Кызыл миләш

Кызыл миләш дәвалау үзлекләренә ия. Мәсәлән, аның согын халык медицинасында атеросклерозны һәм гипертоник авыруларны дәвалау өчен файдаланалар. Миләш төнәтмәсе дизентерияне дәвалау өчен дә кулланыла. Ашказаны, эчәк авырулары вакытында аннан төнәтмә ясап эчәргә киңәш итәләр. Шулай ук миләш согы бөердән ташларны чыгару өчен дә файдаланыла. Моның өчен 400г миләшне изәләр, аңа 2 литр кайнаган су һәм бераз шикәр комы салалар, дүрт сәгатьтән соң болгатып сөзәләр һәм эчәләр. Эч катканда берничә атна буена көнгә өч тапкыр 70-100 грамм шундый сок эчәргә киңәш ителә. Ул бөердән ташларны чыгарырга да булыша. Табиблар исә диабет белән чирләгән авыруларга. Бавыры авыртканнарга миләш ашарга куша.

   Белгечләр азканлылыктан җәфаланган кешеләргә мондый рецепт тэкъдим итә: ике аш кашыгы кызыл миләш

җимешен ике стакан кайнар суга салалар, ул бер сәгать төнәлеп торгач сөзәләр. Шуны көн буена өч-дүрт тапкыр аз-азлап эчәләр. Үт куыгы ялкынсынган (холецистит) кешеләр дә миләш согыннан файда күрәләр.

  Халык медицинасында ул кан басымын нормада тоту өчен дә кулланыла. Моннан тыш кызыл миләшне изеп, шикәр комы һәм кайнар су белән болгатып, йоклар алдыннан эчү дә файдалы.

   Кызыл миләштә С һәм К витаминнары, микроэлементлар күп. Анда шулай ук каротин һәм Р витаминнары бар. Кеше ашарга яраклы үләннәр, табигать үсемлекләре белән дәвалану урынына еш кына дарулар эчәргә тырыша. Бөек Ватан сугышы елларында кешеләр, кырда, болын һәм урманнарда үскән үсемлекләрдән, дару үләннәренән файда күргәннәр.

(Мөнир Абдуллин “Татар дини календаре 2013”)

Әлеге темага башка язмалар