Гыйлем — гомер яктысы

"Гыйлем белән гамәл итүне үзеңә гадәт кыл, әгәр галим гыйлемне гамәлдә кулланмаса, ул рухсыз бәдәнгә охшый", — шундый сүзләрне имамыбыз Әбү Хәнифә әйткәне бар. Билгеле ки, Ислам кешеләрне гыйлем алуга этәрүче диндер. Моңа гыйлем өйрәнергә өндәгән аятьләрнең күплеге ачык дәлил булып тора. Аллаһ тәгалә Коръәни Кәримдә гыйлемле кешеләрне мәртәбәләрнең югары дәрәҗәләргә күтәрүен әйтә: "Сезләрдән иман китереп инанучыларны һәм гыйлем китереп бирелгәннәрне Аллаһ дәрәҗәләргә югары күтәрер!" (Муҗәдилә, 11).

Шушы аятьтән дә күренә ки, гыйлемле кешеләрнең мәртәбәсе Аллаһ тәгаләнең хозурында бик югары. Пәйгамбәребезнең с. бер хәдисендә әйтелә ки: "Галимнәр пәйгамбәрләрнең варисларыдыр. Пәйгамбәрләр динар яки дирһәмнәрне мирас итеп калдырмыйлар, ә бәлки гыйлемне мирас итеп калдыралар". (Әбү Дауд вә Термезидә китерелә).

Габдулла ибн Габбас р. шулай әйткән: "Аллаһ тәгалә Сөләйман г-мгә гыйлем, мал-мөлкәт вә патшалык арасында берсен сайларга боерган. Ул гыйлемне сайлаган. Нәтиҗәдә гыйлем бәрабәрендә мал-мөлкәткә вә патшалыкка да иреште".

Хәзрәти Гали р. әйткән ки: "Гыйлем мал-мөлкәттән яхшырактыр, чөнки гыйлемең сине кайгырта, мал-мөлкәтне исә син кайгыртырга тиешсең. Мал-мөлкәт сарыф ителсә — кими, гыйлем исә башкаларга өйрәтү белән янә арта гына бара".

Хәкимнәр сүзе белән әйтсәк: гыйлем өйрәнегез,’’ чөнки ул фәкыйрьлеккә — дәүләт, байлыкка — зиннәттер.

Әлбәттә, яшьләребез киләчәктә берәр кәсеп яки һөнәр иясе булырга телиләр һәм хыялланалар. Әмма ул өмет үзеннән-үзе чынга ашмый. Моның өчен күп укырга, гыйлем эстәргә кирәк. Андый мәшәкатьләргә түзү бик әҗерле дә. Рәсүлүллаһ с. әйтә: "Һәммә нәрсәләр, хәтта дәрьядагы балыклар да гыйлем эстәүченең гөнаһлары ярлыкансын дип сорыйлар". Гыйлем кешегә хөрмәт вә фазыйләт китерүен истә тотып Рәсүлүллаһ с. үз хәдисендә безгә әйтә: "Гыйлемне Кытайга булса да барып табыгыз, үзләштерегез, чөнки гыйлемне үзләштерү һәрбер мөселманга фарыздыр". (Байхаки). Моннан без һәм дини һәм дөньяви белемне үзләштерү фарыз икәнен күрәбез.

Бала киләчәктә лаеклы кеше булып җитешү өчен, әлбәттә, аның алган әдәп-әхлагы һәм гыйлем-мәгърифәте мөһим. "Яшьлектә өйрәнелгән белем ташка уылган кебек", дип очраклы гына әйтелмәгән. Дөрес, кечкенә бала әле гыйлемнең әһәмиятен яхшы ук төшенмәскә дә мөмкин. Шуның өчен ата-аналар балаларының белем алуларына аеруча игътибар итәргә тиешләр. Пәйгамбәребез с. сүзе бар: "Һәрберегез җаваплысыз вә кул астындагызларга мәсьүлсез". Димәк, ата-аналар балалар тәрбиясенә җаваплылар, моны бөтенебез, ата-ана, тәрбияче, мөгаллим, имам буларак да тирән аңлап хәрәкәт итсәк иде.

Вәлиулла хәзрәт Ягькуб

Әлеге темага башка язмалар