Зәм-зәм суы: ризык һәм дәва

Җир йөзендә зәм-зәм суыннан да чистарак баш­ка су юк. Аллаһы Тәгалә чүл уртасында бер дә тук­тамый ага торган су чыганагы хасил иткән. Хаҗ кылучы мөселманнар зәм-зәм суы эчеп тәннәрен сихәтләндерәләр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм үзенең бер хәдисендә зәм-зәм суын ризыкка тиң туклыклы һәм күп чирләрдән дәва, дип тасвирлый. Хәзерге чор фәнни ачышларда әлеге суның үзенчәлекле сый­фатлары тәгаенләп ачылып бирелде.

Доктор Әхмәт әл-Мөхәндис бер хезмәтендә болай дип белдергән: «Зәм-зәм — иң чиста су. Моны Бөтен­дөнья сәламәтлекне саклау оешмасы да исбатлады».

Доктор әйткәнчә, зәм-зәм суына ясалган фәнни анализ шуны күрсәтә: әлеге су искиткеч саф, төссез һәм үзенә генә хас хуш исле. Аның составында түбәндәге химик элементлар бар: тимер, марганец, бакыр, кальций, магний, хлоридлар, сульфатлар. Та­гын шунысы әһәмиятле: кайбер элементлар нәкъ кирәгенчә аз күләмдә икән.

Пәйгамбәребез  галәйһиссәләм медицинасында зәм-зәм суы белән дәвалау хакында да хәбәрләр бар. Ибн Гәббәс (аннан Аллаһ разый булсын) хәбәр иткәнчә, Мөхәммәд Пәйгамбәребез   галәйһиссәләм    болай дигән: «Зәм-зәм суын эчүче кеше аны ни өчен эчсә, шуны алыр». Икенче бер хәдистә түбәндәгечә әйтелгән: «Җир йөзендә иң яхшы су — зәм-зәм суы. Ул тәмле дә, күп чирләрдән дәва да». Шулай ук Пәйгамбәребез­нең галәйһиссәләм авырулар янына барганда Зәм-зәм суын алуы һәм аларга әлеге суны эчертүе яки зәм-зәм белән өсләреннән бөркүе мәгълүм.

Бер сәхабә әйткән: «Мин 30 көн һәм төн зәм-зәм суыннан башка берни эчмәдем һәм ашамадым. Әмма ачыгу хисе булмады, хәтта тагын да тазарып киттем».

«Пәйгамбәр медицинасы» дигән китапның авто­ры Ибн аль Каййим (аңа Аллаһының рәхмәте бул­сын) әйткән: «Башка кешеләр кебек мин дә Зәм-зәм суы белән дәваланып карадым һәм искиткеч нәтиҗә­ләргә ирештем. Зәм-зәм суын ала идем һәм аның өстенә берничә тапкыр «Фатиха» сүрәсен укый идем һәм ошбу өшкерелгән суны эчә идем. Ошбу ысулны мин бик еш куллана идем һәм Аллаһының Рәхмәте белән бик күп авырулардан сихәтләнә идем».

Соңгы фәнни ачышлар суның катлаулы динамик структура икәнен күрсәтте. Кәр тышкы тәэсир сәбәпле аның стационар хәләте, структурасы, төзе­леше үзгәрә икән. Суның сыйфатына, хәтта фикерләү дә тәэсир итүе ачыкланды. Мәшһүр япон галиме Масару Эмото нанотехнология ысуллары кулланып су белән фәнни тикшеренүләр уздырган. Сүгенү, рок музыка тәэсир иткән суны катырган һәм бик ямь­сез боз ярчыкларын (осколок) күргән. Ә дога укы­ган судан катырылган боз бик матур, төрле катлау­лы кар бөртекләре кебек форма алган.

Масару Эмото Сагуд Гарәбстанында фәнни сим­позиумда булган һәм бик күп галимнәр алдында зәм­зәм суы белән дә тәҗрибәләр ясаган. Нәм зәм-зәм суының сыйфатларын үзгәртеп булмавын ачыкла­ган. Шул ук вакытта 1 тамчы зәм-зәм 1000 тамчы гади суга өстәлсә, гади су зәм-зәм суы сыйфатлары­на ия булуын исбатлаган.

Зәм-зәм суы өстендә бисмилләһ, Аллаһ Тәгаләнең исем-сыйфатлары, Коръән аятьләре укылса һәм бу су катырылса, ул гаҗәеп матур кристалларга әверелә.

Масаро Эмотоның Интернетта үз сайты бар www.masaru-emoto.net. Бу сайтта зәм-зәм суына һәм гади суга бисмилләһ сүзенең, Коръән аятьләре­нең тәэсире тасвирлана.

Бу фәнни ачышлар Ислам динебездәге гыйбадә­тләрнең кеше организмына уңай тәэсир итүенә, Аллаһның чиксез рәхмәтенә тагын бер дәлил булып тора. Кешенең 70 проценты судан тора бит. Мөсел­ман дога, Коръәни-Кәрим аятьләрен, намазлар укып Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешә һәм үз-үзен өшкереп тәнен сихәтләндерә. Әлхәмдулилләһ! Аллаһу Әкбар!

Интернет сайларда, мәгълүмат чараларында дөньяви медицина ысуллары көчсез булган вакыт­та бик күп төрле авыруларны, хәтта яман шешне Зәм-зәм суы белән нәтиҗәле дәвалау очраклары хакында хәбәр ителә.

Тик шуны күздә тотарга кирәк. Зәм-зәм суы белән дәваланганда өч шарт үтәлергә тиеш:

  1. Зәм-зәмне эчүче Аллаһ Тәгаләгә ышанырга тиеш;
  2. Аңа тәвәккәл кылырга;
  3. Һәм аны Аллаһ Тәгалә сихәтләндерүенә шик­сез инанырга тиеш.

Зәм-зәм суы озак саклана, бик озак савытта тор­са да, үз сыйфатларын югалтмый, бозылмый. Хаҗ сәфәренә барган мөселман кардәшләребез Зәм-зәм суын ерак җирләрдән алып кайталар, һәм аның белән башкаларны сыйлыйлар. Ниятләренә карап, бу суны эчүчеләр аның файдасын табалар.(Харисова Галимә)

 

 

Әлеге темага башка язмалар