәге авыл­лардан көчләп ясак җыючыларны юк итәләр. Баш күтәрүчеләргә каршы Зәя каласыннан Б.Морозов җитәкчелегендә гаскәр җибәрелә. Үзләрен чама­сыз иркен тоткан башкисәрләр беренче бәрелештә үк җиңелә. Морозов үзе, күп кенә бояр балалары белән бергә, әсир ителә һәм асып үтерелә. Морозовтан соң Казан каргышы Б.Салтыковка төшә. Шул ук елның март аенда зур гына гаскәр белән ул баш күтәрүчеләргә каршы юнәлә. Бу елны кар күп булганлыктан, гаскәр әллә ни хәрәкәтләнә алмый. Шунлыктан алар чаңгылар кигән казанлылар тара­фыннан тулысынча чолгап алына. Бу каты сугышта 500 дән артык сугышчы үтерелеп, калганнары әсир ителә. Алар арасында Салтыков үзе дә була. Казан­ны алгандагы явызлыклары өчен баш күтәрүчеләр Салтыковка шул хәтле үчле булалар ки, аны алыш­тырып алу өчен урыс дәүләте бихисап акча, байлык тәкъдим итсә дә, ризалашмыйлар. Тарихи язмалар бәян иткәнчә, аны Казаннан 700 чакрым ераклыкта­гы башкорт олысларына алып китеп ике ел тоткан­нан соң, кылычтан уздыралар.
1553 елның сентябрендә Казан тирәсендәге баш күтәрүчеләргә каршы Казанны һәм аның тирәсендәге җирләрне яулап алуга үзеннән зур өлеш керткән И.Шереметьев килә. Әмма аңа да үзенең кансызлык- ларын озак дәвам итәргә насыйп булмый. Тарихи язмаларның бер ишендә аның 1555 елда җәй көне Тула шәһәре тирәсендә Кырым ханы Дәүләтгәрәй тарафыннан җәзалануы турында языла. Калганнары аннан качып котылып, соңрак Явыз Иван кулына эләгә. Казан явында катнашкан, аның язмышы хакында күп кенә истәлекләр язып калдырган икенче гаскәр башлыгы Курбский да (дөреслек хакына әйтергә кирәктер: аның язмасы бу чордагы Казан тарихын, аның язмышын тасвирлау өчен күп мәгълүматлар бирә) явызлыкларын Казанны яулау белән генә тәмамламый. 1554 елда ханлыкта дәвам иткән халык күтәрелешләрен бастыруда катнаша. Һәрдаим су­гыш юлында булып, үз «теләгенә» ирешә. 1563 елны Ливон сугышында үзенекеннән күпкә ким гаскәргә җиңелә. Бу вакыт Явыз Иванның бар бояр халкын­нан, үзенең элеккеге яраннарыннан үч алу чорына туры килгәнлектән, Курбский да алар тәкъдиренә тарачагын аңлый. Шунлыктан, «Олуг князь» ачу­ыннан куркып, хатыны белән улын ташлап, Литва князьлегенә кача. Үзен гаепле сизми, дусларына, Явыз Иванга язган хатларында да: «Мәскәү князенең явызлыкларын күп ишеттем, үзем дә күрдем…» — ди. Курбскийның хыянәте Явыз Иванның явызлыкларын арттыра гына. Князьнең бар туганнарын, дусларын һәм аралашкан танышларын юк итә башлау да нәкъ шушы чорга туры килә. Бу урында без бер фактка гына тукталып китәбез. 1552 елда Казан каласы алынгач, анда калдырылган беренче урыс идарәчесе
А.Горбатый-Шуйский була. Аның дистә ел эчендә Казан ханлыгы халкына эшләгән кабахәтлекләре са­нап бетергесез. Әмма Казан каргышы озак көттерми, 1563 елның 4 февралендә, Курбскийның дусты бу­ларак, бөтен халык алдында, 17 яшьлек улы белән бергә, Шуйскийның башын чабалар. Шул ук вакытта Шуйскийның абыйсы, барлык гаиләсе, хатынының энесе дә үтерелә.
Казан каргышы акрынлап аны яулау эшенә күп өлеш керткән чиркәү рухание дьяк Сильвестр белән Адашевка да якынлаша. Сильвестр 1560 еллар­да Мәскәү хөкүмәтеннән ераклашып, монастырьга китә. Әмма аны анда да тынычлыкта калдырмыйлар, Соловец тирәсендәге ялгыз утрауларның берсенә куалар. Тормышының соңгы көннәрен ул авыр уйлар белән берүзе шунда каршылый.
Адашевка исә язмыш тагын да рәхимсезлек күрсәтә. Казан яуланганнан соң: «Ливон сугышын­да үзебез кебек христианнарга каршы барганчы, көнчыгышка, соңгы мөселманны юк иткәнчегә ча­клы барырга!» — дип чакыручыларның берсе була ул. Әмма хан капкасы янында калтырап торган, үзләреннән күпкә аз халыкның да батырларча су­гышуын үз күзләре белән күргән Явыз Иван куркып кала. «Сез мине кабат куркыныч Казан җиренә ча­кырасыз», — дип, аңа ышанмавын белдерә. Моңа 1553-1557 елларда Казан җирендәге халыкларның баш күтәреп, күп кенә баскынчыларны юк итүләре дә сәбәп була билгеле. Шунлыктан 1560 елларның ахырында Адашев белән Явыз Иванның аралары суына. Нәтиҗәсе дә озак көттерми. Казанда диварларны шартлату өчен җир асты юллары казу эшләрен җитәкләүче Адашевны Себергө куалар. Шунда ул акылыннан ша­шып үлсә дә, дошманнары, хуҗалары алдында, агу­лап үтердек, дип мактанышалар Әмма аның үлеме генә Мәскәү князен тынычлан­дырмый. Адашевның үлеменнән соң ук аның хатыны белән улын үтереп, бар байлык-мөлкәтен үз казна­сына күчертә. Бу эшләрдән соң кан коюсыз яши ал­маган Явыз Иван аның туганнарына ябыша. Казан сугышында Адашевлар абыйлы-энеле өч туган кат­наша. Д.Адашев 1553 елда Идел, Чулман һәм Нократ буйларында яшәгән тыныч халыкны ут һәм кылыч аркылы үткәрүгә үзеннән зур өлеш кертә. 1560 ел­дан соң аларның да нәселләрен генә түгел, бөтен аралашкан дусларын юк итәләр. Үч алу халык, ха­тыны, бала-чагалары күз алдында, урыс халкының иң зур дошманнары буларак күрсәтелеп, хурлыклы төстә башкарыла. Үзенең фикердәшләрен күпме генә яклап та, Явыз Иван кулыннан саклап кала алмаган кара жанлы метрополит Макарийны да шул көннәрдә йөрәк өянәге тота. Явыз Иван кансызлыгында берни алдында да тукталып калмый. Елъязмалар сөйләвенчә, 1569 елда гына да Новгород шәһәре янындагы кырда җирләнмәгән 10 меңнән артык ватандашы ятып кала, һәр елны язгы ташудан арынган елга ярлары Кан­сыз Иванның опричниклары тарафыннан үтерелгән мәетләр белән тула. Шулай да, Казан сугышларында зур тырышлык күрсәтеп, Иванның барча канлы җилләреннән са­кланып, бу дөньядан үз үлеме белән китүче бер генә кеше бар. Бу кеше — Касыйм ханы Шаһгали. Ходай аңа балалар бирми. Шунлыктан 1567 елда ул үз үлеме белән бергә нәсел җебен дә корыта. Чордашлары аның турында: «Беркем дә яратмый, аның белән аралашмый, кансыз, холыксыз бер кеше иде», —дип язалар. Хуҗасына охшаш бу кешенең ка­бере хәзерге көндә Касыйм ханлыгы җирендә, шай­тан таяклары арасында калган. Аның исеме бүген дә барча болгар-татар халкының нәфрәтенә дучар. Бу язмыш — аңа Ходайның иң зур каргышы. Казан язмышы шул чор вакыйгаларының иң зурысы булып бар җиһанны тетрәндерә. Дистә еллар узса да, Ка­зан өчен көрәш, үч алу дәвам итә.
1572 ел. Казан язмышына битараф булмаган Кы­рым ханы Дәүләтгәрәй 24 майда, Мәскәү кешеләрен Казан халәтендә калдырып, шәһәр каршына килеп баса. Мәскәү тирәсендәге бар халык та, сакланып калу теләгеннән, калага кереп тула. Явыз Иван, киресенчә, тиз генә Мәскәүдән чыгып, Ярославльгә таба кача. Бар халык шәһәрне сакларга әзерләнсә дә, кырымлыларга сугышка керергә туры килми. Уңай искән җил тәэсирендә унлап урында төртелгән ут ялкыны бер мизгелдә бар шәһәрне камап ала һәм, өч сәгать эчендә, таш Кремльдән кала, бар шәһәрне көл итә. Уттан качарга теләгән халык Мәскәү елга­сына ташланып, күбесе батып үлә. Кырымлылардан биш тапкыр артык шәһәр халкы һәм аны саклар­га әзер сугышчылары булган боярлар һәм чиркәү әһелләре Кремль эченә кереп кача. Мәскәүне һәм аның халкын сакларга тиешле гаскәр башлыклары — П.Морозов, Мстиславский һәм Воротынскийлар да Кремльгә качып котылалар. Бу янгын белән сугыш нәтиҗәсендә Мәскәү хәрабәләре астында 120 меңнән артык гаскәр һәм яклаучысыз калган 700 меңгә якын кеше һәлак була. Аның шаукымы, зыяны шул чаклы күп була ки, бу яудан соң Кырым ханы Дәүләтгәрәй «Мәскәүне алучы» дигән исем белән тарихка кереп, еллар исәбе дә күп гомерләр «Мәскәү янгыныннан соң» дип санала башлый.
Язмыш бер көлсә — ачы көлә бит ул. Казандагы Сөембикә китапханәсенең язмышын искә төшереп, Мәскәү янганда урыс тарихын чагылдырган тарихи китаплар белән шыплап тутырылган чиркәүләрдән бары күмер өемнәре генә кала. Дәүләтгәрәй Явыз Иванга ике чапкын аша җибәргән хәбәрендә: «Русия- не байлык өчен түгел, бары Казан белән Хаҗитархан өчен генә яндырам. Ә син Мәскәүдән качкансың, дөрестән дә, синдә ирлек тә, оят та юк икән», — дип хәбәр итә.
Әмма Явыз Иван үткәннәрдән сабак алмый. Мәскәү язмышы да эчке дошманнар эше дип, алар- дан үч алуын дәвам итә. Казан явын әйдәп барып, анда Арча капкасы ягыннан һөҗүм итүче, соңрак урын-җирен Дәүләтгәрәйдән тулаем саклап калган
В.      Воротынскийга да чират җитә. Ул гаиләсе белән Белоозерога сөргенгә җибәрелә. Соңрак, башка кирәге күренмәгәч, чакыртып алынып, 60 яшьлек Вла­димир Воротынскийны ике бүрәнә арасына бәйләп, утта кыздырып җәфалыйлар. Явыз Иван, кулында­гы тимер таягы белән, аның өчен утлы күмерләрне бүрәнә арасына үзе өеп тора.
Казанның каргышы, Казанны алучыларның иң соңгысы буларак, бу «явызлыкларның» үзәгендә кай­наган Явыз Иванның үзенә төшә. Үлеме алдыннан ул үз куллары белән бәреп үтергән улы белән сата­шып җәфалана башлый. Акылына килгәндә еш кына гомер буе талап җыйган байлыкларын күрсәтүләрен сорый, әмма берсеннән дә тәм тапмый. Күңел ачу­ларда алган «уйнаш» чиреннән кичергән газаплары шул чаклы коточкыч була ки, шул чорның тарихи яз­малары да моны авырлык белән генә сурәтлиләр. Явыз Иван үләр алдыннан тере мәеткә әверелеп, череп таркала, тәне эчтән шешеп, үлекләп, аннан чыккан сасы искә иң якыннары да түзә алмый…
Гасырлар буе урыс руханилары тарафын­нан әзерләнгән сәясәт Явыз Иван чорында тәмам дәүләт югарылыгына күтәрелә. Әмма бу сәясәт гади урыс халкына беркайчан да җиңеллек китерми. Менә 460 ел инде алар патшаларының дуамаллыгы өчен үз каннары, кичергән җәбер-золымнары белән түлиләр.
Нурулла ГАРИФ, язучы, тарих фәннәре кандидаты.

Әлеге темага башка язмалар