Евразиядә борынгы төрки халыклар һәм беренче төрки дәүләтләр

Европа тарихында 375 нче ел яңа чор ача. Ул вакыт­та күп санлы һун урдалары Европага бәреп керә һәм җимергеч сугыш башлый. Куннарның Көнбатышка массакүләм хәрәкәте колбиләүче Рим империясе һәлакә­тенә сәбәп була. Европада яңа, башлангыч феодаль тәртипләр туа, урта гасырлар дәвере башлана. Халык­ларның Бөек күчеш чоры мөһим нәтиҗәгә китерә — Европа континентында яңа сәяси һәм этник карта фор­малаша.

Һуннар белән Көнчыгыш Европа далаларына болгар­лар, хәзәрләр, савирлар һәм башка төрки телле кабиләләр килә. Шулай итеп, халыкларның Бөек күчеш чоры төньякта Урта Идел ярларына кадәр сузылган бик зур төбәктә яшәүчеләрнең тарихи язмышында гаять мөһим роль уйный. Татарларның бик борынгы тамырлары үз дәүләтчелеге, бай һәм үзенчәлекле мәдәнияте булган әнә шул халыкларга барып тоташа.

Әлбәттә, һуннарны да, алардан соң килгән төрекләр­не дә (төрекютлар) татарларның ата-бабалары дип атап булмый. Һуннар берләшмәсенә күп санлы кабиләләр кергән. Ләкин шулардан болгарлар, савирлар, барсиллар гына Урта Идел урман-далаларына китә. Ә моңа кадәр алар (VI—-VII гасырларда) Төрек каһанлыгында, Бөек Болгарда һәм Хәзәр каһанлыгында була. Урта Иделдә бу кабиләләр, җирле фин-угор кешеләре белән аралашып, Идел Болгары составындагы болгар халкы формалашуга нигез сала.

Хуннар-һуннар һәм халыкларның Бөек күчеше

Хуннар-һуннарга европалылар карашы. “Моңа кадәр билгеле булмаган кешеләр токымы, һуннар, Европада яңа кабилә була; аларны безнең ата-бабаларыбыз да белмәгән, — дип яза тарихчы Аммиан Марңеллин. — Аларның берсе дә җир сөрү белән шөгыльләнми һәм беркайчан да сукага кагылмый. Мәңгелек качкыннар сыман, алар барысы да яшәргә аерым бер җиргә туктал­мыйча, урыннан урынга күчеп йөриләр. Җигелгән хай­ваннарын һәм көтүләрен куа-куа, алар гомерләрен көймәле арбада уздыралар. Алар аеруча кайгырткан нәрсә — атлар… Һуннар — тумыштан ук җайдаклар, алар атка ябышып үсәләр, хәтта хайваннарының нечкә муенына иелеп йоклый алалар”.

Һуннарның килеп чыгышы, хуҗалыгы һәм куәт-кодрәте

Моннан ике-өч мең ел элек хәзерге Монголия һәм Төньяк Кытай далаларында, Алтайда һәм Байкал янында төрки телле кабиләләр яшәгән. Кытай чыга­накларында аларны хунну яисә сюнну дип атаганнар.) Тарихи чыганак авторлары аларны беркемгә дә буйсынырга теләмәүче бик көчле һәм күп санлы халык дип билгели.

Хуннар яшәгән мохит игенчелек белән актив шөгыль­ләнергә мөмкинлек бирмәгәнгә, алар терлекчелек белән мәшгуль булганнар. Аларның төп байлыгын атлар һәм сарыклар тәшкил иткән.

Безнең эрага кадәр III—II гасырларда хуннарда ыруг­лык тәртипләре таркалган. Ыруг-кабилә аксөякләре күчмә кешеләр арасында беренчелек өчен көрәш башла­ган. Безнең эраның икенче гасырында яшәгән кытай тарихчысы Сыма Цянь һуннарга куәт биргән вакыйга­ларны бик яхшы тасвирлап калдырган.

Хуннар хакиме Тоуманьның ике улы булган. Үзенең варисы итеп ул кече улын калдырырга теләгән, ә олы­сын — Маодуньны — дошман кабиләсенә заложник итеп җибәргән. Аннары. Тоумань аларга һөҗүм иткән. Маодунь исән калган, ат урлап, туганнары янына качкан. Тоумань аңа сугышчылар отряды биргән. Аларны өйрәткәндә Ма­одунь үзе аткан ук (һуннарның атаклы сызгыра тор­ган угы) кая очса, шунда атарга кушкан. Тиздән ул угын менә дигән айгырына төзәп аткан. Аңа иярмәгән су­гышчыларның башын кистергән. Бераздан Маодунь угын сөйгән хатынына аткан. Бу юлы да атмый калганнар­ның башын кистергән. Бервакыт Маодунь, ауга чыккач, әтисенең атына аткан, һәм сугышчыларның берсе дә аңар­дан калышмаган. Маодунь инде хәзер үз вакыты җиткә­нне аңлаган. Ул угын әтисе Төуманъга җибәргәч, картка шул ук мизгелдә бик күп уклар барып кадалган. Энесен һәм энесенең якыннарын җәзалап үтергәч, Маодунь ха­ким булган. Бу хәл 209 нчы. елда булган.

Күрше кабилә башлыгы, чуалыш хуннарны көчсезлән­дергәндер дип уйлап, Маодуньнан чик буендагы җирләрне үзенә бирүне таләп иткән. Кайбер ыруг башлыклары, су­гыштан куркып, Маодуньга җирне бирергә киңәш иткәннәр. Ачуы чыккан Маодунь: “Җир — дәүләт ниге­зе, аны бирү мөмкинмени!” — дип җавап кайтарган. Җирне бирергә киңәш иткән кешеләрнең башын чаптыр­ган. Аннары Маодунь дошман кабиләсен тар-мар иткән, аларның башлыгын үтергән һәм ул кабилә җирен үзенә алган.

Шул ук тарихчы Сыма Цянь сүзенә караганда,)“Мао­дунь вакытында сюннулар (хуннар) бик куәтләнгәннәр, барлык төньяк кыргыйларын буйсындырганнар һәм көче ягыннан Урта дәүләткә, ягъни Кытайга тиң дәүләт төзегәннәр’*.

Хун дәүләте

Хун дәүләте үзәкләштерелгән дәүләт бу­лып, үзендә күчмә һәм ярымкүчмә халыкларны берләш­тергән Дәүләт башында хаким — шаньюй торган. Аның хакимлеге нәселдән килгән һәм ул Алла дип танылган. Шаньюйны “Күк Улы” дип атаганнар. Ул дәүләтнең барлык җире, гаскәрләре белән шәхсән җитәкчелек иткән, иң югары хөкемдар сыйфатында һәр кешенең тормы­шын һәм үлемен хәл иткән.

Шаньюйның күп санлы ярдәмчеләре, киңәшчеләре һәм хәрби җитәкчеләре булган. Шаньюйдан соң дәүләтнең иң югары кешеләре “акыл ияләре — кенәзләр” аның уллары һәм иң якын туганнары бул­ган. Башка туганнары бер баскычка түбән торган. Алар арасыннан темник-меңлекләр, ягъни ун мең җайдак җитәкчеләре билгеләнгән (борынгы төрек телендә “төмән” — ун мең дигән сүз). Үз карамагындагы җирдә темник меңлекләр, йөзлекләр, унлыклар җитәкчеләрен билгеләп куйган.

Ир кешеләрнең төп вазифасы хәрби хезмәт булган. Һәрбер хун сугышчы саналган һәм хәрби хезмәттән аз гына читләшкән өчен дә үлем җәзасына тартылган.

Маодунь уңышлы яулап алу сугышлары оештырган, дәүләтенең чикләрен киңәйтә барган. Беренче чиратта ул дәүләтенә төньяк территорияне — төрле казылма бай­лыкларга мул Алтайтау итәген һәм Байкал янын куш­кан. Яңа җирләрне яулап алуга хун осталары тимер чыгаторган урыннарны эшкәртергә керешкәннәр. Металл эретүче, коючы, тимерче торулыклары барлыкка килгән. Алар армияне корал, сугыш кирәк-яраклары белән тәэ­мин иткәннәр. Нәкъ менә шул чакта һуннарның күпче­лек шәһәрләре, кальгалары, һөнәрчеләр һәм игенче авыл­лары үсеп чыккан. Шулай итеп, урта гасыр авторлары­ның: “Кыргый хуннар, су һәм үлән эзли-эзли урыннан- урынга күчеп йөри, аларның эчке һәм тышкы дивар­лар белән киртәләп салынган шәһәрләре юк, даими торыр урыннары да юк һәм алар кыр эшләре белән шөгыль­ләнмиләр”, — дигән сүзләре хакыйкатьтән ерак торган. Хуннарның шактый күп өлеше утрак тормыш та алып барган.

Байкалдан ерак түгел, Улан-Удэ шәһәре тирәсендә, Селенга елгасының сулъяк ярында археологлар бик зур Иволгин дигән хун шәһәре хәрабәләрен казыганнар. Ул шәһәр биш рәт ур һәм чокыр белән әйләндереп алынган булган. Анда төтен каналлары булган, сирәк очрый тор­ган җылыткыч системалы тораклар, бөртекле ашлык саклау урыннары, азык-төлек запасы сакларга базлар, тимер, бакыр эретү мичләре, остаханәләр калдыклары, һөнәрчеләр кораллары; тимердән, чуен, бронза, сөяктән гаҗәеп оста эшләнгән әйберләр табылган. Табылдыклар арасында кораллар — сөяк куелган җәяләр һәм сызгы­ра торган уклар мөһим урын алып тора. Көмештән, ал­тыннан, кыйммәтле ташлардан эшләнгән бизәнү әйбер­ләре күп. Балчыктан изеп, төрле дулкынлы бизәкләр төшерелгән савыт-саба ясалган.

Хуннарның Иволгин шәһәренә охшаш шәһәрләре аз булмый. Аларның икесе — Лунчэнь һәм Дайлин — баш­кала була. Сым Цянь әйтүенә караганда, “җәен хуннар Лунченьдә зур җыелыш уздыралар, ата-бабаларына, күккә, җиргә, кешеләр рухларына һәм күк рухларына корбан чалалар. Көзен, атларын симерткәч, Дайлинда зур җыелышка җыелалар, атлар һәм йорт хайваннары­ның баш санын барлыйлар”. Ул шәһәрләрдә табыну биналары, хөкемдарлар торган йортлар, башка җәмәгать төзелешләре була. Тирә-юньдәге авылларда халык иген­челек белән шөгыльләнә.

Кытай империясе белән көрәш һәм аның нәтиҗәлә­ре

Төньякта менә шундый куәтле һәм сугышчан дәүләт яшәү белән Кытай империясе килешеп тора алмый. Хуннар Бөек ефәк юлы үтә торган территорияне кулга төшереп, Кытайның Көнбатыш белән сәүдә итүенә ко­мачаулыйлар.

Кытай Хунну дәүләтен бик озак танымый, аның үзенә буйсынуын таләп итә, бу дәүләтне юк итәр өчен зур хәрби отрядлар җибәрә. Хуннар Кытай белән сәүдә итәргә кы­зыгалар: терлекчелек продуктларын бөртекле ашлык­ка, тукымаларга, һөнәрчеләр ясаган әйберләргә алмашу файда бирер дип өметләнәләр.

Ләкин империянең күршеләренә дошманлык мөнәсәбәте хуннарны көрәшкә күтәрелергә мәҗбүр итә. Һун гаскәр­ләре безнең эрага кадәр беренче гасырда 320 меңлек Кытай гаскәрен камап ала һәм юк итә. Һуннар шулай үзләренең көч-куәтен күрсәткәч, Кытай аларга күп ел­лар буе ясак түләп тора.

Кытайлар хуннарны үз җирләреннән куып җибәрергә омтылып карыйлар. Хуннар белән Кытай арасында тук­таусыз сугыш бара. Хуннар һәм күчмә кабиләләр һөҗүменнән сакланыр өчен, кытайлар илнең төньягын­да йөзләрчә километрга сузылган нык кальга дивары төзи башлыйлар. Ул тарихка бөек Кытай стенасы исеме астында кереп кала һәм аның шактый күп өлеше бүген­ге көнгә кадәр сакланган.

Кытайлар һәм башка күршеләр белән даими сугыш­лар хуннарның көчен киметә. Дәүләтнең үз эчендә дә бердәмлек йомшара. Хун дәүләте ике өлешкә бүленә. Нәтиҗәдә аларны безнең эраның I гасырында Кытай гаскәрләре тар-мар итә.

Һуннарның Көнбатышка хәрәкәте

Аттила. Җи­ңелгәннән соң һуннарның бер өлеше Көнбатышка юнәлә. Аларга үз теләкләре белән яисә көчләп Көньяк Себер- нең башка күчмә һәм ярымкүчмә халыклары да кушы­ла. Хәзерге Казахстан далалары аша үтеп, алар Арал һәм Каспий диңгезләре буена килеп чыгалар.

375 елда һуннар (Көнбатышта һуннарны гуннар дип атыйлар) Иделне кичеп чыгалар. Һуннарның шулай массакүләм Көнбатышка баруы халыкларның берничә гасырларга сузылган Бөек күчешенә этәргеч бирә.

Бишенче гасырда һуннар күренекле гаскәр башы Ат­тила җитәкчелегендә хәзерге Италия, Испания, Фран­ция чикләренә килеп җитәләр һәм кайчандыр куәтле булган Рим империясен тар-мар итүдә катнашалар. Иксез-чиксез зур территорияне яулап алып, бу дәүләт бөтен Европаны куркуда тота. 453 елда Аттила үлгәч, һуннар дәүләте таркала һәм яшәүдән туктый.

Һуннар берләштергән дәүләттә асылда төрки телле кабиләләр була. Көнчыгыштан Көнбатышка күчеп барганда, алар үз җирләрендә күптәннән яшәп килгән шак­тый халыкларны куалар. Алар арасында татар халкы­ның бик борынгы бабалары — болгарлар һәм суварлар да була. Ул кабиләләрнең кайберләре (теләсәләр дә, теләмәсәләр дә) һуннарга кушылалар; ә башкалары, ту­ган якларын ташлап, тынычрак төньяк районнарга күченәләр.

Һуннар заманында Урта Идел буе

Һуннар ябыры­лып килгән дәвердә аларга ияргән кабиләләрнең бер өлеше Идел буенда төпләнеп кала. Алар арасында һун­нар үзләре дә булгандыр, мөгаен. Археологлар биредә бары тик һуннарга гына хас әйберләр табалар. Әйтик, Татарстан Республикасы Аксубай районы Татар Сөнчәләе авылы янында бик матур бизәлгән ике тотка­лы зур бронза казаннар табыла. Алар, һичшиксез, кай­чандыр һуннарныкы булган.

Менделеевен районы Турай авылы янында борынгы бер каберлек бар. Аны IV—V гасырга караган каберлек дип уйлыйлар. Биек-биек каберләр кайчандыр ерактан ук күренеп торган. Монда табылган тимердән ясалган һәм алтын-көмеш белән бизәлгән шишәк, көбә (кольчу­га), сабы һәм кыны алтынга манылган кылыч, ук һәм сөңге очлыклары, сугыш балталары — болар барысы да бай кабердә гаскәр башлыклары күмелгәнлеген сөйли. Алар һуннар белән бергә күчеп килгән төрки кабилә сугышчылары булганнар. Менә шулай итеп, һуннарның басып алуы туган ягыбыз тарихында, та­тар халкы һәм башка җирле халыклар тарихында шактый тирән эз калдырган.

Әлеге темага башка язмалар