Гөбәдия

Май, шикәр салып изгән әче камырны ике өлешкә бүләләр. Берсен җәеп майлы табага салалар, өстен майлыйлар. Камыр өстенә таралып торган бүрттергән дөге, аннары корт, вак кына туралган йомырка, йөзем салалар. Эченә эреткән атланмай яисә сары май сибәләр. Гөбәдиянең өстенә җәйгән камыр каплыйлар, кырыйларын табадагы камыр чите белән сырлап, чеметеп ябыштыралар. Өстен берничә җирдән тишкәлиләр, майлыйлар, он белән май катнашмасыннан гыйбарәт балчык сибәләр һәм духовкада пешерәләр. Әзер гөбәдияне кисәкләргә бүлеп, кайнар килеш чыгаралар.
   Он 170г, май 25г, йомырка 40г, сөт 30г, шикәр комы 6г, чүпрә 5г, су 30г, дөге 150г, йөзем 50г, йомырка 120г, май 80г, корт 170г.

Әлеге темага башка язмалар