Казан ханлыгы чорындагы татарча чыганаклар

Кабер ташы язмалары

Татар халкының бик мөһим байлыгы бар. Ул да булса, кабер  ташларындагы язулар— эпиграфик истәлекләр. Татар халкының  байлыгы дип мин шуның өчен әйтәм, чөнки алар күрше славян-урыс, фин-угор халыкларында булмаган һәм юк. Чуашлар аларга бөтенләй  битараф карый. Башкортларда да алар булмаган. Алтын Урда  кабиләләре каберләр өстенә таш куеп, аңа язу язып калдырмаганнар. Мондый таш һәйкәлләрнең эшләнеш формалары, язмалары буенча бары тик болгар-татарларда гына булуын раслап, Идел буеның атаклы  археологы А.П. Смирнов болай дип язды: «Кабер өсте язулары Алтын Урданың барлык өлкәләреннән бары тик Булгар җирендә генә  таралган». (Смирнов А.П. Волжские булгары.- М., 1951 — С.55) Бу  эпитафияләрнең нәкъ менә болгарларда таралуын тикшерүче галимнәр ислам дине, мәдәнияте һәм мәгарифе үтеп керүе белән аңлаталар. Чыннан да язулар гарәп хоруфатында булгач, гарәпләрдәге таш кую гадәте, аңа язу үрнәкләре, әлбәттә, әнә шул мәдәният йогынтысы булырга тиеш. Тирә-күрше халыклардан аермалы буларак, болгарлар ислам динен IX-X гасырларда ук кабул итәләр. Шунлыктан  аларның кабер өстенә язулы таш куюлары аларга гына хас булып китүе бер дә гаҗәп түгел. Идел Булгарстаны җирендә беренче табылган яки укылган таш 1173 елда куелган булган. Ләкин ул сакланмаган. Аның текстын бер мулла укып күчергән һәм Н.П. Рычковка тапшырган.  Н.П. Рычков үзе болай дип язган: «Биләр шәһәрчегендә иске ташлар күп, алар гарәпчә- татарча язылганнар һәм җирдә аунап яталар…  Xәзерге Биләр кешеләре тарафыннан җимереләләр… Мин ул таштагы исемнәрне күчереп алдым… Ул җирләрне изге санап, ерак җирләрдән Мөхәммәт әһалисе, башкортлар да килеп гыйбадәт кылалар»,  ди. (Рычков Н.П. Журнал или дневные записки путешествия капитана Рычкова по разным провинциям Российского государства. 1769- 1770 гг.- СПб., 1770.-С. 21)

Шәһре Болгарның һәм Болгар йортының эпиграфикасы яхшы ук өйрәнелгән, күп кенә галимнәр бу турыда үз фикерләре белән  уртаклаштылар. Без аны өйрәнү тарихына (историографиясенә) тукталып тормадык, чөнки темабыз Казан ханлыгы чоры чыганаклары. Ләкин бөтенләй үк кагылмыйча да булмас. Беренчедән, читләтеп үтәргә ярамый  торган нәрсә — аны өйрәнүнең бапшанган вакыты. Бу эш 1722 елда [25] Петр 1 күрсәтмәсе (указы) нигезендә башлана. Петр шәһре Болгарда шул елны була һәм андагы тарихи истәлекләрне- кабер ташларын күргәч, аларны язып алырга һәм тәрҗемә кылырга боера. Аларның өчесен әрмәнчәдән урысчага Иван Васильев дигән әрмән тәрҗемә итә, ә татарчаларын   кырык җиде таш язуын ахун Кадыйр- Мөхәммәт Сөнчәләев һәм Казан бистәсе тәрҗемәчесе Йосыф Ижбулатов шул боерык нигезендә   күчереп ала һәм тәрҗемә итеп губернаторга тапшыра.

Икенчедән, Болгар-Казан кабер ташларын өйрәнү тарихын Һарун Вәли улы Йосыпов бик җентекләп тикшереп язып калдырды. Аның «Введение в булгаро-татарскую эпиграфику» (М.-Л.,1960) дигән китабында   бу мәсьәлә яхшы яктыртылган. Анда аңа кадәр шул тарихны   язучылар да күрсәтелгән. Ләкин алар барысыда урыс телендә язылган.   Ф.С. Xәкимҗановның Һарун Вәлиевичны тел ягыннан тулыландырып   язылган һәм соңрак чыккан «Язык эпитафий волжских булгар»   (М.,1978) китабы да урыс телендә. Үзебезнең ана телебездә дә булсын әле дигән фикердән чыгып, без бу язмабызны укучыларыбызга   татарча тәкъдим итәбез. Татарча язылганлыктан, биредә без таянып язган Һарун Вәлиевичтән күчерүләр дә булыр.

Һ.В. Йосыповның төп максаты Казан ханлыгы истәлекләренең Болгар   дәүләте ядкәрләре дәвамы булуын исбат итү иде. Һәм ул бу бурычны   бик яхшы үтәп чыкты, чөнки ул ядкәрләрнең тикшерү нәтиҗәләрендә   тәнгәл килүе ап—ачык иде. Моңа өстәп тагын бер принципиаль   мәсьәләнең чишелүен дә әйтергә кирәк. Галим XIV йөздә Болгар   дәүләтенең феодаль таркаулык кичерүен, төрле әмирлекләргә бүленүен таныды һәм аны эпиграфик материал җирлегендә раслады.

Билгеле булганча, XIV гасырның икенче яртысында Болгарстанның   төп җирләренә, Кама аръягына Алтын Урда күчмәннәре һәм урыс басмачылары еш һөҗүм итеп, халыкны талап китәләр. Шул сәбәпле андагы халык тынычрак урынга, Каманың уң ягына, Мишә һәм Казансу   елгалары бассейнына күчеп утыра. Бу вакытта инде Казан шәһәре көчәйгән, сәяси яктан әмирлек башкаласы була. Биредә дә, нәкъ Болгардагы кебек язылып кабер ташлары куелган. Шул уңайдан   Урта Кабан күленең сул ягында, тау өстендә табылган кабер ташы текстын күчереп китерәбез. Архиерей дачасында табылган, хәзерге вакытта Татарстан милли музеенда куелган әлеге ташның язуы, татарчага   әйләндергәч, түбәндәгечә була.

«Ул (Аллаһы Тәгалә) исән һәм үлмәс. Барча яшәүчеләр үләрләр. Бу урында бөек һәм мөхтәрәм хөкемдар, хөкемдарларның ярдәмчесе,   хөрмәтле әмир… шәүкәтле… шәрифле һәм бөек, байрак… [26] шәүкәткә… ике данга… ыругының һәм иманның даны, дөнья   хуҗаларының күләгәсе Мир Мәхмут улы Xәсән бәк кабере торыр».

Күп урыннары бозылган булганлыктан, 3 метр ярым биеклегендәге бу ташның куелу вакытын Ш. Мәрҗани ачыклый алмаган. Ләкин башка   ташлар белән чагыштырып һәм тикшереп, белгечләр аны XIII гасыр   ахрында куелган булырга тиеш, диләр. Димәк, бу — шул вакытта ук инде Казанның үзенең әмире-хөкемдары булган, ягъни Казан дәүләте яшәгән дигән сүз. Бу бер дә гаҗәп түгел, чөнки Болгар дәүләтендә феодал таркаулык монголларга кадәр үк башланган иде. Мисал өчен Ашлы әмирлеген күрсәтергә мөмкин ; 1220 елда урыслар Иделнең уң ягына урнашкан Ашлы әмирлегенә (кенәзлеккә) һөҗүм итәләр.. Кальганы җимергән вакытта аның әмире икенче як капкадан үзенең тән сакчылары белән качып котыла. Казан әмирлеге турында бераз вакыттан соң урыс елъязмалары да язалар. Мәсәлән, 1370 нче елларда Казанда Xәсән дигән әмир хакимлек иткән. Аңа каршы урыс гаскәрләре Алтын Урда фатихасы белән һөҗүм итеп килгәннәр. Димәк, Казан дәүләте ул вакытта ук Алтын Урдадан да, урыслардан да мөстәкыйль булган. Бөек Болгар җиренең феодал таркаулык кичерүен барлык галимнәр дә таныйлар, төрле әмирлекләр (кенәзлекләр) булуы турында язалар. Феодал таркаулык дәүләтнең ваграк әмирлекләргә бүленүе җәмгыятьнең алга китүеннән, җирле җитештерү көчләренең үсүеннән килеп чыккан күренеш. Шуңа күрә аңа тискәре караш дөрес булып бетмәс, һәр үсешнең үз үзенчәлекләре, үз вакыты бар.

Казан ханлыгы заманыннан калган кабер ташлары нигездә хәзерге   Татарстан республикасы территориясендә таралган. Татарстаннан   тыш болгар-татар ташлары Башкортстан, Удмурт республикалары,   Ульян, Самара өлкәләре җирләрендә бар. Болгар дәүләте чорында   ташлар күп булган. Кама аръягында, ягъни Болгарстанның төп җирендә, XIV гасырның икенче яртысында һәм XV гасырда аларның саны бик нык кими. Бу хәлне галимнәр XIV гасырның икенче яртысында   Идел-Чулман Болгарстаны өстенә ябырылган афәтләрнең тискәре   нәтиҗәсе дип аңлаталар. Чыннан да, 1361 елда Алтын Урда әмире Булат-Тимер бөтен Урта Идел буен харап итеп Болгар илен яулап ала һәм биредә үз хакимиятен урнаштыра. Аннан соң Новгород елга юлбасарлары (урыс ушкуйниклары) туктаусыз һөҗүм итеп тора башлый.   Алардан калышмыйча, Мәскәү кенәзләре планлы рәвештә шул ук Кама аръягы өлкәсенә талау походлары оештыра. Нугай, башкорт   һәм башка күчмә кабиләләр шунда күчеп йөреп туена башлый. Әлбәттә, мондый тыгызлыктан халык тынычрак урынга күчеп китә [27] башлый. Андый урын болгарларга күптән билгеле һәм таныш булган Мишә һәм Казансу буйлары, Каманың уң ягы була. Ләкин Кама аръягы   (елганың сул як яры) бөтенләй бушап калган, анда халык Казан ханлыгы чорында яшәмәгән, авыллар да булмаган дигән сүз түгел. Xәлбуки, шулай дип әйтүчеләр дә бар. Кабер ташларының XIV-XV гасырларда кимүе бер Кама аръягына гына түгел, Кама алды территориясенә   дә хас күренеш. Бу шул вакыттагы сәяси һәм социаль-экономик   халәтнең үзгәрә баруы, тарихи үсеш процессының яңаруы белән аңлатыла. Бу бер яктан. Икенчедән, ташларның азаюын авылларның   бетүе дип карау уйлап бетермәү аркасында туган ялгыш фикер.   Моны шундый кыен шартларда ташларны ясарга мөрәҗәгать итүче хәлле кешеләрнең һәм таш ясаучы осталарның азаюы яки булмавы   дип фараз кылу дөресрәк булыр. Болгарлар биеклеге 1,10, 2, 2,50, 3 метрлы калын ташларны Идел аркылы чыгып, Тау ягыннан (Иделнең уң ягыннан) алып кайта торган булганнар. Кама яр буйларыннан   да тапканнардыр. Аны осталарның кярханәләренә (мастерскойларына)   китереп «болай ясагыз, менә болай языгыз» дип сораганнар.   Оста ташны үзенең махсус кораллары белән эшкәртә башлаган, аның аркасын, бордюрын һәм язу өчен урын әзерләгән. Әлбәттә, моңа байтак вакыт киткән. Мондый хезмәтне һәр кеше, һәр авыл башкара алмаган. Мондый кярханәләр һәм осталар Болгар шәһәреннән тыш кайбер башка шәһәрләрдә, зур авылларда гына булуы мөмкин. Ә алар югарыда әйтелгән сәбәпләр аркасында таланган, туздырылган да булуы   бик мөмкин. Xәзерге көнгә, хәтерем ялгышмаса, 800 дән артык таш өйрәнелгән, шуларның 150 се Болгар шәһәрчегеннән табып алынган,   100 гә якыны Казан ханлыгы чорына карый.

Инде хәзер язмаларның эчтәлегенә килик. Без аларның теле турындагы   мәсьәләләрне тел тарихы белгечләренә калдырып, кайбер гомум тарихи проблемаларга гына тукталырга булдык Проблемаларның   эреләреннән түбәндәге сорауларга җавап кирәк: болгар эпитафияләре   белән Казан ханлыгы заманыннан калган таш язулары арасында   охшашлык, яисә охшашлык кына түгел, ә тәңгәл килүлек бармы,   әгәр булса, ул кайчанга кадәр дәвам иткән? Бу сорауларга җавап нинди принципиаль проблеманы хәл итәргә мөмкинлек бирә?

 

1328 елгы Болгар ташы язмасы:

    • «хатын утыз биш яшендә
    • вафат булды, Тәңре рәхмәте берлә
    • сөендерсен, аминь. [28]
    Шәгъбан ае (унбишендә) һиҗридә(?) йөти йөз егерме сигездә ирде»

 

Казан ханлыгы заманындагы 1472 елгы язу:

«Тарих сигез йөз йитмиш йитедә рәҗәп ае әүвәлендә ирде, шимбә көн ирде Мөхәммәт углы Әюп дарелфәнадин дарелбәкага рихләт кыйлды. Xак Тәгалә рәхмәт кыйлгай. Инша Алла Тәгалә Амин раббел галәмин»

1539- 1540 елгы таш язуы:

«Тарих тукыз йөз кырык алтыда Зөлхиҗҗә аенда Корач углы Карачура дарелфәнадин дарелбәкага рихләт»

Урыс хакимияте вакытында язылган 1594 елгы таш:

«Тарих мең ел узып икедә зөлхиҗҗә аенда ирде Чапкын хатыны Җанай-Солтан дарелфәнадин дарелбәкага рихләт кыйлды»

1695-1696 елгы таш язуы:

«Тарих мең дә йөздә йитедә ирде Кутлу -бәй углы Солтан бәй билгесе, дога»

Мисаллар Һ.В. Йосыпов китабының кушымталар өлешендәге 22, 52, 63, 70, 74 нче таблицаларыннан алынды. Без бу мисаллардан гарәпчә язылган Алланы олылау, Корьән һәм пәйгамбәр сүзләрен, догаларны төшереп калдырдык. Ләкин алары да бер үк шәкелләр белән бирелгән: «Ул (Алла) исән, ул үлмәс» яки «Ул бар нәрсәдән югары» һәм шуның кебек гарәпчә башка әйтемнәр. Мондый мисалларны   күпләп китерергә була.

Таблицалар һәм өстәп язылган башка язмалар бер нәрсә турында сөйли. Безнең телебез бик артык үзгәрмичә, болгар заманнарын ук килә. Икенче төрле әйткәндә, без болгар бабаларыбызның уллары һәм кызлары. Беркайдан да килмәгәнбез, шунда үз бабаларыбыз җирендә халык булып оешканбыз.

1281 елдан 1361 елга кадәр булган һәм белгечләр болгар язмаларының   икенче стиле дип атаган эпитафиядән бер мисал. 1332 елда [29] язылган ташта болай диелгән:

«Ул исән, ул үлмәс. Барлык яшәүчеләр үлерләр. Йосыф Xаҗи улы Xөсәен зиярәте. Рәхмәтуллаһы галәйһи. Дөньядан күчде тарих җиат җөз утыр икеш җал, рәҗәп».

Бу соңгы сүзләр чуашчадан тәрҗемә кылганда, җиде йөз утыз икенче ел дигәнне аңлата. Гарәп һәм татар сүзләре белән катышкан чуаш ел саны, чуаш сүзләре турында бик күп яздылар, бәхәсләштеләр. Урыс миссионерлары Н.И. Ильминский һәм Н.И. Ашмарин Ислам мәдәнияте белән көрәштә һәм православие динен фин-угор халыклары   һәм чуашлар арасында тарату максатында әнә шул сүзләргә таяндылар,   чуашларның бабалары болгарлар булган, ә татарлар Алтын   Урдадан килгән килмешәк халык дип дау кузгаттылар. Аларга соңгы елларга кадәр чуаш галимнәре һәм кайбер башка тикшеренүчеләр   иярде. Ләкин алар 1877 елда булып узган археологларның IV съездында чыгыш ясаган В.В. Радловтан башлап безнең көннәргә кадәр тиешле фәнни нигезләнгән каршылыкка дучар булдылар.   Болгар-чуаш теориясе бик җитди рәвештә тәнкыйть уты астына М.З. Зәкиев һәм чуаш галиме Я.Ф. Кузьмин-Юманади бастырган «Волжские   булгары и их потомки» (Казань, 1993) дигән китапта алынды. Андагы төп фикерләрнең берсе — бу ташларны язучылар турында. Чуаш сүзләре дә очраган ташларны мөселман динендәге чуашлар язганнар. Мөселман чуашлар төркеме Болгар дәүләтендә яшәгәннәр һәм акрынлап болгарлашкан, XIV гасырның икенче яртысында алар инде тәмам болгарлашып беткән. Xәзерге чуашларны болгарларның варислары итеп карау хата булган кебек, ул мөселман-чуашларны да хәзерге чуашларның бабалары дип карап булмый. Чөнки чуаш халкы алар язып калдырган эпитафияләрне үзенеке итеп санамый да, өйрәнми дә. Татар халкында булган «безнең болгар бабаларыбыз» дигән аң аларда юк. Фәкать галим-голяма арасында асыл тарихи эзләрен   тапмаудан аптырап татар халкы тарихын күчерү генә бар. Тагын   бер фикер. Бу мөселман чуашлар төркеме болгарлар белән бергә борынгы Xәзәр җиреннән күчеп килгән булырга мөмкин. Xәзәр дәүләтендә төрки тел шундыерак булган дигән хәбәрләр бар.

Моңа өстәп шуны әйтәсе килә. Петр I фәрманы белән тәрҗемә ителгән язуларның күбесе монголларга кадәр язылган һәм шундый ук гарәпчә формулалар белән башлана («Ул исән, ул үлмәс»). Тарих фәнендә вакытны билгеләү (датировка) мәсьәләсе бик мөһим һәм җитди   эшләрдән санала. Тәрҗемә кәгазьләренең кырыенда «бу ташка 557 ел» («оному камню 557 лет») дип, һәм башка елларны күрсәткән [30] искәрмәләр бар. Әлеге ташның урысча тәрҗемәсендә аның куелу   вакыты 619 ел дип күрсәтелгән. Милади буенча ул 1222 ел була. Әгәр искәрмәне 1722 елда К. Сөнчәләев язган булса, ташның куелу вакыты   1165 ел була. Бу иң борынгы, иң карт таш язуы булып чыга. Ләкин 1222 елга 557 не кушсак, 1779 нчы ел килеп чыга. Бу елда   искәрмәләрне кем язган? 724 елгы таш язуына «бу язуга 452 ел» дигән искәрмә ясалган. Ташның елы безнеңчә 1324 була. Шуңа искәрмәдәге елны кушсак, 1776 ел була.

Казан адмиралтейство командиры Свечин губерна канцеляриясендә калган таш язуларының тәрҗемәләрен күчереп алган һәм бәлки ул язып куйгандыр. Чит ил эшләре архивыннан борынгы актлар Үзәк дәүләт архивына   Свечин материалларын тапшыру әнә шул 1776-1779 елларда булгандыр   ахры. Тагын бер гаҗәп нәрсә бар. 47 эпитафиянең 23 се 1226 елга карый. Бу елда нәрсә булды икән? Башка елларда бу кадәр үлем булмаган,   бәлки нинди дә булса чир, эпидимия булгандыр, чөнки бу елда сугыш   халәте күзәтелми. Ләкин мәсьәлә анда гына түгел. Бу эпитафияләр нинди булган: болгармы яки мөселман чуаш телендәме? Ф.С. Xәкимҗановның   югарыда әйтеп кителгән китабыннан бер мисал китерик.

«Ул исән, Ул үлмәс. Булартай бине Булашмак бәк зиярәте торыр. Илаһым, аны җәннәт сыйлары белән шатландыр. Рәҗәп ахрында тарих   йөти йөз йөгерме түрттә» Бу һәм башка борынгы язулар чиста болгарча язылган. Г. Әхмәров тарафыннан табылып күчерелгән 1244 ел язмасы да болгарча язылган булган. Ләкин чуаш телле язмаларның   бары тик 80 еллап кына, аерым бер чикләнгән чорда гына язылып   калуын ничек аңларга? Ихтимал ки, моңа төрле тарихи вакыйгалар   сәбәп булгандыр, ләкин ниндиләр, ни өчен? Шулай итеп, бу өлкәдә эшлисе эшләр байтак әле. Гомумән, кабер ташы язмаларын өйрәнү эше дәвам ителергә тиеш.

Аларда сәяси һәм сугыш хәлләре мотивлары да күренә. Мәсәлән: 1382 елда Габделҗаббар улы кемнеңдер килү вакытында шәһит китә (Туктамыш хан һөҗүме түгелме?); 1530 елда Мөхәммәт — шах бәк углы Мөхәммәт Гали бәк кяфер кулыннан шәһит (бу инде шул елдагы   Мәскәү -Казан сугышы корбаны); 1541 елда Кунак- Xуҗабай углы Җиан-хуҗа каядыр барганда «кяфер кулындин шәһит булды» һәм башкалар. Әмир, бәк, хуҗа, хаҗи кебек термин-атамалар социаль тормыш турында сөйлиләр. Алар турында сүзне озайтмыйча, укучылар   игътибарын Һ.В. Йосыпов һәм Ф.С. Xәкимҗанов китапларына юнәлтү белән чикләнәбез. Ләкин әле тагын бер җитди мәсьәлә бар.

Кабер ташлары үзләренең борынгы язмалары белән төрле авыл-[31] ларның «иске зиярәт» яки «иске каберлек» дип аталган каберлекләрендә   саклана. Ул каберлекләр һәм ташлар шушы авыл кешеләренең бабаларымы, ягъни бу авыл әнә шул борынгы Болгар-Казан   заманнарыннан   бирле яшиме?

Үз вакытында Каюм Насыйри Зөя өязе авылларын һәм ул авыллардагы   кабер ташы язмаларын өйрәнеп, байтак авылларның бик борынгыдан,   болгар заманнарыннан бирле яшәгәнлекләрен язып калдырган иде. (Каюм Насыйри. Сайланма әсәрләр. Ике томда. Икенче том, Казан,   1975) Яшьрәк чагымда мин галимнең ике томлыгын басмага әзерләү уңаеннан Каюм бабай эзләреннән ул авылларда булган идем. Ләкин башка мәшәкатьләр аркасындамы, яшьлегем сәбәплеме, ул ташларны   өйрәнергә вакыт тапмадым. Каюм Насыйри хезмәтеннән мисаллар   китерик.. Әҗәли авылы каберлегендәге ташта «тарих сикез йөз сиксән алтыда Чура углы Дулгәнур фани сарайдин бәка дарины мәкам итти». Бу дата безнеңчә 1481-1482 елларга туры килә, ягъни авылны Казан ханлыгы чорына нисбәт итәргә нигез бар. Ләкин К. Насыйри бу авылны тагын да борынгылата. «Шул тирәдә бер якын зиярәт бар, мукшы каберлеге дип атыйлар икән. Ул зиярәткә хәзердә дә дога кылырга   баралар, барып Корьән укыйлар икән. Ул зиярәттә изгеләрдән бәгъзе адәмнәр бар, имеш. Ул авыл мөселман булган икән. Ул мукшы авылы Болгар таркалмастан элгәре һәм бар икән».

Һәм тагын, «Ул Xаҗ Гали исемле адәм алты кеше белән Болгардан   килеп, авыл булып утырганнар… Xаҗ Галине кыскартып Аҗәли дип йөрткәннәр… Әҗәли авылы соңрак Мамадыш — Акил авылы белән кушылган», дип яза һәм бик борынгы авыл, ди. Мамадыш авылы имамнарының бабалары Биләр шәһәреннән күчеп килеп утырган. Гәйнулла исемле мөәзиннең унберенче бабасы шуннан килгән икән. Әҗәли авылы каберлегеннән күчереп алган таш язуы Һ.В.Йосыпов китабында да нәкъ Каюм Насыйри укыган рәвештә китерелгән. Танай   авылы каберлегендәге ташта «тарих тукуз йөз иллектә»; «Тарих   тукуз йөз кырык өченчедә» (1543, 1536 еллар) дигән сүзләр шул елларда бу авылларның булуы турында сөйлиләр, ди галим.

Мулла Иле авылы бик кадимге авьщдыр. Таш язуында ошбу сүзләр: 1199 (1784) сәнә мөхәррәм ае, тәүфикъ Алладан, дөнья һәм анда булган   нәрсәләр бетәчәк. Бу урында Габделхаликъ бине Габделбакый бине мулла Сәет бине Касыйм бине Ишмөхәммәт хафиз бине Ижбулат бине Иреҗмәс бине мулла Теләш бине Шәехби бине Тәмти-Xытай Әлболгари   күмелгән, дип авылның искелеген шәҗәрә ярдәме белән дә куәтли. Чыннан да 1784 елгы шәҗәрәдән ун буын вакытын чигерсәк (10*25=250) [32] 1534 ел килеп чыга. Мондый мисалларны тагын да китерергә мөмкин.

Шунысы әһәмиятле, К.Насыйри авылларның башлангыч тарихын зиярәтләрдәге таш язулары белән бәйли һәм аны нәсел язулары белән ныгыта, шул авыл кешеләренең нәселдән нәселгә күчеп шунда яшәгәнлекләрен   исбатлый. Моны кире кагу өчен безнең дәлилләребез юк.

Шул ук фикерне Һ.В. Йосыпов та әйтә. Аның югарыда күрсәтелгән китабыннан бер өзек китерәбез: XIV гасыр эпиграфикасының XVI гасыр язулары белән бәйләнеше бер үк авыл каберлегендә шул гасырлардан   калган (XIV, XV, XVI һәм XVII) ташларның булуында күренә, алар байтак авылларда бар (Саба районыныңИзмә, Теләче районының НырсыКибәхуҗа, Зеленодол районының Азелей, Арча районының Кишет һәм башка авыл каберлекләрендә. Моны ассызыклап   әйтергә кирәк, дип дәвам итә галим, чөнки элек заманда авыл каберлекләренә үз кешеләреннән башкаларны, читтән килгән адәмнәрне,   мөселман булсалар да, җирләмәгәннәр, аларны үлә калсалар читтәрәк күмгәннәр. Шулай итеп үз каберлекләрен бабаларының урыны изге дип, гасырлар буена саклаганнар. Димәк, кайбер авыллар   болгар заманнарыннан бирле яшиләр.

Казан ханлыгы чорыннан калган таш язулар Болгар дәүләте вакьггындагыларга   караганда пөхтәрәк, матуррак эшләнгән диләр. Бу факт мондый   төр һөнәрчелекнең бер кадәр алга китүен, югары баскычка күтәрелүен   күрсәтә. Казанның үзендә табылган ташларның иң борынгысы XIII гасыр азагындагы Мир Мәхмут углы әмир Xәсәннеке. Ләкин аларның бик күбесе инде югалган һәм харап ителгән. Урыслар Казан ханлыгын җимергәч, татарлар кайбер кабер ташларын читләргә калдырмас өчен үзләре дә алып китә торган булганнар. Мәсәлән, элек әмирлек үзәге булган   Җүкәтау каберлегеннән, урысларга калмасын дип, берничә ташны татарлар алып китү очрагы теркәп калдырылган. (С.М. Шпилевский)

Кабер ташларына язу язып кую гамәленең әле тукталганы юк, халкыбыз   үлгәннәрнең хәтерен саклап ул эшне һаман да дәвам итә.

Авыл тарихларын барлаганда урыс язмаларына гына таянып эш итү үзен акламый. Мәсәлән, Зөя өязенең Мулла Иле авылы Казан ханлыгы чорында ук яшәгән. Ә урыс язмасында ул бары тик 1565 елда гына күренә. Мондый мисалларны күбрәк тә китереп булыр иде.

Шәҗәрәләр

Татар шәҗәрәләре, югарыда күргәнебезчә, кайбер кабер ташла-рында да язылган. Аларны беренче «басмалар» дип тә атарга мөмкиндер,   чөнки кәгазьдә булмасалар да, алар һәр кеше өчен ачык, теләгән [33] кеше укый алырлык хәлдә. Кабер ташларының күбесендә күмелгән кешенең үзе һәм аның атасы телгә алына. Мәсәлән, «Тарих сикез йөз икедә… Ибраһим углы Исхак, утыз алты яшендә иде…» Бусы да мөһим, чөнки гадәт буенча һәр буынга 25 ел вакыт биргәндә дә, без таш куелган заманнан элгәресен дә күзалларга мөмкинлек алабыз (1399-25 =1374). Казан ханлыгы чорыннан тагын бер мисал: «Тарих сикез йөз йөтмеш йөтидә, рәҗәп ае әүвәлендә ирде, шинбә көн ирде. Мөхәммәт углы Әюп…» Ә бит аларда берничә буынны күрсәткәннәре дә бар. Ш.Мәрҗани Кәче авылы мулласы Юныс бине Иванайның шәҗәрәсен каберлектәге Иванай хафизның таш язуы белән бәйләп китерә. Бу шәҗәрәдә буыннар саны 9, ә кабер ташы 1689 елда куелган.   Димәк, 1689 дан 9*25 =225 не алсак, 1464 нче ел килеп чыга. Юныс мулланың ерак бабасы Әбүзәр әл Кәчеви әнә шул елларда, Казан ханлыгы заманында яшәгән кеше була. Нәсел-нәсәбе, таш язуы шул каберлектә булгач, Кәче авылы да һич югы шул вакыттан бирле яшәп киләдер. Кайбер таш язмалар безнең хәзерге авылларның тарихын   болгар заманнарына ук алып барып җиткерә. Бусы да бик артык гаҗәп түгел. Авыллар читләр һөҗүм иткән вакытларда яндырылган, җимерелеп кырылган. Ләкин, археология фәне күрсәткәнчә, качып киткән, таралган кешеләр 10-15 елдан яңадан кире кайтып, шул ук туздырылган авылның үз урынында, йә булмаса янәшәсендә яңа өйләр салып авылларын торгызган.

Без Аксубай районы Шәрбән авылының тарихи урыннарын карап йөргәндә урамнарда һәм бәрәнге бакчаларында байтак чүлмәк кыйпылчыкларына   тап булдык. Археолог Фаяз Xуҗин бусы XII гасыр чүлмәгенеке, монысы XI гасыр чүлмәк ватыгы, дип билгеләп барды. Соңыннан шундый табылдыклардан күргәзмә дә оештырылды. Бу авыл болгар авылы өстендә утыра һәм бәлки үзенең яшәвен бер вакытта да өзмәгәндер. Менә тагын хәзерге Нурлат районына кергәнИске Әлмәт һәм Яңа Әлмәт авыллары. Аларны бер авыл дип тә әйтергә мөмкин, чөнки араларында инде хәзер кечерәеп бара торган елгачык кына бар. Әнә шул Мораса һәм аңа кушыла торган Гәрәй елгалары буенда, авылга якын гына Болгарның ике шәһәрчек калдыклары XIX гасырда ук (С.Мельников, С.М.Шпилевский) тарихи әдәбиятка кереп калган. Аталган   авыллар шул шәһәрчекләр заманыннан калган дип әйтергә дәлилләр җитми, ләкин монда нинди дә булса бәйлелек булуы бик мөмкин. Мондый   мәсьләләр кузгатылганда бик сак, уйлап эш итәргә кирәк, минем мондый хәлгә дә очраганым булды. Бер авылда миннән «ничек уйлыйсыз,   безнең авылга ничә яшь?» дип сорадылар. Мин 1650 елларда Кама [34] аръягы линиясен төзиләр, димәк авылларга 330 еллар була, дидем. Абзыем арты белән борылды да, кулын селтәп «беләсең, пычагым» дигәндәй китеп барды. Татар халкының шәҗәрәләрен өйрәнү, аларны бастырып дөньяга чыгару атаклы галимнәребез Ш.Мәрҗани, К.Насыйри,   Р.Фәхретдиннәрдән башланып, бүгенгә кадәр дәвам итә. Соңгы елларда шәҗәрәләргә анализ ясап, аларның гомуми тарихи чыганак буларак әһәмиятен, теоретик нигезләрен күрсәтеп М.Г. Госманов һәм М.И. Әхмәтҗанов бик зур эш башкардылар. Миркасыйм Госмановның «Татарские исторические источники XVII —XVIII вв.» (Казань, 1972), Марсель Әхмәтҗановның «Татарские шеджере» (Казань, 1991) китаплары   бик бай тарихи мәгълумат бирә, шәҗәрәләрне өйрәнү бурычларын   куя. Без шәҗәрәләрне өйрәнү тарихына тукталмыйбыз, чөнки бу мәсьәлә югарыда телгә алынган китапларда яктыртылган инде. Шулай ук аларны тикшерергә дә алынмыйбыз. Казан ханлыгы чорында язылган   һәм безгә кадәр килеп җиткән шәҗәрәләр юк, табылмаган. Шуның өчен бу турыда сөйләшү мөмкин түгел. Бер нәрсәне искәртәсе килә. Хәзерге вакытта бик күпләр атасыннан кала бабасын да белми. Фамилиясе   аркылы кайберәүләр бабасын беләдер. Үзеңнең нәсел — нәсәбеңне   белмәү, бабаларыңның рухын сакламау аяныч күренеш ул. Элек «җиде яисә тугыз бабаңны бел» дип эш иткәннәр, бала тәрбияләгәннәр. Үзеңнең нәселеңне белмәү халкыңнан аерылуга алып бара Милләтемне   кайгыртам дисәң, үзеңнең нәсел — нәсәбеңне хөрмәтлә, бабаларыңны   бел, аларның исемлеген генә булса да язып бар һәм киләчәк буынга,   балаларыңа калдыр. Кыскасы, шәҗәрәләр төзү кабер ташына язып та, кәгазьгә төркәп тә дәвам итсен иде.

Буш сүз булмасын дип, «үзеңнең бабаларыңны беләсеңме соң», дип сораучылар булса, үз шәҗәребезне китерәбез. Аның бер варианты   М.Әхмәтҗанов китабында урын алган иде.

1.  Галишаһ — Галиш — Алиш = Тау ягындагы Шунгаты авылында   XVII йөз урталарында яшәгән. Xәзерге Апас районы Шонгуты урыс авылы.

2.  Әлмөхәммәт яки Әлмәтулла  булса кирәк, шәҗәрәдә Әлмәт = Шунгатыдан Мораса  елгасына Гәрәй суы кушылган  җиргә килеп утыра. Xәзерге Нурлат районы Иске Әлмәт авылы. [35]

3. Сөрмөхәммәт, Сөрмәт = Корьән хафиз булган дигән дип йөрткәннәр.   Истәлек сакланган.

4.  Ибраһим хәзрәт = Сөрмәт һәм Ибраһим Иске Әлмәттә яшәгәннәр. Ибраһим 1690 елда туган.

5. Җәгъфәр хәзрәт = Мораса елгасының уң ягына чыгып утырган. Яңа Әлмәт  дип аталган яңа авыл барлыкка килгән. Китаплар авторы.   Бер китабының ахырында Әлмәтне «җәдиди авыл» дип атый. Яшәү еллары 1729-1790.

6. Гөбәйдулла ишан = Кизләү авылында яши. Вафаты 1823 ел. Балалары: Нигмәтулла ишан Әлмәти, Дамелла Рәхмәтулла Кизләви, Дамелла Xәбибулла Кәкре-Тау авылы мулласы, 1878 елда вафат.

7.  Нигмәтулла ишан Әлмәти = Тирә якта дан тотып 1853 елда вафат. Язулы ташы белән кабере Яңа Әлмәт авылының  Тау башы зиярәтендә.
Ш. Мәрҗани, «безнең хатыныбыз мәрхумә Биби- Фатыйма бинте  Габденнасыйр ахун,  анасы соңыннан әлеге Нигмәтулла  никахында булганлыктан, аның үги кызы иде»,  дип язып калдырган.

8.  Xәйрулла хәзрәт = атасы урынында калып Яңа Әлмәтнең имам, хатыйп һәм мөдәррисе булып тора. 1888 елда үлә,  атасы янында күмелгән. Нигмәтулланың икенче углы Гатаулла Иске Әлмәт мулласы була. Гатаулла углы Нурулла Абдулла Алишның бабасы Киек авылына китеп мулла була. Сөнгәтулла дигән углы Мораса авылы мулласы, аның баласы Зәки мулла Казанда яшәде. [36]

9.  Мирхәйдәрҗан мулла = Яңа Әлмәттә, хәтерем ялгышмаса, 1912 елда үлгән.

10.  Мөхәммәт Xатыйп = 1936 елга кадәр булса кирәк Яңа Әлмәттә мулла булып торды, аннан соң үз һөнәрләре белән дөнья көтте. Яшәү еллары 1870 — 1945. Аның беренче хатыны  Фатыйма абыстай Гаяз Исхакиның анасы  Камәрия абыстайның сеңелесе була. Беренче  улы Габделхәй, Мораса авылында укытучы булып  эшләгәндә, 1921 елда революционер буларак  бандитлар тарафыннан атып үтерелә. Шул  авыл мәйданында кабере саклана.

Мин, Сәлам Xатыйп улы, атамның икенче хатыны Нурвисальдән 1929 елда туганмын. Улларым Булат, Айрат һәм Самат бар. Аларга шәҗәрәбезне дәвәм итәргә әйтелгән.

Болардан тыш, ерак бабалар турында төрле чыганакларда башкачарак   искәрмәләр дә бар. В.В. Вельяминов — Зернов үзенең атаклы китабында (Т.3, с.237) Касим татарлары арасында XVII гасыр уртасындагы   Алиш углы Әлмәт морзаны күрсәтеп уза. Бер вакыт Мордва республикасыннан килгән галимнәр «без сине үзебезнең энциклопедиягә   кертәбез, сезнең Алиш мордва морзасы булган» дип тә әйттеләр. Төркиядә Фазыл Алишев яши. Казанга берничә ел элек килгән булган, ләкин очраша алмыйча калдым. Бу хакта Мөселман календаренең 1999 ел чыгарылышында 17 август көненә багышланган   битеннән укып кына белдем. Аның атасы «Xәсән Алишев Мордовия   районы Татар Юнәсе (Юньск) авылында туган икән. Алар гаиләсенә   Гаяз Исхаки килеп — кереп йөргән. Алишевлар нәселен бик хөрмәт итә иде, дип сөйләгән. Югарыда китерелгән шәҗәрәнең күп тармак-ботаклары бар. Алишевлар Кавказ, Урта Азия, Үзәк Рәсәй җирләрендә яшәгәннәр һәм яшиләр. Аларның барысынада тукталып булмый, укучылар шаять гафу итәрләр.

Шулай итеп, кабер таш язулары һәм шәҗәрәләр тарихыбызның җитди чыганаклары булып торалар. Әгәр аларны җыеп тупланмалар эшләнсә, аларга югарыдагы кебек кыскача аңлатмалар бирелеп   барылса, татар халкы тарихының гүзәл бер күренеше булыр иде.

«Болгар-татар эпиграфикасы буенча комиссиянең эш йомгаклары»   дигән өч томлык альбом 67 таш язуын берләштергән һәм аларга аңлатмалар бирелгән килеш Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты архивында саклана. Аларны, Һ.В. Йосыпов [37] һәм башкалар матбугатка чыгарганнарны бергә җыеп тупланма бастырылса,   халыкка җиткерелсә, тарихчыларга, авыл тарихлары, үз нәселләре белән кызыксынучыларга зур бер бүләк булыр иде. Шундый   ук хәл шәҗәрәләр белән дә. Күптән түгел Мәгариф музеенда шәҗәрәләр күргәзмәсе эшләде. Аңа кадәр, берничә ел элек Казан милли мәдәният үзәгендә шундый ук күргәзмә үткәрелгән иде. Аларның   барсын бергә туплап чыгарылса күп мәгълумат алыр идек.

    • Файдаланылган хезмәтләр
    • 1.  Юсупов Г.В. Введение в булгаро-татарскую эпиграфику. — М., Л.- 1960.
    • 2.  Усманов М.А. Татарские исторические источники XVII — XVIII вв. — Казань, 1972.
    • 3.  Ахметзянов М. Татарские шеджере.- Казань, 1991.
    • 4.  Смирнов А.П. Волжские булгары.- М.,1951.
    • 5.  Вельяминов- Зернов В.В. Исследования о косимовских царях и царевичах Тт. 1-Ш,-СПб, 1863-1866.
    • 6.  Рычков Н.П. Журнал или дневные записки путешествия по разным провинциям Российского государства в 1769 и 1770 гг. — СПб, 1770.
    • 7.  Xакимзянов Ф.С. Язык эпитафии Волжских булгар. — М.,1978.
    • 8.  Шпилевский С.М. Древние города и другие булгаро-татарские   памятники в Казанской губернии. — Казань, 1877.
    • 9.  Акты исторические и юридические и древние царские грамоты Казанской и др. соседних губергий. Собрал С. Мельников. — Т. 1-Казань, 1859.
    • 10.  Закиев М.З., Кузьмин- Юманади Я.Ф. Волжские булгары и их потомки. — Казань, 1993.
    • 11.  Каюм Насыйри. Сайланма әсәрләр. Икенче том.- Казан, 1975.
    • 12.  Шиһабетдин Мәрҗани. Мөстәфадель- әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. — Казан, 1989.
    13.  Мөселман календаре. — Казан, 1999.

[38]

С.Х. Алишев «Казан ханлыгы чорындагы татарча чыганаклар»китабыннан, Казан, Институт истории АН РТ, 2002

Әлеге темага башка язмалар