«К» хәрефенә башланган төшләр

Төштә кабак күрү — хөкемдарлыкка дәгъвалык итүдер ул, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Әгәр дә бер кеше дәртле булып, төшендә кабак пеше­реп ашаса, азат кылыныр һәм барча кайгылы эшләрдән котылыр, диелә шушында ук.
Әгәр дә төшеңдәге ашаган кабагың татлы тоелса, ха­тыннар өчен мал һәм гыйлем буларак юралыныр, ирләргә исә бу төш рәнҗү һәм михнәт килүен белдерер.
Әгәр дә бер кеше төшендә ашаган кабагын кара тут дип күрсә, яки ашаган кабагын төкерсә, кулына акча керер, маллы кешеләр белән эш итәр.
Төштә кабак, шулай ук, табиб-врачлар буларак та юра­лыныр, диелә шушы ук китапта.
Төштәге кабак сабагы—галимдер, яки бик тә табиб, медицина гыйлемендә бик тә оста заттыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Әмма бер хәбәрдә: кабак — фәкыйрь ир, диделәр дип тә өстәленгән.
Төшеңдә пешкән кабак ашасаң, диелә шушы ук китап­та, динеңдә яки дөньялыгыңда югалткан бер нәрсәңне табарсың.
Төшеңдә чи кабак ашасаң, җеннән яки дәгъвалашудан куркырсың.
Әгәр дә төшеңдә кабак яфрагы арасына, яисә астына качсаң, шунда йөрсәң, куркулардан имин булырсың.
 
Төшеңдә кабак агачын күрсәң, медицина гыйлемен, та­библык өйрәнерсең һәм авырулардан котылырсың, ди Мө­хетдин бине Гарәби.
Төшеңдә кабартма күрсәң, яисә көлчә күрсәң, аз гына файда булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемә­сендә.
 
Төштә кабер — тоткынлыктыр, диелә «Тәгъбирнамәи- йәнабигъ тәрҗемәсендә.
Төшеңдә әгәр дә каберне күмсәң, туфрак микъдары кадәр мал кулыңа керер.
Төштә кабер казуны күрсәң, шунда йорт төзерсең.
Төшеңдә әгәр дә кабер казысаң Аллаһы тәгаләнең рәх­мәте төшәрлек бер гамәл башкарырсың.
Кабердә никах укыганнарын төшеңдә күрсәң, зинадыр.
Төшеңдә каберне ачуларын күрсәң, ул үлекнең дөнья­лыгы хакында кешеләрнең сорашып белешүләренә юра­лыныр.
Әгәр дә төшеңдә кабердәге үлекне терек дип тапсаң, гыйлем һәм хәләл мал табарсың.
Әгәр дә кабердәге үлекне үле дип күрсәң, һичничек тә юралынмас.
Әгәр дә төшеңдә билгеле бер мәет өчен кабер казысаң, ди Мөхетдин бине Гарәби, зәхмәткә очрарсың.
Әгәр төшеңдә пәйгамбәребез Мөхәммәдиең каберенә барсаң, солтан ише кешеләр өчен бу — хәзинәсе артуга, сәүдәгәрләргә — малы ишлеләнүгә юралыныр, диелә «Төх­фәтел-мөлек» китабында.
Әгәр дә бер кеше төшендә кабер казыса, яки тигезләсә, диелә шушы ук китапта, аңа сөенеч килер, яисә дөньялык­та эз калдырырлык гамәл башкарыр.
Төшеңдә кабердән чыксаң, кайгыдан котылырсың.
Төшеңдә үлекне, яисә терекне кабергә куйсаң, ачлык һәм корылык килеп, газабы авыр булыр.
Төштә кабер күрү, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә, гыйбрәт­тер, гөнаһларыңнан тәүбә итәргә тиешле.
Төшеңдә кабер казысаң, йорт салырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Әгәр дә төшеңдә кабердән ялгызың гына чыкканны, ялгыз башыңа кубарылганыңны күрсәң, залим булырсың, тәүбә итәргә тиешле, яисә ерак сәфәргә чыгарсың, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Төшеңдә әгәр дә каберчене күрсәң, бер хәйләгә очрар­сың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Төшеңдә Кабилне күрсәң, азган, азгын бер кешене үте­рерсең, Аллаһ сакласын.
 
Төшеңдә кабырга күрсәң, хатын-кыз дип, хатының бу­ларак юралыныр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗе­мәсендә.
Төштәге кабыргалар—хатыннардыр.
 
Көзлектә төшеңдә кара кавын күрсәң, ризык булыр, сары кавын исә — авырудыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төштә кавын күрсәң, шатланырсың, диелә «Йосыф пәй­гамбәр тәгъбирнамәсендә.
Әгәр дә кыш көнендә яшелчә-кавынны төшеңдә күрсәң, салкын һәм суыклар булуга юралыныр.
Төшеңдә кавын күрсәң, сагыш иясе булырсың, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсендә.
Төштәге кавын-карбыз — салкынлык һәм авырлык бе­лән сүз сөйләшү буларак юралыныр, диелә шушы ук ки­тапта.
 
Төшеңдә чалбар каешы күрсәң, күп гаурәт, хатын-кыз­лар булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
 
Төшеңдә каз күрсәң, бозык хатын булыр, аш-суга оста­лыгы җитешмәс, ялкаулыгы күп күренер, диелә «Төхфәтел- мөлек» китабында.
Төштә казан күрсәң, гаурәт, хатын-кыз булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Әгәр дә хатын-кызлар төшләрендә казан күрсәләр, алар аны йорт хуҗасы дип юрарлар.
Төшеңдә бакыр казанда ит күрсәң, хәләл мал булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Әгәр дә төштә казан эчендә ризык пешерсәң, ил баш­лыгыннан, падишаһтан яхшылык ирешер.
 
Төштә чокыр казуны күрү — мәкердер, дип аңлата «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабы.
Төшеңдә ак киемнән җир казыганыңны күрсәң, кабахәт булырсың, кара яки төрле киемнәр белән җир казысаң, Аллаһы тәгаләгә ялганчылык кылу ул.
Төштә чокыр казучы ирне күрсәң, мәкер һәм хәйләле ир булыр.
Төшеңдә кабер казу—сөенеч һәм дөньялыкта эз кал­дырырлык эш башкару ул, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
 
Төшеңдә казыйны күрсәң, хөкем иясе булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Әгәр дә төштә матур йөзле казыйны күрсәң, үзеңнең гамәлләреңә Аллаһы тәгаләнең сөенүенә булыр.
Әгәр дә төшеңдә ямьсез йөзле казыйны күрсәң, һәла­кәттер, үлем сәгатең җитүне белдерер.
Әгәр дә диндар булсаң һәм төшеңдә казыйны күрсәң, мал һәм рәхәтлек ирешер. Мәгәре бозык кеше булсаң, төшеңә казый керсә, зиндан һәм зәхмәт, бәлаләр килә, дип тәгъбир ителә «Төхфәтел-мөлеюкгә.
Төшеңдә казыйны күрсәң, гөнаһларыңнан азат булыр­сың, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
 
Төшеңдә җиргә казык каксаң, кулыңа хәләл мал керер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
 
Төшеңдә кайгырсаң, өнеңдә сөенерсең, диелә «Тәгъбир- намәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Төшеңдә сагышлансаң, кайгырсаң, яхшыга һәм бәхеткә юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
 
Төштә кайчы күрү асылсыз кешеләр буларак юралы­ныр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
 
Төшеңдә как ашасаң, өнеңдә ризык булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Төшеңдә сары калай күрсәң, мәртәбәгә ирешерсең, әм­ма дошманнарыңа очрарсың, аларның көнчелегедер, диелә «Т өхфәтел-мөлек»тә.
 
Төшеңдә ак калач ашасаң, илнең дәрәҗә иясе кешелә­реннән тәрбия ирешү ул, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
 
Төшеңдә калкан күрсәң, бәлаләрдән имин булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштә калкан күрсәң, олылык һәм вилаять булыр, ди­елә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшендә әгәр дә калканың барлыгын күрсәң, олы дә­рәҗәгә ирешерсең.
Төшеңдә калкан күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби икенче бер урында, бай булырсың, улың туар, әмма бераз кайгы һәм хәсрәт чигәрсең.
Төшеңдә калкулык өстенә чыксаң, ди Мөхетдин бине Гарәби, яки калкулык өстендә утырсаң, мал һәм куәт булыр.
Әгәр дә төшеңдә калкулыктан төшсәң, дәрәҗәңнән тө­шерелерсең.
Әгәр дә төшеңдә үзеңне калкулык, тау өстендә күрсәң, барча теләкләреңә ирешерсең, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Төшеңдә калымга шар кебек нәрсә, шарик бирсәң, бик яхшы хәлдәге хатынны алырсың, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
 
Төшеңдә кала, ягъни кальга, крепость күрү сигез төрле юралыныр:
Яхшы гамәл кылу;
Балаң туу;
Хәерле изге хатын алу;
Хушлык, яхшылык белән яшәү;
Олылык һәм дәрәҗә табу;
Шатлык һәм куаныч ирешү;
Куәт һәм көч;
Күзеңнең нуры һәрдаим сүнмәс булу, диелә «Төх-
фәтел-мөлек»тә.
Әгәр дә үзеңне төшеңдә кальга, шәһәрне әйләндергән биек койма, крепость эчендә күрсәң, дошманыңа әсир ите­лерсең, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә кальга, крепость күрсәң, диелә «Тәгъбирна- мәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, кайгыдан һәм сагыштан шатлыкка чыгарсың.
Төштә калага, крепостька керү, диелә шушы ук китап­та, ризыктыр һәм корбандыр, һәм төз бер ирдер, мәр­тәбәсе хәтәрледер.
(Төштә кальга күрү шәһәр кебек үк тәгъбир ителер, диләр төшләрне юрау китаплары).
 
Төшеңдә каләм күрсәң, бик тә олы дәрәҗәле буласың, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
 
Төшеңдә калҗа, симез ит күрсәң, яхшы ризыктыр, ди­елә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Төштә камфара күрү — яхшы хәбәр, гыйлем мәҗлесе һәм иман сафлыгы ул, ди Мөхетдин бине Гарәб
Камфара күрү —бик яхшыдыр, диелә шушы ук китапта.
 
Төштә камыт кидергәннәрен күрсәң, рәхәтлек һәм имин­лек булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
 
Кан
«Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә. Төшеңдә әгәр дә йөзеңдә һәм тәнеңдә каның калмый агып бетте дип күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби дә, әҗәлең якынлашкандыр, тәүбә итәргә кирәк.
Әгәр дә төшеңдә кулыңнан кан акса һәм һаман да туктамаса, хәстә булырсың һәм авырырсың.
Әгәр дә төшеңдә кан тамырыңа үткен пәке ише нәрсә белән кадасалар, шуннан кан акса, иманлы кешеләрдән икәнсең, гамь-сагыштан азат ителерсең һәм котылырсың, мәгәре ышанычсыз һәм имансыз булсаң, үзеңә падишаһ, ил башы тарафыннан тынычсызлык ирешер.
Әгәр дә тоткын кеше төшендә кан алдырса, дошманын­нан өстен чыгар һәм малы артыр.
Әгәр дә берәү төшендә кан алдырса, дусты белән ма­тур әңгәмә корыр, ди Мөхетдин бине Гарәби, тәгъбир вариантларын күрсәтеп.
Бер кеше төшендә башыннан кан акканын күрсә, бай булыр.
Әгәр дә төшеңдә аягыңның кан тамырларын күрсәң, ата-анаң малы белән куәт табарсың.
Төшеңдә авызыңнан кан чыкканын күрсәң, олы нигъмәт булыр, ләкин сере фаш ителер.
Төштә кан белән кулыңны юсаң, өметеңә ирешерсең.
Әгәр дә төшеңдә бармакларың арасын кан белән юсаң, туганнарың һәм карендәшләрең белән каршылыкка очрар­сың, талашырсың.
 
Төштә кан алучыны күрсәң, акыл иясе булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби. Әгәр дә төшеңдә кан алучы ке­шене бабай дип күрсәң, бик тә яхшыга юралыныр, инде дә егет дип күрсәң, газизлек булыр.
Төштәге кан алучы ир — кешеләргә атап китаплар язу чы ир булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемә­сендә.
Әгәр дә төшеңдә кан тамырына чиртүче, ягъни кан алучы ирне күрсәң, диелә шушы ук китапта, бер шелтәләү­чедер, сүзе белән кешене борчыр һәм бимазалар.
 
Төштә кыр кандаласын күрсәң, бодай бетен күрсәң — газаптыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсендә.
Кандала — байлыктыр.
Әгәр алар сытылса, урының кан булса, шатлык һәм сөенеч килүгә һәм дә малЫң артуга юралыныр.
 
Төшеңдә канәфер күрсәң, бай булырсың, ди Мөхетдин
бине Гарәби.
 
Төштә капка күрү — терлек һәм тереклек белән юралы­ныр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Әгәр дә бер кеше төшендә үз капкасын күреп уйланса, игътибар тотса, бәладән имин булыр.
Капкаңны ишелгән, яки ватылган дип төшеңдә күрсәң, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә, зыян ирешер.
Төшеңдә яңадан капка ясасаң, яисә яңа капка ясасаң, яки капкаңны яңа икән дип күрсәң, исәнлек һәм саулык табарсың.
 
Төштә каплан күрсәң, гамәлләреңнән бик күп файда ирешер, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Төшеңдә каплан һөҗүм итсә, дошмандыр, диелә «1өх- фәтел-мөлек»тә, Аллаһы тәгалә биргәнен кире алыр, күп зыяннар күрерсең, кайгыдан башың чыкмас.
Төшеңдә каплан белән сугышсаң, дошманың белән су­гышырсың.
Төшеңдә каплан итен ашасаң, дошманыңнан кулыңа мал ксрср
Әгәр дә төшеңдә каплан белән йөрсәң, аның өстендә
утырып барсаң, курку ирешер.
Төштәге каплан сөте — дошман була, ди Мөхетдин би не Гарәби Ул да капланны төштә күрүне дошман буларак тәгъбир кыла. Әмма капланның итен, сөтен, һәр җирен күрү — яхшыдыр, ди.
 
Әгәр дә төшеңдә бодай суктырып, капчыкларга тутыр­саң, илдә ачлык булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Әгәр дә төшеңдә ашлыкны капчыкларда күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, корылык килер.
Төштә капчык күрү — шатлык һәм рәхәтлектер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Төшеңдә кар күрсәң, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбир­намәсендә, кулыңа хәләл нигъмәт керер.
Төшеңдә кар яки су күрсәң, яисә карлы су, сулы кар күрсәң, шәһәргә авыру таралыр, үзең дә хәстәлә­нерсең, хәтәр булыр, садака бирергә кирәк, диелә шушы
ук китапта. ,
Бу китапта төштә кар күрүне, тагын да, гаскәр ^улу, күңелгә тәшвишлек төшү белән дә юрарга киңәш ителә.
Төштә кар күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәр­җемәсендә, сагыш һәм газаптыр.
Әгәр дә төшеңдә бер урында аз гына кар Оарлыгын күрсәң, шул урында яшәүчеләргә сагыш һәм газап ирешер,
дип юралына.
Әгәр дә кызыл карны төштә күрсәң, яисә суык карны күрсәң, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә, ул елда нигъмәтләр күп булыр.
 
Әгәр дә төшеңдә кара савыты күрсәң, хәләл гаурәт теләү булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төшеңдәге кара савыты — хезмәтче хатындыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Кара савытына манып язу язсаң, бер кол хатын, кәни­зәк сатып алырсың, аны җомаг кылып, ягъни аның белән ярәшеп, соңыннан шул кол хатынга буйсынырсың. Әмма ул кәнизәк синең белән тормыш кормас, синең белән йор­ты булмас.
Әгәр берәү төшендә кара савытын тапканын күрсә, ул кешегә хатыны һәм бүтәннәр тарафыннан дошманлык, дәгъва ирешер.
 
Төштә каракош күрсәң, падишаһлардан, ил башлык- ларыннап файда һәм мактау ирешер, диелә «Иосыф пәй­гамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
 
Әгәр дә төшеңдә каралык күрсәң, юралынмас, мондый төш табигый исәпләнелер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Әгәр дә төшеңдә караңгылык күрсәң, бозыклыгың ар­тыр, саклану кирәк, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Әгәр дә төшеңдә караңгылыктан яктылыкка чыксаң, гамь-сагыштан котылырсың, вәлиләргә, ил башлыкларына якын булырсың, якыннарыңнан файдалар күрерсең.
Әгәр дә төшеңдә караңгылык булуын күрсәң, күкләр күкрәсә, яшен яшьнәп, каты җил кесә, яңгыр койса, барсы бергә болар фаҗига һәм зур бәлаләр буларак юралы-
нырлар. Төштәге караңгылык— көферлек һәм бозыклык була, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Әгәр дә бер кеше төшендә үзен караңгылыкта күрсә, Аллаһ сакласын, кяферләр эчендә, денсезләр арасында
Әгәр дә төшеңдә караңгылыктан яктылыкка киредән чыксаң, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә, азгынлыктан һәм бәла-казалардан, кайгылардан исән-имин котылырсың. Шу­шындый төшне бурычлы кеше күрсә, бурычларыннан ко­тылыр.
 
Төштә карбыз-кавын күрү — салкынлык һәм авырлык белән сүз сөйләшү ул, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәр­җемәсендә
 
Кардәш
Төшеңдә үз кардәшең-карендәшең белән җенси якын­лыкка керсәң, аннан яхшылык күрерсең һәм рәхәт чигәр­сең, әмма бер ярамас эш башкарырсың, диелә «Төхфәтел- мөлек» китабында.
 
Төштә картларны күрсәң, Ибне Сирин әйтер, дәүләт һәм сәгадәт, бәхет килер, ди.
Әгәр дә төшендә бик олы яшьтәге, карт кешенең ашап утырганын күрсәң, аның җаны өчен садака бирергә кирәк, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә, садака соравыдыр.
Төшеңдә картлач күрсәң, зәгыйфьлек булыр, ди Мөхет­дин бине Гарәби.
 
Төшеңдә карта уенын күрсәң, тавыш һәм гауга, дош­манлык һәм мәкердер, дип белдерелә «Тәгъбирнамәи-йә- набигъ тәрҗемәсе»ндә.
Төшеңдә кемнеңдер карта уйнаганын күрсәң, дошман­дыр.
 
Картаю
Төшеңдә үзеңне картайган дип күрсәң, мөшкел эшләрең ачылыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
 
Төшеңдә карчыга күрсәң, ил эчендә хөрмәткә ирешәсең, диелгән «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Төшеңә карчыга керсә, залимдер, диелгән «Тәгъбир­намәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Төшеңдә әгәр дә билгесез бер карчыкны күрсәң, ул — дөньяның үзе булыр, диелгән «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Төшеңдә бик тә өлкән яшьтәге карт хатыннарны күр­сәң, төшеңә карчыклар керсә, яшең озын булуга дәлилдер, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
 
Әгәр дә төшеңдә үз карыныңнан ит, яки энҗе чыкса, бай буласың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Әгәр дә төштә үзеңне карын эчендә күрсәң, хәләл мал булыр, дип юрарга киңәш бирелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
 
Әгәр дә төшеңдә катар бүләк иткәннәрен күрсәң, җа­ның теләгән кызны хатынлыкка алырсың, диелә «Төхфә- тел-мөлек»тә.
Әгәр дә төшеңдә катарга утырсаң, ул тик торса, бер­бер гаҗәеп эш кылырсың.
Төшеңдә йөк аты, катарны күрү — биек кешеләрнең тә­хет хезмәтендә булуга ул, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Төшеңдә катык күрсәң, кулыңа хәләл мал керер, диел­гән «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Төшеңдә татлы катык күрсәң, хәләл мал булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
 
Төшеңдә кибексәң, бу төшнең асылы булмас һәм юра- лынмас, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә. Әмма сәбәбе бардыр: мәхәббәтеңнең уты аркасында шу­лай кибегерсең.
 
Төштә кибет күрү сигез төрле юралыныр:
Яхшы гамәл кылу;
Балаң туу;
Хәерле хатын алу;
Яхшылыклы тормыш;
Олылык һәм дәрәҗә;
Шатлык һәм сөенеч;
 
Куәт һәм кодрәт
Күзеңнең нуры һәрдаим булу һәм сүнмәү, диелә «Т өхфәтел-мөлек»тә.
Әгәр дә төшеңдә кибеттә утырсаң, ди Мөхетдин бине Гарәби, нигъмәткә ирешерсең һәм кабул галим булырсың.
Төштә кибет күрү яхшы ул, диелә «Төхфәтёл-мө- лек»тә.
 
Төшеңдә кигәвен күрсәң, кодрәтле һәм көчле ирләр булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төштә кигәвен күрү, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәее»ндә, адәмнәрнең ахмаграгы һәм гаугалырагы булыр.
 
Төштә киез күрү — яхшыдыр, чөнки ул күркәм маллар­ның ионыннан эшләнелер.
 
Әгәр дә төшеңдә ак киек күрсәң, изгелек ирешер, диелә «Иосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Төшеңдә тау киеген күрсәң, мал һәм мәнфәгать булыр, дошманнарың җиңелер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә киек-җанварлар ауласаң, тоткач, итен ашасаң кулыңа мал керер.
Төшеңдә киекне күрсәң, артыннан кусаң, ә ул синнән качса, тынычлык һәм иминлек эчендә булырсың.
Төштә киек сөтен күрсәң, хатыныңнан мирас җыярсьщ, яки хатының ягыннан байлык килер, әмма бу төш яхшыга булмас, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә киек тотсаң, ди ул, саф кыз алырсың.
Киек итен төшеңдә ашасаң, ди, яки бер-бер кешегә ашатсаң, дошманыңнан өстен чыгарсың һәм бай бу­лырсың.
 
Төштә чиста кием кию, яки кияргә җыену — диннең сафлыгы, аз һәм күп тәүбә уку, падишаһлык, дан-дәрәҗә булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә киемең пычранса, шакшы кием кисәң, кулыңа хәрәм мал керер.
Әгәр дә төшеңдә үлекне чиста киемнән күрсәң, сөенеч булыр, диелә «Иосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Төшеңдә кызыл һәм яшел киемле күп-күп кешеләрне күрсәң, шатлык ирешер, диелә «Төхфәтел-мөлек» кита­бында.
т Төштә ак кием кисәң, байлыгың чиксез булыр, диелә «Иосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Төшеңдә сары кием күрсәң, яисә кисәң, болай киенү гадәтеңдә булмаса, авырырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштә кызыл, ал киемнәр кию — сугыш, бәхәс, тарткалашу булыр, ди ул. Әмма хатын-кызлар кызыл киемнәр кигәннәрен күрсәләр, яхшыга юралыныр.
Төшеңдә яшел кием кисәң, олылык һәм мәртәбә та­барсың.
Ак кием кисәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, гыйззәт булыр.
Төшеңдә казый, судья, имам кебекләр кара кием кисә­ләр, мәртәбәгә һәм яхшылыкка ирешерләр, әмма бүтән кешеләргә төшләрендә мондый төстәге киемгә киенү на­чарга булыр.
Төшеңдә күк кием күрсәң, юлчыларга, мөсафирлар1 а, суфиларга — яхшы.
Әгәр дә төшеңдә үтә күренмәле җиңел кием күрсәң, зурлыктыр.
Төшеңдә черек, иске-москы, ертык кием булса, зур кай­гыга юлыгырсың.
Солтаннар, ил башындагы кешеләр өчен төшләрендә алтынлы киемнәр күрү — яхшы, дәрвишләргә кайгы-хәс- рәт, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Тәшеңдә энҗедән чигелгән кием күрсәң, хатыннарың күп булыр.
Төштә яшел кием, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ» ки­табында, дөньядагы тереклегеңдер, чөнки оҗмах ияләре яшелдән киенерләр.
Кара кием—олылык һәм солтанлык, диелә шушы ук китапта.
Үзе өнендә кара кием киеп йөрүче булса, аңа бәхет буларак юралыныр, калган кешеләр өчен — мәкруһгыр.
Йон кием киенү күп мал буларак тәгъбир кылыныр.
Әгәр дә бер кеше төшендә алтынлы киемнәр киенсә, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, тиңдәшсез кешеләр белән бергә булыр.
Кара кием киюне «Төхфәтел-мөлек» китабы солтаннар­га, хөкемдарларга, бәкләргә һәм мехтәсибләргә яхшы дип белдерә.
Иске һәм ертык киемнәрне төшеңдә киенсәң, сагыш һәм кайгы килер, дип юрарга куша.
Яшел кием киюне динеңнең көчлеләнүе һәм изгелек белән тәгъбир кыла. Кызыл киемнең бәла һәм сугышка була төшкә кергәнен тәкрарлый. Сары кием — авыру хәбәре, ди.
«Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»нең тугызынчы бү­легендә төштә ак кием киюне дәүләтең артуга ишарә дип күрсәтә, сары кием — хәтәргә, кара, кызыл, күк кием кисәң, иминлек һәм очсызлык була, ди.
Әгәр дә төшеңдә сары яки кызыл киемне алдыңа ки­тереп куйсалар, кайгы ирешер, садака бирергә кирәк, дип киңәш итә.
Әгәр дә күн кием кисәң, соңыннан барча бәлаләрдән
дә котылырсың, диелә.
Төштәге ефәк кием, сурәтле кием — мал, байлык, сөе­неч, дәүләт ул, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә озын итәкле кием кию — гомереңнең озын бу­луына дәлил ул.
Ару, яхшы кием кисәң, тәүбә кыл, диелә «1өхфәтел-
мөлек»тә, димәк, әҗәлең якындыр.
Суфилар кия торган кием кисәң, яисә яшел киемнән үзеңне төшеңдә күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, яисә матур төстәге төсле киемнәр кисәң, дәрәҗәң күтәрелер. Кара мамыктан төштә кием кию — начарга.
Кызыл, сары киемнәр — хатыннарга яхшы, ирләргә — начар.
 
Төшеңдә киндер орлыгы күрсәң, хәләл мал булыр, ди­елә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ» китабында.
 
Төштә кирпеч күрү, яки кирпеч ясау, кисү—мал җыю ул, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә төзелеш өчен кирпеч күрсәң, хәләл мал бу­лыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Төштә кирпеч — хезмәтчедер, әгәр дә кирпеч ыргытсаң, хезмәтчең үләр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ»та.
Төштә кирпеч сугу — ул кешедән үлемнең куркуыдыр.
 
Төштә китап күрү — хәләл мал булыр, диелә «Төхфә- тел-мөлек»тә.
Төшеңдә китап, китапчык, язылган дәфтәр кебек нәр­сәләрне күрсәң, бер яхшы эш башларсың һәм аны изгелек белән башкарырсың.
Төшендә китап күрү — куәттер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Әгәр дә тешеңдә ачык китап күрсәң, мәшһүр бу­лырсың.
Төштә ябылып яткан китап күрсәң, яшерен хәбәр булыр.
Әгәр ир бала кулында китап күрсәң, шатлык-сөенеч буларак юралыныр.
Әгәр дә бер хатын кулында китап күрсәң, бер шатлык­лы эшкә төшәрсең.
Төшеңдә әгәр уң кулыңда китап күрсәң, тырышлык һәм иминлек булыр. Сул кулыңда китап күрсәң, эшләгән эшеңә үкенерсең.
Әгәр дә төшеңдә китап язганыңны күрсәң, хәрәм гамәл белән кәсеп итәрсең
 
Әгәр дә төштә кишмиш күрсәң, рәнҗеш җыярсың һәм сырхау булырсың, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗе­мәсендә.
Төштәге кишмиш дидекләре — бер авыру ирдер, диелә шушы ук китапта, файдасы тимәс.
Бер хәбәрдә кишмишне ачык йөзле ир, кешелекле ир дип юрарга тәкъдим ителә.
Әгәр дә бер кеше төшендә кишмишне яшел килеш, яшелчә буларак җыйса, садака бирсен, бер алтын тәңкә аны зәхмәттән биздерер, диелә.
Әгәр дә кишмишне төшендә сары хәлендә ашаса, авы­руы соңында күп алтын тәңкәләр, акчалар җыяр.
 
Төшеңдә киштә, киштәлек, хәзинә куелучы киштә күр­сәң, хатының ул, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ»та.
 
Әгәр дә төшеңдә коега төшкәнеңне күрсәң, хатын-кыз кулыннан бер бәлагә очрарсың, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Әгәр коега «олы йомышыңны үтәсәң», ягъни «тышка чыксаң», үзеңә бер көтелмәгән җирдән мал килер, ди Мө­хетдин бине Гарәби.
Төшеңдә коедан су эчсәң, бәлаләрдән котылырсың, ди­елә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төштә саф һәм татлы сулы коены күрсәң, падишаһның, ил башының гомере озын булуга юралыныр.
Әгәр дә төшеңдә бер кое кордырсаң, яки ясатсаң, бер хатын алырсың, телсез, колаксыз, хәтерсез булыр, иманың сакламас, әмма ышанычсыз булыр.
Төшеңдә кое казытсаң, улың туар. Төшеңдә сусыз кое күрсәң,^ди Мөхетдин бине Гарәби, әбдәстеңә, тәһарәтеңә тырышлык куярсың.
Төшеңдә коедан су алсаң, мәет күмүгә булыр.
Әгәр дә төштә кое күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, гыйлем иясе булырсың, байлыкка ирешерсең.
Коедан су чыгарып эчсәң, бер галим яки бай кешедән файда күрерсең һәм күп ризыклы булырсың.
 
Әгәр дә төшеңдә мунчада эссе су белән коенганыңны күрсәң, хатының аркасында сагышлы булырсың.
Икенче бер хәбәрдә исә, мондый төш күрсәң, изге булырсың, диелгән.
Төшеңдә әгәр дә салкын су белән мунчада яки башка урында коенсаң, күп мал кулыңа керер һәм зур эшкә тотынуга юралыныр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәр­җемәсендә.
 
Төштә козгын — зәгыйфь дошмандыр, әмма дошман­лыкта телен үткәрә алмас.
Төшеңдә козгын кычкырганын күрсәң, яки сөйләшсә, бер газиз кешенең килгәнен ишетеп сөенерсең, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
 
Әгәр төштә үзеңне шәһәр әйләнәсенә корылган биек койма эчендә күрсәң, дошманыңа тоткын булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Шәһәр тирәли биек койма төзелешен төшеңдә күрсәң, дошманнарыңны җиңү булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төштә койма күрү — яхшыга, диелә шушы ук китапта.
 
Әгәр дә төшеңдә берәр мал-туарны койрыгыннан тот­саң, дусларың күп булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә сарык койрыгын күрсәң, мал һәм нигъмәт булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә ат койрыгын күрсәң, ул никадәр озын булса, шулкадәр файда ирешер, ди ул.
 
Төштә кол күрү — шатлык ул, диелә «Төхфәтел-мө- лек»тә.
Карабаш кол күрсәң, ягъни төшеңдә кол хатынны күр­сәң, дошманыңны җиңәрсең һәм хәер, бәрәкәт ирешер.
Әгәр дә төшеңдә бер колны азат итсәң, өнеңдә хаты­ның үзеңә хыянәт итәр, бүтән бер кеше белән «башын кушар», диелә шушы ук китапта.
 
Төштә колак күрсәң, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә, кулы­ңа мал керер һәм теләкләреңә ирешерсең.
Төштә колак күрү, диелә шушы ук китапта, балаларыңа нисбәттә дә юралыныр.
Төшеңдә әгәр дә колак күрсәң, яхшы хәерләр булыр һәм хатын я кыз кулыңа керер, диелә ул китапның үзгә бүлегендә.
Төшендә колагын киселгән дип бер кеше күрсә, ул адәм үләр.
Төшеңдә колагыңны юганыңны күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, яхшы һәм хуш хәбәрләр ишетерсең.
Төшеңдә колагың үзеңнән аерылса, диелә «Тәгъбирна­мәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, хатының талак булыр, яисә кыз балаң үләр.
Төштә әгәр дә колагыңа алка асылган дип күрсәң, кызыңны кияүгә бирерсең һәм ул кызың ир бала табар, малай «алып кайтыр».
Төшендә бер кеше колагына мамык яки чүпрәк тыкса, ул адәм кяфер булыр, иманыңны төзәтергә кирәк.
Әгәр дә бер кеше төшендә үзенең бик күп колаклары бар икән дип күрсә, хәнифи мәзһәбен кабул итмәгән бу­лыр, ягъни сөннәт юлын инкарь итәр.
Әгәр бер кеше үзенең колагын ярты гына икән дип күрсә, хатыны үләр һәм икенче хатынга өйләнер.
Үзеңдә төштә сыңар колак кына күрсәң, кешеләр күп­челеге өметсез булыр һәм аның үзенең дә өмете якын булмас.
Төштә дүрт колаклы булу — дүрт хатын алу ул, яки дүрт кыздыр, аналары булмас.
Төшеңдә өч колаклы булуыңны күрсәң, бер хатының, ике кызың булыр.
Төшеңдә уң колагыңа алка кисәң, дөньялыкның зин­нәте һәм чибәрлеге дип тәгъбир кылыныр.
Төшендә ир кеше хатынының колагында алка күрсә, сагып алу җәһәтеннәндер, нинди дә булса зур әйбер ала­чагына дәлилдер.
 
Төшеңдә колонналар күрсәң, дәрәҗәле һәм дәүләтле булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Төштәге колмак—юмарт һәм чит илдә сукбайлыкта йөрүче ир булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ»та, илен­нән аерылган булыр, әмма адәмнәр арасында болганыр.
 
Төшеңдә кольчуга, ягъни колчыга күрсәң, юмарт бу­лырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Әгәр дә бер кеше төшендә ком күрсә, кулына мәшәкать белән мал керер, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә төзелеш комы күрсәң, хәләл мал булыр, әмма күңеле борчулы хатын сәбәбеннән ирешер, диелә «Төх- фәтел-мөлек»тә.
Төштә комда йөрү — шөгыль иясенең шөгыледер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.
 
Төшеңдә комри кошын (урман күгәрчене) күрсәң, сөе­нечле гаурәт, хатын-кыз булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төштә комри күрү — чибәр хатын булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Кораб
Әгәр дә төшеңдә кораб күрсәң, яхшыга юралыныр, рәхәтлек килер, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Әгәр төшеңдә китеп баручы корабны күрсәң, рәхәттән соң борчылу килер, бу төшең шуның турындадыр.
Әгәр дә төшеңдә үзеңне корабта күрсәң, ул кораб яр читенә чыкса, барча кайгылардан котылырсың.
Бер кеше төшендә үзен кораб эчендә хәрәкәтсез күрсә, яисә корабы коры җирдә торса, яки суда булып та йөри алмаса, ул кешегә кайгы-хәсрәт төшәр һәм барча эшләре дә хәрәкәтсез калыр.
Әгәр дә төшендә шушындый корабтан чыкса, барлык кайгыларыннан арыныр, мәгәр дәрәҗәсеннән төшерелгән икән, кабат дәрәҗәсе кайтарылыр, фәкыйрь исә, байлык казаныр.
Бер кеше көймәгә, ягъни корабка утырганын төшендә күрсә, Коръәннән билгеле булганча, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә, барча кайгылардан арыныр.
 
Төштә корал, сугыш коралы күрсәң, мылтык, туп ши­келле нәрсәләр, алар барсы да файда һәм мәнфәгать бу­лыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә һәртөрле сугыш коралын күрү — улың тууга дәлил, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Төшеңдә сугыш коралын үзеңдә күрсәң, ил башлыгы, солтанлык булыр. Әгәр сугыш коралы белән уйнасаң, шу­лай ук юралыныр.
Төшеңдә сугыш коралы белән һөҗүм иткәнеңдә яисә уйнаганыңда ул сынса, ватылса, хафа ирешер һәм сүз булыр.
Төштә корал күрү зиннәт, дип тә юралыныр.
 
Төштә бер сарыкны корбан итеп чалсаң, яисә чалдыр­саң, бер бәладән котылырсың, яисә бер колны азат итәр­сең. Мондый төшне күргән кеше авыру икән, шифа табар, вакыты рәхәтлектә узар. Курыккан икән, яисә куркытыл­ган булса, куркуларыннан имин хәлендә котылыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Әгәр дә төшеңдә хайван баласын корбан итсәң, бугаз­ласаң, әҗәлең якын булыр. Шунлыктан бер зур малны корбан итәргә кирәктер, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Бер кеше төшендә корбан бугазлатса, әмма корбанын­нан бер нәрсә саркып агып чыкса, ялган сүз сөйләр һәм иманы бозылыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә дөя баласын корбан итсәң, бугазласаң, кол­ларыңны азат итүгә ишарә булыр. Әгәр бу төшне тоткын күрсә, тоткынлыгыннан котылыр, бурычлы исә, бурычын үтәр һәм баер. Хаҗга баруны уена керткән кеше шушы төшне күрсә, ниятенә ирешер һәм хаҗга барыр. Авыру кеше бу төшне күрсә, савыгыр.
Әгәр дә төшеңдә Аллаһы тәгалә улыңны корбан итүне таләп итсә, Ибраһим һәм Исмәгыйль пәйгамбәрләр ми­салында, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» кита­бында, Аллаһы тәгаләнең садака таләбедер.
Төшеңдә сарык яки сыер корбан итсәң, уйлаган эшең­нең ахыры яхшы булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Төшеңдә дарчин (корица) күрү—хәрәм мал һәм явыз сүзләр ишетү ул, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
 
Төшеңдә корсак күрсәң, малдыр һәм баладыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, әгәр дә кечкенә корсак күрсәң, малыңның кечкенә булуы ул.
Зур, дәү корсак — малыңның күплеге һәм балаңның олылыгы булыр.
 
Төштә корчаңгылану юксыл һәм мохтаҗларга — бай­лык, авыруларга — шифа булыр. Әгәр дә мондый төшне болардан бүтәннәр күрсә, гаиләсе өчен акча тотуга юра­лыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
 
Мөхәммәд ибне Сирин әйтер: Төштә Коръән күрү- мирас һәм хәләл мал булыр.
Төшеңдә мунчада Коръән укысаң, бозык эш белән мәшгульлек дип юралыныр, диелә «Тәгъбирнамәи-иәна- бигъ тәрҗемәсе»ндә.
Төштә Коръәне-хафизны, ягъни Коръәнне яттан белү­чене күрсәң, әгәр иман иясе икәнсең, мал һәм рәхәтлек ирешер, мәгәре имансыз булсаң, зиндан, зәхмәт, бәлаләр килер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Әгәр дә төшеңдә «Һуд сүрәсе»н укысаң, эшләреңнең ахыры хәерле булыр, ахыр көнеңдә сөенеч табарсың.
Төштә «Йосыф сүрәсе»н укысаң, хәсрәтеңә төшәрсең, әмма бер сәфәргә барып, олы дәүләткә-байлыкка ире­шерсең.
Төшеңдә «Әр-Рагъди сүрәсе»н укысаң, дошманнарыңны җиңәрсең һәм кулыңа хәләл мал керер.
Төшеңдә «Әл-Хиҗри сүрәсен» укысаң, Аллаһы тәгалә каршында һәм кешеләр алдында булган хаҗәтләрең кайтарылыр һәм теләкләрең тормышка ашарлар.
Төштә «Әнфал сүрәсе»н укысаң, газыйлык, ягъни дин өчен изге сугыш кылырсың.
Төшендә «Тәүбә сүрәсе»н укыган кеше өнендә шатлык һәм сөенечкә ирешер.
Төштә «Әгъраф сүрәсе»н укысаң, дошманнарыңны җи­ңәрсең һәм кулыңа мал керер.
Төштә «Әл-Маидә сүрәсе»н укысаң, көтелмәгән җир­дән кулыңа мал керер.
Әгәр дә «Ән-Нисаи сүрәсе»н укысаң, ягымлы һәм үзеңә тиңдәш, хәләл кызны хатынлыкка алырсың.
«Али Гыймран сүрәсе»н укысаң, халык эчендә газиз һәм хөрмәтле булырсың.
«Аятел-Көрси»не укысаң, барча афәтләрдән имин оу- лырсын һәм һәр эшең яхшыга барыр, авыру икәнсең, савыгырсың, кайгылы исәң, шатланырсың, дәрвиш булсаң, бәклеккә ирешерсең, кол икәнсең, азат ителерсең.
Төшеңдә «Фатиха сүрәсе»н укысаң, яшең озын булыр. Төшеңдә намаз укыганыңны күрсәң, динең куәтләнер. Төштә Коръән укысаң, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә, иминлек ирешер, гыйззәт табарсың, дәүләткә хуҗа булыр­сың һәм барча тәүбәләреңә гафу ирешер.
Төшеңдә Коръән уку шулай ук бәхетле илдә яшәвеңә дәлил булып та торыр.
«Изаҗа» укысаң, дошманнарыңның мәкереннән имин яшәрсең.
Төшеңдә «Ихлас сүрәсе»н укысаң, кайгылардан котылырсың.
Төштә «Ән-Нас сүрәсе»н укыган кеше өлкәннәрнең зо­лымыннан имин булыр.
«Фәләкъ сүрәсе»н укысаң, усаллар мәкереннән кота­лырсың.    ,
Әгәр дә төшеңдә Коръәнне кулыңа тотсаң, иманлы һәм диндар булырсың, әмма төшеңдә Коръән боерылса, ил башлыгыннан, падишаһтан сөенеч хәбәрен ишетерсең.
Әгәр Коръән сүрәләре язылган дәфтәрне берәр кеше үзеңә биргәнен төшеңдә күрсәң, галим һәм бай булырсың, хөкүмәт хуҗасы кылынырсың Һәм гаделлек белән хөкем йөртерсең, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә «Нүн сүрәсе»н укысаң, бик күп китаплар укырсың.
«Мөлек сүрәсе»н укысаң, кулыңа мал керер, идарә иясе,мәлик булырсың.
«Әт-Тәхрим сүрәсе»н укысаң, хәрәмгә кызыгырсың, әм­ма Аллаһы тәгаләдән куркырсың.
«Талак сүрәсе»н укысаң, хатыннар күп алырсың, үзең хакыңда бик югары фикердә торырсың.
Төштә «Әт-Тәгабүни сүрәсе»н укысаң, кыямәттән имин калырсың. ,
Төшеңдә «Әл-Мәләикәти сүрәсе»н укысаң, үзеңне фә­рештәләр икеләнүче итәрләр.
«Сәба сүрәсе»н укысаң, Аллаһы тәгаләнең газабыннан имин калырсың. «Әс-Сүҗҗәди сүрәсе»н        укысаң, Аллаһы тәгаләнең якын күрелгәне булырсың.
«Локман сүрәсе»н укысаң, үзеңә яхшы дин һәм күркәм хәл бирелер.
«Әр-Руми сүрәсе»н укысаң, эшләрең яхшы барыр. Төшендә әгәр дә «Әл-Ганкәбүти сүрәсе»н укысаң, Ал­лаһы тәгалә үзеңне саклар.
Төштә «Әл-Касаси сүрәсе»н укысаң, күп саваплар та­барсың.
«Фуркан сүрәсе»н укысаң, дошманнарың һәлак булыр. «Мәрьям сүрәсе»н укысаң, Ахирәттә Мөхәммәд пәй­гамбәр белән бергә булырсың.
«Әл-Кәһәфи сүрәсе»н укысаң, ризыгың киң кылыныр. «Ән-Нәхли сүрәсе»н укысаң, Аллаһы тәгаләгә сөекле кылынырсың.
Әгәр дә төшеңдә утырып рәкен укысаң, авырырсың. Төшеңдә «Нур сүрәсе»н укысаң, иманың ныклы булыр.
«Мөэминин сүрәсе»н укысаң, мөэминнәр белән оҗмах­ка керерсең, бозык эшләрдән котылырсың.
«Әл-Хаҗҗи сүрәсе»н укысаң, Аллаһы тәгалә үзе яныңа килер.
«Әнбия сүрәсе»н укысаң, пәйгамбәрләр савабында бу­лырсың.
«Та-һа сүрәсе»н укысаң, Аллаһы тәгаләгә якын булыр­сың, гомерең озынлыкка дәлилдер.
Төшендә Коръән аятен укысаң, диелә «Тәгъбирнамәи- йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, Коръәнгә ябышырсың, ягъни Коръән өйрәнерсең.
Әгәр төшеңдә Коръәнне китабыннан укысаң, ях­шылык һәм дәрәҗә ирешер, шатлыклар булыр.
Әгәр төштә Коръәнне яттан-хәтереңнән укысаң, бер хак эш башкарырсың һәм әманәтең үтәлер.
Коръәннән берәр нәрсәне берәр кешегә бир­гәнеңне күрсәң, рәхмәт, бәхет, шатлык, вәгазьләр һәм шулар кебекләрнең бетүе булыр. 
Әгәр төштә бер надан кешенең Коръәннән карап укуын күрсәң, хикмәт, гыйззәт, шәрәф, зикер һәм яхшы­лык насыйп булыр.
Төшендә Коръәнне ашасаң, Коръәнне яттан белүчене үтерерсен
Коръәннең кәгазьләрен ашасаң, кыл белән Коръән язып, ярамас ризык җыярсың.
Коръән сатсаң, яманнардан саклан.
Әгәр дә төшеңдә Коръән юлларын кыегайган дип күр­сәң, Коръән хакында ярамас сүз сөйләрсең.
Коръән чыксаң, Аллаһы тәгалә каршында күп саваплар табарсың, теләкләреңә ирешерсең.
Коръән урласаң һәм аны яшерсәң, намазыңны урларсын, ягъни ташларсың.
Әгәр бер кеше Коръәнне җиргә язганын күрсә, денсез булыр
Әгәр Коръәнне бер кеше җеп белән язганын күрсә. Коръәнгә акылы белән төшенеп тәфсир төзер.
Төшендә Коръән күрсәң, диелгән «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ»та, шатлык ирешер һәм мәшәкатьләрдән котылыр­сың, әгәр дә хатының йөкле булса, ир бала табар һәм ул балаң изге булыр.
 
Төштә корылык күрсәң, дан һәм дәрәҗәгә ирешерсең, зур хөрмәтләр казанырсың, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
 
Кош
Төшеңдә кош күрсәң, дәүләт һәм рәхәт булыр, диелә «Иосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Төшеңдә кошлар белән сөйләшсәң, алар сиңа җавап бирсәләр, кулыңа зур дәүләт керер, кешеләр һәммәсе дә хәйран калырлар, теләкләреңә ирешерсең, гыйлем һәм хик­мәт өйрәнерсең, халык эчендә газиз булырсың, диелә шу­шы ук китапта.
Төштә кош күрү гыйбрәт өчен, гөнаһларыңнан тәүбә итәргә кирәк, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында. Бу ки­тапта, «кош» дигәндә, ау бөркете, тилгән һәм карчыга күздә тотыла, дип тә аңлатма бар.
Төшеңдә сәмруг кошын күрсәң, югары дәрәҗәгә ире­шерсең, диелә «Иосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Төштә кошлар күрсәң, яки алар белән сөйләшсәң, бе­риш кешеләр синнән көнчелеген һәм саранлыгын тукта­тырлар, кулыңа кабаттан мал керер, халык эчендә яхшы булырсың, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төштә кош итләрен күрү — мал булыр.
Төшеңдә кош тырнагына эләксәң, үзеңә бер-бер зарар ирешер, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштә сайраучы кош күрсәң, чибәр хатын булыр.
Төшеңдә кош итләрен ашасаң, ди Мөхетдин бине Га­рәби, теләгеңә ирешерсең.
Әгәр дә төшеңдә Ганка, һомай кошы, сихри кошлар күрсәң, дәүләт ирешер, сөенерсең.
Төштә дәрья кошлары күрсәң, зәгыйфь һәм бичара булырсың.
 
Әгәр дә төшеңдә кояшны күрсәң, ул матур сурәттә күренсә, эшләрең яхшылыкта булыр, барсы да уңайга гына барырлар.
Әгәр дә төшеңдә кояшны начар итеп күрсәң, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә, ул караңгы һәм куркыныч сурәттә керсә, эшләрең начарга алып барырлар.
Төштә кояшны күрү дүрт төрле тәгъбир кылыныр: Солтанлык, бәклек, ил башы булу, олы дәрәҗәләргә ирешү;
Имам яки рәис булу;
Казый яки галим, яисә мөәззин Вазыйфаларын үтәрсең;
Гаделлек һәм гадәләт булыр.
Төшеңдә әгәр дә кояш күрсәң, хаҗ кылып, теләгеңә ирешерсең, дәүләт һәм байлык табарсың, бер ир балаң туып, шул балаңнан сөенерсең, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Төштә кояшны күрү—дошманнарың җиңелү, файдалар ирешү дә ул.
Төшеңдә кояш тотылса, шул икълим яки ил падиша­һына, ил башлыгына зыян ирешүгә юралыныр.
Әгәр дә төшеңдә кояш таңда ил башлыгы янына кил­гәнен күрсәң, шул ил башлыгына яманлык эшләрләр, бу төш шуңа дәлилдер.
Әгәр төшеңдә кояш үзеңә сәҗдә итсә, сиңа дәүләт ирешер, рәхәтлек килер һәм нигъмәт иясе булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшендә кояш күрүче һәркемгә дәүләт һәм гыйззәт булыр, ди ул.
Төштә кояшның йөзе бозылса, һәлакәт ирешер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә кояшны үзгәрүчән дип күрсәң, сиңа куркыныч яный.
Әгәр дә кояшны матураючы итеп күрсәң, эшләрең ях­шылыкка таба үзгәрелер.
 
Төштә крепость күрү сигез төрле юралыныр:
Яхшы гамәл кылу;
Балаң туу;
Хәерле хатын алу;
Яхшы тормыш кору;
Олылык һәм дәрәҗәгә ирешү;
Шатлык һәм куаныч булу;
Куәтең арту;
Күз ачыклыгы.
Төшеңдә крепость эчендә утырсаң, начарга юралыныр, дошманың кулына әсир төшәрсең, диелә «Төхфәтел-мө- лек»тә.
Төштә крепость күрсәң, ^гамь-сагыштан котылырсың, иминлек табарсың, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирна­мәсендә.
 
Төшеңдә тимсах, ягъни крокодил күрсәң, дошман ул, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә кувшин агачын күрсәң, аны күкнар диләр, кулыңа алтын, акча керер, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Төштәге кузгалак — бер киң күңелле ирдер һәм хаҗдыр, хәләл ризыктыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемә­сендә.
Әгәр дә төштә кулыңда кузгалак күрсәң, бер гамәл илә гамәлләнерсең, бер шөгыль башкарырсың, ул гамәлеңдә- шөгылеңдә хәер бардыр, әмма ахыры үкенечле булыр.
 
Төшеңдә кузы чикләвеген күрсәң, сөенеч булыр.
Әгәр дә шул чикләвекнең эчен ашасаң, ди Мөхетдин бине Гарәби, мал сакларсың, галим булырсың, авыру икән­сең, шифа табып терелерсең.
 
Төшеңдә кул күрсәң, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә, малга юлыгырсың һәм теләкләреңә ирешерсең.
Әгәр дә төшеңдә кулыңнан нидер төшсә, нидер китсә, тормышыңда аңа бәйле кулыңнан нидер китәр.
Төштә үзеңне кулсыз дип күрсәң, бу төшең яхшыга юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төштә кул шулай ук балаларыңа бәйле юралыныр.
Төшеңдә кулың яки берәр нәрсәң ким булса, балаларың артыр һәм морадыңа ирешерсең.
Төшеңдә кулларың киселгән булса, киселсә, балаларың­нан аерылырсың, яисә намазың бозык булыр, тәүбә итәргә кирәк.
Әгәр дә төшеңдә кулыңны кисеп, аны шулай кире урынына куйсаң, ул — яки карендәшең булыр, яисә сәфәр­дән кемеңдер кайтып, күңелеңә сөенеч тулар.
Төшеңдә уң кулың сынса, яисә сынганын күрсәң, агаң яки улың үләр, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамә­се» н дә.
Әгәр дә сул кулың сынса, дәүләтеңә зыян килер, диелә шушы ук китапта.
Төшеңдә әгәр дә уң кулыңнан кан алдырсаң, малың ишәер, сулыннан алдырсаң, дусларың артыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Әгәр дә кулыңнан кан алдырган урыннан төшеңдә һаман да кан акканын күрсәң, хәстә булырсың һәм авы­рырсың.  „
Әгәр дә төшеңдә кулыңны богауга, бауга бәиләнелгән дии күрсәң, аяк-кулың бәйле исә, кайгылы булырсың.
Төшеңдә кулларыңны кан белән юсаң, өметеңә ире- шерсең.
Бармак араларыңны төшеңдә кан белән юсаң, ди Мө­хетдин бине Гарәби, балаларың һәм карендәшләрең белән
тарткалашырсың.
Төштә кул һәм аяк күрү — сәфәрдә мал булыр, диелә «Төхфәтел-мө л ек»тә.
Төштәге кулның озынлыгы мәгъруф сыйфат, билгеле сыйфат белән юралыныр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, ягъни «кулы озын» дигәндә караклыкны
күздә тотарбыз.
Төштә кул юу — өметсезлектер, диелә шушы ук китапта.
Төштә уң кул—куәт һәм кәсеп ул, сул кулың—хаты­ның, анаң, кыз карендәшең, хезмәтче кыз, яки кызыңдыр.
Төшеңдә ике кулың —куәтле кәсеп булыр. Әгәр алар- ның икесенең берсе юк булса, диелә «Тәгъбирнамәи йәна- бигъ тәрҗемәсе»ндә, шул кулыңа бәйле нәрсәләр вә кем­нәр юк булырлар.
Әгәр дә кулыңны кыналы дип күрсәң, бер ирне үте­рерсең.
 
Төшеңдә култыгыңны һәм андагы култык йоннарын җиткән, озынайган дип күрсәң, мәкруһгыр, бозыклыкка керүдер.
Әгәр ул култык йоннарының кимегәнен күрсәң, Оу төш­не яхшыга юрарлар, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәр- җемәсе»ндә.
Әмма шушы ук китапның алдагы бүлегендә: 1өштә култык йонының озын булуы — куәттер, диелә.
 
Төшеңдә кунак җыю, аш булса, анда уен коралларында уйнау бар икән, кайгы-хәсрәткә ирешүдер, диелә «Төхфә- тел-мөлек»тә.
Әгәр дә кунак җыеп, аш ясау һәм Коръән укыту икән, уен коралларында уйналмаса, бу төшең яхшыга юралы­ныр, тынычлык һәм иминлек, бәрәкәт ирешелер.
 
Төшеңдә курай уйнасаң, кайгы һәм гөнаһ булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Төшеңдә кургашын күрсәң, файдага юралыныр, мәр­тәбә табарсың, дошманнарыңа очрап, алардан өстен чы­гарсың, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төштәге кургашын — кара халыктыр, аларның да ах­магыдыр, яисә мәҗүсиләрдән ирешәчәк мал булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Төшеңдә бик зур куркуда булсаң, диелә «Төхфәтел- мөлек»тә, дошманнарың җиңүгә юралыныр.
Төшеңдә курыксаң, бәладән имин буласың, ди Мөхет­дин бине Гарәби. Икенче бер урында исә: Төшеңдә курык­саң бер кеше белән чәкәләшерсең һәм гаугаланырсың, ди.
Төштән куркып уянсаң, диелә «Тәгъбирнамәи-иәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, ягъни йокыда куркыну Шайтан басудан булыр, Коръән укып ятарга кирәк, бу төшне юрарга ки­ңәш ителмәс.
 
Төштә кутыр күрү—малдыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йә­набигъ тәрҗемәсендә.
 
Төштә куян күрү —төлке күрү кебек үк булыр, төлке кебек үк тәгъбир кылыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төштә куян күрү шулай ук хатын-кыз булыр, диелә.
Төшеңдә куян күрсәң, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъ­бирнамәсендә, бер лаек хәләлдән хатын алырсың.
Төшеңдә бер куянны кулыңнан ычкындырсаң, малың һәм дәрәҗәң китәр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә куян күрсәң, диелә шушы ук китапның кырык бишенче бүлегендә, кулыңа берәр хатын-кыз керер.
төшеңдә куян баласын күрсәң, көтелмәгән җирдән ку­лыңа мал керер.      
Төшеңдә куян тотсаң, хатынлыкка саф кыз алырсың ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштә куян итен ашасаң, яисә бер-бер кешегә ашатсаң дошманыңны җиңәрсең һәм бай булырсың.
 
Әгәр дә бер ир кеше төшендә кызы белән якынлык кылганың күрсә, теләкләре һәм хаҗәтләре тормышка ашар, дошманнарын җиңәр, диелә «Төхфәтел-мөлек» ки- таоында.
Әгәр дә төшендә сәүдәгәр кеше кыз күрсә, ди Мөхет­дин бине Гарәби, бу гөше бер дә яхшыга булмас.
 
Әгәр дә бер ир кеше төшендә бер кызның кызлыгын алганын күрсә, ул ирнең барча эшләре ачылыр һәм мора- дына-теләгенә ирешер, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
 
Төшеңдә кызыл төс, кызыл төсле күлмәк кию — гүзәл
сурәтле күркәм хатын алуга булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.      
 
Төшеңдә кызыллык күрү — ир кешеләргә мәкруһ ки­ңәш ителми торган нәрсә булыр. Әгәр дә мондый төшне хатыннар күрсәләр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗе- мәсе»ндә, аларга изгелек ирешер.
 
Бер кеше төшендә кыйбланы белмәсә, тапмаса яки эзләсә, динендә исе китүче булыр, диелә «Гәгъбирнамәи- иәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Әгәр дә төшеңдә кыйблага туры торсаң, динең дөрес булуга дәлилдер.     1
Әгәр дә бер кеше төшендә кыйбладан бүтән тарафка карап, ак кием кигән хәлендә намазын дөрес укыса, ягъни кираәттә ялгышмаса, хаҗ кылучы булыр.
 
Төшеңдә таяк яки камчы белән кыйнасалар, кыйналу санынча кулыңа алтын керер, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Төшеңдә кыл сатучы кешене күрсәң, хәйләле кеше булыр диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Әгәр дә төшеңдә гәүдәңнең һәммә җирендәге кыллары бетсә, күп мал булыр.    
Әгәр дә төшеңдә кыл бетмәгән җиреңдә кылыңның беткәнен күрсәң, дәүләт булыр.
Төшеңдә сакалыңның кылы киселүен күрсәң, рәхәтсез­лек килер һәм малың бетәр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
төшләреңдә солтан һәм вәзир ишеләр, ил башлыклары һәм халык өстеннән хөкем йөртүчеләр кыл күрсәләр, алар өчен нигъмәт һәм мал буларак юралыныр, ди әмма фәкыйрьләргә — дошмандыр
Төшеңдә барча җирләреңдә дә кылларың артса, бурыч­лы булырсың, әмма аларны үтәрсең һәм алардан коты­лырсың, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
 
Төшеңдә кылыч күрсәң, олуг затлардан сиңа дошман­лык ирешер, диелә «Иосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
өшеңдә кылыч күрсәң, дошманнарыңны җиңәрсең һәм гомерең озын булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Мөхәммәд пәйгамбәребез үзенең хәдисендә: «Әс-сәйфүән баиһал күтүбү», дигән. Димәк, төшеңдә кылыч күр­сәң теләгең хасил булыр, диләр тәгъбирчеләр.
Әгәр төшеңдә кылыч күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарә­би, Нәм аның белән селтәнсәң, чапсаң балаң туар. Кылычың сынганын күрсәң, улыңа әҗәл җитү.
Төштә кылыч күрү — көнчелек булугадыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштә кылыч сугучы, кылыч чүкүче — мал җыючы ке­ше булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Төшеңдә кын-футляр эчендә кылыч сынганын күрсәң, балаң үләр.
Кылычны төштә күрү — солтанлык, әмирлек, ил башы булу ул, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ»та.
Төшеңдә әгәр дә кылычыңны баш очында күтәргәнеңне күрсәң, баш очында кылыч күтәрү—мәшһүр солтан, дан­лыклы ил башы булуга ул, диелә шушы ук китапта. Әгәр дә ул мәртәбәгә лаек булмасаң, улың туар.
Төшеңдә кыныннан кылычыңны чыгарсаң, хатының ма­лай табар.
 
Төштә кымыз күрсәң, диелә «Төхфәтел-мөлек» кита­бында, мал һәм нигъмәткә ирешерсең, яхшы сүзләр ише­терсең, олылык һәм изгелек табарсың, дошманнарыңны җиңәрсең.
 
Төшеңдә әгәр дә кын-футляр күрсәң, шул кыннан кы­лычыңны чыгарсаң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗе- мәсе»ндә, хатының ир бала табар.
Әгәр дә төшеңдә кын эчендә кылычың сынса, балаң үләр.
Мәгәрем ки төшеңдә кын күрсәң, шул кының кылычсыз вакытында сынса, балаң үлемнән исән-имин котылыр, әм­ма балаңның әнисе, ягъни хатының вафат булыр.
 
Төнгеңдә кулың кынага буялганын күрсәң, бер ир ке­шене үтерерсең, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Төшеңдә кыр-басуга чыксаң, бәлаләрдән котылырсың, Аллаһы тәгаләдән ярлыкау ирешер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә ялангач кырны күрсәң, бәхетсезлектән коты­ласың, гөнаһлардан кайтасың, диелә «Тәгъбирнамәи-йәна­бигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Төшеңдә кыргый хайван, яисә кыргый кеше күрсәң, яман нәрсәләр белән юралыныр, сакланырга кирәк, диелә «Иосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
 
Төштә баш, ягъни чәч кырганнарын, кыл кыруларын күрсәң, әйтик бер кешенең, яки үзеңнең, бу—кайгылардан имин булу һәм дә халык эчендә хөрмәт казанудыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
 
Төшеңдә кырмыска, ягъни кырынча күрсәң, кулыңа хә­ләл мал керер һәм дошманнарың өстенә җиңү белән ки­лерсең һәм морадыңа ирешерсең, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә кырмыска күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, тәшвишкә төшәрсең һәм борчылу булыр.
Төштәге кырмыска — бер зәгыйфь хирыс ирдер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, әгәр ул кырмыс­каларның саны күп булса, гаскәрдер.
Шулай ук төштә кырмыска күрү — балалардыр һәм ка­вемең, карендәшләреңдер.
Кырмыска күрү очсызлыкка һәм хәерлегә дә юра­лыныр.
 
Төшкә кыршау керсә, гаурәт, хатын-кыз булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
 
Әгәр дә төшеңдә кысла күрсәң, яки көчле куркынычлы кешеләр булырлар, яисә явызлар тарафыннан басылырсың, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төшеңдә кысла тотсаң, дошманыңны җиңәрсең.
Төштә кысла итен ашасаң, кулыңа мал зәхмәт белән керер.
Төштә кысланы күрсәң, бай буласың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Төшеңдә кысталуны күрсәң, ягъни әгъзаңнан суны чы­гару теләгең белән кысталып уянсаң, бу төшеңне юрау килешми, ул — табигый төштер. Йомышыңны үтәп кил, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Төшеңдә кычкырсаң, аһ орсаң, куркыныч булыр һәм сугыш чыгуга дәлилдер, диелә «Төхфәтел-мелек»тә.
 
Бер кеше төшендә кыямәт булганын күрсә, шунда ка­берләр ярылып, үлекләр кубарылса, бу җиргә һәм урынга, белеп торсын, гаделлек түшәлгән булыр, диелә «Тәгъбир­намәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Әгәр дә шушындый төш күрүче төшендә каберләрдән кубарылган үлекләрне сөенеч табучылар, шатлыкка тул­ганнар дип белсә, җир өстенә шатлык иңәр, сөенеч тулар.
Әгәр дә шушы кабердән кубарылган үлекләр төшеңдә залимнәрдән үчләрен алсалар, шушы җирдә, урында үч алыныр, чөнки шушы илдә яшәүче залимнәр өчен бу көн Кыямәт көнедер һәм яхшыдан яманлыкны аерыр көндер.
Әгәр дә бер кеше төшендә кыямәт көнен күреп, үзен Аллаһы тәгалә хозурында тукталучы дип белсә, ул бер эштә булыр, вакыты бик тә каты һәм авырдыр, ашыгу­чыдыр.
Әгәр дә бер кеше төшендә кыямәт көнен күреп, бары тик үзенең генә ялгызы кабердән кубарылганын күрсә, ул кеше — залимдер. Аңа Аллаһы тәгалә каршында тәүбә ләзем булыр. Яисә шушы төшне күргән кеше бик ерак бер сәфәргә чыгар.
 
Төштә кыяр күрсәң, яисә баклажан күрсәң, кулыңа хә­ләл мал керер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Әгәр дә кыяр җитешкән вакытта төшеңдә кыяр күрсәң, шатлыкка ирешерсең, ди Мөхетдин бине Гарәби, әмма кыяр вакыты түгел икән, бу төшең эчең пошуга, пошаман­га бирелүгә һәм сагышка юралыныр.
 
Әгәр дә төшеңдә христиан динендәге кешене күрсәң, дөнья эшенә мәгърур булырсың һәм мал өчен оятка хирыс итәрсең, ягъни оялуны белмәссең, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Әгәр дә төшеңдә яһүдине күрсәң, теләктер. Шушы төш­не күргән кешенең эше беленеп, яхшы булыр һәм дошма­нын җиңүгә ирешер.
Әгәр дә төшеңдә төрки кяферне күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ гәрҗемәсе»ндә, асылда әманәте юк дошман булыр.
 
Төштә кәбестә — юан ирдер, диелә «Тәгъбирнамәи-йә- набигъ тәрҗемәсе»ндә; аны кулыңда күрсәң, ул юан ирдән динеңне тотуны таләп итәр булсаң, алмас.
 
Төшеңдә кәвеш күрсәң, хәләл хатыныңны аерырсың, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
 
Төшеңдә кәгазьгә язу язсаң, халык белән үзең арасында инкарь булыр.
Әмма бер аерым кәгазьгә генә язу язсаң, мирас
алырсың.
Әгәр дә төшеңдә кәгазьдән язу укыганыңны күрсәң, шулай ук мирас алырсың, диелә «Тәгъбирнамәи-йәна­бигъ» га.
 
Төштә Кәгъбәтуллаһны күрсәң, хөрмәт һәм сәрвәрлек булыр.
Мөхәммәд ибне Сирин әйтер: Төшеңдә Кәгъбәдә намаз укысаң, бер көфер сүз сөйләрсең.
Төшеңдә Кәгъбәне күрү — бәладән имин булу ул, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә Кәгъбәне күрсәң, гадел имам булырсың, ди­елә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.
Әгәр дә төшеңдә Кәгъбәдә имамлык итсәң, имамнарга имам булырсың.
Төшеңдә Кәгъбәне тәүваф кылсаң, ягъни әйләнеп узсаң, өнеңдә хөкем тотучы һәм диндә яңарыш-реформалар кер­түче булырсың. Бу гамәлләрең Аллаһы тәгаләнең әмере белән башкарылырлар.
Төшеңдә әгәр дә Кәгъбәгә керсәң, иминлек итәрсең тыныч булырсың.
 
Төшеңдә кәрниз күрсәң, диелә «Төхфәтел-мөлек» кита­бында, озын гомерле булырсың, күп тапкырлар олы мәртәбәләргә һәм дәрәҗәләргә ирешерсең.
 
Төшеңдә кәрәзле бал күрсәң, мирастыр, хәләл урыннан килер, яисә берәр ширкәттән тиешлеңне алырсың, яки ри­зык булыр. 
Төшеңдә кәрәз тапсаң, хәләл мал кулыңа керү белән юралыныр.
Төштә кәрәзле бал белән сыйлау, кешеләрне ашату        
хуш мәкам белән Коръән уку ул, диелә «Тәгъбирнамәи- иәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Төшеңдә кәстрүлдә ит күрсәң, хәләл мал булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Әгәр дә төшеңдә кәстрүлдә ит пешерсәң, ил башлыгын­нан, падишаһтан яхшылык ирешер.
 
Төшеңдә кәшәкә, чүкән, кәкре башлы таяк һәм туп күрсәң, әгәр дә үзең бәк яки ил башы икәнсең, гыйззәт һәм дәүләт булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
 
Кәҗә
Төшеңдә тау кәҗәсен күрсәң, мал һәм файда ирешер, дошманнарыңның барчасын да җиңәрсең диелә «Төхфәтел- мөлек» китабында.
Төштә кәҗә башын ашасаң, яшең озын булыр, теләк­ләреңә ирешерсең.
Төшеңдә кәҗә бәтиен күрсәң, аны суйсаң, әмма итен ашамасаң, бәхетсезлек килер.
Төшеңдә кәҗә үтерсәң, явыз кешене җиңәрсең.
Төшеңдә кәҗә суйсаң, олылык һәм мал булыр. Әмма икенче бер урында башкача әйтелгән, әгәр төшеңдә кәҗә суйсаң, диелгән, берәрсен һәлак итәрсең.
Төшеңдә кәҗә итен сатып алсаң, өеңә авыру керер һәм үзеңә дә сырхавы тияр, авырырсың.
Төштә кәҗә бер кешене үтергәнне күрсәң, падишаһтан, ил башыннан зәхмәт ирешер. Әгәр дә төшеңдә кәҗә ти­ресен тунасаң, кешенең малын ашарсың һәм золымда са­ташырсың.
Әгәр төшеңдә кәҗә сатып алып маташканыңны күрсәң, якыныңда бер адәм булыр, дус күрер.
Төшеңдә кәҗәләрне берәр адәм үтерсә, ул кешегә па­дишаһтан, ил башлыгыннан рәхәтлек булыр.
Әгәр төшеңдә кәҗәңне симез дип күрсәң, ризыгың бик күп булыр.
Төштә кәҗәне арык күрсәң, ул елда кытлык килер.
Төшеңдә бик күп кәҗәләрне күрсәң, олылар өстенә олылар булыр һәм нигъмәтең бик күп кылыныр.
Төштә кәҗәдән сөт саусаң, кулыңа хәләл мал керер.
Төшеңдә кәҗә бәтиен күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарә­би, балаң туар һәм мәхәббәтле кыз, яки кол хатын кулыңа керер.
Төштәге кәҗә бәтие, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, сарык бәрәненнән яхшырак, мәхәббәттә өстенрәк хатын булыр.
Төштә кәҗә кайвакытта сыер кебек үк юралыныр.
Әгәр дә ел очсызлы, мул булуга икән, төшкә дә кәҗә симез, яисә мөгезле булып керер.
Төшеңдә кыр кәҗәсенең итен пешереп ашаганыңны күр­сәң, кулыңа мал һәм байлыклар керер.
 
Төштә көзге күрсәң, олы затлардан сиңа дошманлык ирешер, диелә «Иосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Әгәр дә төшеңдә тимер көзгегә, яисә гомумән көзгегә караганыңны күрсәң, явызлык булыр һәм кайгы килер, эшеңнән чыгарылырсың, куылырсың.
Әгәр төшеңдә падишаһ, яисә ил башлыгы үзен көзгегә караучы итеп күрсә, хатынына талак биреп аерыр, золым һәм бозык эшләр башкарыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» ки­табында.
Әгәр төшеңдә көзгегә багып, үзеңнең сурәтеңне күрсәң, улың яки кызың туар.
 
Төштә көзән күрсәң, төлке кебек үк тәгъбир ителер, әмма көзән зәгыйфьрәктер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ»та.
 
Төштә көй ишетү, көй көйләүчене күрү — галимдер, яисә вәгазьчедер, яки хатындыр, диелә «Тәгъбирнамәи- йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә. Тагын да әйтерләр, көй ишетү, көй көйләүчене күрү — яхшы әйберләр белән сату итүдер.
Төштә ишетелгән көйнең, яисә көйченең тавышы яхшы булса, яхшы әйберләр сату буларак юралыныр.
Әгәр дә начар көй, начар көйле көйче икән, көенеч­кәдер.
Кайсыбер урыннарда төшеңдә көй-моң көйләнгәнне кү­рсәң, ишетсәң, ул урынга ялганчылык ирешер һәм үзеңне мәхәббәттән аеруга булыр.
Төшеңдә моңлы көйләр көйләүне, аһлар оруны, каһ­каһә көлүне эшләүчеләрне күрсәң, өлгесе Иблис булыр, кайгы ияседер.
 
Төшеңдә көймә күрсәң, котылуга юралыныр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Төшеңдә суны көймә белән чыксаң, чит төбәккә, яки мәмләкәткә барырсың, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Әгәр дә төшендә үзен бер кеше көймә эчендә тора дип күрсә, әмма ул көймә сынса, ватылса, ул кешенең анасы, яисә карендәше вафат булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» ки­табында.
Әгәр бер кеше төшендә үзен көймә эчендә күрсә, ул көймә яр читенә чыкса, барча кайгы һәм хәсрәтләрдән котылыр.
Бер кеше үзен көймәдә, көймә эчендә төштә күрсә, әмма ул көймәсе коры җирдә торса, яисә су эчендә булып та, җил исмәүдән йөри алмый торса, ул кеше кайгы эчендә калыр һәм барча эшләре дә тукталыр.
Әгәр дә төшендә бер кеше туктап торган, яисә йөрми торган көймәдән чыкканын күрсә, кайгы-хәсрәтләрдән ко­тылыр. Әгәр дә бу кеше дәрәҗәсеннән төшерелгән икән, кабат шул дәрәҗәсенә торгызылыр, мәгәр бу төшне фә­кыйрь кеше күрсә, байлык табар һәм баласы туар, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә көймәгә керү — яхшы тормыш һәм сөенеч бу­лыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төштә көймә эчендә утыру, яки көймәдән кире чыгу — һәммәсе дә кайгыдан котылу ул, яхшыга булыр. Бу төшне күрүченең бер улы туар. Лаек икән, бәхеткә ирешер. Фә­кыйрь кеше икән, байлык казаныр. Гомумән, төштә көймә күрү — гаять тә яхшыга булыр.
Коръәндәге хәбәрләрдән билгеле булганча, төштә көй­мә күрсәң, яхшыга һәм саулык ирешүгә юралыныр.
Шулай ук Коръәннән болар билгеле, дип язылган «Төхфәтел-мөлек» китабында: Төшендә берәү үзен көймәгә утырган дип күрсә, барча кайгылардан имин булыр.
 
Төштә көлке, көлү — гамь һәм кайгы ул, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә көлсәң, яхшыга түгел, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштә көлү—сагыш һәм кайгы ул, диелә «Тәгъбир­намәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Төшеңдә көлсәң, асылда тавышсыз булуына карамас­тан, әмма авызыңдагы тешләрең күренерлек итеп каһкаһә көлсәң, кайгы һәм көенечкә булыр.
 
Төшеңдә көмеш_йөзек күрсәң, ил эчендә мал хуҗасы булырсың, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Төшеңдә көмеш беләзек, көмеш ише нәрсәләр күрсәң, дәрәҗә, рәислек, хикмәт иясе булуга юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төштә көмеш күрсәң, саф дин, хәләл мал, итагатьле хатын, сөекле җария, яхшы сөяркә булыр.
Әмма төштә ак көмеш күрсәң, кайгыгадыр, тавыш- гауга булыр һәм сугыш чыгар.
Төшеңдә көмеш белән алтын катышса, бергә кушылса, буталса, үзеңә бер хыянәтлек ирешер, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә көмеш күрсәң, ди ул, мал һәм нигъмәт бу­ларак юралыныр, кулыңа кол керер.
Әгәр дә яз вакытында төшеңдә көмеш күрсәң, бер алтын өчен кулыңа мең алтын һәм байлык керер.
Кем дә кем төшендә көмеш күрер, диелә «Тәгъбир- намәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, ул кеше кулына мал җы­яр.
Төштәге көмеш парәсе, көмеш кисәге — күркәм кәнизәк хатындыр.
Төшеңдәге кулга сыланган көмеш—кәсептер, бер яхшы һөнәр белән кәсеп итәрсең.
 
Төшеңдә матур, ямьле көн күрсәң, яхшыга юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Әгәр дә караңгы һәм куркыныч көнне күрсәң, эшләрең начарга булачак.
 
Төшеңдә көрси күрсәң, ягъни урындык яки тәхет, яисә Аллаһы тәгаләнең күкләр катындагы урыны, боларны га­деллек һәм инсаф, яхшылык һәм гыйззәт, мәртәбә һәм вилаять, дип юрарга киңәш итә Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә көрси күрсәң, газизлек һәм изгелек, яхшылык һәм күркәмлек булуга тәгъбир кылырлар, диелә «Төхфә- тел-мөлек»тә.
Төштә көрси күрү — монафикълык, белми һәм сизенми калу, диелә шушы ук китапта. Монда көрси дигәндә урын­дык күздә тотылырга мөмкин.
Әгәр дә төшеңдә үзеңне көрсидә утыручы дип күрсәң, ике дөньяда да сөекле булырсың, күңелеңдәге теләкләрең хасил булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Әгәр дә төшеңдә үзеңне көрсидән төшкән итеп күрсәң, дәрәҗәңнән азат ителерсең.
 
Көртлек
Төштәге көртлек — надан, сизенми калучы хатын бу­лыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төшеңдә көртлек итен ашасаң, үзеңә бер данлыклы кием, дәрәҗә бирерләр.
Әгәр дә төшеңдә көртлек суйсаң, бер гүзәл хатын белән якынлык кылырсың.
Төшеңдә көртлекне чебеше белән күрсәң, улың туып шатланырсың.
 
Әгәр дә төшендә бер кеше көтү куганын күрсә, дәүләт һәм мал иясе булыр, нигъмәтләре артыр, диелә «Төхфә- тел-мөлек»тә.
Төшеңдә сарык көтүен көтсәң, шул сарыклар санынча үзеңә изгелек килер, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбир- намәсе»ндә.
Төшеңдә сарык көтүчесе булсаң, бәклек һәм юлбаш­чылык итәрсең, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә сарык көтүе күрсәң, малың үрчер, ил эчендә хакимиятең булыр.
 
Төшеңдә үзеңне сарык көтүчесе итеп күрсәң, диелә «Йо­сыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә, сарык көтүен йөртсәң, шул сарыклар хисабынча изгелек ирешер.
Төшеңдә сарык көтүчесе булганыңны күрсәң, бәклеккә ирешеп, дәрәҗәләр табарсың, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төштә сарык көтүчесе булсаң, малың артыр һәм дәрә­җә тотарсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшендә бер кеше сарык көтүчесен күрсә, ул—хәбәр китерүче һәм яхшы сүз ишеттерүчедер, ди ул.
Төштә көтүчеләрне күрү — бер галимдер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, халыкны һәртөр­ле яхшылык белән сөендерер, әмма һичкем аның гыйлеме белән файдаланмас.
 
Төшеңдә көчек күрсәң, яисә көчек итен ашасаң, кулыңа хәләл мал керер.
Төштәге көчек — малай ул, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә төн күбәләген күрү — зәгыйфьлек һәм дә мес­кен ирдер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төштә күбәләк күрү — зәгыйфь кешеләр булыр.
 
Төшеңдә әгәр дә күгәрчен күрсәң, бер лаек хәләлдән хатын алырсың, диелә «Иосыф пәйгамбәр тәгъбирнамә­сендә.
Төштә күгәрчен күрү — гаурәт, хатын-кыз булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төшеңдә күгәрченнәреңне күп икән дип күрсәң, ха­тыннарың да күп булыр, өеңдә шул күгәрченнәр кебек яшәрләр.
Әгәр дә төшеңдә күгәрчен итен ашасаң, кулыңа мал керер.
Әгәр дә төшеңдә яныңа, ягъни катыңа күгәрчен килсә, яраткан кешеңнән хәбәр ирешер.
Төштә күгәрчен — хатын яки кәнизәк, хезмәтче кыздыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Төштә күз күрсәң, кулга мал керүгә һәм теләккә ире­шүгә юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә үзеңне күзсез дип күрсәң, яхшыга һәм бәхеткә булыр.
Төштә күз күрү шулай ук балаларыңа нисбәттә дә юралыныр.
Төшендә бер кеше җанварның күзен чыгарса, нахак рәвештә, хаксыз хәлдә бер кешенең малын үзенә тартып алыр.
Төшеңдә күз күрү күп очракта сөенечкә дә юралыныр.
Төштә күз ашау, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ гәр- җемәсе»ндә, малыңа бәйле юралыныр.
Төшеңдә яшел күзле кешене күрсәң, яшел күзле берәр нәрсәне күрсәң, диннәргә хилаф булган диндер.
Әгәр дә балаларыңны яшел күзле дип төшеңдә күрсәң, балаларың авыруга булыр.
Төштә ике күзен киткәнен, чыгарганын күргән кешенең балалары вафат булыр.
Әгәр дә төшеңдә күзем белән ишетәм, колакларым белән күрәм дип белсәң, кызларыңның һәм хатыннарың­ның чама хисен онытулары, әдәпсезлекләре буларак юра­лыныр, ягъни «киртә сикерүләредер».
Ир кеше төшендә күз күрсә, динедер һәм һәрнәрсәне ачык күрүедер.
Әгәр төшеңдә үзеңне сыңар күзле дип күрсәң, динеңнең яртысы китәр, яисә олы гөнаһка төшәрсең.
Төшеңдә күзең сукырайса, Ислам диненнән азарсың.
Төшеңдә әгәр дә күзең авыртса, динеңдә зәгыйфьлек булыр.
Әгәр дә төшеңдә күзеңә сөрмә тартсаң, вәгъдәңне яңар­ту, вәгъдәләшү дип юралыныр.
Әгәр тәнеңдә күзләрең бар дип күрсәң, динеңдә тыш­тан гына яхшы булып күренерсең, асылда зиндык (зин- дикъ), денсез калырсың.
Әгәр дә кулыңа төштә үзеңнең, яисә бер-бер хайванның күзен учласаң, мал казанып, байлыкка ирешерсең.
Төштә кара күз күрсәң, саф дин булыр.
Күзеңне төшеңдә күкләр төсендәрәк, яисә кара дип күрсәң, динеңдә хилафлык булуга юралыныр.
Үз күзеңне төшеңдә чыгар күз дип күрсәң, бозык дин тотуыңа дәлилдер.
Әгәр дә төшеңдә яшелсу күз күрсәң, диннәргә хилаф­лык кылырсың.
 
Төшеңдә күз кабакларыңны сәламәт дип күрсәң, ях­шыга юралыныр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗе-
мәсе»ндә.
Ир кешеләргә күз кабакларын җәрәхәтле дип күрү кай­гыга юралыныр.
Күз кабакларыңа төшеңдә сөрмә тартсаң, вәгъдәңне яңартуга булыр.
 
Төшеңдә күз яшьләренме агызсаң, шатлыкка юралы­ныр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Үзеңне төшеңдә күктә, күккә чыккан итеп күрсәң, диелә — «Төхфәтел-мөлек»тә, хөкүмәт белән идарә итәрсең.
Әгәр дә төшеңдә күккә чыксаң һәм җиргә иңсәң, бә­лаләргә һәм михнәткә дучар булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Әгәр дә төшеңдә күкләрнең олуг катларын, ягъни Гар- ше Газыймне күрсәң, бу төшең берничә төрле юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә:
Солтанлык, данлык, дәрәҗәлек;
Идарәче булу, хуҗалыкны кулда тоту;
Мал-мөлкәт, хәләл мал кулга керү;
Ил тоту, бәклек;
Олылык һәм мөхтәрәмлек;
Артык мәртәбәләргә ирешеп, халык өстеннән хөкем йөртү.
Әгәр дә үзеңне беренче кат күктә күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, явыз бер түрәгә, явызлыкка һәм моңа охшаш нәрсәләргә юлдаш булырсың.
Әгәр төшеңдә икенче кат күкне күрсәң, шул күктәге нәрсәләрне дә күрсәң, бер падишаһка, ил башлыгына язу­чы булырсың.
Әгәр дә өченче кат күкне һәм шул күктәге нәрсәләрне күрсәң, яхшы хатын алырсың һәм ул хатынның мәхәб­бәтен табарсың.
Әгәр дә дүртенче кат күкне һәм шул күктәге нәрсәләр­не күрсәң, бер хәлифәгә, яки олы падишаһка фикердәш булырсың, яисә күркәм хатын алырсың.
Бишенче кат күкне төшеңдә күрсәң, бер камил һәм яхшы иргә юлдаш булырсың, аның белән дуслык то­тарсың.
Алтынчы кат күкне күрсәң, галимне, яисә казыйны кү­рерсең.
Җиденче кат күкне төшеңдә күрсәң, бер каты, усал падишаһның киңәшчесе булырсың, аның тәэсирендә ка­лырсың.
Сигезенче кат күкне күрсәң, олы падишаһка киңәшче булырсың.
Тугызынчы кат күкне күрсәң, бер бөек һәм мәртәбәле иргә киңәшче булырсың, аның белән дуслык тотарсың.
Төшеңдә унынчы кат күкне күрсәң, аны фәндә «Фәлә- күл-Мөхит» диләр, чөнки барча фәрештәләр шунда яшәр­ләр, бер хәлифәне күрерсең, хөкүмәт дәрәҗәләренә ире­шеп, киң ризыклы булырсың.
Дөньялыкның күкләрен күрү: Әгәр дә төшеңдә үзеңне дөнья күгендә күрсәң, халыкка әмер итүче булырсың. Мә­гәр вәзирлеккә, министрлыкка юлың булса, вәзир-министр булырсың, яисә шул эшләрне башкарырсың.
Төшеңдә дөньяның икенче кат күгенә, ерак күгенә кадәр күтәрелсәң, нигъмәт һәм дуслык табарсың.
Дүртенче кат күккәчә күтәрелсәң, падишаһлык, солтан­лык кылырсың һәм яхшылык һәм һәйбәтлек табарсың.
Төштә үзеңне бишенче кат күктә күрсәң, вилаять та­барсың.
Төшеңдә дөньялыкның алтынчы кат күгендә үзеңне күрсәң, кануннар белгече булырсың, фәкыйһлек кыларсың, казый-судья кылынырсың, диндар һәм суфи дәрәҗәсен алырсың.
Дөньялыкның җиденче кат күгендә үзеңне күрсәң, җир­ләр алырсың һәм авылга баш булырсың, хуҗа ясалырсың.
Әгәр дә төшеңдә күккә кергәнеңне күрсәң, үләрсең һәм Ахирәткә кайтарылырсың.
Әгәр дә төшеңдә күк белән җир арасында торганлы- гыңны күрсәң, гыйззәт табарсың, әмма асылда терәгең булмас.
Төшеңдә күкләрнең ишелгәнлеген күрсәң, бу төшең асылсыз булыр, Шайтанның саташтыруыдыр.
Әгәр дә төшеңдә күк икенче бер нәрсәгә әверелсә, шулай ук шайтаный саташу төше булыр.
 
Төштә күке күрсәң, динеңнең зәгыйфьлегенә һәм көч- сезлегенә дәлилдер, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Төшеңдә күк капусы, ягъни күкнең капкалары ачыл­ганын күрсәң, мал капкаларың ачылыр һәм мохтаҗлыгың, тарлыгың бетәр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Төштә күкрәк күрсәң, миһербанлык буларак тәгъбир ителер.
Әгәр дә бер кеше төшендә күкрәген зәгыйфь итеп күр­сә, миһербанлыгы аз булыр, зур дип күрсә, миһербанлыгы зур булыр.
Күкрәгеңне тар игеп күрсәң, яки бер кеше күрсә, залим һәм начардыр, киң икән, хәерле гамәлләр кылугадыр, ди­елә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Төшеңдә төкле, йонлы күкрәк күрсәң, диндер.
Төшеңдә яшен яшьнәп, күкләр күкрәсә, ул мәмләкәт патшасының кол кызлары, яки ил башының сөяркәләре күп булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Әгәр дә төшеңдә күкләр күкрәп, яшеннәр яшьнәп, җил­ләр исеп, һавалар караңгыланып, яңгырлар яуса, боларнын барсын бергә күрсәң, өч төрле зур бәла килер, фаҗига һәм хәсрәт булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Төшеңдә күл күрсәң, үзсүзле кеше булыр, йөзе сагыш­лы һәм гамьледер, әмма дусларына якын иптәштер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төштә күлләр күрү — даимилеге, мәңгелек булмаган мал ул, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Төшеңдә чиста, юылган күлмәк кисәң, яисә кияргә җы­енсаң, динеңнең сафлыгы, аз һәм күп тәүбә, дан-дәрәҗә, ил башы булу, падишаһлыктыр, диелә «Төхфәтел-мө- лек»тә.
Сурәтле күлмәкне төштә күрү ил башлыклары һәм хуҗалар өчен яхшыга юралыныр, әмма дин-шәригать ия­ләренә начарга булыр.
Төшеңдә кызыл күлмәк кисәң, чибәр һәм күркәм хатын алырсың.
Сары күлмәк кисәң, дошманыңа җиңү килер.
Ак күлмәк — яхшыгадыр.
Төштә хатыннар төрле төстә чуар күлмәкләр кисәләр, яхшыга юралыныр, әмма ахыры сагышлы булыр.
Төштә кара күлмәк кию, ди Мөхетдин бине Гарәби, шулай ук кара мамык тукымадан күлмәк кию — начардыр.
Кызыл һәм сары күлмәк төштә күрү хатын-кызлар өчен — яхшыга, ирләргә — начардыр, ди ул.
Әгәр дә төшеңдә сары күлмәк кисәң, сары күлмәк кию гадәтеңдә булмаган очракта, яки сары күлмәк күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, авырырсың.
Казыйлар, судьялар, имамнар төшләрендә кара күлмәк кисәләр, мәртәбәгә һәм яхшыгадыр, бүтән кешеләргә начар.
Төштә яшел күлмәк кию — олылык һәм мәртәбә, иман ныклыгы һәм изгелек тә ул.
Ал, кызыл күлмәк — сугыш, бәхәс, каршылык дәлиле.
Төшеңдә күлмәгең ертылса, кайгы ирешер.
Төштә күлмәк күрсәң, дәрәҗәдән нидер булыр.
Төштә иске күлмәк күрү — кайгыга һәм бәлагә.
Төшеңдә ак күлмәк кисәң, дәүләтең артыр, диелә «Ио­сыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Сары күлмәк кисәң, хәтәр булыр, диелә, ил башлык­лары тарафыннан ирешер, садака бирергә кирәк.
Әгәр дә төшеңдә сары, яисә кызыл күлмәкне алдыңа китереп куйсалар, үзеңә кайгы ирешер, садака бирергә кирәк.
Төшеңдә күк күлмәк кисәң, соңыннан барча кайгылар­дан котылырсың.
Төштә ефәк күлмәк кию, рәсемле күлмәк күрү — мал, гыйззәт һәм дәүләт ул, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Озын итәкле күлмәк кию — гомерең озын булуга дәлил.
Төшеңдә ефәк күлмәк кисәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, күп мал җыярсың.
Төшеңдә күлмәгеңә язу язсаң, диелә «Тәгъбирнамәи- йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, Коръәнгә ябышырсың.
Төшеңдәге күлмәк, диелә шушы ук китапта, дин белән юралыныр һәм кәсебеңдә, һәм тереклегеңдә хәердер.
Әгәр дә өстеңдә күлмәк тегелә дип төш күрсәң, яисә күлмәгең ертык, яки керле икән, тормышыңның төзек бул­мавыдыр.
 
Төштә күмер күрсәң, кулыңа хәрәм мал керер һәм до сугыш чыгуга дәлилдер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төштә учак күмере күрү — газап булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштә ялкынсыз утлы күмер күрсәң, хәрәм мал, яисә ятимнәрнең малы кулыңа керүдер, диелә «Тәгъбирнамәи- йәнабигъ»та.
Төшеңдә утлы күмер күрсәң, бер кол хатын, яки әдәпле хезмәтче, дип гә юралыныр.
 
Төштә күмәч күрү—гомердер. Гомере кырык елдыр, берсе—меңдер, диелә төшләрне юрау китапларында.

Әлеге темага башка язмалар