Коръән рәсүлебезгә бирелгән могҗиза

Һәрбер Аллаһы рәсүленең могҗизасы бар. Үзләренең илче икәннәрен исбатлау өчен Раббыбыз аларга могҗиза бирде. Шулай Мусага (г.с.) – таяк, Гайсага көчле экстрасенслыкны бирде. Һәр пәйгамбәргә биргән могҗиза шул вакыттагы һәм шул җирдәге мөһим мәсәләгә кагылган була. Муса (г.с.) вакытында сихер көчәйгән иде, Гайса (г.с.) вакытында экстрасенслар күп иде. Шуңа иң беренче булып могҗизаны аңлап, экстрасенслар һәм сихерчеләр динне кабул итте.(“Әләграф” сүрәсе, 120нче аять).

   Рәсүлебезнең могҗизалары күп иде. Ләкин сәхабаләр “Синең иң зур могҗизаң нәрсә?” дигәч, “Коръән” дип җавап бирде. Бөтен пәйгамбәрләрнең дә үзләре үлгәч могҗизалары да бетә. Кая таягы, кая Гайсанең терелткән кешеләре? Ә бит Мөхәммәдкә (с.г.в.) иңгән Коръән кыямәт көненә кадәр бара. Ул һәрвакыт бар һәм булачак. Аллаһы Тәгалә аны үзе саклый. Могҗизасы да шул Коръәнендә. 1400 ел буе 6600дән артык аятнең  берсен генә булса да дөрес түгел дип исбатлый алмадылар. Күпме кеше, институтлар Коръән кебек китап язасылары килде, шунда ук беренчеләре икенчеләрен дөрес түгел дип исбатладылар. Бу могҗиза түгелме?

   Күреп торабыз, ахыргы заман гыйлем – мәгърифәт заманы, бөтен җирдә уку бара, китаплар басыла. Нәкъ ахырзаман могҗизасы итеп, 1440 ел элек Раббыбыз җиргә Китапны – Коръәнне иңдереп, иң беренче аятләрен  “Укы” дип башлады. Коръәндә киләчәктәге күп кенә ачышлар могҗиза итеп алдан язылган.

Әлеге темага башка язмалар