Иман һәм икърар

Ислам динендә һәрбер балигъ һәм акыллы кешегә фарыз булган олуг гыйбадәтләрнең беренчесе – иман. Ул (иман) – ышану, ә икърар – шул ышануны тел белән әйтү дигәнне аңлата. Мөэмин һәм мөселман булган кешегә Ислам диненең хаклыгына һәм анда булган һәрбер хөкемгә ышанып, иман китерергә һәм ышануын тел белән әйтеп икърар кылу фарыз.
 
Иманны гарәпчә (гарәп телендә) икърар  кылу өчен түбәндәге мәшһүр иман кәлимәләре кулланыла:
 
Кәлимәи шәһадәт
 
أشْهَدُ أَنْ لَا إِلَهَ إِلَّا اللهُ وَأَشْهَدُ أَنَّ مُحَمَّدًا عَبْدُهُ وَرَسُولُهُ
 
         Әшһәдү әл-ләә иләәһә илләл-лааһү үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән габдүһү үә расүлүһ
         Мәгънәсе: күңелемнән гуаһлык бирәмен ки, дөреслектә, Аллаһы Тәгаләдән башка Илаһи зат һич юк. Шулай ук гуаһлык бирәмен ки, дөреслектә, Мөхәммәд галәйһиссәләм Аллаһы Тәгаләнең колы һәм бәндәләргә дин өйрәтер өчен җибәрелгән илчесе.
 
Кәлимәи иман
 
أَمَنْتُ بَاللهِ وَمَلاَئِكَتِهِ وَكُتُبِهِ وَرُسُلِهِ وَالْيَوْمِ الْأَخِرِ وَالْقَدَرِ خَيْرِهِ وَشَرِّهِ مِنَ اللهِ تَعَالَى
وَالْبَعْثِ بَعْدَ الْمَوْتِ
 
         Әмәнтү билләәһи үә мәлә икәтиһии үә күтүбиһии үә рүсүлиһии үәл-йәүмил-әәхири үәл-кадәри хайриһии  үә шәрриһи минәл-лааһи тәгааләә үәл-бәгси бәгдәл-мәүти.
         Мәгънәсе: ышандым мин Аллаһы Тәгаләгә, Аның фәрештәләренә, Аның китапларына, Аның пәйгамбәрләренә, ахирәт көненә, тәкъдирнең (язмышның) яхшысы да, яманы да Аллаһы Тәгаләдән булуына һәм үлгәннән соң янә терелүгә.

Әлеге темага башка язмалар