Ильяс пәйгамбәр

Ильяс галәйһиссәламне Аллаһ тәгалә хәзерге Ли­вандагы Бәгләбәк исемле җирдә яшәүче халыкка пәйгамбәр итеп җибәрде. Ул кавем үзләренә агачтан яки таштан потлар ясап, шуңа табыналар иде. Менә сез, кадерле балалар, уйлап карагыз әле — әгәр дә берәү агачтан яки таштан курчак ясап, шуны үзенең алдына куеп, аңа сәҗдә кылса, аннан ашарга яки эчәргә, бәла-казалардан саклавын сораса, ул кеше­не акыллы дип әйтеп булырмы?

Юк, әлбәттә. Без ул кеше «мәҗнүн» яки «дива­на» дип уйлар идек. Чөнки ничек инде бер агач, яки таш кисәге сиңа ярдәм итсен? Син аны теләсәң яндырасың, телисең икән ватасың яки суга атасың, шулай бит, нәниләр!

Әгәр дә ул кеше уйлап, акыл йөртеп караса, әлбәттә файда да, зыян да итә алмаган агач-ташка табынмас иде. Менә шулай, кадерлеләрем! Потларга табынган ул кавемнәр акыл йөртмиләр иде. Чөнки уйлап карасалар, Аллаһка гыйбадәттән читләшеп, үз куллары белән ясаган нәрсәләргә сәҗдә, гыйбадәт итмәсләр иде.

Аллаһның кешегә булган зур рәхмәте, Ул шушы ялгышкан кавемнәргә туры юлны күрсәтүче пәйгам бәрләр җибәрә. Хәтта ул пәйгамбәрләр барча галәмнө юктан бар кылучы, хак гыйбадәткә лаек булган Бер Аллаһка чакырсыннар өчен.  

   Ильяс галәйһиссәлам дә, башка пәйгамбәрләр кебек үк шул адашкан кавемне һидәяткә чакыра башлады. Ул кавемнең иң мәшһүр, билгеле булган потларының исеме “Бәгел” дип атала торган иде. Ильяс галәйһиссәлам аларга: «Сез шул “Бәгел”гә та­бынып, барча мәхлукларны бар кылган, яшерен вә ачык нигъмәтләр белән нигъмәтләгән бер Раббыгызга гыйбадәт кылуны ташлыйсызмы? Ул Аллаһ сезнең вә ата-бабаларыгызның Раббысы. Сез Аңа чын ыша­ну белән иман китереп миңа иярсәгез, Җәннәткә ке­рерсез, ә инде иман китермичә, Аның кушканнарын үтәмәсәгез вә мине ялганга тотсагыз Җәһәннәмгә ке­рерсез», — дип кисәтте.

Башка пәйгамбәрләр белән булган кебек үк, Ильяс галәйһиссәламне дә кавеме ялганга чыгардылар, һәм үзләренең куллары белән ясаган потларга та­бынуны дәвам итеп, бер Аллаһка гына гыйбадәт кы­лудан баш тарттылар. Ильяс галәйһиссәлам аларны Аллаһның каты газабы киләчәге белән кисәтсә дә, алар аны тыңламадылар. Аллаһ тәгалә Ильяс галәйһиссәламнең кавеменнән иман китермәгәннәргә корылык җибәрде. Яңгырсызлыктан үләннәр ко­рып бетте, хайваннар үлде, кешеләр ачлыктан интек­те.

Алар потларыннан ярдәм сорап файдасын тапма­гач, Ильяс галәйһиссәлам янына килеп: «Әй Ильяс! Раббыңнан безгә яңгыр сора әле», — дип ялынды­лар. Ильяс галәйһиссәлам Аллаһтан ярдәм сорады. Шуннан соң бәрәкәтле яңгыр ява башлады, уңышлар уңды, үләннәр калыкты һәм кешеләр яңадан нигъмәткә кайттылар.

   Әмма, кадереле нәниләрем! Белүебезчә адәм баласы үзенең Раббысы биргән нигъмәтләргә тиешлечә шөкерана кылмый. Ильяс галәйһиссәламнең каве­ме дә Раббыларын онытып көферлектә калдылар.  Аллаһ тәгалә аларны бу гамәлләре өчен каты газапка тарттырып һәлак итте.

Коръәндә Ильяс галәйһиссәлам хакында болай ди­елде (мәгънәсе): «Вә хакыйкатьтә, Ильяс та Аллаһ тарафыннан җибәрелгән пәйгамбәрләрдән. Ул кавеменә: «Аллаһтан курыкмыйсызмы, Аңа гыйбадәт кылмыйсыз? Сезне вә һәрнәрсәне күркәм  сурәттә халык кылучы Аллаһны куеп, «Бәгел» исемле сынга табынасызмы? Ул — Аллаһ,сезнең Раббыгыз вә әүвәлге бабаларыгызның Раббысы». Алар Ильясны ялганга тоттылар, шуңа Кыямәт көнендә газапта булырлар. Мәгәр  Аллаһның ихласлы коллары утка кермәсләр. Без  Ильяска, соңыннан килгәннәрнең телләрендә  яхшы сүз калдырдык. Ул сүз Ильяска сәлам булсын димәкләредер. Гөнаһтан сакланып, изге гамәлләр кылучыларга, әнә шулай изгелек итәбез. Дөреслектә, Ильяс Безнең хак мөэмин колларыбыздан иде». (Саффәт: 123 — 132)

Ильяс галәйһиссәлам бер Аллаһка чакырып, Аңа тиешенчә гыйбадәт иткән пәйгамбәрләрдән иде.

Менә шушында балалар, без бу кыска гына кыйссабызны тәмамларбыз. Киләсе пәйгамбәр тарихында очрашканга кадәр, вәссәламү галәйкүм вә рахмәтүллаһи вә бәрәкәтүһ!

Әлеге темага башка язмалар