Күп ашама, дустым!

Тәмле итеп ашарга яраткач, бу вәгаземне иң элек үзем өчен яздым. Шулай да хезмәтемнән башкалар да файда күрсеннәр дип, сезгә дә тәкъдим итәргә ниятләдем.

Ашау-эчү мәсьәләсе табынында ризыгы, җисемендә саулыгы булган һәркем өчен дә әһәмиятле булып тора. Бигрәк тә бүгенге муллык заманнарында, аш-мәҗлесләрдә табынга ризык, савыт-саба куярга урын эзләп иза чиккәндә, күтәрелгән проблеманың актуальлеге тагын да арта. Нишлисең инде, татар халкы бик юмарт бит. Әле моннан 15 еллар элек авылларда ашка барсаң, табынның ике башында ике кәсә катык, тоз һәм икмәк торса, бүген, аш чыкканда, тәлинкәне куярга урын юк. Бөтен авырлык бичара кунакларга төшә. Ярый, гади халык ашларда сирәк була, ә барысыннан да авыз итү профессиональ бурычыбыз булган без муллалар нишләргә тиеш? «Мулланың ни эше бар, бәлеш ашап тик йөри», — диләр. Бәлешне атнасына бер ашасаң тәмле ул, ешрак китсә, авырга төшә. Күп кенә авыл имамнарын ял көннәрендә ашка чакыралар, мулла бабай, атнасына бер генә кайта торган яраткан оныкларын калдырып, икешәр ашка барырга мәҗбүр була. Бармасаң, үзләре үпкәлиләр. Үзләре «за вредность» та түләмиләр. Төркиядә Ататөрек үз Вакытында телак-мунчачыларны авыр һәм саулыкка зарарлы эшләре өчен бар налоглардан азат иткән диләр. Мулланың төне дә, шимбә-якшәмбесе дә юк, налогын да түли

Муллалар белән күбрәк мәҗлесләрдә күрешү сәбәплеме халыкта аларның ашау-эчү белән дус булулары турьнда күп сүзләр таралган. Хәтта ашка йөрүче хәзрәтләргә карата үзенең хисләрен яшермәүче Тукаебыз да мулланың дөньяны бер шурпалы бәлеш рәвешендә күрүе турында яза

Шулай да, динебез ашауның күләме мәсьәләсендә нин¬ди карашта микән соң? Аллаһының Китабы, илчесенең нәсыйхәтләре бу хакта нәрсә әйтә? Пәйгамбәребез Мөхәммәд теләгән ризыгын, теләгән күләмдә ашый алмагаң Хатыны Гайшәнең сүзләренә караганда, Аллаһ илчесенең Мәдинә шәһәренә күчеп килгәннән алып әҗәленә кадәр Тохаш өч тәүлек туйганчы ипи ашаганы булмадь:. Бервакыт аңа күчтәнәч итеп кайнар ризык китергәч, ул ризыкны ашый Һәм- «Аллаһка шөкер, инде әллә ничә көн карыныма кайнар ризыкның кергәне булмады», — дия.

«Яхшы ризык калганчы, яман корсак шартласын»…

Еш кына без табын өстендә ашалмый калган ризык әрәм булмасын дигән сылтаулар белән нәфсебезгә ирек бирәбез. Ләкин, комсызларча исраф белән көрәшергә тотынганчы, бер нәрсәне аңлыйк: «исраф» әрәм киткән, ягъни файдасызга сарыф ителгәнне аңлата. Өстәлдә калганы, гел булмаса, тавык яки этне сөендерер, алар да мәхлук, әмма чамадан артыгы корсакка керсә, саруны кайнатыр, саулыкны какшатыр. Әгәр тәнең өчен ашаганың җитә икән, артыгын ашау зур исраф булыр. Пәйгамбәр вакытында яшәгән мәшһур табиб Харис ибн Кәлдә: «Корсак — авырулар йорты, ашауда чаманы белү — дәваларның нигезе», — дигән.

Асылда Адәм баласына яшәү өчен күп тә кирәкми, әмма нәфес дигәненә күпме генә бирсәң дә, җитми. Кайчандыр җилкәсенә җәясен асып, атка атланып ауга чыгучы татар ирләренең оныклары бүген корсак үстереп, колакка алка тагып, бөтенләй ир кыяфәтен югалтып бара. Бервакыт пәйгамбәребез бер симез кешене күреп, кулын аның корсагына куя һәм: «Әгәр бу әйберең булмаса, хәерлерәк булыр иде», — дия. Әлбәттә, монда сүз авыру сәбәпле тазарырга мәҗбүр булган кешеләр турында бармый.

Өчтән берсен…

Кеше булгач, гел ашамый да булмый, без фәрештә түгел бит. Әмма пәйгамбәребез безне дөрес һәм файдалы итеп ашарга өйрәтте, әгәр аның киңәшен куллана алсак, бәлки даруханәләрдән алган күптөрле даруларыбыз кирәк тә булмас иде. Пәйгамбәребез әйтте: «Адәм баласы тутырган капчыкларның иң яманы — аның корсагыдыр. Кешегә умыртка сөяген күтәрү өчен аз ризыклар да җитә, шулай да ашый икән, карынын өчкә бүлсен: бер өлешен — ризыкка, икенчесен — суга, өченчесен — һавага, ягъни буш калдырсын».

Менә шундый гади диета, дусларым: ризыгыңны аша, чәеңне эч, әмма өченче өлешкә тимә, авыр булса да, түз.

Хәләл ризык дару кебек…

Ризык күп булгангамы, соңгы вакытта кешеләр бик сайлана башладылар. Телевизорның бер каналын ачсаң, профессор: «Чәй эчмәгез, зыянлы», — ди, икенче каналдагысы: «Эчегез», — ди. Берләре: ит ашарга ярамый, икенчеләре: ипи ашамагыз, өченчеләре: сөт зыянлы, — ди. Бәлки кайбер авырулар сәбәпле, ризыкның аерым төрләреннән тыелып тору файдалыдыр. Әмма ризык хәләл икән, аны гомум халыкка тыярга ярамый. Аллаһы безгә хәрам кылган һәр нәрсәдә зыян бардыр, хәләл кылган һәр ризык дәвадыр. Хәләл ризык дару кебек, аны чама белән эчсәң, ул дәвалый, артыгы китсә, агулый.

Авыруның сәбәбе…

Күп ашау замананың бер авыруына әйләнеп бара. Бу авыруның сәбәбе нидә? Ислам галимнәре моңа шундый кы-зыклы аңлатма бирә. Аллаһы Тәгалә кешеләргә дөнья һәм ахыйрәтләре файдасына куллану өчен күп нигъмәтләр иңдерә.. Кеше алар белән үзен, гаиләсен кайгырта, мохтаҗларга садакасын чыгара… Ләкин, кеше Аллаһ биргәнне изгелек юлында кулланып үзенә файда алмаса, Аллаһ аның малын аңа зыян китерә торган нәрсәләрдә кулландырта. Нәтиҗәдә, кеше үзенең байлыгын, саулыгын, дәрәҗәле урынын, үзенең һәм якыннарының тормышларына зыянлы юлларда сарыф итә. Күпме кешеләр изгелеккә илле сум садакасын кызганып, казинода бер кичтә илле меңен калдырып кайта. Ялгыз әбигә бер чәйлек күчтәнәчен жәлләп, дуслары белән кәеф-сафа корып утыру өчен фәлән меңлек шешәсен кыстырып килә. Мәчет-мәдрәсәдән бер янчыгын яшереп, чиновникка чемоданы белән илтә…

Дөнья куып, муллык эзләп кешеләр тәмам акылларын җуя. Беркөнне телевизордан акула канатлары турында тапшыру бара. Балыкчылар центнерлы балыкны тартып чыгаралар да, пычак белән канатын кисеп, корбан¬лыкның гәүдәсе шапылтап суга төшә. Җир йөзендә һәркөн- не меңләгән җан ияләре «алтын бозау» артыннан куучылар кулыннан корбан китә. Зур балыкның кечкенә генә канатын ресторанга китереп саталар. Ресторан хуҗасы әйтүенчә, ул затлы ризыкны ашау өчен кешеләр әллә нинди ерак илләрдән киләләр икән. Ресторанның шеф повары канатны пешерү серләре белән дә бүлеште: «Сам по себе акулий плавник не очень вкусный, но мы добавляем туда специальные припра¬вы, которые дают блюду отменный вкус». Сез бу сүзләрне ничек аңлагансыздыр, әмма үзем аңлаганча ана телебезгә тәрҗемә итеп карыйм: «Идән чүпрәге үзе бик тәмле түгел, әмма без аңа махсус тәмләткечләр кушып, гаҗәеп тәмле шулпа килеп чыга»… Менә шул шулпаны ашау өчен байларыбыз чит илләргә юл тота. «Бисмилла» әйтеп суелган сыер, сарык, тавык һәм каз итләре тәмләткечләрсез дә бик тәмле килеп чыга. Ләкин муллык, иркенлек гафиллеге белән аңы сукырайган адәмнәр гади ризык ашый алмый тилмерә. Гөмбәнең дә аларга без ашаганы бармый икән, махсус өйрәтелгән чучкалар белән җир астында үсә торган трюфель исемлесен эзләп табалар. Базарда затлы гөмбәнең бер килосын уртача 30-40 мең сумга эләктереп калырга була.

Хикмәт күләмендә түгел…

Пәйгамбәребез кешенең тамагы ризыкның күп яки кыйммәтле булуыннан түгел, бәракәтле булуы белән туя дип өйрәтте. Шуңа әүвәлге заманнарның диндар кешеләре аз ризыктан да зур көч тапты. Бүгенге җәмгыять югалган бә- ракәтне калорий арттырып, затлысын сайлап кайтармакчы була, әмма бәракәтсез ризык корсагыңны тутырса да, кешегә куаныч һәм канәгатьлек хисләре бирми. Хәзер ипиләренең дә тәме юк дип зарланалар. Бүгенге көндә кибет киштәлә¬рендә икмәкнең дистәләрчә төрләрен пешереп китерәләр, җаның ниндиен тели. Бәлки ипи түгел, авыз бозылгандыр безнең?

Әби-бабайларыбыз ач килеш, үлән ашап сугышта да җиң-гәннәр, 7-8 баланы да үстергәннәр, ат белән җир сөргәннәр, урак белән игенен дә иккәннәр… Без мул ризыкларда яшәп, бүген кондиционерлы комбайнга кеше табалмыйлар, гектар-лаган басуларда сортлы алабута үсеп ята.

Рәхмәтеңне әйтергә онытма…

Аллаһының сый-хөрмәтләреннән авыз иткәч, Аллаһы Тәгаләгә шөкер итик. Нух пәйгамбәр ризык ашаса: Аллаһка шөкер, — диде. Су эчсә: Аллаһка шөкер, — диде. Киемен килсә: Аллаһка шөкер, — диде. Атына атланса: Аллаһка шөкер, — диде. Шуңа күрә Аллаһ аны: «Рәхмәтле бәндәм», — дип атады.

Ризык хәзерләүчеләребезгә дә рәхмәт әйтергә онытмыйк, пәйгамбәребез: «Кешеләргә рәхмәтсез булган, Аллаһка да рәхмәтсез булыр», — диде.

Безнең өчен армый-талмый ашап туймаслык ризыклар хәзерләүче абыстайларыбызга рәхмәт яусын. Ашларыгыз тәмле булсын, өчтән берсе буш калсын.

Юныс ӘХМӘДИШӘ.

Әлеге темага башка язмалар