Ладан

Ладан ул табигый сагыз

Дәвалану өчен «ләбән» дип аталган ладан кул­ланыла. Ул Африкада Йемен, Сомалида үсә торган агачларның чәере. Икенче төрле ладан «куст» дип атала, аны диңгез, Индия ладаны дип тә йөртәләр. Бу төр ладан шулай ук, күп авыруларның нәтиҗәле дәвалау чарасы булып тора.

Хәбәр ителә, Умм Кайс бинт Михсан (рг) әйткән:

«Мин Пәйгамбәрнең «Сезгә Индия ладанын кулланырга кирәк, ул җиде төрле чирдән сихәтләндерә. Тамак авыртканда аны яндырып сулар­га, плеврит булганда аны суырырга кирәк»,- дип әйткәнен ишеттем».

Икенче бер хәдистә: «Сезнең өчен иң яхшы дәва­лау чарасы — кан алдыру һәм диңгез ладаны» — диелгән.

Ладан тулысы белән суда да, спиртта да эреми. Ләкин су белән төнәтмә ясаганда, аның кайбер фай­далы матдәләре суга чыга. Ул үсемлек майларында эрергә сәләтле.

Ладан составында хилинин һәм бензоат кисло­тасы бар. Бу матдәләр антисептиклардан санала. Алар бактерия, микроб, гөмбәчек, вирусларның үрчүен туктата. Шул сәбәпле, эпидемияләр вакы­тында янып торган ладан белән бүлмәне дизенфекцияләргә була һәм кешеләргә урамга чыкканда ин­фекцияне кисәтү өчен ладанны суырырга тәкъдим ителә.

Ладан эфир майларына бик бай, алар организм­га психологик һәм физиологик яктан уңай тәэсир итәләр.

Ладанның исе күңелне тынычландыра, зиһенне, камил акылны саклауда ярдәм итә. Аны бала ту­дырганнан соң барлыкка килгән психозлар вакы­тында, йокысызлык белән җәфаланганда кабул итәргә тәкъдим итәләр.

Әгәр дә кичтән кечкенә генә бер кисәк ладанны 1 стакан суга салып, иртән ул суны эчсәң, Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте белән хәтер яхшырыр.

Ладан табигый, йомшак рәвештә бик күп эчке әгъзаларның эшчәнлеген көйли, аларның кан белән тәэмин ителүен яхшырта. Ладан какырык чыгару­чы, бәвелне куучы, ялкынсынуга каршы чара була­рак та киң кулланыла.

Ладан бик күп биологик актив матдәләргә бай булу сәбәпле түбәндәге авыруларны дәвалау чарасы булып тора:

  • сулыш алу юлларының хроник авырулары;
  • йөрәк, кан тамыры авырулары;
  • неврастения, йокысызлык;
  • ашказаны, эчәк авырулары;
  • бөер, сидек юллары, җенес әгъзалары авыру­лары;
  • ангина, тамак төбе ялкынсынуы (ларингит);
  • күз авырулары;

— теш сызлау, кариес, авызның лайлалы катла­мы авырулары (гингивит, стоматит); бу вакытта ул бактерицид чара буларак та файдаланыла.

Ладан мае төрле эренле шешләрне, чуаннарны дәвалау чарасы булып тора.

 

Куллану ысуллары

Гадәттә ладан кисәген көненә 1-2 тапкыр са­гыз кебек чәйнәргә, тешләр булмаганда суырырга тәкъдим ителә.

1 стакан суга 1 кисәк (2-3 грамм) ладан салы­на. Бер тәүлек үткәч, шул суны эчәргә тәкъдим ителә. Бу ысул нерв, йөрәк-кан тамырлары систе­масы авырулары вакытында файдалы.

Йөклелек токсикозы, «диңгез авыруы», транс­портта барганда (күңел болгана, баш әйләнә) 1 грамм вак итеп төелгән ладан порошогын кабул итәргә, артыннан баллы су эчәргә.

Теш авыртканда — теш чокырына кечкенә генә йомшартылган ладанны куярга.

Грипп, тын юллары авырулары вакытында вак итеп төелгән ладанның исен иснәргә яисә яндырыл­ган ладанның төтенен суларга.

 

Ладанның эфир мае да кулланыла. Мае поро­шогына караганда күпкә нәтиҗәлерәк. Эфир мае массаж, ингляция ясау өчен, компресс кую, хуш исле «шәм»нәр ясау өчен, мунчада, саунада кулланыла. Ингаляция өчен 0,5 стакан кайнаган суга 4-5 там­чы эфир мае тамызыла. Эфир майлары белән дәва­ланганда чамасын белеп, фитотерапевт белән киңә­шләшеп кулланырга кирәк.

(Харисова Галимә)

Әлеге темага башка язмалар