«И» һәм «Й» хәрефләренә башланган төшләр

И
Кем дә кем төшендә Иблисне күрсә, диелә «Төхфәтел- мөлек» китабында, дошманына җиңелер, дошманына җиңү ирешер.
Төшеңдә Иблисне күрсәң, һәлакәтле адәм сиңа дош­манлык эшләр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Бодай, арпа, тары һәм шундый игеннәрне төшеңдә күрсәң, ашлык яки башак ^күрсәң, кулыңа көтелмәгән җир­дән мал керер, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамә- се»ндә.
Төшеңдә иген күрү — бәхетле хәләл мал булуга дәлил ул, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төштәге икмәк һәм иген — вилаятьтер һәм файдалы сату итүдер, диелгән «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемә- се»ндә.
 
Төшеңдә берәү үзенең сабан сөреп, ашлык чәчкәнен күрсә, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә, нинди теләге бар, шуларга ирешер.
Төштә иген игүеңне күрсәң, игенчелек белән шөгыль­ләнсәң, дөньялыгыңда һәм динеңдә гамьле булырсың, ди­елә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Төштә игенчелек эше белән шөгыльләнү — Аллаһы тә­галәгә тәвәккәл итү булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» кита­бында.
Төшеңдә игенчелек белән шөгыльләнеп, иген чәчсәң, морадыңа ирешерсең, дип юрарга киңәш ителә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»нең икенче бүлегендә.
 
Төштә икмәк күрү — хәләл мал һәм ризык ул, шулай ук олы мәртәбә һәм дәрәҗә табу белән дә юралына.Әгәр дә төшеңдә икмәк киссәң, бүлсәң, салуда ризык бәясенә очсызлык булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» гә.
Төштә икмәк ашауны ил башлыгы, падишаһ булу бе­лән дә, ил яки вилаять файдасы дип тә тәгъбир кылалар.
Әгәр дә мондый төшне кол яки тоткын кеше күрсә, азат булуга юралыныр.
Төштә икмәк күрү — хәләл мал булуга дәлилдер, диелә шушы ук «Төхфәтел-мөлек» китабының беренче бүлегендә.
Төшеңдә солтанның яки ил башлыгының икмәк аша­ганын күрсәң, гаять тә зурлык-олылык һәм теләккә ирешү булыр.
Төшеңдә әгәр дә мичтә яки танурда икмәк пешерсәң, тарлык килер, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Әгәр дә төшеңдә икмәк киссәң, нигъмәт һәм бөеклек булыр, ди ул.
Әгәр дә төшеңдә кипкән икмәк күрсәң, яисә икмәк катылары булса, вакытың яхшы узар.
Төштәге йомшак икмәк шулай ук яхшыга юралыныр.
Бер кеше төшендә арпа икмәген күрә икән, күп изгелек­ләр һәм яхшылыклар булуга юралыныр.
Төшеңдә күп ипиләр, икмәкләр күрсәң, дусларың ишле булырлар, гомерең озынлыгына юралыныр һәм дә балаң туар, сөенечләр килер.
Әгәр дә төшеңдә газиз икмәкне күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, зәхмәт һәм мәшәкатьсез генә кулыңа мал керер.
Әгәр дә бер кеше төшендә чынаякка яки савытка икмәк турап ашаса, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, гомере үткән булыр. Аллаһы тәгаләгә сыенырга, гөнаһларыннан тәүбә итәргә кирәк.
Төшеңдә киселгән икмәк күрсәң, диелә шушы ук ки­тапта, күп мал булыр, әмма алардан файдалана гына алмассың.
Төштә ипи күрсәң, билгесез-үзгә җирдән килсә, илнең олыларыннан тәрбия күрерсең, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
 
Төштә икмәкчене, икмәк пешерүчене күрсәң, ул мәм­ләкәтнең хуҗасы, башлыгы гадел булуга дәлилдер, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә икмәк пешерүче ирне күрсәң, диелә «Тәгъбир­намәи-йәнабигъ гәрҗемәсе»ндә, гадел солтандыр, яки ил башыдыр, яисә шәфкатьле юлдаштыр.
 
Төшеңдә имамны күрсәң, әгәр дә үзең намус һәм иман иясе булсаң, мал һәм рәхәтлек килер, мәгәре бозык кеше икәнсең, зиндан, зәхмәт һәм бәлаләр ирешер, диелә «Төх- фәтел-мөлек»тә.
Төштә имам-хатибны күрсәң, ягъни имамның җомга намазында хөтбә укый торганын күрсәң, малың артыр һәм мәшһүр булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә имамлык башкарсаң, бөек һәм хөрмәтле бу­лырсың.
Төштә имамнарны күрү — хәер һәм шәрәфәт ул, диелә «Руза» дигән китапта.
Төшеңдә имамлык күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәна- бигъ тәрҗемәсе»ндә, олылык булыр.
Әгәр дә төшеңдә кыйблаң дөрес булганын күрсәң, шун­да намазыңны тәмам итсәң, арада үзеңне имаммын дип күрсәң, олылык һәм мәртәбә ирешеп, хөкемдар ителерсең.
Әгәр дә төшеңдә ирләргә һәм хатыннарга барсына бергә имаммын дип үзеңне күрсәң, аларга имамлык кыл­саң, шул шәһәргә казый-судья булырсың, әмма казый-су- дья булырлык гыйлемең һәм дәрәҗәң барлыгы шарттыр.
Мәгәрем ки белемең ул эшне башкарырга җитмәсә, халык арасында изге сүзләр сөйләүче булырсың, халык ул сүзләреңне кабул итәр.
Төшеңдә хатыннарга гына имам булганыңны күрсәң, зәгыйфь кавемгә мөтәвәлли ителерсең.
 
Төшеңдә ими, ягъни имчәк күрсәң, гыйззәт һәм хөрмәт булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төштә ирнең ике имчәге — хатыныдыр һәм кызын кү­рүедер.
Әгәр бер хатынны имчәгеннән асылган дип күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, ул хатын зина кылыр, шул зинадан бер бала тудырыр.
 
Төштә матур иннек күрү — чибәр, татлы һәм күркәм буйлы хатын буларак юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Шакшы һәм ямьсез иннекне төшеңдә күрсәң, симез һәм бозык хатын булыр.
 
Төшеңдә инбир (имбир) күрсәң, яки ашасаң, гыйлемең һәм мәгърифәтең мәшһүр булыр, гомерең озындыр һәм вакытың рәхәттә узар, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Әгәр дә төшеңдә инҗир күрсәң, кылган гамәлең өчен борчылырсың, берничә тапкыр аңлатып акланырсың, шун­нан хәләл мал кулыңа керер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә инҗир агачын күрсәң, бай булырсың, ди Мө­хетдин бине Гарәби. Әгәр төшеңдә инҗир ашасаң, ди ул, өйләнерсең һәм балаң туар, байлык җыярсың.
 
Төшеңдә ирен күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, адәмнең ярымы, ягъни хатыны, яисә ире, яки дусты булырсың.
 
Әгәр дә төшеңдә ихтыярлы, ирекле ир кешене, ягъни кол булмаган ир кешене күрсәң, ул ир синең йортыңа керсә, бүлмәңә узса, яисә теләгәнчә йөрсә, бу төшең дәү­ләт буларак юралыныр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Ис тию
Төшеңдә үзеңне ис тиен исергән итеп күрсәң, бер дә яхшыга булмас, зәгыйфьлеккә, зәгыйфьләнүеңә дәлилдер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
 
Төшеңдә исерткеч эчеп исергәнеңне күрсәң, дөнья эш­ләренә күңел салырсың, денсезгә чыгарсың, кайгы һәм . хәсрәт ирешер, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Әмма Мөхетдин бине Гарәби; Төшендә берәү исерткеч эчеп исергәнен, исерек булуын күрсә, байлыкка ирешә, кулына хәрәм мал керә, ди.
Төштә эчү һәм исерү — хәвефтер, диелә «Тәгъбирнамәи- йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Төшеңдә хәмер эчеп исерсәң, сиңа бер солтан, ил башы ирешер һәм ачуланыр, яки кыйнар, диелә шул ук китапта.
 
Төштә хуш исләр иснәү—шатлык һәм баладыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Төшеңдә ислемай күрсәң, шатлык табарсың, изгелеккә ирешерсең, кулыңа хәләл мал керер һәм яхшы хәбәр ише­теп сөенерсең, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төшгә ислемай күрү —яхшы хәбәр алу, галимнәр мәҗ­лесенә бару, саф иман ул, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә ислемайлар сөртенсәң, яхшыга һәм хәерлегә юралыныр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Төшеңдә берәүнең яки үзеңнең башыңа ислемай сип­сәләр, яхшы сүзләр ишетеп сөенерсең, диелә «Төхфәтел- мөлек»тә.
 
Төштә чи итне күрү — кайгы һәм хәсрәт килү билгесе, диелә «Иосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Төштәге сарык ите — хәлләре хәвефле булу хәбәре, ди­елә шунда ук.
Әгәр дә төшеңдә киек ауласаң, аны тотып, итен аша­саң, кулыңа мал керер.
Төштә эт, яки көчек итен ашасаң, кулыңа шулай ук хәләл мал керүгә юралыныр.
Төшеңдә үгез итен киссәң, өләшсәң, шул шәһәрдә гый­лем иясе булырсың һәм бүтәннәргә мал өләшерсең.
Әгәр дә төшеңдә тавык итен ашасаң, хатынлыкка бер кыз алырсың һәм аның кызлыгын бозарсың.
Төштә сыер ите ашасаң, кулыңа мал керер.
Төшеңдә сарык суеп, итен ашаганыңны күрсәң, дошма­ныңны җиңәрсең.
Төштә кош итләрен ашасаң, кулыңа мал керер, өркет ите төшкә керсә, мал һәм файда булыр, дип юралыныр.
Әгәр дә төшеңдә күгәрчен итен ашасаң, кулыңа мал керүгә тәгъбир ителер.
Төшеңдә ана эт итен ашасаң, дошманга җиңү булыр.
төштә бүре итен ашаган кеше өнендә кайгыга төшәр.
төштәге сыртлан ите — көтелмәгән җирдән кулыңа мал керү ул.
Төшеңдә каплан ите ашасаң, дошманыңның малы ку­лыңа керер.
Арыслан итен ашасаң, дошманнарыңнан зыян күрерсең, кулыңнан күп кенә малларың китәр.
Төшендә тычкан итен ашаган кеше өнендә бер хатын­ның гайбәтен сөйләр.
Төшеңдә дуңгыз итен ашасаң, кулыңа явыз кешедән мал керер, яисә бер тоткыннан бурычың кайтыр, яки хә­рәм мал җыярсың һәм Аллаһы тәгалә каршында гөнаһлы булырсың.
Төшеңдә итне казан, яки кәстрүл эчендә дип күрсәң, хәләл мал булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Сарык суеп, итен ашасаң, ди, теләгеңә ирешерсең. Әм­ма төшендә сарык итен ашаганын күргән кешегә кайгы ирешер, дип белдерә.
Төшеңдә сарык итен тураганыңны күрсәң, байлык ки­лүгә юралыныр, диелә.
Әгәр дә төшеңдә адәм итен ашасаң, гайбәт һәм юк сүзләр сөйләрсең.
Төштә кошлар итен ашау, ди Мөхетдин бине Гарәби, теләгеңә ирешәчәгең хакында белдерер.
Киек яки куян итен ашасаң, яисә бер-бер кешегә шул .итләрне ашатсаң, дошманыңнан өстен чыгарсың һәм бай­лыкка ирешерсең.
Төштә чи ит ашау — гайбәт ул, диелә «Тәгъбирнамәи- йәнабигъ тәрҗемәсе» кигабында.
Төштәге итләрнең барсы да — рәнҗүдер, авырудыр, ди­елә шушы ук китапта.
Төшкә куырган, кыздырылган ит керсә, үлемдер, шу­шындый итне ашау — гайбәттер.
Төштә тозлы ит күрсәң, ганимәт малыдыр.
Әгәр дә төшеңдә симез ит күрсәң, яхшы ризык буларак юралыныр.
Арык ит — көенечтер.
Төштә ит ашау, шулай ук, хәлсезләнү дип тә юра­лыныр.
Әгәр дә төшеңдә итнең сөяге, сөякле ит күренсә, яше­рен мал буларак тәгъбир ителер, кулыңа керер.
Төштә пешкән сыер итен күрсәң, хәвефтән котылу бу­ларак юрарлар, яки ир балаң туачагы белән тәгъбир кы­лырлар.
Төштәге сарык ите, шулай ук, мал да булыр, әмма мәшәкате белән кулыңа керер.
Төштәге кош итләре, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, ризык һәм малдыр, яки алданудыр, яисә хатын-кыз ягыннан хәйләдер.
 
Төшеңдә итек күрсәң, хәләл хатыныңа талак кылыр­сың, хәләл хатыныңны аерып җибәрерсең, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Төштә итек күрү — морадың булыр, теләгеңә ирешер­сең, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
 
Төшеңдә итекчене күрсәң, гадел солтан, гадел ил баш­лыгы буларак тәгъбир кылыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
 
Итче
төшеңдә итчене күрсәң, бер залим дип бел.
Төшеңдәге итче — Газраил фәрештә ул, диелә «Төхфә- тел-мөлек»тә.
Төшеңдә ит чабучыны күрсәң, усал һәм начар кешеләр­гә иярерсең, залимнәр белән аралашырсың.
Төштә ит чапсаң, тәүбә итү тиешле, бер явыз эш баш­карырсың.
Төшеңдә итче белән сөйләшсәң, явыз һәм начар кешегә очрарсың, аның белән сергә керерсең.
Үзең белмәгән итчедән төшеңдә ит сатып алсаң, шул итне өеңә китерсәң, өеңдә ызгыш һәм талаш булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә итчегә алачык төзесәң, залим булырсың.
Төшеңдә белмәгән итчене күрсәң, Газраил фәрештә булыр.
 
Төшеңдә ишек башы, ягъни уңбер агачы кырылса, җи­мерелсә, бу — йорт иясе булыр, ул үләр, яисә бер кайгы- гамьгә чумарсың, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә йортыңның ишеге җимерелсә, яки янса, йорт хуҗасының зәгыйфьләнүе, яисә кайгыруы ул, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Әгәр дә төшеңдә йортыңның ишеген күреп, аңа игътибар итеп уйлансаң, бәладән имин булырсың.
Әгәр төшеңдә йорт ишеген ачсаң, ул бикле булган исә, яхшы киңәш табарсың һәм мәслихәтең ачылыр.
Ишекләрдә пәрдәләр күрсәң, сагыш һәм көенеч белән юралыныр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Төштәге ишек, йорт ишеге — озын гомерле булуың ул, диелә шушы ук китапта.
Төшеңдә кабык ишек күрсәң, хатын булыр.
Әгәр дә төшеңдә ачык ишек күрсәң, ризык ишекләре ачылуга дәлилдер.
Төшеңдә агачтан ясалган бикле ишек күрсәң, дөньяңны саклауга хөкем ителер.
Төшеңдә ишегеңнең ярылуы — кыйммәтсез һәм кадер­сез булуыңдыр.
Әгәр дә төшеңдә йорт ишелеп, тузаны күтәрелсә, ку­лыңа мирас ирешер, мирас малын алырсың, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Төштә ишәк күрү — бер эштә иреңнең хәмде әйтүедер, ягъни Аллаһы тәгаләгә сөенеп рәхмәт әйтүедер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ гәрҗемәсе»идә.
Төшеңдә кыргый ишәкне күрсәң, яки ишәгең кыргый булса, сәфәреңнән файда табарсың, максатыңа ирешерсең, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төшеңдә ишәккә атлансаң, яки аркасыннан кочсаң, көч­ле һәм куәтле булырсың.
Төшеңдә ишәкләрем күп икән дип күрсәң, ят кешедән
теләкләрең хасил ителерләр.
Төшеңдә ишәк белән торганыңны күрсәң, маташсаң,
теләгеңә ирешерсең.
Төштә ишәк сату, яки алу, яисә ишәктән зыян күрү, я ишәкнең зыян эшләвен күрү — берәр гамәлеңнән зыян
ГабТөшеңдә ишәгеңне күзсез, сукыр дип күрсәң, көтелмәгән җирдән бик күп мал килер, кайдан икәнлеген дә белмәссең.
Төшеңдә ишәгеңне симез, яисә ябык дип күрсәң, дәү­ләтең артыр һәм малың куәтләнер.
Әгәр төшеңдә итен ашар өчен дип ишәгеңне суйганың­ны күрсәң, кәсебеңдә тизлек белән мал табарсың, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Төшеңдә кыргый ишәкне суйсаң, мал һәм ганимәт
булыр.       ,
Төшеңдә әгәр дә ишәгеңә атланып утырганыңны пәм һәркайда аның өстендә йөргәнеңне күрсәң, бер мөселман җәмәгатьләреннән аерылырсың, яисә бер гөнаһка керерсең, гөнаһ кылырсың.
 
Төшеңдә ияк күрсәң, ыруг, тамыр иясе булыр, ягъни нәсел ияседер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемә- се»ндә.
Иягең белән нәрсә булса, нәсел башы булган кешегә дә шул килер.
 
Төшеңдә ат иярләсәң, атка менсәң, олылык һәм мәр­тәбә ирешер, барча теләкләрең хасил кылыныр, диелә «Төх-
фәтел -мөлеек»тә.
Төштә иярне аттан төшерү — дәрәҗәңнән китү ул.
 
Төшеңдә иярчене күрсәң, ягъни ияр ясаучыны күрсәң, туры сүзле адәм булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
 
Төшеңдә иңсә күрү, ягъни кулбаш иңсәләрен күрү акрынлык һәм матурлык ул, диелә «Тәгъбирнамәи-иәна- бигъ тәрҗемәсе»ндә
Й
Төштә йозак күрү көч һәм куәт белән юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә йозак күрсәң, падишаһлыктыр һәм хөрмәттер, диелә шушы ук китапта.
Төштә йозак югалтсаң, ди Мөхетдин бине Гарәби, ка­рарыңда азат булырсың.
Әгәр дә төшеңдә катлы-катлы йозаклар күрсәң, яхшы карар һәм дәүләт булыр, эшең җиңел барыр.
Төшеңдә йозак ачылганын күрсәң, барча эшләрең дә бәйләнерләр һәм тукталынырлар.
 
Төшеңдә йоклаганыңны күрсәң, уянгач, эшеңә яки эшең­дә ашыгулык булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәр­җемәсендә.
 
Төшеңдә йолдыз күрсәң, карендәшең ул, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Әгәр дә төшеңдә йолдызны яхшы дип күрсәң, ка- рендәшеңнән изгелек ирешер, әгәр дә явыз итеп күрсәң, карендәшеңнән явызлык килер, яисә карендәшеңә явызлык булыр.
 
Төшеңдә йолкыш (начар, хәлсез) хайваннарны күрсәң, хурлык һәм бәхетсезлек ирешер, ди Мөхетдин бине Г арәби.
 
Йомырка
Төштә йомырка күрсәң, гаурәт һәм хатын-кыз булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төштәге пешкән йомырка хәрәм мал буларак юра­лыныр.
Төшеңдәге йомырка — хатыннар булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Төшеңдә ботка кебек итеп пешерелгән йомырка ризы­гын күрсәң, сытып, болгатып йомырка пешерсәң, шушы­лай пешерелгән йомырка ашасаң, кайгыдыр, сакланырга кирәк.
 
Төштәге җенес йомыркалары — дошманнарыңның җи­ңү, яки җиңелү юлыдыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Әгәр дә бер кеше төшендә ике йомыркасын да печелгән итеп күрсә, дошманнарына җиңү табар.
Төшендә берәү үзенең йомыркаларын зур булган, яки шешкән дип күрсә, дошманнары аңа зарар итә алмыйча гаҗизләнерләр.
Төшеңдә ике йомыркаңның да киселүен күрү кайвакыт­та кыз балаларың үлеменә һәм мәхрүм калуыңа да юра­лыныр.
 
Әгәр дә төшеңдә бер-бер урында «олы йомышыңны үтәп», «тышка чыксаң», аннан соң үзеңне чистартсаң-өретсәң, булган үз малыңны югалтырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Әгәр дә «олы йомыш үтәгәндә» үз тәрәтең киемеңә, яки тәнеңә буялса, кулыңа хәрәм мал керер, ди ул.
Төшеңдә бәдрәфтә, яки кое өстенә, коега, яисә асылсыз җиргә «олы йомышыңны үтәсәң», «тышка чыккан» уры­ның кайдалыкны белмәсәң, көтелмәгән җирдән кулыңа мал керер.
 
Төшеңдә сарык йонын күрсәң, яхшыга юралыныр, ди­елә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Әгәр дә төштә сарык йонын алганнарын күрсәң, хатын белән ир арасында дошманлык барлыкка килер.
Төштә әгәр дә бөркет йонын күрсәң, мал һәм файда
ирешүгә юралыныр.
Әгәр дә төшеңдә аягыңны бик тә йонлы дип күрсәң, бер малаең туар һәм бик тә олы хөрмәтләргә ия булыр,
ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә сарык йонын күрсәң, мал һәм нигъмәт
булыр, ди ул.
Әмма икенче бер урында: Төшеңдә ион күрсәң, солтан­нарга, ил башлыкларына һәм вәзирләргә, министрларга — мал һәм нигъмәт, фәкыйрьләр өчен — дошман, ди.
 
Төштә йон эрләүчене күрсәң, сәфәр кылырсың, ди Мө­хетдин бине Гарәби.
 
Төшеңдә йон тетүчене күрсәң, дәгъва иясе булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Төшеңдәге йорт — иреңнең динедер, ир кешенең дине­дер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Бер кеше төшендә йорты җимерелгәнен күрсә, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында, аңа бер кайгы ирешер.
Пыяла йортта торганыңны төшеңдә күрсәң, әҗәлең якынайган булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Әгәр дә төшеңдә бер-бер җыештырылмаган өйгә керсәң һәм дә чыксаң, дошманыңның көнчелегенә оч­рарсың, ди ул.
Төшеңдә йорт төзесәң, йорт салсаң, гомерең рәхәттә
узар.
Әгәр дә төшеңдә йорт төзетсәң, йорт салдыртсаң, яки йортны яңа дип күрсәң, эшләрең җиңел барыр, нигъмәтең
һәм дәүләтең күп булыр.
Бер кеше төшендә балчыктан, яки кирпечтән камил һәм биек итеп яңа йорт төзесә, әгәр ул фәкыйрь булса, бай­лыкка ирешер, сагышлы икән, тәүбә кылыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Төшеңдә киң һәм зур йорт эчен күрү—дөньяңның киң­леге гамәлеңнең яхшылыгы һәм юмартлыктыр.
Төштәге йортның тар урыннарын күрсәң, саранлык
бульф.цтәге йортның яңалыгы, балчыклы булуы —дине һәм хөкемнәрендә сагышлы булудыр, ул йортның зиннә­тедер һәм дә ул йортның хатыннары, угылларыдыр.
Төшеңдәге йортнын яхшылыгы — дөньяңның яхшылы­гыдыр һәм зурлыгыдыр.        и
Әгәр төшеңдә йорт бүрәнәләре төшсә, бер гөнаһка
керерсең һәм дә газапка ашыгырсың.
Йорт бүрәнәсеннән төшеңдә төшсәң, намазыңнан тө­шүең һәм Аллаһы тәгаләне онытуың булыр.
Әгәр дә йорт бүрәнәләрен төшеңдә туфрак белән бол­ганган дип күрсәң, курку артыннан кулына мал керер.
Төшеңдә йортыңның диварлары, стеналары ауса, яки ал арны аударсаң, кулыңнан малың китәр.
Төштә йорт дивары ауса — тиз арада кайгы килү ул,
ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә йортның бер диварыннан икенчесенә сикереп йөрсәң, бер дәрәҗәдән икенчесенә күчәрсең.
Төштәге йорт диварлары — олылык һәм мәртәоә, шу­лай ук хәләл мал булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Әгәр дә төшеңдә иске йорт диварын күрсәң, яңадан аны төзәттерсәң, олылыгың һәм дәрәҗәң артыр.
Төшеңдә иске йортның диварлары ауса, барча кайгы­лардан котылырсың.
Әгәр дә бер-бер хатын төшендә йорт стеналарыннан сү акканын, гөрләп-чишмәләп агып төшкәнен күрсә, зур кайгы булыр, шул рәвешле бик тә күп елар, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Төшеңдә йөз, бит күрсәң, мәкерле хатын булыр, яисә
үз хатының мәкерле дигән хәбәрдер.
Төшеңдә солтанның йөзен күрсәң, максат һәм яхшы­лык, олылыкка һәм дәрәҗәгә ирешү булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төшеңдә йөзеңне-битеңне пешкән, яки симез дип күр­сәң, куәт булыр һәм дошманыңны җиңеп, үзеңә буйсын­дырырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштә йөзеңдә бер-бер артык нәрсә күрсәң, ди ул, бай булырсың.
Әгәр дә төшеңдә үз йөзеңдә кан әсәре калмаганлыгын күрсәң, тәүбә итәргә кирәк, әҗәлең бик тә якын килгәндер.
Әгәр дә төшеңдә билгесез кешенең йөзен-битен күрсәң, хәтәрле булырсың һәм, кемнеңдер көнчелеге җитеп, бәлаләнерсең, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә, бу төшне күрүчегә саклану киңәш, ителә.
Әгәр дә төшеңдә берәр кешенең йөзен каралган дип күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, ул кеше кяфер булыр, Аллаһы тәгалә мондый түбәнлектән саклый күрсен.
Әгәр дә төшеңдә йөзеңне тузан белән капланган, кара дип күрсәң, үлемдер.
Төштә йөзеңне ак күрсәң, иманың булыр.
Төштә кызыл йөз—дәүләт, кызыл белән аклыгы — гыйззәт, йөзеңнең сарылыгы — сырхаулык һәм авырудыр.
Төштә хатыннар ирләренең якты йөзләрен күрсәләр, мал һәм гыйззәт дип юралыныр.
Әгәр дә төшеңдә йөзең өстеннән кеше йөргәнен күрсәң, ярдәмчеләрең белән корылык булыр һәм көенеч дип юра­лыныр.
 
Төштә йөзек күрү — ирләргә дә, хатыннарга да яхшы дип юралыныр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемә- се»ндә.
Төшеңдә алтын яки көмеш йөзек күрсәң, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә, зур байлыкларга ирешерсең һәм ил эчендә мал тотучы булырсың.
Төштә йөзек күрү — зур изгелек табу ул, диелә «Төх­фәтел-мөлек» китабында.
Төшендә бер ир хатынында йөзек күрсә, бу төше үзенең эшләре тәмамлану билгесе булыр, шушы тәмамланган эшеннән файда һәм дәүләт бар кылыныр.
Хатыннар төшләрендә алгын йөзек күрсәләр, мал та­барлар.
Төштә ирләрдәге алтын йөзекне күрү кайгы һәм хәс­рәтне белдерер.
Әгәр дә төшеңдә йөзекнең ике кашы бар икән -тип күрсәң, малың артыр һәм бер карында ике улың туар.
Төштә кырылган йөзек күрсәң, зур дәрәҗә билгесе булыр.
Әгәр дә төшеңдә йөзек белән мөһер суксаң, зур дәрә­җәгә юралыныр һәм зур эшеңнең тәмам булуына тәгъбир кылыныр.
Төштә борыныңда йөзек күрсәң, яки көмеш йөзек күр­сәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, хаҗга китәрсең һәм дош­маннарыңны җиңәрсең.
Кем дә кем төшендә йөзек күрсә, бай булыр һәм бер хатын алыр, ди ул.
Төштә алтын йөзек күрүне олы мәртәбәгә ирешү бу­ларак юрарга киңәш итә.
Төшеңдә йөзегеңнең сынганын күрсәң, дәүләтең китәр.
Төштә йөзек күрүне «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемә­се» баладыр һәм хатындыр, яки кол хатын-кәнизәктер, дип юрарга киңәш итә, яисә кол хатын сатып алудыр, я бер йорттыр, яки хайван, малдыр,, я вилаятьтер.
Әгәр дә төшеңдә алтын йөзек күрсәң һәм аны ирләрнең кигәнен күрсәң, ул ирләргә хурлыктыр, диелә шушы ук китапта.
 
Төшеңдә коры йөзем күрсәң, дәүләт килер.
Төштә кара йөзем күрсәң, рәнҗеш һәм мәшәкать булыр.
Чи йөзем^ күрсәң, һәр данәсе кадәр мал табарсың, дип белдерелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Төшгә йөзем җимеше күрсәң, хәрәм мал булыр һәм явыз сүзләр ишетерсең диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төштә йөзем суы күрсәң, яки йөзем суы эчсәң, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә, бу төшең һәр җир­дә сәламәт һәм имин булуыңа дәлилдер.
Төшеңдә кара йөзем җимешен күрүне монда да рәнҗеш һәм мәшәкать буларак юрарга кирәклеге белдерелә.
Төштә йөзем җимешен күрсәң, яхшылык һәм мәртәбә­дер, дип аңлатыла «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.
Йөзем суын исә күркәм һәм бай хатын дип юрарга киңәш итә.
Төшеңдә ак йөзем җимешен күрсәң, ризыгыңның киң­леге булыр.
Әгәр дә төшеңдә йөзем җимешен ашасаң, йөзем җи­мешләре җитлеккән вакыт икән, хәтта кара йөзем җиме­шен ашасаң да, барсы да ризык буларак юралыныр. Әмма җитлегү вакытыннан алда йөзем җимешен ашасаң, сагыш­тыр, вакытыннан гайре чакта ашасаң, рәнҗүдер.
Төштәге йөзем тәлгәше — сагыш ул.
Төшеңдә йөзем җимеше бакчаларын күрсәң, хатының яисә хатын-кыз булыр.
Төштә яшь йөзем җимешен күрсәң, дөньяңның яхшы һәм хушлы булуынадыр.
 
Әгәр дә төшеңдә суда йөзсәң, кулыңа хәләл мал керер, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Әгәр дә төшеңдә болганчык суда йөзсәң, кулыңа хәрәм мал зәхмәт белән керер.
Төшеңдә әгәр дә агар суга килеп төшсәң һәм аннан кабат йөзеп чыксаң, авыр бәлаләрдән иминлек белән ко­тылырсың.
Төштә суда йөзсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәр- җемәсе»ндә, бу төшең бер эшкә тотынуыңның билгесе булыр һәм куәтле имандыр. Эшнең ахыры якындыр һәм яхшы бетәр.
 
Төштә йөк күрсәң, кулыңа мал керер һәм теләкләреңә ирешерсең, дип язылган «Төхфәтел-мөлек»тә.
Әгәр дә төшеңдә йөк төялгән ат күрсәң, ул бәйле торса, дәүләт килер, диелә шушы ук китапта.
Төшеңдә үзеңне йөкле, йөк күтәрүче итеп күрсәң, зур мәртәбәгә ирешерсең, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Әгәр йөк атының йөк китерүен төшеңдә күрсәң, ди ул, биек кешеләрнең тәхет хезмәтендә булырсың.
Төштә йөк күрү куәт һәм иминлек буларак та юралы­ныр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
 
Төшеңдә төз җирдә йөренгәнеңне күрсәң, иреккә чыгу­ың, бәлаләрдән котылуың дип юралыныр.
Әгәр дә төшеңдә чокырда йөренгәнеңне күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, авырлыклар ки­лер, әмма ахыры яхшыга бетәр.
Төшеңдә берәр кешенең күкрәгеннән йөрәген чыгарып ашасаң, бай булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Йөрәк
Төштә йөрәк күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, хәзинә булыр, хәзинә дип юралыныр.
Әгәр дә йөрәгеңне зур икән дип күрсәң, хәзинәңнең дә зур булуынадыр, мәгәре кечкенә итеп күрсәң, хәзинәң дә аз булыр.
Төшеңдә йөрәк ашасаң, диелә шушы ук китапта, балаң тарафыннан куәт һәм файда эшләнелгәнен күрерсең.

Әлеге темага башка язмалар