Кычыткан, ике өйле кычыткан. ( Крапива двудомная )

Кычытканчалар семьялыгыннан шуышма тамырчалы, чага торган үләнчел үсемлек. Сабаклары туры, 20 см га кадәр биеклектә, дүрт кыр­лы, яфраклары кебек үк, каты төкчәләр белән капланган. Яфраклары кара-каршы торышлы, йомырка-ланцетсыман, озынлыкка — 15 см га, киңлеккә 8 см га кадәр, пычкы читле.

Үсемлек ике өйле. Чәчәкләре яшькелт, вак, бер җенесле, гади дүрт бу­ынтыклы чәчәк тирәлекле, югарыдагы яфракларның куентыкларында утыручы ботаклы, башаксыман төркемнәргә җыелганнар. Ата чәчәкләр дурт серкәчле, аналары — бер җимешлекле. Җимешләре — саргылт- соры, йомыркасыман чикләвекчекләр. Майдан октябрьгәчә чәчәк ата, җимешләре июль-октябрьдә өлгерә.

Ерак Төньякны исәпкә алмаганда, Россиянең барлык территориялә­рендә очрый. Юл буйларында, йорт тирәләрендә, буш урыннарда, чокыр чакырларда, елга буйларында, дымлы урманнарда һәм әрәмәлөрдө үсә. Көнчыгыш Себердә һәм Ерак Көнчыгышта безгә якын төре —  тар яфраклы кычыткан таралган.

Медицинада кычытканның яфракларын файдаланалар. Алар вита­миннарга, аерым алганда, аскорбин кислотасына (0,6%) һәм каротинга (50% ка кадәр), шулай ук К, В2, В3, витаминнарына бай. Моннан тыш яфракларында дуплау матдәләре (2% тан артык), органик кислоталар 0,2% чамасы), крахмал (10% ка кадәр), шикәрләр (25% ка кадәр), хло­рофилл (8% ка кадәр), шулай ук камедь, ситостерин, тозлар бар. Кычытканның чагу үзлеге төкчәләрнең тукыма согындагы кырмыска кислотасыннан. Кычыткан яфраклары көлендә 6,3% ка кадәр тимер оксиды бар.

Кычытканның яшь ботакларын азыкка кулланалар, алардан яшел щи пешерәләр. Кавказ халыклары яшь яфракларыннан тәмле милли ашлар әзерпиләр. Туклыклылык кыйммәтләре ягыннан кычыткан кузаклы үсемлеклэргә якын, шунлыктан аны терлек һәм кош-корт азыгына кушалар. Яфракларыннан азык һәм фармацевтика продуктлары өчен зарарсыз яшел буягыч алалар, ә сабагыннан тукыма өчен сүс алырга мөмкин.

Кычытканда К витамины һәм дуплау матдәләре күп, шунлыктан аны медицинада, нигездә, кан китүне туктаткыч буларак файдаланалар. Ана­лыктан, геморрой, үпкә, эчәк һәм борыннан кан киткәндә әзер сыек эк­страктын (даруханәләрдә саталар) яки төнәтмәсен кулланалар. Төнәтмәне 1 стакан кайнар суга 15 г вакланган коры яфраклар исәбеннән әзерлиләр, 10 минут төнәтәләр һәм, суынгач, көнгә 3—4 тапкыр 1 әр аш кашыгы эчәләр.

Кычытканны гипо- һәм авитаминозларны, атеросклерозны дәвалау һәм профилактика чарасы буларак та кулланалар. Кычыткан белән азканлылыкны дәвалыйлар, чөнки ул гемоглобинны күтәрүгә булышлык итә һәм эритроцитларны арттыра. Яфракларының кайнатмасы канда­гы шикәрне киметә. Традицион медицинада кайнатма хатыннарның сөт килүен арттыра дип исәплиләр.

Халык медицинасында кан киткәндә шулай ук яшь яфраклар согын тәкъдим итәләр (көнгә 3 тапкыр 1 әр чәй кашыгы). Кычытканны тагын сидек, газ кудыргыч, бизгәккә каршы, кан чистарткыч һәм яраларны төзәтүче чара буларак кулланалар. Ул шулай ук бавыр һәм үт куыгы, бөердәге таш, уремия (сидек канлану), сары су, ревматизм, бронхит, ту­беркулез, нерв өянәге, золотуха, чуан, тимрәү, ашказаны спазмасы, га- дәти эч кату, диспепсия авыруларыннан, менструация тоткарланганда һәм регуляр булмаганда файдалы. Элек халык медицинасында’еш эч киткәндә уылган,вакланган коры кычытканны ипи белән ашаганнар. Украин халык медицинасында дизентериядән кычыткан һәм бөрлегән яфраклары төнәтмәсен эчәләр (1,5 стакан кайнаган суга һәр икесен 1 әр чәй кашыгы). Җылы урында 2 сәгать тоталар да көнгә 3—4 тапкыр 1/3—- 1/2 әр стакан эчәләр. Эч кату белән интегүчеләргә бик каты геморрой авыртулары вакытында эчәр өчен тигез өлеш кычыткан һәм эт шомыр­ты яфракларыннан (бер-ике ел элек җыелганнарыннан) 0,5 л кайнаган суга 15 г җыелма исәбеннән кайнатма әзерлиләр, 10 минут кайнаталар, суыталар, сөзәләр. Андый кайнатманы ашаганга кадәр көнгә 3—4 тап­кыр яртышар стакан эчәләр.

Рус табиблары әле XVII гасырда ук үсемлекнең үлекләүгә каршы һәм яраларны төзәтү сыйфатларын файдаланганнар, вакланган юеш яфрак­ларны яңа яраларга куярга тәкъдим иткәннәр. Кычыткан согы белән иске яраларны, җәрәхәт һәм эренле тирән яраларны дәвалаганнар. Эрен­ле яраларга юылган яфракларны каплыйлар яки коры яфраклары по­рошогын сибәләр. Яраларны, чуаннарны, тире авыруларын дәвалаган­да вакланган яфраклары төнәтмәсен примочка һәм ванна өчен кулла­налар. Чуан-сызлавыклар яки башка тире авырулары вакытында төнәтмәсен кан чистарткыч чара буларак эчәләр. Көнкүрештә кычыт­канны ярсытучы һәм читкә таратучы чара сыйфатында радикулит, бу­ыннар авыртуы вакытында кулланалар. Кайчак хәтта авырткан урын­нарны ике-өч көнгә бер тапкыр яшел кычыткан белән «чагалар».

Кычыткан — иң иртә өлгерә торган табигый поливитаминлы тукла­ну продуктларының берсе. Ул кар эрү белән үк, организм нәкъ менә витаминнарга иң мохтаҗ вакытта калкып чыга. Инде апрельдә үк кы­чытканны ашарга мөмкин. Барыннан да бигрәк, аны витаминлы щи әзерләү өчен файдаланалар. Кычыткан белән йомыркадан ясалган язгы салатлар да бик тәмле. Аларны әзерләү кыен түгел. Моның өчен 150 г кычыткан яфрагын юалар һәм 5 минут кайнаталар. Аннары иләккә бу­шаталар, суыталар, турыйлар. Тәмнәренә карап серкә һәм тоз, 20 г кай­мак салалар, өсләренә пешкән йомырка турыйлар.

Кычыткан яфраклары һәм сабакларыннан менә дигән тәмләткеч әзерләргә мөмкин. Моның өчен аларны җилләтелә торган урында күләгәдә киптерәләр, аннары ваклыйлар, илиләр һәм коры урында бан­каларда саклыйлар. Шулай итеп, алынган порошокны яз көне киң фай­даланалар, аны соусларга, ашларга, йомырка тәбәсе, хәтта ботка һәм коймакларга да кушалар. Витаминнарны саклау өчен кайнар ашларга кычытканны соңгы чиратта салалар.

Кычыткан яфракларын тозланган һәм маринадланган хәлдә кулла­налар. Кайбер илләрдә алардан итле блюдолар өчен пюре әзерлиләр, гарнирлар һәм тәмләткечләр итеп файдаланалар. Яфракларны җыялар, юалар, ит тарткыч аркылы чыгаралар, ваклап туралган башлы суган һәм каты пешерелгән йомырка кушалар. Тоз, борыч һәм үсемлек маен тәмнәренә карап салалар.

Яфраклары белән бергә запаска тозлап куелган яшь кычыткан тәме буенча тозлаган кәбестәдән ким түгел, ә туклыклылыгы белән аны узып та китә. Аны әзерләү ысулы кәбестәнеке кебек үк, тик уылган кишер урынына бакчада үсә торган портулак яфраклары салалар.

Болгариядә чәч коелуга каршы 0,5 л суга һәм 0,5 л уксуска 100 г вак­ланган кычыткан яфраклары исәбеннән әзерләнгән кайнатма куллана­лар. Кайнатманы 30 минут кайнаталар, сөзәләр һәм кичен йоклар ал­дыннан шуның белән юалар (сабынсыз гына). Франциядә, чәчне ныгы­ту өчен, кычытканны менә болай кулланалар: 1—2 атнага бер тапкыр юганнан соң башны чылаталар һәм тирене коры яфраклар төнәтмәсе белән ышкыйлар. Аны әзерләү өчен 1 аш кашыгы вакланган кычыткан алалар, аңа 1 стакан кайнап торган су салалар, чәй кебек төнәтәләр, суынган чәйне сөзәләр.

Яңа җыеп юылган һәм бераз кипшендерелгән яфракларыннан җыер­чыкларны бетерүгә булышучы, битне йомшак һәм бәрхет сыман итүче маскалар ясыйлар. Ит тарткычта туралган 50 г яфракка бер аш кашыгы бал салалар, болгаталар һәм юка гына итеп биткә, муенга ягалар, өсләрен 25—30 минут тастымал яки сөлге белән каплап торалар. Шун­нан соң масканы кайнаган җылы су белән юып төшерәләр һәм битне, муенны бераз гына крем белән майлыйлар. Яз һәм көз көне шундый 10—12 маска ясау тәнне бөтен ел буена менә дигән итә.

Йорт тирәсендә кычыткан үстергәндә аның өчен ташландык җирләр­не һәм хәтта чүпле урыннарны бирергә ярый, анда ул бик яхшы үсәчәк. Бу үсемлек җитәрлек дымлы, уңдырышлы, көпшәк туфракларны ярата.

Кычыткан орлыкларыннан үрчи, әмма бөреботаклар, тамырча кисәк­ләре, куакны бүлеп үрчеткәндә нәтиҗәләр яхшырак була.

Мәскәү өлкәсе шартларында кычыткан беренче елда 25 см биеклеккә җитә, ә диаметры 12,5 см була. Икенче ел ахырына аларның биеклеге 87—90 см, диаметрлары 50 см була. Аннары кычыткан акрынрак үсә башлый. Бишенче елда аларның биеклеге 1,1 м га һәм диаметрлары 80 см га җитә. Кычыткан икенче елында чәчәк ата һәм җимеш бирә башлый. Культура буларак игү шартларында ул гадәттә апрельдә үсеп җитә, май­да бөреләнә, һәр үсемлектән аларның өченче елларында 25 әр г, ә биш еллыкларыннан — 50 шәр г га кадәр коры яфрак җыярга мөмкин.

Кычыткан яфракларын чәчәк аткан вакытта, майдан сентябрьгәчә җыялар. Гадәтгә яфракларын калын бияләйләр белән тамыр яныннан башлап өскә кадәр сыдырып алалар. Әмма үсемлекне чабарга яки урак белән кисеп алырга була. Бераз шиңдереп, соңыннан яфракларын чиста җәймәгә коялар да чормаларда, әвеслекләрдә ныклап киптерәләр. Кояш нурлары төшмәскә тиеш, чөнки ул вакытта чималның тышкы кыяфәте бозыла һәм, иң мөһиме, витаминнарының бер өлеше юкка чыгарга мөмкин. Киптергәннән соң чималның күгәргән, саргайган, каралган, нык вакланган яфракларын, сабакларын, чәчәкләрен һәм башка кушыл­маларны алып ташлыйлар. Коры яфракларны 2 ел сакларга мөмкин.

Халык медицинасында кычытканның зәһәр кычыткан  дигән төре дә кулланыла.

Ике кычытканның да яфраклары составы бер-берсенә охшаш бул­ганлыктан, аларның кулланылышы да бер үк.

Халык медицинасында зәһәр кычытканның тамырлары да кулланы­ла. Аның тамырларыннан ясалган кайнатма ашкайнату бозылганда, эч киткәндә, кан косканда, борыннан кан киткәндә, күрем күрү озак һәм көчле булганда, уремия, геморрой, ревматизм (сидек кудыргыч чара буларак), тиредә тимгелләр булганда, шикәр авыруыннан, эпилепсия, истерия, хроник бронхит һ. б. сулыш алу юллары авырулары, сары авы­руы һәм бавыр авыруларыннан эчү өчен кулланыла; буыннар шешенү, җәрәхәтләр, имгәнгән-бәрелгән урыннарны дәвалауда компресслар ясау һәм ванналар өчен файдаланыла.

 

Әлеге темага башка язмалар