Кальций организмга нигә кирәк

Сөякләрдә кальций 90% ка кадәр исәпләнә, әмма ул сөяк өчен генә түгел, ә бәлки бөтен орга­низм өчен дә эшли.

Ул сөякләрне форма­лаштыру һәм ныгыту ту­рында кайгырта. Үсү һәм тешләрне сак­лау өчен кирәк. Бөтен организмның күзәнәкләрен тергезергә булыша. Нерв системасын «тук­ландыра», нервыларга ту­зарга ирек бирми.

Эндокрин бизләрнең нормаль эшчәнлеген тәэ­мин итә. Ялкынсынуга каршы тору сәләте булганлыктан, организмның чирләрдән саклану көчен арттыра.

Олы кеше өчен кальций­ның көнлек нормасы якын­ча 800 мг (бу 3-4 кружка сөт). Әгәр дә сез җирдә (да­чада ) актив эшлисез һәм чишмә булып тирегез ага икән, кальцийның көнлек нормасы артыграк булыр­га тиеш.

Озак вакыт гормональ препаратлар кабул итү­челәр өчен дә ( алар орга­низмнан кальцийны чыга­ра), кан авыруларын, эчәк­лек, бөер, эндокрин бизләр, аллергия белән авыручы­лар өчен дә кальцийның көнлек нормасы артыграк булырга тиеш.

Остеохондрозны — сөяк тукымасы кибүне бул­дырмас өчен, 30 дан узган хатын-кызларга көн саен 1000 мг кальций кереп то­руы кирәк.

Әлеге минералның тәүлеклек дозасын арт­тыру өчен, түбәндәге киңәшләрдән файдала­ныгыз.

Тавык йомыркасы, шулай ук солы, карабодай боткасы, борчак, фасоль, чикләвек, көнбагыш, әфлисун, йөзем дә кальцийга бай.

Җәй көне шпинат, яшел суган, петрушка, салат үләне, кыяр, чөгендер, ки­шер, ак баш кәбестә һәм чәчәк кәбестә күп ашарга ты­рышыгыз. Кальций шулай ук виноград һәм абрикоста да күп.

Чәчәк кәбестәнең яфра­гын ташларга ашыкмагыз: анда кальций кәбестәнең «чәчәк» өлешендәгегә кара­ганда күбрәк. Яфракларны чистартыгыз, юыгыз да, гади кәбестәне кулланган төсле файдаланыгыз.

Кальций сөттә һәм сөт про­дуктларында бик күп. 100 г голланд сырында ул 1040 мг, плавленый сырда — 740, эремчектә — 150, сөт һәм йо- гыртта 120 мг тирәсе исәпләнә.

Пешергәндә кальций юкка чыкмый. Әмма ул фос­фор күп булганны яратмый. Әгәр дә ризыкта фосфор күп икән, мәсәлән, сез борчак (фасоль, ногыт һ.б.) ярата­сыз икән, эчәклектә кальций­ның эри алмый торган ку­шылмалары барлыкка килә, ул организмнан тәрәт белән чыгып китә һәм организмда кальцийга кытлык башлана, шуның аркасында сөякләр тиз сынучанга әйләнә, нерв системасы туза һ.б.

Шуңа күрә һәр хуҗабикә ризык әйберләрен дөрес кул­лана белергә тиеш: ботканы сөттә пешерегез, сырны ипи белән, ит һәм балык ризык­ларын — яшелчә гарниры белән бирегез.

Ризык артык майлы да, майсыз да булмасын. Май­ның артык булуы да, яки бөтенләй булмавы да каль­ций үзләштерелүне боза.

Менюга яхшы өстәмә — әче-тозлы (квашеный) яшелчәләр, лимон согы. Боларны артык күп түгел, бераз кертеп җибәрегез. Алар эчәк­лектә әче мохит барлыкка ки­тереп, кальцийны үзләштер­үне яхшыртыр.

Әгәр дә сезгә остеопороз дигән диагноз куйган булса­лар, инде берничә тапкыр аяк яки кулыгыз һ.б. сынган булса, һәм һәрберсендә сөякләрегез озак һәм начар ялганса, димәк, организмга кальций җитми дигән сүз. Кальций җитмәү — тукла­нуның дөрес булмау сигна­лы, кальций минералын үзләштерү бозылган дигән сүз, яки бу — ашказаны-эч­әклек, калкансыман биз, бөер өсте бизләре авыру билгесе.

М.Гурвич, медицина фәннәре кандидаты.

Сөт яки сөт продуктлары ди­етасында озак утыра күрмәгез, врач рөхсәтеннән башка каль­ций препаратлары кабул итмә­гез. Үзләштерелеп бетмәгән ар­тык кальций кан тамырлары стенасына, мускулларга уты­рып, сидек-таш авыруы ките­реп чыгарырга мөмкин. Тик торганнан күңел болганып, та­мак кибеп, хәлсезләнеп, аппе­тит югалып, еш сиясе килеп ин­тегәсезме? Бу — гиперкальциелит (үзләштерелмәгән каль­ций күплеге) билгесе булуы их­тимал. Врач белән киңәшергә ашыгыгыз

Әлеге темага башка язмалар