Куяннарга каршы

Әгәр агачларга куяннарны куркыта торган исле сарымсак төнәтмәсе сиптерсәң, куяннарның җимеш бакчасында чабып йөрүләрен туктатырга да мөмкин. Шулай ук агач тирәли учакта яндырылган яисә дегеткә манып алынган колгалар утырту да нәтиҗәсен бирә. Мондый колгаларны карга бер-берсенең арасында 1-1,5 м ераклык калдырып түгәрәкләп кадап чыгалар.
   Кайбер бакчачылар кыш көне бакчага агачларның аскы өлешендәге ботакларына җепләргә эленгән фольга кисәкләре бәйләп куярга киңәш итәләр. Фольга хәтта җилсез көнне дә тирбәлә, борыла һәм ялтырый. Ул куяннарда бик нык курку уята һәм алар агачлар янына килергә батырчылык итмиләр.  

Әлеге темага башка язмалар