Инҗир (инжир обыкновенный).

Тутчалар семьялыгыннан аз тармаклы, юан, сөтчел сыекчалы ботаклы куак яки зур булмаган агач. Яфраклары алмаш торышлы, түгәрәгрәк, өч-җиде калаклы, озынлыкка — 15 см га, киңлеккә 12 см га кадәр, өстән куе яшел, кытыршырак, астан соргылт-яшел, йонлач, озын юан саплы. Чәчәкләре груша формасындагы кабарынкы, итләч төркемнәргә җыелганнар.Үсемлек ике өйле. Ата чәчәк төркемнәре эчендә шөпшә-бластофаглар яши, алар чәчәкләрне серкәләндерә.Ана чәчәк төркемнәреннән фиглар,яки инҗир җимешләре хасил була.Җимешләре — бергә укмашып үскән сары яки шәмәхә тәлгәшләр тукы­масына күмелгән кечкенә чикләвекләр. Апрельдән августка кадәр 2—3 тапкыр чәчәк ата, җимешләре июньнән октябрьгә кадәр өлгерә.

Кыргый формалары Урта Азиядә һәм Кавказда очрый. Бик борын­гы заманнарда ук культуралаштырылган. Ул Урта Азиядә, Кавказда, Кырымда, Украинаның көньягында, Молдовада үстерелә.

Инҗирнең азык һәм медицина өчен әһәмиятле өлешләре — ана җе­нестәге җимеш төркемнәре. Аларда шикәрләр (40% чамасы), нигездә, глюкоза һәм фруктоза, пектин (1% чамасы), лимон, алма, уксус, бор һәм аскорбин кислоталары (1% чамасы), каротин, В1 һәм В2 витаминнары, калий (1160 мг%), кальций (227 мг%), магний (117 мг%), тимер (46 мг%), төрле ферментлар бар.

Инҗир җимешләренең йомшарткыч һәм сидек кудыргыч үзлекләре борынгыдан ук билгеле. Аларны ашкайнатуны яхшырту өчен дә кул­ланганнар.

Инҗирдә клетчатка күп (6% тан артыграк), шунлыктан аны ашказа­ны-эчәк трактының кискен ялкынсыну авырулары вакытында, шикәре булганлыктан — шикәр авыруы булганда кулланырга ярамый. Ул шу­лай ук подагра белән авырганда да тәкъдим ителми, чөнки анда кузга­лак кислотасы күп (100 мг% ка кадәр). Калийга бай булганлыктан, ул йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларыннан бик файдалы. Инҗир җимешләрендә фицин ферменты бар, шуңа аны тамыр тромбларыннан кулланырга ярый.

Хәзерге вакытта инҗир кайнатмасын яки вареньесын тир кудыргыч һәм тән температурасын киметүче чара буларак файдаланалар. Сөттә яки суда пешерелгән җимешләре кайнатмасы (1 стакан сөткә яки суга 2 аш кашыгы җимеш) ангинадан, карлыкканнан һәм коры ютәлдән — тамакны чайкау өчен, ә какыртучы чара буларак, трахеитлар һәм брон­хитлардан эчү өчен яхшы чара булып исәпләнә

Әрмән халык медицинасында ютәлдән, шулай ук эч киткәндә инҗир­нең кипкән яфраклары кайнатмасын кулланалар, Грузиядә инҗир һәм кычыткан яфраклары кушылмасын, кайнатып, дизентериягә каршы кул­ланалар. Инҗир согы (сөтле) яраларны дәвалау һәм бетчәләрне бетерү өчен файдалы. Инҗир чикләвекләре йомшарткыч чара буларак билге­ле — эч катканда аларны бер тапкыр кабул итү өчен 10—15 әр г бирәләр.

Инҗирнең өлгергән җимешләреннән Грузия фармацевтлары куе легвини экстракты әзерләделәр. Ул кара-көрән, хуш исле һәм тәмле ботка­дан гыйбарәт. Легвини җиңелчә сидек кудыру сыйфатына ия. Мәсәлән, йөрәк-кан тамырлары системасы декомпенсацияләнгән авыруларда си­дек чыгу 50% ка арткан. Тәкъдим ителә торган дозасы — көнгә (иртән) бер тапкыр 100 г. Препарат туклыклы булганлыктан һәм тискәре тәэ­сир итмәгәнлектән, аны озак вакыт кулланырга ярый.

Җәй көне өлгергән уңышта орлыксыз оешма җимешләр күп була. Аларны яңа җыелган килеш ашау яки консервлау яхшырак. Киптерү өчен бары тик көз көне (август-сентябрь) өлгергән орлыклы оешма җи­мешләр генә яраклы. Алар иң яхшы сыйфатларга ия дип санала.

Әлеге темага башка язмалар