“Казан” пылавы.

Дөгене чистартып берничә кат кайнар су белән юалар да, пешәр-пешмәс итеп кайнатып алалар. Артык тирән булмаган казанда май эретәләр, шунда вак шакмаклап тураган пешкән ит, аның өстенә түгәрәкләп тураган кишер һәм суган салалар. Шулар өстенә пешәр-пешмәс дөгене салып, бераз шулпа өстәп, савытны каплап, болгатмыйча гына сүрән утта 1-1,5сәгать пешерәләр. Әзер пылауны зур тәлинкәгә бушаталар. Табынга чыгарыр алдыннан пылауга кайнар суда йомшарткан йөзем, төше алынган өрек яисә күрәгә өстиләр.
   1 өлешкә: ит 200г, дөге 65г, май 30г, суган 25г, кишер 20г, йөзем яки кипкән җиләк-җимеш 30г, тоз, борыч.
 

Әлеге темага башка язмалар