Кышкы бакча эшләре

Кыш җитсә дә, бакчачының мәшәкатьләре барыбер кимеми. Җәйге уңыш күләме агач-куакларның ничек кышлавына бәйле. Җиләк-җимеш агачларының бигрәк тә тамыр системасы салкынга тиз бирешүчән. Кар аз булган елны 15-20 градус салкында да аңа зыян килергә мөмкин. Шуңа күрә агач төбенә кар өеп куярга кирәк. Кар — ул язгы дым запасы дигән сүз дә.
   Суыктан агачның кәүсәсен һәм зур ботакларының төбен сакларга киңәш ителә. Әгәр алар исән калса, өшегән очракта да, агач яңадан үсеп китә алачак. 
   Көн җылыткан вакытларда агачларга кимерүчеләр һөҗүм итә. Аларга юл калдырмас өчен, агач төбен әйләнә буйлап таптап тыгызларга мөмкин. Яшь үсентеләрне кимерүчеләрдән иске капрон колготкилар коткарып кала.
   Җимеш куаклары агачларга караганда суыкны әйбәтрәк кичерә. Ләкин мисал өчен, крыжовник кар белән каплауны таләп итә. Чөнки ешкына аңа суык зыян сала. Җир җиләге, виктория түтәлләре дә кар астында булса, яхшырак сакланырлар.
   Кышын кошлар өчен махсус ашату урыннары ясап, көнбагыш, бодай, ит кисәкләре салсагыз, җәен бу кошлар сезгә корткычларга каршы көрәштә зур ярдәмче булачак.
   Җимеш агачларын тагын бер кат җентекләп карап чыгыгыз. Аларда пәрәвез белән буталган яфрак төргәкләре булырга мөмкин. Бу — язга чыгарга тиешле корткычларның оялары. Аларда 10-15ләп корт була. Төргәкләрне җыеп алып яндырыгыз. Кипкән, черек җимеш калдыкларын да шулай итәргә кирәк.

 

Әлеге темага башка язмалар