Коймак

Аз гына суга яисә сөткә тоз, шикәр комы салып, чүпрә өстәп болгаталар да сөзәләр, шуңа 35-40 градуска кадәр җылыткан су яки сөт кушалар. Он, йомырка салып, бертөрле массага әверелгәнче туглыйлар, аннары эреткән май өстиләр. Изгән камырны 1 сәгатькә җылы урынга куялар. Коймакны май, каймак, дңем, варенье яисә бал белән бирәләр.

   Он 480г, йомырка 1 данә, сөт 480 г, чүпрә 14г, шикәр комы 17г, тоз 9г, атланмай 20г.

Әлеге темага башка язмалар