Идел Болгары — шәһәрләр иле

“Бай шәһәрле патшалык”

1235 елда Идел Болгары­на ерак Венгриядән Юлиан исемле бер сәяхәтче монах килеп китә. Соңыннан ул үзе күргәннәрен көндәлегенә кыска гына итеп: “Болгар иле — бай шәһәрләре булган бөек һәм куәтле патшалык”, — дип язып куйган.

Чыннан да, Болгар дәүләте X—XIII гасырларда шәһәрләргә бай ил буларак дан тоткан. Бүләр, Болгар, Сувар, Җүкәтау кебек шәһәрләр бик еракларда да бил­геле булган.

Идел Болгарының төрле почмакларына сибелгән шәһәрләр саны 170 кә җиткән. Хәер, аларның барын да чын мәгънәсендә шәһәр дип әйтеп тә булмыйдыр. Алар арасында 2—3 гектар мәйдан биләгән хәрби ныгытма­лар — кальгалар да шактый күп булган. Бай җирләр хуҗалары — феодаллар яшәгән замоклар да шәһәр исәбендә йөргән.
Чын шәһәр территориясе яхшы ныгытма белән әйләнде­реп алынган, ә халкы, — асылда, һөнәрчелек һәм сәүдә белән шөгыльләнгән аерым зур утрак, шул ук вакытта нур мәйданның административ һәм мәдәни үзәге дә ул. Андый шәһәрләрнең мәйданы берничә дистәгә, хәтта йөз гектарга җиткән. Шәһәр үзәгендә, гадәттә, югары катлау, дәүләт белән идарә итүчеләр, бай һәм зыялы кешеләр яшәгән. Шунда ук базарлар гөрләп торган, янында гына мәчетләр һәм мәдрәсәләр булган. Ә һөнәрчеләр остаха- нәләре, аерым бистә булып, үзәктән читтә урнашкан.

Бөек шәһәр

Татарстан Республикасының Алексеевск районындагы Биләр авылы янында, Кече Чирмешән ел­гасының сулъяк ярындагы бик матур бер урында, борынгы заманның зур бер шәһәре хәрабәләре бар. Бу — данлыклы Бүләр шәһәрлеге. Шәһәрдән зур урлар һәм тирән чокырлар белән әйләндереп алынган мәйдан гына калган. Мәйданда кечкенә калкулыклар күп. Алар бо­рынгы биналар өстенә үсеп чыккан. Археологлар тара­фыннан төрле елларда җыелган йөзләрчә-меңнәрчә әйберләр Бүләрдә яшәгән кешеләрнең бай мәдәнияте хакында сөйли. Бу табылдыклар арасында — асылташ­лар белән бизәлгән металл китап тышлыгы, гарәпчә язма төшерелгән, барс рәвешендәге бронза йозак, үзәгенә суда йөзеп йөрүче кош сыны ясалган чигә боҗралары һәм башка күп нәрсәләр бар.

Бүләр урта гасырларда дөньякүләм цивилизациянең иң зур шәһәрләр исемлегенә кергән. Борынгы рус елъ­язмаларында да аны Бөек шәһәр дип атаганнар. Мон­голлар яулап алганчы, Киев, Чернигов, Переяславль ке­бек эре шәһәрләрнең ныгытмалы мәйданы 100 гектар чамасы тәшкил иткән. Смоленск, Суздаль, Владимир, Ря­зань, Псков алардан бик азга гына калышкан. Көнба­тыш Европаның иң эре шәһәрләре — Париж, Милан, Лондон, Неаполь, Кёльн шәһәрләре 200-400 гектар мәйдан биләгән. Ә менә Бүләрнең мәйданы 800 гектар­га якын булган.

Саклану ныгытмалары Бүләр территориясен ике өлешкә — эчке һәм тышкы шәһәргә бүлеп торган. Шәһәр читендә бик зур посадта һөнәрчеләр һәм сәүдәгәрләр гомер иткән.

Эчке шәһәрдә болгар ханы, аның дәүләт белән идарә итүгә катнашучы якын туганнары, югары дәрәҗәле ру­ханилар, бай сәүдәгәрләр һәм аларның ялчылары яшәгән. Шуңа күрә монда таштан һәм кирпечтән са­лынган матур биналар күп булган.

Хан сараеннан ерак түгел Җамигъ мәчете дип атал­ган төп мәчет балкып торган. (Ул Татарстан җирендәге иң борынгы мәчет санала.) Аның тагын да борынгырак өлеше X гасырда агачтан салынган булган, аннары, аңа өстәп, ак таштан тагын бер бина өстәгәннәр. Мәчетнең мәйданы — 2300 квадрат метрдан артыграк. Бинаның бер ягы тыштан ярымколонналар белән бизәлгән. Киң һәм зур гыйбадәт залын колонналар биш өлешкә бүлеп торган.

Мәчеткә якын гына җирдә гөмбәз сыман түбәле ике катлы кирпеч бина булган. Биредә гаиләсе белән бер бай кеше, ә бәлкем берәр рухани (имам хатыйб) яшәгәндер, дип фараз ителә. Бинаның ике каты да дүртәр бүлмәгә бүленгән. Аларның барысы да идән астындагы һәм ди­варлардагы һава юллары буенча бер мичтән килгән җылы һава белән җылытылган. Ишегалдында амбар-келәтләр, кое, башка хуҗалык корылмалары булган.

Җамигъ мәчетенең икенче ягында болгар зыялыла­ры зираты урнашкан. Мәетне, мөселман йоласы куш­канча, башын көньяк-көнбатышка, Мәккә ягына кара­тып җирләгәннәр. Вафат булган әмирләр кирпеч төрбәләргә күмелгән.
Тышкы шәһәрдә агач йортларда, нигездә, һөнәрчеләр һәм вак сәүдәгәрләр яшәгән. Шунда ук бронза коючы­лар, корал ясаучылар, ювелирлар, тире эшкәртүчеләр, пыялачылар, сөяктән төрле әйберләр ясаучы осталарның остаханәләре урнашкан. Бүләр елгасы яры буенда өч гектардан зуррак мәйданда чүлмәкчеләр бистәсе булган.

Бүләрнең халыкара элемтәләре зур үсеш алган. Якын Көнчыгыштан, Урта Азиядән, Кавказдан, Византиядән, Борынгы Русьтан һәм Скандинавиядән китерелгән күп санлы табылдыклар әнә шул турыда сөйли.

Чит ил сәүдәгәрләре эчке шәһәр капкасы янында ур­нашкан кәрван-сарайда яшәгәннәр. Кәрван-сарай алар­ның кунакханәсе булган. Анда кирпечтән салынган мунча да, шуның янәшәсендә складлар да тезелгән. Сәүдәгәр кунаклар эчке шәһәрдә көндезен генә йөри алган. Кояш баеганнан соң, аларны чыгарып җибәргәннәр һәм, чокыр аша салынган асылма күперләрне күтәреп, капкаларга бик салганнар.

Бүләр Идел Болгарының сәяси, икътисади һәм мәдәни үзәге булган. Бу башкалада галимнәр, шагыйрьләр, язу­чылар, дин галимнәре яшәгән. Бөек болгар шагыйре Кол Гали үзенең гүзәл “Кыйссаи Йосыф” поэмасын нәкъ шушында иҗат иткән.

Атаклы болгар шәһәрләре

Күп санлы зур һәм кеч­кенә шәһәрләр арасында шау-шулы, дөньяның барча почмакларыннан килгән сәүдәгәрләр тавышыннан гөрләп торган Идел буендагы Болгар шәһәре дә булган. Ул чак­та әле бу шәһәр зурлыгы белән аерылып тормаган. Аның ныгытмалы өлеше X—XI гасырда — 9 гектар, монгол явы алдыннан 25 гектар чамасы була. Ләкин сәүдә юллары өстендә ятканлыгы сәбәпле, ул Урта Идел буенда иң эре халыкара сәүдә үзәге әһәмиятенә ия бул­ган.
Болгардан ерак түгел Ага-Базарда илнең төп сәүдә пристане эшләп торган. Биредә дә кәрван-сарайлар, то­вар саклау өчен махсус биналар корылган. Шәһәрдә асыл­да һөнәрчеләр һәм сәүдәгәрләргә хезмәт күрсәтүче ке­шеләр яшәгән. Ул чакта әле Болгарда зур җәмәгать би­налары төземәгәннәр, халык идән аслары казылган агач йортларда көн күргән.
Бүләрдән соң зурлыгы ягыннан икенче шәһәр Суар булган. X гасырдагы гарәп галиме әл-Бәлхи болай дип язган: “Болгардан ерак түгел икенче бер шәһәр — Суар урнашкан. (Ул, күрәсең, Бүләрне күздә тоткандыр. — Ф.Х.) Анда да Җамигъ мәчете бар. Ике шәһәрнең дә халкы 10 меңгә җитә. Өйләре агачтан салынган, аларда кышын торалар, ә җәен кешеләр киез тирмәләргә күчәләр”.

Суар хәрабәләре республиканың Спас районында, Утка елгасы буендагы Кузнечиха авылыннан 4 чакрым ерак­лыкта урнашкан. Җирле халык шәһәрлек территория­сендәге кечкенә генә бер “Татарский городок” исемле авылны әлегә тикле Шәм-Суар дип атый, ә бу “кояш­ка тиң матур”, “нур балкытып торучы” дигәнне аңла­та.

Суарның ныгытмалары әйбәт була. Урыны-урыны белән алар ике рәт итеп корыла. Тышкы урлар түбәсендә башлары очланган һәм бер-берсенә терәтеп үк куелган бүрәнәләрдән дивар салынган. Дивар артында тирән сулы чокыр казылган. Аның да төбенә бик үткен, нечкә итеп очланган казыклар кагылган. Эчке урлар өстендә ике катлы имән диварлар төзелгән, билгеле бер ераклыкта башнялар — машлар урнаштырылган. Әнә шул машлардан шәһәрне саклаучылар дошман өстенә ук, сөңге яудырганнар, таш ыргытканнар, бүрәнә тәгәрәткәннәр, кайнар су һәм сумала сипкәннәр.

Шәһәр уртасында, ерактан ук үзенең матурлыгы белән җәлеп итеп, кызыл кирпечтән салынган мәһабәт бина калкып торган. Аның түбәсе, көнчыгыштагыча, гөмбәз итеп эшләнгән булган. Киң ишегалды кирпеч дивар белән әйләндереп алынган. Йортның ишеге ике яктан ярымколонналар белән бизәлгән. Тәрәзәләрдә түгәрәк саргылт-яшел пыяла дисклар булган. Кышын бинаны мич җылыткан. Бүл әрнең бай йортларындагы кебек, монда да идән астыннан мичтән килгән җылы һава йөрер өчен махсус торбалар сузылган. Бу йортта шәһәрнең затлы гаиләсе яшәгән. Казу эшләре вакытында монда ерак илләрдән китерелгән кыйммәтле савыт-саба һәм бизәщ әйберләре табылган. Андый әйберләрне, әлбәттә, гади халык ала алмаган.

Шаһәрнең башка районнарында бер катлы йортлар­да һөнәрчеләр яшәгән. Сәүдәгәрләр шәһәрнең үзәк өле­шенә салынган базарга якынрак урнашырга тырышкан­нар.

Суар монголларның 1236 елгы һөҗүмнәре вакытын­да тулысынча җимерелгән. Соңыннан инде ул кабат күтәрелә алмаган.

Иделнең уңъяк ярында яшәгән болгарларның үзәк шәһәре Ошель урнашкан. Ул да дәүләтнең иң эре сәүдә- һөнәри пунктларының берсе була. Аның хәрабә-калдыклары Тәтеш районындагы Богдашкино авылы янында сакланып калган. Шәһәр урлар һәм агач диварлар белән ныгыгылган ике өлештән торган. Аның гомуми мәйда­ны 8( гектар чамасы тәшкил иткән. Ошель 1220 елда рус кенәзе дружинасы тарафыннан яулап алынган һәм яндырылган.

Кама буенда Җукәтау шәһәре булган. Аның хәрабә­ләре — Чистайның көнбатыш читендә. Җүкәтауның өч рәт урлар һәм чокырлар белән әйләндереп алынган үзәк өлеше Килевка елгасының Камага койган җирендә, ел­гага кереп торган борында урнашкан булган. Килевканың аргы ягында тигез, киң мәйданда һөнәрчеләр бистәсе җәелеп яткан. Унынчы гасырдан алып унөченче гасыр башына тикле Җүкәтау чагыштырмача кечкенә шәһәр булган һәм Түбән Кама болгарлары төркеме­нең үзәге саналган. Ул соңрак, Алтын Урда чоры­ның ахырына таба гына чәчәк аткан.
Әле күптән түгел генә X—XIII гасырдагы болгар шәһәрләре исәбенә Казан шәһәре кертелми иде. Яңа археологик тикшеренүләр нәтиҗәләре галимнәргә без­нең башкалабыз тарихының борынгы чорларын бөтенләй башкача бәяләргә мөмкинлек тудырды. Әле унынчы-унберенче гасыр чикләрендә үк бүгенге Кремль урнашкан биек урында көчле ныгытылган болгар то­рулыгы күтәрелеп чыккан. Тиздән ул иң эре халыка­ра сәүдә үзәкләренең берсенә әйләнгән. Биредә Көнба­тыш Европадан, Урта һәм Якын Көнчыгыштан, Киев Русеннан китерелгән әйберләр табылды. Ул табыл­дыклар арасында Прагада 929 — 930 елларда чех кенәзе Вацлав суктырган акча аеруча кызыксыну уята.

Идел Болгарының танылган эре шәһәрләре арасына тагын Каманың уңъяк ярындагы Кашан, Алабуга, Са­мара борынындагы Муром шәһәрчеге, Пенза өлкәсендә­ге Юлово һәм Пермь өлкәсендәге Рождествено шәһәрлекләре дә кергән. Алабугада XI—XII гасырлар­дан бирле кальга-мәчетнең почмак машы әлегә тикле сакланып калган. Ул шәһәрләрнең кайберләре җирле болгар төркемнәренең сәяси һәм икътисади үзәкләре булып хезмәт иткән.
Шулай итеп, болгар шәһәрләре тора-бара бик зур һөнәрчелек, сәүдә һәм мәдәният үзәкләренә әверелгән. Аларда таш һәм кирпеч архитектура үсеш алган. Ха­кимнәр сарайлары, мәчетләр, кәрван-сарайлар, җәмәгать мунчалары таштан һәм кирпечтән салын­ган. Соңгы еллардагы археологик тикшеренүләр Идел Болгарында шәһәр культурасының гөрләп чәчәк ату­ын бәян итәләр.

 Тышкы сәяси элемтәләр

Идел Болгары якын күршеләре белән генә түгел, ерак илләр белән дә нык элемтәдә торган. Үзләренең килеп чыгышы ягыннан болгар тарихының иң борынгы чорларына мөнәсәбәте булган җирле фин кабиләләре белән элемтәләр нәкъ менә традицион элемтәгә керә. Болгар-венгр бәйләнешләре дә дәүләт төзелгәнчегә кадәр үк башлана, венгр-мадьярларның борынгы ватаннары кайчандыр Идел-Урал төбәгендә булган. Болгарлар соңрак та Ду­най буендагы Венгр корольлеген яхшы белгәннәр. Бо­рынгы бер кулъязмада болай диелгән: “970 ел тирә­сендә мадьяр герцогы Такшонь заманында Венгриягә агалы-энеле Билл һәм Бокшу җитәкчелегендә бер төркем болгар мөселманнары килә. Ә аннары, озак та үтми, Хәсән атлы бер кеше җитәкчелегендә тагын икен­че төркем дә килә. Аларны дустанә каршылыйлар һәм Дунайның сулъяк ярында торулык бирәләр. Алар анда Пешт шәһәренә нигез салалар… Болгариядән күчеп килгән мөселманнарны Венгриядә “билер” дип атыйлар; соңрак алар Венгриядә финанслар белән идарә итүдә мөһим роль уйныйлар”.

1235    елда, борынгы ватаннарында калган кардәшлә­рен эзләп, Венгриядән Болгарга Юлиан исемле бер мо­нах килә. Зур бер шәһәрдә (Бүләр булган дип уйланыла) ул болгар кешесенә кияүгә чыккан венгр хатынын таба. Ул хатын сәяхәтче эзләп йөргән венгрлар янына бару юлын өйрәтә. Аның киңәшен тотып, Юлиан венгрларны Итил (Идел) дигән зур елга буенда таба.

IX  гасыр башында Көнчыгыш Европада төрки телле ике зур дәүләт — Идел Болгары һәм Хәзәр каһанлыгы була. Болгар үсеп килә, ә каһанлык инде сүнеп бара.

Ул гасырның беренче яртысында Болгар иле әле һаман Хәзәргә формаль бәйле була. Әмир улы хәтта Хәзәр каһанында тоткынлыкта тора. Бәйлелектән котылыр өчен, Болгар хакимнәре кыю адымнар ясыйлар. Шуларның берсе — хәрби кальгалар һәм ныгытмалар төзү. Бер үк вакытта Хәзәр сәүдәгәрләренә илдә пошлинасыз сату итү тыела. Тиздән болгарлар хәзәрләргә традицион ясак түләми башлый һәм тулысынча бәйсезлеккә чыга­лар. (Монда 965 елда Киев кенәзе Святославның хәзәрләрне тар-мар итүе мөһим роль уйный. Моннан соң болгарлар белән хәзәрләр сәүдә бәйләнешләре генә алып баралар.

Сәясәтнең көнчыгыш юнәлеше

Идел Болгары Көнчы­гыш илләре белән актив бәйләнештә тора. Бу элемтәләргә Алмыш хан нигез сала. 920 елда ул Багдад хәлифе Моктадирга Абдуллах исемле илчесен җибәрә. 922 елда Баг­дадтан да Болгарга илчелек килә. Ислам динен рәсми төстә кабул итеп, Болгар төньякта бердәнбер мөселман иленә әверелә.

Болгарларның көнчыгыш белән элемтәсенә тагын бер кызыклы хәбәр дәлил булып тора. XII гасырның фарсы тарихчысы Әбул-Хәсән Бәйхак язмасында Болгар дәүләтенең Хорәсәнгә Җамигъ мәчетләре салырга акча җибәрүе турында әйтелә. Аннары “Хорәсән хакименә моңа кадәр кеше күзе күрмәгән, кыскасы, бөтен дөньяда могҗиза булырлык гаҗәеп бүләкләр җибәрә”, диелә.

Көнчыгышның башка илләре белән дә сәяси элемтәләр урнаштырыла, әлбәттә, ләкин бу хакта язма чыганакларда мәгълүмат бик аз.

Идел Болгары һәм Борынгы рус дәүләте. Идел Бол­гарының Русь һәм борынгы рус кенәзлекләре белән тышкы сәяси элемтәләре хакында мәгълүматлар күбрәк сакланып калган. Елъязмалардан күренгәнчә, алар ара­сындагы үзара татулык еш кына хәрби бәрелешләр ар­касында бозылган. Гадәттә ул бәрелешләр ике якның тышкы сәүдә өлкәсендәге мәнфәгатьләре каршылыгын­нан килеп чыккан.

IX гасыр дәвамында Киев Русе Идел Болгарына 977, 985, 994 һәм 997 елларда дүрт хәрби һөҗүм ясаган. Болгарлар бер генә җавап сугышы да оештырмаган­нар.

985 елгы һөҗүм нәтиҗәсендә, Русь белән Болгар ара­сында мәңгелеккә исәпләнгән солых төзелгән. Килешүдә “таш суда йөзеп йөргән, ә колмак суга баткан чакта гына безнең арада тынычлык булмас”, диелгән. Ә шулай да, күргәнебезчә, Болгарга һөҗүмнәр дәвам иткән.

986    һәм 987 еллардагы елъязмаларда тарихчылар бол­гар илчеләре — миссионерларның Киевка һәм рус илче­ләренең Болгарга баруын хәбәр итәләр. Алар анда Вла­димир Святославовичның яңа дин кабул итәргә җыенуы алдыннан дин сайларга киңәш бирергә баралар. Болгар­лар тәкъдим иткән ислам динен Владимир ошатмый һәм ул христиан динен кабул итә.

X гасырдан безгә болгар-рус мөнәсәбәтләренә кагы­лышлы бары тик өч кенә елъязма хәбәре килеп җиткән. Аларның 1006 һәм 1024 елга Караганнарында Русь белән Идел Болгары арасында сәүдә килешүе төзелү һәм ач­лык кичерүче Суздаль кешеләренә бодай илтү турында әйтелә. 1088 елда болгарлар Муромны алалар, чөнки ул заманнарда Иделдә һәм Үкәдә (Окада) кеше талаулар еш булган, руслар “күп кенә болгар сәүдәгәрләрен тала­ганнар һәм үтергәннәр”.
Елъязмаларда XII гасырда шактый күп сугышлар булуы бәян ителә. Әйтик, 1107 елда “болгарлар Суздальга һөҗүм итәләр, шәһәрне камап алалар һәм күп явыз­лыклар кылалар”. 13 елдан соң Юрий Долгорукий “бол­гарларга сугыш белән бара һәм күп кешене әсирлеккә ала, аларның гаскәрен җиңә”. Елъязмада 1152 елда бол­гарларның Ярославльгә һөҗүме турында хәбәр ителә.

XI гасырның 60—80 нче елларында Андрей Боголюбский болгар шәһәрләренә һәм “күп авылларга” дүрт һөҗүм ясый. Шуларның икесе Бүләр һәм Болгарга ясала.

XII гасыр башында Идел Болгарының һәм Владимир-Суздаль кенәзлегенең сәүдә юлларында капма-кар­шылыгы дәвам итә. 1205 елда кенәз Всеволод Юрьевич болгарларга һөҗүм ясый, ә 1218 елда болгарлар җавап йөзеннән Устюгка һөҗүм итәләр. 1220 елда (монголлар басып алуы алдыннан) рус дружиналары Ошель шәһәренә бәреп керә, аны талый һәм яндыралар. Шул ук елларда болгарлар руслар белән, “бик нык ялварып, инәлеп, күп санлы бүләкләр биреп”, солых төзергә омтылалар. Ул солых 1224 елда төзелә.

1228 елда Болгар һәм Владимир-Суздаль кенәзлеге арасындагы солых килешүе тагын алты елга озайтыла. Ил өстенә Көнчыгыштан монгол афәте янаганга күрә, бу бик зур әһәмияткә ия була.

Шулай итеп, Идел Болгары бик күп якын һәм ерак илләр белән тигез хокуклы сәүдә элемтәләре урнашты­ра, дипломатия мөнәсәбәтләре алып бара. Дәүләтнең югары икътисади куәте, хәрби эшләрне тиешле дәрәҗәдә оештыра белүе күршеләренең Идел-Кама сәүдә юлла­рын үз кулларына төшерергә тырышуларына каршы торырга, актив тышкы сәясәт алып барырга мөмкинлек бирә. Дөрес, бу сәясәтнең вакыт-вакыт дипломатия ча­раларын читкә каккан очраклары да була.

Идел Болгары халкының мәдәнияте

Идел Болгары мәдәнияте үсешенә Көнчыгышның мөсел­ман илләре зур йогынты ясый. Бу илләргә астроном эл- Бируни, табиб Әбугалисина, фәлсәфәче әл-Фәраби, матема­тик әл-Харәзми һәм башка бөек кешеләр дин китерә. Ис­лам дине Болгарга нәкъ шушы илләрдән керә, бу исә фән, мәгариф, әдәбиятның чәчәк атуына булышлык итә.

Әле X гасыр башында ук болгар шәһәрләре һәм авыл­ларындагы мәчетләр янында башлангыч мәктәпләр ачы­ла. Анда башлангыч дини белем бирәләр, гарәп әлифба­сын өйрәтәләр. Бу әлифба акрынлап борынгы рун язма­сын кысрыклап чыгара. Болгарлар, элеккеге кебек үк, сөякләргә, балчык савыт-сабага, каен тузына яки бала­вызланган такталарга гына түгел, Сәмәркандтан ките­релгән кәгазьгә дә язалар. Болгар шәкертләре югары белемне Урта Азия шәһәрләрендә атаклы галимнәрдән ала алганнар. Болгар галимнәре үзләре дә шул шәһәрләрдә укыткан.

Болгарда һөнәри культура нык үсеш алган. Бол­гарларның математика, астрономия, химия, медици­на, география, тарих, риторика, этика кебек фәнни өлкәләрдә дә казанышлары шактый зур булган. Көнчыгыш илләрдә Таҗетдин әл-Болгариның “Агу­ланудан дәвалау өчен иң яхшы дарулар” дигән хезмә­те бик киң таралган, табиб Хаҗи Болгари дан тоткан. Хаҗиның Газнидагы (Әфганстан) кабере мөселманнар тарафыннан әлегә кадәр изге санала, ихтирам ителә.

Болгар тарихчыларының тәүге вәкилләреннән берсе Йакуб ибне Ногман булган, ул “Болгар тарихы” дигән китап язып калдырган. Аның өзекләре испан сәүдәгәре, сәяхәтче Әбу-Хәмид әл-Гарнатый язмалары аша безгә кадәр килеп җиткән. Дин тәгълиматы буенча Борһанетдин әл-Болгариның “Рисалә” (“Трактат” — “Гыйльми әсәр”), Хаҗи Болгариның “Җәмигъ”, “Тәрикать” исемле әсәрләре, Ибне Идрис әл-Болгари хезмәт­ләре һ.б. киң таралган булган.

Кол Гали хаклы рәвештә болгар-татар язма әдәбия­тына нигез салучы булып санала. Ул, “Кыйссаи Йосыф” поэмасын язганда, Фирдәүсинең “Йосыф һәм Зөләйха” дигән әсәрен, шул заманның башка шагыйрьләре әсәрләрен иҗади кулланган. Кол Галинең ул поэмасы монголларга кадәрге чордагы болгар әдәбиятының йөзек кашы булып тора.

Шулай итеп, Идел Болгары үз вакытында рухи мәдәнияте югары үсеш алган ил була. Аның бүгенге көннәргә тикле килеп җиткән гүзәл әдәби һәм сәнгати хәзинәләре әнә шул хакта сөйли.

Әлеге темага башка язмалар