Дөреслектә, Аллаһ ризалыгы өчен генә эшләгән эштә зур көч-куәт бар!

Имам Газалинең “Ихья уль-Гулумүд-дин” китабында ошбу вакыйга бәян ителгән. Бәни Исраил кабиләсендә бер тәкъва кеше бар иде, ул бөтен вакытта да гыйбадәт белән мәшгүль иде.Бер вакытта аның янына кешеләр килеп сөйләделәр бер халык барлыгын, ул халык агачка гыйбадәт кылалар икән. Моны ишеткәч, бу тәкъва кеше ачуланып,балта алды һәм ул агачны кисәр өчен юлга чыгып китте.
Юл барышында аны бер карт кыяфәтендә шайтан каршы алды. Шайтан бу кешедән сорады: “Син кая барасың?” , — дип.” Шундый-шундый агачны кисәр өчен барам” диде тәкъва кеше. “Ни эшең бар синең ул агачта? Барып гыйбадәтеңне кыл. Ниндидер юк-бар өчен гыйбадәтенне туктаткансың”, — дип шайтан үгетли башлаган. Тәкъвә бәндә: ”Бу эш тә гыйбадәт”, — дип әйкән. Шайтан шул чакта: ”Мин сиңа ул агачны кисәргә бирмим “, — диде, һәм алар сугыша башладылар. Тәкъвә кеше җиңеп чыгып, шайтанның күкрәгенә утырды. Шайтан, үзенең көчсезлеген күреп, хәйлә кора башлады: "Тыңла мине, син бит үзең гыйбадәт кыласың. Алләһ Тәгаләнең бик күп пәйгамбәрләре бар бит. Әгәр дә Ходай Тәгалә теләсә, бу агачны кисәргә пәйгамбәрләрнең берсенә кушар иде”. Тәкъвә бәндә әйтте: 'Мин агачны кисәм.” Яңадан көрәш башланды. Бу юлы да тәкъвә бәндә шайтанның күкрәгенә атланды.” Яхшы, соңгы мәртәбә мине тыңлап кара”,- дип, шайтан дәвам итте: ”Мин синең файдаңа бер әйберне әйтермен. Син фәкыйрь, һәм бу җир йөзендә син авыр йөк булдың. Бу эшеңне ташла, ташласаң, мин сиңа көн дә өчәр динар (алтын акча) биреп торырмын, ул акчаларны син көн дә мендәрең астында табарсың. Синең хаҗәтләрең үтәлер һәм син туганнарыңа яхшылык кыла алырсын, мескеннәргә, мохтаҗларга ярдәм итәлерсең һәм бик күп изге, гадел эшләр        кыла алырсың.
    Әгәр дә инде син ул агачны киссәң, бу бер генә изге эш булыр, әмма ул да файдасыз булыр, чөнки ул адәмнәр яңа агач утыртырлар. "Шайтанның бу сүзләре тәкъвә бәндәнең гакылына барып җитте һәм ул ризалыгын бирде.
Ике көн тәкъвә бәндәгә тиешле акчасы бирелде, әмма өченче көнне акчалар бирелмәде. Тәкъвә    бәндә бик нык ачуланып, балтасын алып, агачны кисәргә чыгып китте. Юлда аны теге карт кеше кыяфәтендә шайтан каршы алды. Карт кеше: ”Кая барасын?”, — дип сорады. Тәкъвә бәндә: "Теге агачны кисәргә барам”, -диде. “Син аны кисә алмассың”,- диде шайтан. Алар көрәшә         башладылар.
Шайтан җиңде һәм тәкъвә бәндәнең күкрәгенә менеп утырды. Тәкъвә бәндә гаҗәпләнеп сорады: ”Ни эш бу? Бу юлы син җиндең” Шайтан: "Беренче тапкыр синең ачуың бер, Аллаһ хакы өчен булды, шуның өчен Аллаһ ул чакта миңа җинелүне бирде. Бу юлы эшебездә акча катнашты, шуның өчен син җинелдең дә инде”. Дөреслектә, Аллаһ ризалыгы өчен генә эшләгән эштә зур көч-куәт бар!

Әлеге темага башка язмалар