Коръән Кәрим — фәнни гыйлем-белем чыганагы

Бөек француз галиме Морис Бюкай: «Әгәр мин Коръәнне алданрак өйрәнгән булсам, фәнни чишелеш эзләгәндә сукыр килеш бармаган булыр идем, минем кулымда юл күрсәтүче җеп (путеводная нить) булыр иде», — ди. Галимнең «Коръән һәм бүгенге фән» дигән китапта дөнья күргән бер мәкаләсенә күз салыйк әле. «Коръән белән якыннан һәм игътибар белән таныша башлаган һәрбер кешене, иң беренче чиратта, андагы темаларның диапа- зоны таң калдыра: Галәм яралтылу, астрономия, үсемлекләр һәм тереклек дөньясы, Кеше яралтылу һәм аның тормышы… Бу темаларга кагылышлы детальләрнең күплегенә, төгәллегенә ис китә. Ә иң мөһиме — бүгенге фәннең төп нигезләре белән таныш кеше, аларның Коръән аятьләре белән тулысынча тәңгәл килүен күрми кала алмый. Бу Җирнең һәм тереклекнең килеп чыгуы турындагы бүгенге теорияләргә дә, фәннең Кеше яралтылуга карата бүген әйткән сүзенә дә, физика-математика өлкәсендәге иң катлаулы проблемаларга да кагыла.

Коръән безнең эраның VII нче гасырында язылган. Шул заманда Гарәп илендә яшәгән укый — яза белми торган кешегә моның кадәр мәгълүмат каян килгән? Мин бу сорауга нигезле җавап таба алмадым, чөнки Коръән аятьләрен аңлау һәм дөрес итеп аңлату безнең заманда гына мөмкин булды. Сүрәләрдә һәм аятьләрдә яшерелгән (зашифрованы) бик күп мәгълүматны фән әле ачарга тиеш. Шулай итеп, Коръәнне Мухәммәд язган дигән сүзне кире ка-гарга кирәк — Коръәннең барлыкка килү могьҗизасын кеше акылы позиңиясененнән чыгып аңлату мөмкин түгел. «Күкләр һәм Җир бербөтен иде, Без аларны ярып аердык һәм һәр тереклекне судан яралттык» (21:30), — дип бик зур төгәллек белән аңлатыла Галәмнең һәм тереклекнең барлыкка китерелүе Коръәндә, һәм бу факт фәнгә берничек тә каршы килә алмый — тереклек, дөрестән дә, суда барлыккак илгән, тере күзәнәкнең төп компоненты — су, сусыз тормышның булуы мөмкин түгел. Шуны әйтү дә урынлы булыр: ул заманның тереклекнең бар-лыкка килүе турындагы миф-легендаларының берсе дә Коръәндә телгә алынмаган. Үсемлекләр дөньясына килгәндә, Коръән: «Син кипкән-җансыз җирне күрәсең. Без аңа су (яңгыр) иңдергәч, ул терелә, күперә һәм парлы-парлы итеп күркәм-матур үсемлекләр үстерә» (22:5), — ди; һәм аять хәзерге фән нәтиҗәләре белән тулысынча тәңгәл. Коръәндә өч төркем тереклек ияләре телгә алына: бал кортла¬ры, үрмәкүчләр һәм кошлар, алар белән галимнәрнең кызыксыну¬лары да бик зур. «Раббың бал кортына: — Тау эчләрендә, агач куышларында, кеше ясаган умарталарда үзеңә тору урыны — оя кор, һәртөрле җимешләр белән туклан, түбәнчелек белән Аллаһ күрсәткән юллар буйлап оч, — дип аңлатты. Аларның эчке әгъзаларыннан кешеләр өчен бик шифалы булган төрле төстәге эчемлек чыга» (16:68-69), — диелгән Коръәндә. Бүгенге фән бал кортларының таң калдырырлык оешканлыгын, бию аркылы башкаларына, бал бирүче чәчәкләргә кадәр күпме ара очарга кирәклегенә кадәр мәгълүмат бирә алуын ачыклады. Кошлар турында Коръән аяте мондый: «Күкләрдә Раббыларына буйсындырылган кошларны алар күрмиме? Аларны һавада Аллаһ Әмере генә тотып тора ала» (16:79). Бүгенге фән раславы буенча, кошларның нәкъ шул вакытта, нәкъ шуның кадәр ераклыкка очышларын, аларның генетик кодларында программа булуы белән генә аңлатып була. Инде сөт турында. «Хайваннарның эчәкләре белән каны ара-сында барлыкка китерелгән чиста һәм ләззәтле сөтне сезгә эчерәбез» (16:66), — ди Коръән. Сөт үзенең һәрбарча компонентлары белән сөт бизләрендә ясала, ә ул кушылмаларны бизләргә кан алып килә. Кан барча файдалы әйберне ашаган ризыктан ала; һәм бу эш эчәк кырыеннан үтүче кан юллары тарафыннан эшләнә. Бу фәнни концепциянең дөнья күрүенә әле күп еллар үтмәде.

Ә Коръәндә телгә алынган кан әйләнеше системасы хакында мәгълүматны Харвей исемле галим Коръән иңгәннән соң 10 гасыр (1000 ел!) үткәч кенә биргән. Коръәнне һәм кеше акылының бүгенге казанышларын чагыш-тырып өйрәнү, аларның бер-берсенә тәңгәл икәнлеген күрсәтә. Ул заманның белем дәрәҗәсе нинди булганын исәпкә алсак, телибезме-теләмибезме, бер генә нәтиҗәгә киләбез — кешенең ул вакытта мондый ачышлар ясарга мөмкинлеге булмаган. Шуңа күрә, Коръән аятьләренә бик зур хөрмәт белән карарга, бу Могъҗизага аңлатманы материалистик фикер йөртү белән генә бирә алмавыбызны танырга тиеш булабыз», — ди бөек француз галиме Морис Бюкай. Тагын берничә галимнең фикерен ишетик әле. Болары «Коръән — фәнни белем чишмәсе» дигән китаптан алынды. Профессор Альфред Корнер, АКШның дөньяга танылган гали¬ме, биолог: «Мухәммәд пәйгамбәр 1400 ел элек әйткән сүзләрнең дөреслеге хәзерге фәннең яңа методлары ярдәмендә расланды. Атом-төш физикасы (ядерная физика) турында берни белмәгән ул заман кешесе, үз акылы белән генә Хакыйкатькә барып җитә алмый. Ә Хакыйкать мондый — Җир һәм башка планеталар бер үк төрле (бер Кул белән) яралтылганнар. Коръәндә бирелгән мәгълүмат дөрес, хак; һәм ул хәзерге заманның фәнни методлары белән расла¬на бара». Нәкъ шушы ук фикерне профессор Тасажа Тасажон да (Таиландның анатомия өлкәсендәге атаклы галиме) куәтли. Про¬фессор Шрейдер (Грециянең дөньяга билгеле галиме — океанологы) мондый тәкъдим ясый: «Дөньяның барышы Коръәндә әйтелгәннәрне раслый. Галимнәрнең бүгенге ачышлары — 1400 ел элек Коръәндә әйтелгән Хакыйкать. Минем уйлавымча, бу турыда дөньяның бар-лык галимнәренә дә әйтү-аңлатылу бик мөһим». Бөек француз галиме-океанограф Жак Ив Кусто: «Мин ант итәм, бүгенге фән Коръән аятьләреннән 1400 елга артка калган», — дип әйтеп калдырган. Торонто университетының анатомия һәм эмбриология галиме профессор Кейс Морның да гаҗәпләнүенә чик юк: «Мөхәммәд ничек итеп эмбрион һәм аның үсеш фазаларын 1400 ел элек шуның кадәр төгәл аңлатып бирә алган? Безнең галимнәр бу турыда әле соңгы елларда гына белә алдылар. Мин үземнең эшем аркылы Коръән аятьләренең кеше яралтылуга кагылышлыларын аңлатуга өлеш кертә алуым белән бик бәхетле», — ди галим. «Минем уйлавымча, белемебез арткан саен, фәнни-техник казанышлар үскән саен, без Коръән аятьләрен һәм хәдисләрне тирәнрәк өйрәнеп, алардагы фәнни мәгълүматны аңлый һәм аңлата алачакбыз. Фән белән дин арасындагы киртәләр, Коръән аятьләрендәге һәм хәдисләрдәге Хакыйкать ярдәмендә җимерелер, дип бик ышанасы килә», — дигән йомгак ясый бөек галим, Канададагы Торонто университетының бар дөньяга билгеле гинекологы профессор Кейс Мор.

Разиля Абдулловна Кукушкина.

Әлеге темага башка язмалар