Көзге алма сортлары

Штрейфлинг (Осеннее полосатое). Көнбатыш чыгыш­лы көзге сорт. Кышка чыдамлыгы уртача. Утыртканнан соң 6—7 нче елда алма бирә башлый. Җимеш бөресе өшү аркасында уңышны ел саен бирә ал­мый. Уңайлы елларда уңышын тиз арттыра. Мул уңыш бирә (бер агачтан 100 кг һәм аннан да күбрәк). Кутыр белән зарарланмый, җимеш череге белән авырмый. Иң яхшы серкәләпдерүчеләре: Коричное полосатое, Бессе­мянка Мичурина, Буй-буй әнис.

Ябалдашы җәелеп үсә, ботаклары кәүсәдән төрле почмак белән юнәләләр, тармаклануы уртача, яфрак­лары күп була, алманы әле ел саен, әле бер ел «ял итеп» бирә. Яфраклары йомры, аскы яктан нык төкчәле.

Алмалары эре, конус сыман формалы, бераз кабыр­галы, ачык кызыл төстә, буй-буйлы, бик матур. Алма­ның эче сусыл, конфет тәме килгән тәмле һәм хуш исле. Алмалары сентябрьнең икенче ункөнлегендә өлгерә. Ташу өчен уңайлы, бозылмыйча өч-дүрт ай саклана ала.

 

Коричное полосатое. Көзен өлгерә торган сорт. Кыш­кы суыкларга чыдам. Уңышны яшь чагында азрак бирә, үсә барган саен арттыра бара. Утыртканнан соң 6— 7 нче елда гына алма бирә башлый. Уңышын акрын арт­тыра бара, алманы ел саен бирә. Юеш елларда бераз кутыр белән зарарлана. Иң яхшы серкәләндергечләре: Хорошавка алая, Боровинка, Штрейфлннг.

Яшь агачның ябалдашы киң пирамидаль була, үсә бару белән шар сыманга әйләнә.

Алмалары уртача зурлыкта, яшь агачларда эре, яссы-йомры, карасу-кызыл полосалары булгап аксыл- сары төстә, сусыл, бик хуш исле, әчкелтем тәмле. Ал­малары августның өченче ункөнлегендә — сентябрьнең беренче ункөнлегендә өлгерә. Ташу өчен уңайлы. Бозыл­мыйча өч ай чамасы саклана.

Өстенлекләре: кышкы   суыкларга       бирешми,       кутыр авыруы белән аз зарарлана. Кимчелекләре; утырткан­нан соң озак вакыттан гына (6—7 елдан) уңыш бирә башлый, уңышын акрын арттыра.

 

Хорошавка алая — бик күптәнге көзге сорт. Башлы­ча Идел буенда таралган. Кышка чыдамлыгы һәм уңыш бирүчәнлеге уртача. Алманы иртә бирә башлый (утырт­каннан соң 3—4 нче елда) һәм ел саеп бирә. Юеш ел­ларда кутыр белән зарарлана. Иң яхшы серкәләндергечләре: Коричное полосатое, Осеннее полосатое (Штрейфлинг), Башкирский красавец.

Агачы уртача биеклектә, киң йомры куе ябалдашлы. Төп ботаклары кәүсәдән киң почмак белән аерылып чы­гып үсәләр, бу исә күп уңыш үстерергә мөмкинлек бирә. Тармаклануы уртача, яфраклары күп була. Ботак боҗраларында да, чыбыкчаларда да алма бирә {күбесенчә — чыбыкчаларда).

Алмалары уртача зурлыкта, яшь агачларда эрерәк була. Формасы йомры, кабыгы калын, нык, балавыз сы­ман кунык булган бик матур ачык ал төстә. Алманың эче ак, сусыл, бераз әче һәм әчкелтем тәмле. Алмалары яңа килеш кулланыла, шулай ук вино һәм повидло ясау­га да китә. Сентябрьнең икенче ункөнлегендә өлгерә, ташуга яраклылыгы уртача, бозылмыйча 2—3 ай сак­лана ала.

Өстенлекләре; кышка чыдам, алмалары бик матур. Кимчелеге: юеш елларда кутыр авыруыннан нык зарар­лана.

 

Аркад теньковский (Аркад сахарныйны ирекле сер- кәләндерүдән алынган чәчкен). Уңышны күп бирә, кыш­кы суыкларга чыдам. Утыртканнан соң 4—5 нче елда уңыш бирә башлый. Уңышын тиз арттыра бара. Яшь чагында алма бирми калган елы булмый диярлек. Кутыр һәм җимеш череге белән зарарланмый. Иң яхшы серкәләндергечләре — Волжская красавица һәм Прекрас­ное.

Агачы уртача биеклектә, ябалдашы киң пирамидаль, шактый куе, яфраклары күп. Ботаклары кәүсәдән төрле почмак белән кырыйга таралып үсә. Алмалары ботак боҗраларында да, сөңгебашта да, чыбыкчаларда да яра­ла (катнаш типта). Яфраклары шактый эре, йомры, ка- расу-яшел, бик ялтыравыклы, аскы яктан төкле.

Алмалары эре, конус сыман формада, яшькелт-аксыл сары, бераз кызгылт-коңгырт куныклы, күңелгә ятышлы әчкелтем тәмле. Составында 11% шикәр һәм 18 мг% «с» витамины бар. Сентябрь аенда өлгерә, башлыча яңа килеш кулланыла. Ташу өчен уңайлы. Бозылмыйча ян­варь аена кадәр саклана.

Өстенлекләре: алмалары матур, эре, тәмле, уңышы зур, кышкы суыкка чыдам.

 

Волжская красавица (Крюднер ренеты Боровинка). Уныш бирүе һәм кышка чыдамлыгы яхшы. Утырткан­нан соц 3—4 нче елда алма бирә башлый, уңышын тиз арттыра бара. Алманы һәр елны диярлек бирә. Юеш елларда бераз җимеш череге белән зарарлана. Иң яхшы серкәләндергечләре — Татар ренеты, Урожайное, Яңа әнис. Башкирский красавец.

Агачы уртача биеклектә, ябалдашы йомры, бо­таклары кәүсәгә нык береккән. Алмаларның ботакларда яралуы катнаш типта.

Алмалары эре (120—150 г), составында 11% шикәр һәм 20 мг% С витамины бар, конус сыман формада, кайчак бераз кабыргалы. Тесе аксыл сары, алсу кунык­лы, бик матур (сортның нсеме дә шуннан алынган). Январь-февраль аена кадәр бозылмыйча саклана ала. Тәме бик әйбәт, әчкелтем, десертлы. Ташу өчен унайлы.

Яфраклары уртача зурлыкта, карасу-яшел, бераз ялтыравыклы, яфрак сабы уртача озынлыкта һәм ка­лынлыкта, кызгылт-шәмәхә төстә. Төпчек яфраклары аз үскән.

Өстенлекләре: алмалары бик матур, эре, десертлы. Кутыр авыруына бирешми.

 

Казанское (Боровинка Крюднер ренеты). Мул уңышлы һәм кышкы суыкларга бирешмәүчән сорт. Хәтта иң кырыс 1978/79 еллар кышыннан соң да 12 яшьлек агачлар сакланып кала. Алманы иртә — утыртканнан соң 4 нче елда бирә башлый, уңышын тиз арттыра бара, һәр елны диярлек алма бирә. Иң яхшы серкәләндергечләре — Ватутин, Антоновка, Волжская красавица.

Агачы уртача зурлыкта. Ябалдашы киң йомры, куе, яфраклары күп. Алмаларның яралуы катнаш типта. Яфраклары карасу яшел, шактый эре. Яфрак сабы уртача озынлыкта, карасу шәмохә төстә.

Алмалары эре (180 граммга кадәр), озынча-овал формада, өскә таба бераз конус сыман, буй-буй алсу куныклы яшькелт сары төстә, сусыл, әчкелтем тәмле, үзенә бертөрле хуш исле. Алмалары башлыча яңа килеш кулланыла. Составында 10% шикәр һәм 18 мг% С ви­тамины бар. Ташу өчен уңайлы. Бозылмыйча февраль-март айларына кадәр саклана.

Өстенлекләре: кышкы каты суыкларга бирешми, алмалары эре, тәмле, кутыр авыруы белән зарарланмый диярлек.

Бессемянка новая (Ал әнис Бессемянка). Кышка чыдамлыгы һәм уңышы яхшы. 1978/79 елларның кырыс- кышында яшь агачлары зыян күрә, ләкин бөтенләй һәлак булмый. 4—5 нче елда алма бирә башлый, уңышын тиз арттыра бара, һәр елны диярлек алма бирә. Кутыр авыруына һәм җимеш черегенә бирешми. Иң яхшы серкәләндергечләре — Зарянка, Ал әнис, Элита.

Агачы уртача биеклектә, ябалдашы киң йомры, куе, яфраклары күп. Алмалары ботакларда, сөңгебашта һәм ботак боҗраларында ярала. Яфраклары шактый эре, йомры, яшел, аскы ягында төкле, яфрак сабы калын.

Алмалары эре һәм бик эре (уртача 157 г, максималь авырлыклары 200—210 г), ачык ал полосалары булган аксыл сары, күңелгә ятышлы әчкелтем тәмле. Составын­да шикәр 12,5%, С витамины 14 мг%. Ташу өчен уңай­лы, бозылмыйча март аена кадәр саклана ала.

Өстенлекләре; кышка чыдам һәм уңышы яхшы, ал­малары югары сыйфатлы, кутырга бирешми.

 

Зарянка (602). Бу сорт Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының Бакчачылык бүлегендә (Теньки) 1943 елда Мичуринск шәһәреннән чыбыкчалар рәвешендә кайтарылган гибрид фондыннан чыгарылды. Кышка чыдам, уңышны күп бирә. Алманы иртә — утыртканнан соң 3—4 нче елда бирә башлый. Уңышын тиз арттыра, һәр елны диярлек алма бирә. Серкәләндергечләре — Яна әнис, Ал әнис, Яңа бессемянка. Юеш елларда кутыр белән зарарлана.

Агачы уртача биеклектә, ябалдашы киң йомры, куе яфраклы. Яфраклары шактый эре, карасу яшел төстә.

Алмалары уртача эрелектә, яшькелт-аксыл сары төс­тә, ачык полосалары бар, сусыл, күңелгә ятышлы әчкел­тем тәмле. Составында шикәр 10%, С витамины 16 мг%, башлыча яңа килеш кулланыла. Ташу өчен уңайлы, бозылмыйча февраль аена кадәр саклана ала.

Өстенлекләре: кышкы суыкларга бирешми, уңышны күп бирә, алмалары бик матур, десертлы. Кимчелеге: дымлы елларда кутыр белән зарарлана.

Әлеге темага башка язмалар