Кадер киче

Рамазан ае бәгыренең иң күркәм почмагында Коръән иңдерелгән Кадер кичәсен яшереп тота. Бер орлыктан үсеп чыккан агачта меңләгән җимешләр җитешкән кебек, Кадер кичәсенә дә мең ай йөкләнгән.
Бу кичәдә әҗер-саваплар бергә-мең бәрабәрендә языла. Бу кичәнең тулы кадерен һәм кыйммәтен бары ачлыктан нечкәрә-нечкәрә сизгерләнгән күңелләр генә аңлый һәм тоя ала. Аллаһы Тәгалә әйткән:
«Хактыр ки, Без Коръәнне (Ләүхел Мәхфуздан дөнья күгенә) Кадер кичендә төшердек. Сиңа Кадер киче дигәне нәрсәне белдерә? Кадер киче — мең айдан да хәерлерәктер. Ул кичтә һәртөрле эш өчен, Раббыларының рөхсәте белән фәрештәләр һәм Җәбраил галәйһиссәләм иңәр. Ул төннең таңына кадәр иминлек, сәламәтлек булыр».(Коръән)
Рәсүлүллаһ галәйһиссәләм әйткән: «Әгәр берәү, Аллаһы Тәгаләгә инанып һәм савабына өметләнеп, Кадер кичәсен гыйбадәт кылып уздырса, элек кылган гөнаһлары гафу ителәчәк».(Бохари)
Бу кичә Аллаһның рәхмәте бик мул булган бер кичәдер. Көндез ихтыяҗы булганнарга мөмкин кадәр ярдәм итәргә, авыз ачканда, фәкыйрьләрне ашатып-эчерергә, кичен Коръән укып, гыйбадәт кылып үткәрергә кирәк.
Рамазан аен ураза һәм башка гыйбадәтләр белән уздырган кешеләр өчен Кадер кичәсенең кыйммәте булган кебек, ураза тотмый башка гыйбадәтләрне үтәмәгән кешеләр өчен дә кадере бар. Чөнки бу кичә Аллаһның рәхмәт һәм бәрәкәт ишекләре ачылган бер кичәдер. Бу кичә тәүбә итәргә теләгәннәр өчен бер форсаттыр.
Рәсүлүллаһ галәйһиссәләм Гайшә анабызга, Аллаһ аннан риза булса иде, бу кичәдә уку өчен ошбу доганы өйрәткән:
«Әллааһүммә иннәкә 'әфүввүн түхибүл 'әфвә фә'фү 'әннии».
(Аллаһым! Син гафу итүчесең, гафу итүне сөярсең, мине гафу ит!)
Рәсүлүллаһ галәйһиссәләм әйткән: «Кадер кичәсен эзләүче кеше аны егерме җиденче төнендә эзләсен».(Бохари)
Әбү Зәрр, Аллаһ аннан риза булса иде: «Без, Рамазан аенда Рәсүлүллаһ галәйһиссәләм белән бергә ураза тотканда, уразаның соңгы җиде көне калган иде һәм төннең егерме өчесенә каршы, ул безнең янга төн уртасында намаз укырга чыкты. Төннең егерме дүртесенә каршы ул безнең янга чыкмады, ә егерме бишесенә каршы төн уртасында чыкты. Аннары мин аңа: «Рәсүлүллаһ! Бәлки сиңа төнге намазны үткәрергәдер», — дидем. Рәсүлүллаһ галәйһиссәләм: «Әгәр бу төнне берәр кеше имамга ияреп намаз укыса, бу — төне буе укыган намазга тиң була», — дип җавап бирде. Рәсүлүллаһ галәйһиссәләм төннең егерме алтысына каршы безнең янга чыкмады. Төннең егерме җидесенә каршы ул үзенең хатыннарын, гаилә әгъзаларын һәм башка кешеләрне җыйды, һәм намазны шундый озак итеп укыды ки, хәтта без сәхәр ашауны калдырудан курыктык. Калган төннәрдә ул безнең янга чыкмады», — дип риваять кылган.(Бохари)
Нурислам Ибраһим
Вәгаз:
Рамил  Юныс — 10. Кадер киченең фазыйләте:
 

Әлеге темага башка язмалар