317

317 * مَنْ عَيَّرَ أَخَاهُ بِذَنْبٍ أَمْ يَمُتْ حَتَّى يَعْمَلَهُ*

        "Бер кеше бер гөнаһы сәбәпле үзенең дин кардәшен гарьләндерсә, шул гөнаһ белән үзе хаста булмыйча үлмәс".1

        Бу сүз тәүбә ителгән гөнаһ хакында диючеләр бар. Шулай булса да, кешенең гаебен сөйләү һәм йөзенә орудан саклану тиешле. Әгәр яхшылыкка  боеру һәм якын итү юлы белән үзенә әйтергә мәҗбүр булса, бу вакытта яхшылыкка боеру турысындагы әдәпне саклау лязем. "Берәү кешене эт имү белән гаепләсә, үзе бер вакыт шул этнең икенче имчәгеннән имми калмас", – диләр.

        Мөселманнарның хәлләрен бозык бер максат белән тикшерүчеләр, гаепләрен эзләүчеләр, гайбәтләрен сөйләүчеләр, алар өстеннән шикаять итүчеләр, зарланучылар, хаксыз урында аларга нинди генә рәвеш белән булса да җәбер-җәфа кылучылар Хак Тәгаләнең:

وَالَّذِينَ يُؤْذُونَ الْمُؤْمِنِينَ وَالْمُؤْمِنَاتِ بِغَيْرِ مَا اكْتَسَبُوا فَقَدِ احْتَمَلُوا بُهْتَانًا وَإِثْمًا مُبِينًا

"Бернинди начарлыкны эшләмәгән мөэмин ирләрне вә мөэминә хатыннарны начарлыкны эшләдең, дип хаксыз рәнҗетүчеләр, тәхкыйк үзләренә боһтанчы булуны һәм зур гөнаһны йөкләделәр",1 дигән куркытуы астына керәчәкләр.

1           Ќәмигъ Тирмизи: 2 к, 73 б. Бу хәдис хакында .

1           Әхзаб: 58.

Әлеге темага башка язмалар