Иң зур бүләк — һидәят.

Кешегә Аллаһ тарафыннан бу дөньяда ук бирелгән иң зур бүләк — һидәят. Иманлы һәм һидәятле булуыбыз белән без Раббыбызга чиксез шөкерләр кылып яшәргә бурычлы, һидәят белән Аллаһ адәм баласының акыл-фигылен төзәтеп, иман белән аны фәрештәләрдән дә югарырак дәрәҗәләргә күтәрде. Әмма иманын, һидәятен югалткан кеше хайваннан да түбәнгәрәк төшә. Чөнки без Коръәннән беләбез ки, Аллаһы Тәгалә хәтта фәрештәләргә дә Адәм алдында сәҗдә кылырга әмер итте. Җир йөзендә бер-берсенең канын түгеп, туктаусыз үзара сугышып яшәячәк адәм балаларының бер гөнаһсыз фәрештәләрдән өстен куелуының хикмәте әнә шул иман вә һидәятнең Аллаһ каршында зур дәрәҗәләргә ия булуыннан гыйбарәт. Шуның өчен безгә һидәятебезне саклап яшәү бурычы йөкләтелде.

Мөселманнар намаз укый, ураза тота, Хаҗ кыла. Үзен мөселман дип санаган һәркем Исламның биш терәген дә үтәп яшәргә тырыша. Әмма… көннәрдән беркөнне үзегезгә имтихан кылып карагыз әле: Аллаһ белән синең арада пәрдә юкмы, үзара мөнәсәбәтләр ачыкмы? Шушы имтиханны ясау дөньялыгыбыз вә ахирәтебез өчен мөһим. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйтеп калдырган: “Сәхабәләр, табигыйннәр, табиг табигыйннәр тоткан дин — Ислам диненең иң чиста чоры”. Сәхабә дип пәйгамбәребез (с.г.в.) белән бер заманда яшәп, аны күргән, аралашкан мөселманнарны атыйлар, табигыйннәр — сәхабәләрне күргән мөселманнар, ә табиг табигыйннәр — табигыйннәрне күреп-белгән мөселманнар була инде. Менә шушы өч буын Ислам диненең иң ихлас, көчле чоры булып динебез тарихына кереп калган. Хәсән Әл Басрый дигән галим, табигыйн — дөньяви мәшәкатьләрне куеп, күбрәк эчке халәтен, рухи байлыгын арттыруны өстен күргән. Кайбер галимнәр болай яшәү рәвеше нәкъ менә Хәсән Әл Басрыйдан башлана, ягъни ул суфилыкның атасы дигән фикер әйтә. Бу галим безгә үз-үзебезне өч төрле гамәл кылганда тикшерергә куша: намаз укыганда, дога кылганда, Коръән укыганда. Әгәр кеше намазыннан рухи ләззәт, рәхәтлек алмый икән, димәк, гыйбадәт хис-тойгысыз, җансыз башкарылган. Коръәнне кулыбызга алып утырдык, күз алдында хәрефләр йөгерешә, ә укуыбызның тәмен, ямен тоймыйбыз. Дога, зекер кылуыбыз да җанга ләззәт бирми. Хәсән Әл Басрый әйтә, шушы гыйбадәтләрнең берсеннән генә булса да рухи күтәренкелек, илаһи югарылык сизмәсәгез, димәк, сезнең белән Аллаһ арасында пәрдә бар ди. Ә ни өчен мондый хәл килеп чыга соң? Җавабы бик гади: Аллаһ синең кайбер гамәл­ләреңнән риза түгел. Коръәннең Бәкара сүрәсендә Бәни Исраил кавеме турында сүз бара. Бу кавем ясаган хаталарны без кабатламыйбыз дияргә ашыкмыйк әле. Чөнки адәм балаларының психологиясе бертөсле: бозылсак та, төзәлсәк тә бертөрле эш итәбез. Хәзер ни өчен Аллаһ белән бәндә арасында пәрдә барлыкка килә дигән сорауга җавап биреп карыйк. Аллаһы Тәгалә Бәкарә сүрәсенең 85 нче аятендә болай ди: “ … Сез Аллаһ китабының кайбер аятьләренә ышанып, кайберләрен инкяр итәсезме? Сезләрдән бу эшне эшләү­челәрнең җәзасы дөньяда хурлыкка төшүдер…” Чынлап та, җиңел аятьләрне үтибез, ә менә авыр­ларын калдырып торабыз түгелме? Риба ашауның хәрамлыгын аңлаткан аять бар. Ә адәм баласының күбрәк байлык туплыйсы килә, нәфесенә ияреп, ул шушы аятькә күз йома. Хаҗга барабыз, мөэминнәр бер-берсенә туганнар дигән аятьне үтәп җиткерә алмыйбыз: талашабыз-ызгышабыз, бер-беребезне әллә нәрсәләрдә гаеплибез. Теоретик яктан ышан­сак та, гамәли яктан кабул итеп бетермибез. Ә Раббыбыз кисәтә, бу рәвешле яшәсәк, дөньяда хурлык, ахирәттә каты газап көтә безне. Бәни Исраил кавеме бик түбән дәрәҗәгә төшә: Аллаһ аларнын кайберләрен дуңгызга вә маймылга әверелдерә.

Үзебезгә үзебез сорау куйыйк: кайда хата җибәрдек? Үтәве авыр аятьне гаиләдәме, эштәме, телебездәме таптык? Бәкарә сүрәсенең 83 нче аятендә бер вакыйга бәян ителә. Закир Кадыйри тәфсирендә ул болай яңгырый. Аллаһ әйтә: әгәр гаиләнең, дәүләтнең озын гомерле булуын теләсәгез, ун кагыйдәне үтәгез, ди.

  1. Аллаһка гыйбадәт юлын ачу. Ягъни динле гаиләдә, дәүләттә бәрәкәт бар дигән сүз.
  2. Ата-анага яки олы кешегә хөрмәт. Моңа пенсия мәсьәләсе, пособиеләр, төрле ташламалар, кыскасы, өлкәннәргә булган кадер-хөрмәт керә.
  3. Яшь гаиләләр өчен тормыш корып җибәрүгә ярдәм. Бүгенге көндә аерылуларның 60 -70 проценты матди яктан чарасызлыктан килеп чыга.
  4. Сукбай, ятим балаларга ярдәм.

Бу уңайдан бер гыйбрәтле хәл исемә килеп төште. Рамазан аенда Финляндиягә сәфәрем вакытында вәгазь сөйләгәндә, ятимнәр йортына сәдака бирүнең зур әҗер-савапларга ия булуы турында да телгә алдым. Ахырдан фин татарлары сорый миннән: “ Хәзрәт, ә нәрсә соң ул ятимнәр йорты?” — диләр. Шул вакытта ниләр кичерүемне белсәгез иде!. Европада ятимнәр йорты, гомумән, юк! Ятим бала гаиләдә тәрбияләнергә тиеш! Бүген бу хакыйкатьне без — мөселманнар — бөтенләй баштан чыгарып атканбыз түгелме соң?!

  1. Фәкыйрьләр һәм мескеннәр хәлен җиңе­ләйтү. Елга бер тапкыр Рамазан аенда зәкяг сәдакасы биреп кенә түгел, мөмкинлегебез куш­канча бу игелекне даими башкару матур бер гадәткә әйләнсен иде.
  2. Намаз уку өчең гыйбадәтханәләр төзү.
  3. Салым системасының дөрес, гадел эшләве шарт. Ул халык, ил файдасы, үсеш өчен булсын.
  4. Милләтара татулык, хәерле мөгамәләдә булу. Халыкара мөнәсәбәтләр югары кимәлдә куелсын.
  5. Бер-беребезнең канын кыймау, җинаятькә бармау.
  6. Халыкларны йортларыннан куып чыгарып, депортация ясамау.

Бу мәсьәләләр бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган. Аларны шулай ук гаилә хакында да әйтергә була. Коръән — иң хакыйкый бердәнбер Китап! Бүгенге четерекле заманда Интернет сәхифәләрендә Коръәнебезгә ялган тәфсир кылып ятучылар пәйда булды. Коръәнгә капма-каршы аятьләр бар. Кешеләрне ачыктан-ачык адаштыру юлы бу. Сак булырга кирәк. Раббыбыз безгә авырлык теләми, Аның китабы – Коръән – тормышыбызны җиңеләйтү максатыннан иңдерелде…

Әлеге темага башка язмалар