Император пингвины

Император пингвины иң эре пингвин санала. Аның озынлыгы 135 сантиметр, авырлыгы 45 килограмм. Арткы очлыклары (аяклары) ярылы, алгылары канатка әверелгән һәм йөзгеч хезмәтен үти. Җирдә бик акрын, бер яктан икенче якка ава-түнә йөри, гәүдәсе арткы очлыкларында вертикаль тора. Хәрәкәтләнмәгәндә, койрыкның кыска каты каурыйларына таяна. Бозда һәм каты карда, корсакларына ятып, очлыклары белән этелеп шуа. Оча алмый. Ул су астында бик яхшы йөзә һәм 18 минутка кадәр тора ала.

Оясын Антарктида яр буе бозларында кора. Көз көне, бала чыгарыр вакыт җиткәч, ана пингвин бер күкәй сала. Күкәй өстендә ата пингвин утыра. Бу вакытта ул ашамый, ябыга һәм 40 % тан артык авырлыгын югалта. Кошчык күкәйне тишеп чыккач, ояга ана пингвин кайта.

Ул балык, кальмар, вак кысласыманнар һ.б. белән туклана.

Әлеге темага башка язмалар