Калкансыман биз турында

Калкансыман биз дөрес эшләсә, кешенең бөтен организмы сәламәт була. Ул эшләп чыгара торган гормоннар йөрәк эшчәнлегенә, холестеринның күпме булуына, кешенең авырлыгына, мускул көченә, күрү сәләтенә, чәчләргә, тән тиресенә һәм башка бик күп җирләргә йогынты ясый. Шуңа күрә ул эшләп чыгарган гормоннарның җитенкерәмәве дә, артык күп булуы да организм өчен бердәй зыянлы.

Калкансыман биз эшчәнлегенең бозылуы нидән була соң? Иң беренче сәбәпләрнең берсе — организмга йод җитмәү. Бу очракта калкансыман биз организмга кирәк кадәр гормоннар эшләп чыгару өчен зурая башлый. Шуның өстенә әле иммунитет та көчсезләнә.

Йод җитмәүдән күп кеше интегә. Беренче чиратта, әлбәттә, балалар. Йод җитмәүнең «визит карточкасы» — акыл зәгыйфьлеге, үсешнең тоткарлануы. Безнең өстәлләрдә балык ризыклары бик аз. Бөтенләй дә юк диярлек. Элек модага кергән «Балык көне» дә бетте ашханәләрдә. Теләсә кайсы ун кешене тотып алып кереп, ультратавыш тикшерүе уздырсаң, шуларның сигезенең калкансыман бизе нормаль булмавы ачыкланачак. Хәер, йод җитмәү сәбәпләрнең берсе генә. Йод кытлыгы булмаган АКШта, мәсәлән, калкансыман биз эшчәнлеге бозылу шулай ук бик еш таралган. Күрәсең, биредә башка төрле, галимнәргә әле билгеле булмаган сәбәпләр дә бардыр. Калкансыман биз мәсьәләсендә кешене нәрсә сагайтырга тиеш?

Кайвакыт табибка күренергә килүчеләр, муенны нәрсәдер буып, кысып торган кебек, дип зарланалар. Әмма мондый симптомнар күбрәк невротик халәт белән бәйле була. Диагнозны УЗИ белән генә куярга була.

Калкансыман биз матдәләр алмашынуында углевод, май һәм аксым алмашуы өчен җавап бирә. Шуңа күрә симерү артык күп ашаудан гына түгел, ә калкансыман биз эшчәнлегенең бозылуы аркасында да була. Бу — шактый еш очрый торган күренеш. Ул гипотиреоз дип атала. Моның капма-каршы төренә — ябыгуга (гипертиреозга) караганда ул ешрак очрый һәм күбрәк хатын-кызларда була.

Авыру башлануның беренче билгеләре — һәрвакыт арыганлык тою, йокы килү, туңу, төшенкелек, онытучанлык, эч китү. Боларны башта ял итмәү, аз канлылык белән бәйләп карыйлар. Әмма тора-бара хәлнең катлаулана баруы сагаерга мәҗбүр итә. Сагайтучы беренче фактор — аппитет булмауга карамастан, кешенең юаная баруы. Калкансыман биз бозылса, йөрәк начар эшли башлый, кан басымы төшә, кешедә арыганлык хисе туа, йөрәк, киресенчә, кагарга, кан басымы күтәрелергә дә мөмкин. Бу очракта кеше тирли, хәлсезләнә, тиз кызып китә, ябыга. Бу — калкансыман биз артык көчәнеп эшләүдән. Күзләрнең ялт-йолт килүе, акая башлавы да гипертиреоз билгесе.

Хәзер йодлы тоз чыгаруны җайга салдылар. Дөрес, аны әзер ризыкка кушсаң гына файдалы. Тәүлеклек дозасы — 1 чәй кашыгы. Әгәр дә инде тозны азрак кулланасыгыз килсә, диңгез ризыклары ашагыз, йод җитмәүне кисәтүдә диңгез кәбестәсеннән дә яхшырагы юк.

Соңгы вакытта акула кимерчәгеннән, кальмарлардан эшләнгән препаратлар модага кереп китте. Болар да әйбәт. Организмны йод белән кузаклы фасоль, шалкан, редис, суган, керән кебек яшелчәләр дә тәэмин итә. Ә менә кәбестәнең барлык төрләре калкансыман бизнең йодны эшкәртүен тоткарлый. Ә киви, хөрмә, анар, кара йөзем, карлыган, кара миләш, безне күпмедер дәрәҗәдә йод белән тәэмин итә.

Калкансыман бизне булдырмауның бер чарасы ашауны җайга салу була, шуңа өстәп әле калий йодиды препаратын да тәкъдим итәргә була. Микроэлементлары булган витаминнар эчү дә бик мөһим. Кешенең йодка булган көндәлек ихтыяҗы 150 мг. Кибетләрдә хәзер йодлы ипи сатыла, аны да алгалагыз.

Диңгез буенда ял итү дә бик файдалы. Ләкин шуны истә тотыгыз: кояшта күп булу калкансыман биз эшчәнлеген бозарга мөмкин.

Тагын бер мөһим нәрсәне искәртергә кирәк: кайбер йөрәк даруларында йод бик күп була. Әгәр йөрәк эшчәнлеге калкансыман бизнең артык күп йод эшләп чыгаруы нәтиҗәсендә бозылган булса, белер-белмәс эчеп, йөрәгегезне бөтенләй эштән чыгаруыгыз бар. Шуңа күрә башта тикшеренергә кирәк.

Әлеге темага башка язмалар