Зәкәрия һәм Яхъя галәйһиссәлам

Бәнү Исраилдә бозыклык, золым, дошманлык кү­бәеп тирә-якка тарала башлады. Алар шул кадәр бозык эшләргә баттылар ки, хәтта шәйтан аларның акылларын явлап алып, ничек теләсә шулай әйләндерде. Муса галәйһиссәламгә иңгән Тәүрат ки­табын үзләренең нәфселәренә ничек уңай булса, шу­лай үзгәрттеләр. Сүзләрен боздылар, җөмләләрен алыштырдылар. Шул көферлекләре, бозыклыклары сәбәпле, Аллаһ тәгалә аларны кимсетүгә вә мескен хәлгә төшерде. Шуның белән Раббыларының ачулы каһәрләрен өсләренә алдылар.

Бу хакта Аллаһ тәгалә Коръәндә болай диде (мәгънәсе): «Мөселманнар белән кайда гына су­гыш кылсалар да, аларга түбәнчелек тамгасы орылган инде, мәгәр Ислам хөкүмәте астында булсалар, Аллаһның вә мөэминнәрнең хөкеме белән җизия түләп имин булырлар. Шулай булса­лар да, алар Аллаһның ачулы каһәрен өсләренә алдылар һәм дә аларга мескенлек лязем ител­де. Бу җәзалар аларга лязем ителде, Аллаһның аятьләрен инкяр иткәннәре вә пәйгамбәрләрне хаксыз үтергәннәре өчен. Аллаһның каһәрендә калулары, Аллаһка карышып, хактан батыл тарафына үтүләре сәбәпледер». (Әли Гыймран: 112)

Шушы бозыклык һәм фәсәд таралган җирдә, ба­лалар, Гыймран исемле, Аллаһка гыйбадәт кылучы изге бер кеше бар иде. Аның хатыны да изге, тәкъва хатыннардан булды. Аллаһның динен куәтләүче, әл- Әкъса мәчетендә хезмәт итүче баласы булуын, ул бик тә тели торган иде.

Аллаһ тәгалә аның теләкләрен тормышка ашырды һәм Гыймранның хатыны бәбигә узды. Авырлы икәнен белгәч, ул хатын болай дип әйтте (мәгънәсе): «Гыйм­ран хатыны Раббысына ялварып әйтте: «Әй Раб- бым! Мин үземнең карынымда булган баланы Сиңа нәзер иттем, миннән кабул ит, хакыйкатьтә, Син ишетүче, белүчесең». (Әли Гыймран: 35)

Шулай көннәр узып балаларының дөньяга туу вакыты җиткәч, аның ир бала булмыйча, кыз бала икәнлеге ачыкланды. Инде ни эшләргә? Ул бит әл- Әкъса мәчетенә хезмәткә дип нәзер кылган иде, ә кыз бала ул, ир бала кебек түгел. Шуңа карамастан да Гыймранның хатыны нәзерен үтәргә карар кылды вә аны Мәръям дип атады.

Аллаһ Коръәндә бу күренешне менә ничек тасвир­лый, газиз балалар (мәгънәсе): «Гыймранның хаты­ны баланы тудыргач: «Әй Раббым! Мин кыз бала ту­дырдым», — диде. Аллаһ белүчерәктер нинди бала тудырганыңны, ә ир бала, әлбәттә кыз бала кебек түгел, мин аңа Мәръям дип исем куштым. Әй Раббым, бу баланы вә аннан туачак балаларны рәхмәтеңнән сөрелмеш шәйтаннан саклавыңны сорыйм», —диде». (Әли Гыймран: 36)

Әтисе Гыймран үлгәч, Мәръям ятим калды һәм имезү вакыты узгач, әнисе аны нәзерен үтәргә дип әл-Әкъса мәчетенә илтте. Мәчеттәгеләргә баланы биргәч, алар арасында Мәрьямне барысы да карар­га алырга теләгәнлектән, низаг чыкты. Чөнки аның әтисен һәммәсе дә белеп, ярата торган иделәр, шуңа да әтисе хөрмәтенә барысы да изгелек эшләргә теләделәр. Шунда Зәкәрия галәйһиссәлам торып Мәрьямне үзенә алмакчы булды. Ләкин башка­лар аңа каршы чыгып: «Без шобага салырга тиеш­без, кемгә чыкса, шул алсын», — диделәр. Шобага салгач беренчесендә үк Зәкәрия галәйһиссәламгә чыкты. Калганнар моның белән риза булмыйча та­гын шобага салдырдылар. Анысында да Зәкәрия галәйһиссәламгә чыкты. Шулай риза булмыйча берничә тапкыр шобага салдылар. Ләкин барысы да Зәкәрия галәйһиссәламгә чыккач, кешеләр теләр теләмәс кенә Мәрьямне Зәкәрия галәйһиссәлам ка­рамагына бирергә ризалаштылар.

Зәкәрия галәйһиссәлам Мәрьямне алып үзенең кызы кебек тәрбияләп үстерде. Инде Мәрьям бераз зурая төшкәч Зәкәрия галәйһиссәлам аны мәчеткә илтте һәм анда һичкем кермәслек, Мәрьям өчен генә урын (бүлмә) әзерләде, һәрвакыт Мәрьям мәчеткә карата булган, үзенә йөкләнгән эшләрне эшләгәч, аның өчен генә махсус булган урында Аллаһка гыйбадәт кыла иде. Зәкәрия галәйһиссәлам кайбер вакытларда Мәрьям янына кереп, аның бүлмәсендә бик күп нигъмәт-ризыклар күреп аптырый иде. Җәй көннәрендә кыш кына үсә торган ризыклар, ә кыш көннәрендә җәй генә үсә торган җиләк-җимешләрне күреп: «Әй Мәрьям, бу ризыклар сиңа кайдан килде?», — дип сорагач, Аллаһка хак иман китереп ышанучы вә аны һәм башкаларны ризыкландыручы икәнен белгән Мәрьям: «Болар һәммәсе дә Аплаһ тәгаләдән», — дип җавап бирә иде.

Бу хакта Аллаһ тәгалә Коръәндә менә ничек әйтә, балалар (мәгънәсе): «Мәрьямне Раббысы күркәм кабул итү белән кабул итте һәм яхшы тәрбия белән тәрбияләде һәм тәрбияләп үстермәк өчен Зәкәрия пәйгамбәргә йөкләде. Зәкәрия Мәрьям янына кайчан гына керсә дә, алдында төрле җимешләр һәм башка ризыкларны күрер иде. Бер кергәнендә: «Әй Мәрьям, бу ризыклар сиңа кай­дан килә?», — дип сорады. Мәрьям әйтте: «Бу ризыклар Аллаһ тәгаләдән, Аллаһ, әлбәттә, Үзе теләгән бәндәсен хисапсыз ризыкландыра». (Әли Гыймран сүрәсе 37нче аять)

Белгәнегезчә, кадерле балалар, Гарәп ярымутра­вындагы кыш, Рәсәйдәге кыш кебек түгел, шулай ук андагы җәй, Рәсәй җәе кебек түгел. Кыскасы, ул Гарәп җирләрендә ел әйләнәсендә нинди дә булса җимеш җитешә.

Зәкәрия галәйһиссәлам картаеп олыгая төшкәч, үзеннән соң, бер Аллаһка дәгъват кылу туктамасын, дип Раббысынадога кылды. Белүебезчә, Бәнү Исраил кавеме бозыклыкка вә фәсәдкә чумганнар иде. Шуңа да Зәкәрия галәйһиссәлам үзеннән соң дәгъват өчен борчылды. Аллаһ тәгалә Зәкәрия галәйһиссәламнең догасын кабул итте һәм аны Яхъя галәйһиссәлам белән ризыкландырды.

Бу күренеш хакында Коръәндә менә ничек әйтелә нәниләр (мәгънәсе): «Вә Зәкәрияне дә хәтерләгез, Раббысына дога кылып әйтте: «Йә Раббым, мине баласыз ялгыз калдырма, бит Син Варисләрнең иң хәерлесесең!». Аның догасын кабул иттек вә аңа Яхъяны бирдек вә аның хатыны бала тудыр­мый торган иде, тудыра торган кылдык, алар яхшы эшләргә ашыгучы булдылар вә Безнең хо­зурыбызда булган савапка кызыгып һәм куркып, дога кылалар иде һәм Бездән даим куркучы бул­дылар». (Пәйгамбәрләр: 89 — 90)

Мәгънәсе: «Кәф-һә-йә-гәйн-сад. (Мәгънәсен фә­кать Аллаһ белер). Түбәндә укылачак аятьләр Раббыңның колы Зәкәриягә, Аның рәхмәтенең бәянедер. Зәкәрия теләгән нәрсәсен сораган­да, Раббысына яшерен тавыш белән нида кылды. Әйтте: «Әй Раббым, минем сөягем зәгыйфьләнде вә башым ак чәчләр белән тулды вә мин Раб­бым, сиңа кылган догамнан кире кайтарылучы булмадым, һәрвакыт догамны кабул кылдың. Үлгәнемнән соң вәли булып калачак кемсәләрнең золым ителүләреннән куркамын, ә минем хаты­ным бала тудырмый торган кысыр булды, Үзеңнең Фазылыңнан миңа бер изге бала бир! Ул бала миңа варис булыр вә Ягъкуп балаларына варис булыр. Йә Раббым! Ул улымны Үз каршыңда ра­зый кыл!». Әй Зәкәрия, Без сине сөендерәбез бер малай белән, аның исеме Яхъя. Моннан элек ул исемдә һичкемне кылмадык. Әйтте Зәкәрия: «Әй Раббым, ничек минем улым булыр икән, хәлбуки хатыным кысыр, үзем картлыкның ахыр чигенә җиттем». Аллаһ әйтте: «Әйе, эш син әйткәнчәдер, ләкин синең Раббың болай әйтте: карт көнегездә сездән бала китерү Миңа бик җиңел, тәхкыйк, Мин сине халык кылдым Яхъядан элек, син ул вакыт­та һич нәрсә түгел идең». (Мәрьям: 1 — 9)

Зәкәрия галәйһиссәламнең бу хәле безгә гаҗәеп бу­лып күренә, газиз балалар. Чөнки ул үзе дә вә аның ха­тыны да зур яшьтә иделәр. Ләкин, Аллаһның кодрәте чиксез, ни теләсә шул була. Ибраһим галәйһиссәлам кыйссасыннан белгәнегезчә нәниләрем. Исхакъ галәйһиссәлам дә, әтисе Ибраһим вә әнисе Сара зур яшьтә булганда дөньяга килде. Без моңа хак иман белән ышанырга тиеш, чөнки һәрнәрсә Аллаһ теләге буенча (мәгънәсе): «Аллаһ бер нәрсәнең булуын теләсә, ул нәрсәгә фәкать: «Бар бул!», — дип әйтер һәм ул нәрсә булыр». (Йәсин: 82)

Зәкәрия галәйһиссәлам бу хәбәргә бик тә шат­ланды һәм: «Әй Раббым! Минем хәләл җефетем Яхъя белән авырлы булса, миңа шуны белер өчен бер галәмәт бир», — дип сорады. Аллаһ тәгалә аңа: «Әгәр синең хатының Яхъя белән авырлы булса, син кешеләр белән өч көн вә өч төн сөйләшә алмассың, бары тик ишәраләр белән генә аңлашырсың. Шунда син, хатының Яхъяга авырлы икәнен белерсең һәм Мине бөекләп зикер вә тәсбихләр кылырсың», — диде.

Шулай, күпмедер вакыт узгач, Зәкәрия галәйһис­сәлам кешеләрне изгелеккә өндәргә дип чыкса, кинәт кенә сөйләшә алмый башлады. Ул үзенең хатынының Яхъя белән авырлы икәнен аңлап, Раббысына күп итеп зикер-тәсбихләр кылырга тотынды.

Көннәр артыннан көннәр узды. Зәкәрия галәйһис­сәламнең хатыны бик тә матур вә сөйкемле бала тапты.

Бу күренеш Коръәндә менә ничек тасвирла­на кадерлеләрем (мәгънәсе): «Зәкәрия әйтте: «Әй Раббым, хатынымның балага калганлыгын белдереп миңа бер галәмәт бир!». Аллаһ әйтте: «Галәмәт сиңа шул булыр, чирләмәгән хәлеңдә, то­таштан өч кич кешеләр белән сөйләшә алмассың». Гыйбадәт йортыннан чыгып кавеме янына барды сөйләшә алмый иде, иртә вә кичке намазларны укырсыз вә тәсбихләр әйтерсез, дип, кавеменә ишарәт илә аңлатты». (Мәрьям: 10-11)

Шулай итеп көннәр, айлар, еллар узды. Яхъя галәйһиссәлам дөньяга килеп үсә төште. Ләкин, ул башка балалар кебек булмады. Аллаһ тәгалә аны изге, тәкъва балалардан кылып, хикмәт вә башка күркәм сыйфатлар белән дә нигъмәтләгән иде. Яхъя галәйһиссәлам әти-әнисенә карата бик тә йомшак вә тыңлаучан булып, беркайчан да тәкәбберләнмәде, каршы дәшмәде, аларга гел дә күркәм холык белән җавап бирә торган иде.

Газиз нәниләрем! Без дә Яхъя галәйһиссәламнән үрнәк алып әти-әниләребезгә карата игелекле, рәхимле булып үсәргә тиешбез. Әгәр дә алар Аллаһ тәгаләнең шәригатенә каршы чакырмасалар, әйткәннәрен, кушканнарын уфтанмыйча тыңлап үтәргә, нәсыйхәтләрен кабул итеп әти-әниебезгә мәрхәмәтле булырга тиешбез. Чөнки алар безнең бу дөньяга килүебезгә сәбәпчеләр, без дөньяга килгәч үзләре ач булса да безне ашаттылар, төннәрен йо­кламыйча безне юаттылар.

Яхъя галәйһиссәламнең ошбу күркәмлеге хакында Аллаһ тәгалә Коръәндә менә нәрсә әйтә кадерлеләрем (мәгънәсе): «Әй Яхъя! Ал Тәүратны ныклап, куәт белән! Вә Без Яхъяга сабый чагында хикмәт, гый­лем бирдек. Без Яхъяга бирдек рәхимле булуны, күңел йомшаклыгы һәм көферлек, мөшриклек вә гөнаһ кереннән пакьлекне бирдек. Вә ул, Аллаһтан куркучы, тәкъва булды. Вә ата-анасына изгелек итүче иде вә ул, Аллаһка гөнаһ кылучы булмады һәм тәкәбберлек кылмады. Вә Яхъяга туган көнендә вә үлгән көнендә һәм дә кабердән кубарылган көндә Аллаһтан сәламнәр булды». (Мәрьям: 12-15)

Аллаһ тәгалә Яхъя галәйһиссәламнең йөрәген фәкыйрьләргә һәм мескеннәргә, авырлыкта булган төрле хайваннарга карата мәхәббәт белән тутырды. Ул үзе ач кала торган булса да, янындагы ризыкны мохтаҗларга бирде. Әтисеннән соң кешеләрне Бер Аллаһка гына гыйбадәт кылырга чакыруын дәвам итте һәм бу изге эштә һичкемнән курыкмады.

Бәнү Исраил кавеме (яһүдләр) Яхъя галәйһис­сәламнең һичкемнән курыкмыйча тәүхидкә, Бер Аллаһка гына өндәвен күреп, аны үтерергә мәкерлек кора башладылар. Шәйтан аларның бу эшләрен яхшы итеп күрсәтеп, бөтенләй туры юлдан адаштырды.

Балалар! Ни өчен соң Бәнү Исраил кавеме шул ка­дәр Яхъя галәйһиссәламне үтерергә теләделәр?

Әйе, башка пәйгамбәрләргә дә дошманлык кыл­ган кебек, алар Яхъя галәйһиссәламне дә тәүхидкә, Бер Аллаһка гына гыйбадәт кылырга чакырып, җир йөзендә гаделлек таратканы өчен генә аны үтерергә теләделәр. Чөнки гаделлек булса, ул мөшрикләр, көферләр үзләренең нәфселәре теләгән хәрам вә башка Аллаһ тәгалә шәригатендә тыелган нәрсәләр­не эшли алмыйлар.

Чынлыкта да, балалар, Бәнү Исраил каве­ме башка бик күп пәйгамбәрләрне үтергән кебек үк, Яхъя галәйһиссәламне дә үтерделәр. Шулай көферлек кылып, кешеләрне хак юлдан аздырып һәм пәйгамбәрләрне үтергәннәре өчен, Аллаһ тәгалә аларны мескенлеккә вә түбәнчелеккә салды. Апарга Раббыларының ачу-нәфрәте иреште.

Бәнү Исраил кавеме үтергән башка пәйгамбәрләр кебек үк, Яхъя галәйһиссәлам дә шәһид булып үлде. Яхъяга туган көнендә вә үлгән көнендә һәм дә кабердән кубарылган көндә, Аллаһтан сәламнәр бул­ды.

Инде, кадерле нәниләрем, Зәкәрия белән Яхъя галәйһиссәлам кыйссалары шуның белән тәмам. Аллаһ раббыбыз ошбу күркәм пәйгамбәрләребезнең тормышларыннан файдалар алып, дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле итсә иде. Әмин!

Әлеге темага башка язмалар