Гыйбадәт

Аллаһы Тәгалә Үз бәндәләрен хөрмәтләп, аларга бик күп нигъмәтләр бирде: дөньяда булуыбыз (һәрбер әгъзаларыбыз, ашаган ризыкларыбыз, эчкән суларыбыз, сулаган һаваларыбыз), сәламәт килеш гомер итүебез – һәркайсы Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән бүләге.
         Җаныбыз, тәнебез һәм малыбыз белән Аллаһы Тәгаләгә никадәр гыйбадәт кылсак та, Аның нигъмәтләре өчен тулысынча шөкрана кылып бетерә алмыйбыз, шулай булса да балигъ һәм акыллы һәрбер мөэмин кеше фарыз һәм ваҗиб булган гамәлләрнең һәркайсын үтәп, хәрам һәм мәкруһ булган гамәлләрнең барысыннан да тыелып, кулдан килгәнчә Аллаһы Тәгаләгә даими  гыйбадәт кылырга тиеш. Мөэмин-мөселман кешеләргә фарыз булган гыйбадәтләрнең олуглары бишәү: иман, намаз, ураза, зәкят һәм хаҗ. Иман – Ислам диненең хаклыгына һәм анда булган хөкемнәргә ышану. Намаз – һәркөн не биш вакыт (билгеле рәвештә) гыйбадәт кылу. Ураза – Рамазан аенда көндез ашау-эчүдән тыелып тору. Зәкят – ел саен бер мәртәбә байлыктан фәкыйрьләргә өлеш чыгару. Хаҗ – мөмкинлеге булган кешегә Мәккәи Мөкәррәмә шәһәренә барып, Хаҗ гамәлен кылу.

Әлеге темага башка язмалар