Кәбестә бөккәне.

Әче камырны 45г лы кисәкләргә бүлеп әвәлиләр дә җәймә җәяләр. Җәймәнең уртасына эч салып, 

ярым ай рәвешендә кырыйларын чеметеп сырлап чыгалар. Ясап бетергәч, бөккәнне әзрәк кабарталар, аннары өстенә йомырка сөртәләр. Духовкада пешерәләр һәм майлыйлар.

   Эчлек: кәбестәне вак кына турыйлар, тоз сибеп, кул белән уалар, суын сыгалар. Аннары кәбестәгә каты итеп пешереп вак кына тураган йомырка кушып болгаталар, эреткән май, шикәр комы өстиләр.

   1 өлешкә: камыр 45г, йомырка 8г, май 5г, кәбестә 75г, йомырка 12г, май 8г, шикәр комы, тоз.

Әлеге темага башка язмалар