Казага калган ураза

Рамазан аенда ураза тотмаган көннәрне каплар өчен соңыннан тоташ яки өзеп ураза тотарга кирәк.
Ибне Гомәр әйтүенә караганда, Пәйгамбәр с.: "Сез каза уразасын тоташ яки өзеп тота аласыз", — дигән. Мөхәммәт ибн әл-Мөккадйрнең хәбәр итүенчә, Пәйгамбәрдән с.: "Каза уразасын тоташ тотаргамы, әллә өзеп тә ярыймы?" — дип сораганнар. Ул: "Анысы синең эш. Әгәр кешенең бурычы бар икән, ул бурычын бүлеп- бүлеп бирә ала. Шулай булгач, каза уразасын өзеп тоту­ны да Аллаһы кабул итә".
Каза уразасын ел дәвамында теләсә кайсы айда тота аласыз. Гайшә әйтә, мин кайчакларда Рамазан аенда тотылмаган уразаларымны Шәгъбәннән (Рамазан аен­нан алда килә торган ай) дә алда тота алмый идем, ди.
Кем каза уразасын икенче рамазан аена кадәр тота алмый, ул яңа Рамазанда яңа уразасын тотарга, ә каза уразасын соңыннан тотарга тиеш
Мондый кичектерү хупланмый. Аллаһы тәгалә Коръәндә болай ди: "Аллаһыга гөнаһлы булудан сакла­ныгыз".                     Вәлиулла Якупов

Әлеге темага башка язмалар