Кош теле

Йомырка сытып күпертәләр дә, сөт, тоз өстәп, он салып катырак итеп камыр басалар һәм 1,5 мм калынлыгында җәяләр, һәр җәемне башта — тасмасыман, аннары кыек шакмаклап кисәләр. Аларны кайнап торган сары майда кызартмыйча гына пешереп алалар, шикәр оны сибеп вазаларда, табынга чыгаралар.
   Он 600г, 6 йомырка, сөт 120г, тоз 2,5г, көнбагыш мае 450г, шикәр оны 50г.

Әлеге темага башка язмалар