Корбан догасы

Хайванны чалыр алдыннан, корбанлыкның иясе яки суючы хайванга карап, түбәндәге доганы укый:
اَللَّهُمَّ إِنَّ صَلَاتِى وَنُسُكِى وَمَحْيَاىَ وَمَمَاتِى لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ لَا شَرِيكَ لَهُ اَللَّهُمَّ تَقَبَّلْ هَذِهِ الْأُضْحِيَّةَ (مِنْ فُلَانِ بْنِ فُلَانْ) أَوْ (مِنْ فُلَانَةِ بِنْتِ فُلَانْ
     Әллааһүммә иннә саләәтии үә нүсүкии үә мәхйәәйә үә мәмәәтии лилләәһи раббил-гәәләминә ләә шәриикә ләһ. Әллааһүммә тәкаббәл һәәзиһил-удхиййәтә (мин фүләәни ибни фүләән) йәки (мин фүләәнәтә бинти фүләән).
        Мәгънәсе: Йә Рабби, дөреслектә, минем намазым һәм гыйбадәтләрем, тереклегем һәм үлемем барча галәмнәрнең хуҗасы Аллаһы Тәгалә өчен, Аның һичбер тиңдәше юк. Йә Рабби, ошбу корбанны фәлән-фәлән улыннан яки фәлән-фәлән кызыннан кабул ит.
 
Шуннан соң: йа, Раббым, бер Үзеңнең ризалыгыңны өмет итеп, чала торган шушы корбанны фэлэн улы фәләннән, Ибраһим галәйһиссәләмнэн кабул итеп алган шикелле, кабул итеп ал, дип, «Бисмилләһи, Аллааһү әкбәр», дип малны чаласың.
 
Корбанны хуҗа кеше үзе чалса әйбәт. Догасын гарәпчә укый алмаса: «Йа, Раббым, бөтен кылган гыйбадәтләребез, укыган намазларыбыз, чалган корбаныбыз — барысы да Синең ризалыгың өчен генә. Синең һич тиңдәшең юк», — дип әйтсә әйбәт була. «Йа, Раббым, Синең ризалыгыңны өмет итеп чалган шушы корбанны фәлән улы фәләннән, йә булмаса, фәлән кызы фәләннән, Ибраһим галәйһиссәләмнән кабул итеп алган шикелле, кабул итеп ал», — дип, «Бисмилләәһи, Аллааһү әкбәр», — дип, корбан чалганда бернинди гөнаһ та юк.

Корбанны кемнәр чалырга тиеш?

— Корбан чалу дигәндә, бездә шундый нәрсә бар: фәкать мулла яки укый белә торган кеше чалырга тиеш, дип әйтәләр. Иң дөресе — ихлас күңелдән булган теләсә нинди мөселман кешесе чала ала. Аның шарты шул: “Бисмиллахи Аллаһы әкбәр” дип чалырга кирәк. Әйткәнемчә, Аллаһы ризалыгы өчен. Хатын-кыздан башка аны теләсә кем кемнән икәнен әйтеп, чала ала. Һәрбер мөселман үзенә-үзе чалса, хәерлерәк. Шуңа күрә, кемнедер алып килү кирәк түгел. Ике рәкәгать намаз уку да таләп ителми. Әгәр дә тели икән, савап булсын, әҗер булсын дисә, шөкер итеп, ике рәкәгать намаз укый ала. Аллаһы Тәгалә бу корбанлыкны биргән миңа, янәдән дә киләсе елларда, шушы корбанлыклар салырга насыйп булса иде, дип. Әмма бу төп шартына керми. Кем укыйсы килсә, укый. Анысы мәҗбүри түгел.

Әлеге темага башка язмалар