Коръәннең 23 ел буе иңүенең хикмәте нәрсәдә?

Коръәне Кәрим 23 ел буе түгел, ә берьюлы иңдерелгән булса да, кайберәүләр: “Коръәне Кәрим ни өчен өлешләп иңдерелмәде?”– дип сорарлар иде. Мондый мәсьәләләрдә Аллаһы Тәгалә хөкеменә буйсыну һәм тәкъдиренә тапшырылу нигез булып тора. Юкса һәрбер мәсьәләдә сораулар табылачак: «Өйлә намазы нигә ун рәкәгать? Җомга намазы нигә җомга көнне? Зәкят ни өчен кырыктан бер, ә кырык бердән бер түгел?» һ. б. шундый сорауларны күп китерергә мөмкин. Шуңа күрә боларның гыйбадәттәге сер икәнлеген белү кирәк.
Билгеле, кешенең көненә биш мәртәбә Аллаһы Тәгалә хозурына чыгуының да кайбер хикмәтләре һәм файдалары бар. Ләкин рәкәгатьләр санына килгәндә, мәсьәлән, витр — өч рәкәгать, акшам намазының фарызы – өч рәкәгать, икенденеке – дүрт рәкәгать. Бу саннар Аллаһы Тәгалә тарафыннан куелган. Әгәр безгә: «Сез көненә биш мәртәбә гыйбадәт кылырга тиеш, әмма гыйбадәтнең үтәлү рәвешен үзегез билгеләгез»,– дип әйтсәләр, без рәкәгать саннары турында төрле фикерләргә килгән булыр идек. Һәм, әлбәттә, үзебезнең көнлек эшләребезне, яшәү шартларыбызны да истә тотып, билгеле бер көн тәртибе уйлап чыгарган булыр идек. Сан билгеләү мәсьәләсендә акыл бертөрле эш итә, вәхи исә башкача. Вәхидә кешенең мәгънәвияте, эчке дөнья файдасы өчен каләм тибрәлә, аерым бер хикмәт тукыла. Шуңа күрә монда рәкәгать саннарының хикмәтләре түгел, ә намаз хикмәтләре эзләнергә тиеш.
Коръәне Кәримнең 23 елда иңүенең дә шундый ук хикмәтләре бар. Аерым алганда, Коръәне Кәрим иңгән чор – кешелекнең камиллеккә юл тоткан вакыты. Шуның өчен иң камил Пәйгамбәр җибәрелә. Җир йөзенә Аллаһы Тәгаләнең күз нуры, галәм хөрмәте өчен яратылган Хәзрәти Мөхәммәд (с.г.в.) килә. Аның җәмәгате алдында торган бурыч – ул көннәр өчен иң камил, иң җитешкән булу, камиллек баскычларының иң югарысына менү, мәдәни милләтләргә мөгаллимлек кылу. Ләкин аларның ул көнгә кадәр җыйган начар әхлак һәм яман холыклары күңелләренә шулкадәр нык сеңгән иде ки, боларны берәм-берәм куптарып ату, бигрәк тә күңелләрдә югары әхлак тәрбияләү, күңелләрен күркәм холыклар белән бизәү бик тә катлаулы эш иде. Коръән бер мизгелдә барлык әмерләре белән каршыларына килеп басса, алар бу йөкне күтәрә алмаслар иде. Бу кешелекнең үсү, камилләшү үзенчәлегенә дә туры килми.
Бүгенге көннән бер мисал китерик: тәмәке, аракыга мавыгу чирен, урамнарда эшсез йөрү хасталыгын яки барларда утыру гадәте булган кешеләрне алыйк. Боларга кистереп: «Иптәш, барга барсаң, үләчәксең»,– дисәгез, ул барыбер әллә нинди сәбәпләр китереп, үз юлында торачак. Әгәр берәр көнне барга бармыйча өендә калса, өенең бер почмагына посып, уф-уф киләчәк һәм, форсат табылганда, барыбер бар юлын таптаячак. Кирәк булмаган гади бер гадәтен ташлаган булса да, күнеккән тормыш рәвеше үзгәргәнгә күрә, бу аңа бик авыр тоела.
Инде хәзер тәмәке тартучыны алыйк. Никотин белән агуланган кешегә болай дисез: «Тәмеке тартуың сәламәтлегеңә зарарлы, тартуыңны ташла. Синең тәмәке тартуың – әкренләп үз-үзеңне үтерүең ул. Кулыңдагы хәнҗәрне кинәт түгел, ә әкрен генә күкрәгеңә кадап, үлемеңне якынайтасың». Моны берәр табибка аңлатырга кушсагыз да, ягъни ул: «Тәмәкедән бернинди файда булмаган хәлдә шундый-шундый зарарлары бар»,– дип әйтсә дә, бу кеше тәмәкесен ташлаганчы бик озак кына икеләнеп торачак. Ул түгел, доктор үзе дә белсә дә ташламый бит…
Эчкечене алыгыз. Кеше исергән, холкы, эчке дөньясы үзгәргән. Шундый дәрәҗәгә барып җиткән, инде тагын бер адым ясаса, үзеннән түбән торган тереклек ияләренә охшаячак. Менә бу кешегә дә «Эчүеңне ташла” дию – “Табигатеңне үзгәрт” дип әйтү белән бер.
Бу рәвешле кешеләрнең табигатьләренә сеңгән гадәтләрне, начар холыкларны меңгә кадәр санап китегез дә, соңыннан Коръәннең өлешләп-өлешләп иңү хикмәте турында фикер йөртеп карагыз.
Коръәне Кәрим иң элек җирне чүп үләннәреннән, чәнечкеләрдән арындырып сукалый, соңыннан орлык чәчә, ягъни аны «бизи». Начар холыкларны кеше күңеленнән чыгарып ата, алар урынына күркәм холыклар урнаштыра һәм, әйтергә кирәк, шактый кыска вакыт эчендә олы эш башкара. Шуңа күрә без Коръәне Кәримнең 23 елда иңүен, киресенчә, бик кыска вакыт дип табабыз. Бер олуг галим әйткән кебек: «Хәзерге заман философлары Гарәбстан ярымутравына барып, үз фикерләрен тормышка ашырырга тырышсалар, теге дәвер белән чагыштырганда Ул Затның (Пәйгамбәребезнең) бер елда башкарганнарының йөздән бер өлешен йөз елда башкара алырлар микән?» Бүгенге көндә дә безнең каршыда – үзсүзле мәйдан! Эчкечелектән меңнәрчә йортның җимерелүе күз алдыбызда. Яшел ай җәмгыяте ел саен чыгышлар ясый. Бу эшне киң җәелдереп урта, югары мәктәпләргә кадәр җиткерә. Моның нәтиҗәсендә күпме кеше эчкечелекне ташлый микән? Университетны да катнаштырыйк, бөтен профессорлар бергә җыелып, бер ел тырышып карасыннар. Егерме кешегә эчкечелекне ташлаттыра алырлармы икән? Әгәр моны башкара алсалар, бу алар өчен бик зур уңыш булачак, моны Пәйгамбәребезнең башкарганнары янына алтын хәрефләр белән теркәп куячакбыз. Кызганычка каршы, мондый хәл бер мәртәбә генә булды. Дус-дошман мондый зур үзгәрешнең бүтән булачагын күз алдына да китерә алмый.
Әйе, 23 ел – бик тә кыска вакыт, шуңа күрә Коръән башкарган үзгәрешләр – могҗиза ул. Кешелек Пәйгамбәребезнең 23 елда үткән юлын мең елда да үтмәгән һәм үтә дә алмас…
 Коръәне Кәрим бер яктан меңнәрчә начар холыкны юкка чыгаруны максат итеп куйган, икенче яктан бу начар холыклар урынына Коръәннең олы әхлагы күңелләргә урнашуын, аның белән күңелне бизәү бурычын үз өстенә алган һәм боларны кешеләргә авырлык китермичә, аларны куркытмыйча, рәнҗетмичә кабул иттергән. Шактый күп мәсьәләләрне төрле этаплардан уздыра-уздыра үтәлеш дәрәҗәсенә җиткергән, тормышка керткән; бүген кайберләренең гамәлгә куелуы өчен, белмим, ничә егерме өч еллыклар кирәк булыр иде.
Бу 23 ел Аллаһы Тәгаләдән килгән әмер һәм тыюларның тормышка кереп китүе, шул дәвер кешесе аларны кабул итеп үзләштерүе өчен кирәк иде. Бу вакыт билгеле бер холык, күренешнең әкренләп юкка чыгуы, билгеле бер яңалыкларның тормышка кереп китүе өчен иде. мәсьәлән, шул вакыт аралыгында өч-дүрт этапта эчкечелек тыела, ике баскычта кыз балаларны тере килеш күмү юкка чыгарыла, таркау кабилә тормышы бер-ике адым белән тәртипкә китерелә һәм кабиләләр арасында бердәмлек булдырылып, халык иҗтимагый аң дәрәҗәсенә күтәрелә, бу рәвешле җәмгыять коруга лаек булуны казана. Болар  барлык тискәре холыклардан арынып, күңелдә югары әхлак тәрбияләү кебек бик тә катлаулы юл үткәч кенә мөмкин була. Шуңа күрә дә шактый күп вакыт таләп ителә.
Шуны да әйтеп үтү кирәк: һәр яңа ел тормышыбызга төрле үзгәрешләр китерә, без киләчәккә планнарыбызны шушы үзгәрешләрне истә тотып билгелибез. Бу рәвешле без заман агышына һәм әйберләрнең табигатенә туры китереп, башкарыла торган эшләребезнең дәвамлылыгын тәэмин итәргә тырышабыз. Шуның кебек Пәйгамбәребез заманында да мөселманнар агач кебек үсә, әкрен-әкрен яңа шартларга яраша һәм табигый рәвештә үсеш кичерә. Һәр көн мөселманлыкка керү, аңа карата җылы мөнәсәбәт урнашу, һәр көн яңа фикерләр үзләштерү һәм аларга гадәтләнү бара. Шул рәвешле аерым шәхесләр иҗтимагый аң казана. Барлык бу үзгәрешләр әкрен-әкрен башкарылды, аһәңле рәвештә бер-берсе артыннан килде. Үсеш юлындагы төрле этаплар мәңгелек Ислам хакыйкатьләренең аерым чагылышлары иде.
Барлык үзгәрешләр 23 елда түгел, ә бер дигәндә башкарылса, бәдәви җәмгыять боларны күтәрә алмас иде. Моны шуның белән чагыштыра алабыз: мәсьәлән, кеше кояшта торганда тәнендә үзгәрешләр барлыкка килә. Суык җирләргә баргач та тәндә кайбер кечкенә үзгәрешләр күзәтелә, ләкин, сүз дә юк, зур һәм җитди үзгәрешләр кинәт кенә була алмый. Булган очракта да кинәт үзгәрешләрдән җан иясе үләчәк бәдәви җәмгыять белән дә шул ук хәл булыр иде. Тагын бер мисал: 1 атмосфер басымы астында торган кешенең кинәт кенә 10 чакрым биеклеккә күтәрелүе аны шунда ук үтерәчәк. Мондый биеклеккә очкычлар күтәрелгәндә дә сезгә кислород маскалары һ.б. бирәләр. Менә шулай кинәттән 10 чакырымга күтәрелү кешене үтергән кебек тормыш, гаилә, шәхес аңлаешы башлангыч дәрәҗәдә булган җәмгыятькә дә кинәттән, Коръән иңгән көндә үк: “Менә сезгә хөкемнәр, үтәгез. Бу китаптагы хөкемнәрнең барысына да кимчелексез яшәгез”, – диелсә, беркем моны кабул итмәс иде, чөнки бу җәмгыятьнең кинәттән 10 чакрым югарыга күтәрелүе белән бер. Җәмгыять моны күтәрә алмас иде. Алай икән, Коръәне Кәрим хөкемнәрен кешеләргә 23 ел китерү, өлеш-өлеш, әкрен-әкрен генә өйрәтү – кеше фитратына[1] туры китерүнең һәм инсан табигатенә яраклашуның бер үрнәге ул.
Кешене галәмнән аеру мөмкин булмаганга күрә, аны галәмдә барган вакыйгалар эчендә күзәтергә тиешлегебезне һәм аны галәмдәге үсештән читтә өйрәнә алмавыбызны кабул итәргә кирәк. Галәмдә үсеш, камилләшү әкрен-әкрен генә бара һәм кануннар да шуңа бәйле рәвештә эшли. Шул үсешнең юл күрсәткече, нигезе һәм принциплар җыелмасы булган Коръәне Кәрим дә менә шуның өчен 23 елда иңдерелгән.
Аллаһы Тәгаләнең хикмәте белән бу вакыт аралыгы 23 ел булган. 24 ел да булырга мөмкин иде, 25 тә. Нәбиләр Солтанының (с.г.в.) мөкатдәс тормышы 63 ел дәвам итте. 23 ел вәхи килгән. Ләкин Ул 64 ел яшәгән булса, вәхи дә 24 ел дәвам итәр иде. Без дә аны шул ук хикмәтләре белән кабул итәр идек…
Дөресен бары Аллаһы Тәгалә генә белә.
 
коран

[1] Кешенең беренчел табигате

Әлеге темага башка язмалар