Гыйбадәтләребез җәннәт белән сөендерер

Рамазан аенда ураза барыбыз өчен дә фарыз. Бу турыда «Әл-Бәкара / Сыер/» сүрәсенең 183 нче аятендә:

«Әй, иман китергән кешеләр, сездән алдагы кавемнәргә фарыз булган шикелле, сезгә дә ураза фарыз булды», ди.

Моны безгә Аллаһы Тәгалә кушты. Кайбер кешеләр, без моны үти алмыйбыз бит, безнең көчебез җитми моңа, дип, мисаллар китереп, төрле акланулар табалар. Аллаһы Тәгалә безгә көчебез җитмәгәнне йөкләми. Көчебез җиткәнне генә йөкли. Ул, әй, кешеләр, дисә, барлык кешегә ураза фарыз булыр иде. Монда Ул, әй, иман китергән кешеләр, ди. Иман китереп: «Ләәә иләәһә илләлаааһ Мүхәммәдүр Расүүлүллаааһ», дип, Аллаһыны танып, чын күңелдән Аңа инанган кешеләр өчен ураза фарыз булды, диде Аллаһ Тәгалә. Әгәр кеше Аллаһыны танымаса, иман китермәсә, әлбәттә, имансыз кеше ураза тота алмый, аның аңа көче җитми. Әмма иманлы кешегә ураза тоту ул бер бәхет, бер сәгадәт, аңа Аллаһының бер бүләге. Ул аны сөенеп каршы ала, аның беткәненә кайгырып тора. Аңа ураза тоту да, кич белән мәчеткә килеп, егермешәр рәкәгать тәравих намазы уку да бер бәйрәм. Аллаһының бер рәхмәте.
Ураза иң җиңел гыйбадәтнең берсе. Намаз уку өчен әле кеше тәһарәт ала белергә, күпмедер сүрәләр өйрәнергә, намазның хәрәкәтләрен истә тотарга тиеш. Ураза тотар өчен исә кеше билгеле арада ризыктан, яман сүздән, якынлык кылудан тыелып кына торырга тиеш. Монда сүрәләр, аятьләр ятлыйсы да, хәрәкәтләр, тәртипләр өйрәнәсе дә юк. Календарь булса, сәгать булса, шул җитте. Кеше кояш чыгарга ике сәгать кала сәхәр ашап бетерергә тиеш. Шуннан соң бер унбиш-егерме минут Коръән аятьләре укып, шушы йорттан Ахирәткә киткәннәр рухына дога кылып утыргач, иртәнге намазын укый да, шуның белән көне башланып китә.

Монда ният әйтү фарыз. Сәхәр ашап бетергәч: татарча, үз телебездә: иләһи ният кылдым, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен рамазан уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр, дип әйтсәк ният була. Гарәпчә ошбу сүзләрне укып, тел илә ният кылу мөстәхәбдер:
«Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамадаанә минәлфәҗери иләл-мәгриби хаалисал лилләәһи тәгәәләә».

Кичтән үк: без ураза тотабыз, дип уйлап ятып, сәхәр әзерләвебез үзе дә ният инде. Кемдер ният әйтмәгән булса да, борчылырга тиеш түгел. Кайвакыт, иртә белән, кояш чыгарга ике сәгать кала ашап, каядыр барасың, көндез ашарга туры килми. Әмма бу ураза булып китми. Без монда сәхәр ашарга дип ниятләмәдек. Бу вакытта, әгәр уразадан китсен инде бу, дисәк, ниятләп куярга тиешбез. Рамазан уразасында исә, ният бер шарт булып торса да, безнең кичтән үк сәхәргә әзерләнеп ятуыбыз үзе ният инде.

Сәхәр ашаганнан соң, авызларны чайкап, уразаны бер ниятләп куйгач, без көне буе судан, ризыктан һәм якынлык кылудан тыелып торырга тиешбез. Телебезне ялганнан, гайбәттән сакласак, бик саваплы булабыз. Уразабыз үзенең нигезенә, җиренә җитә. Ризыктан тыелу уразаның кечкенә өлеше, җиңел өлеше, әмма гайбәттән, сүздән тыелып тору уразаның авыр өлеше. Аллаһы Тәгалә безгә акыл биргән икән, без үзебез дә акыл белән фикер йөртеп, уразаның авыр өлешен дә үтәп чыгарга тырышырга, гайбәткә кермәскә, ялган сөйләмәскә, бер-беребез белән ачуланышмаска тиеш. Кемдер безнең каршыбызга килеп сүз сөйләп тора икән, ул кешегә: мин уразамын, мин уразамын, мин уразамын, дип әйтергә кирәк. Үзеңнең ураза икәнеңне әйтү бу вакытта рия булмый. Бик ачуың чыкса да, кемгәдер ачуланма, мин уразамын, дип кенә белдер. Кич белән, кояш баегач, авыз ачар вакыт җитә. Календарь кирәк тә, сәгать кирәк инде.

Календарьда кояшның кайчан баюы языла, кояш баегач, без авыз ачарга тиеш булабыз. Авыз ачу тоз, су белән, йә булмаса, татлы бер җимеш белән башкарыла. Болар белән авыз ачу саваплы санала. Алар Аллаһының беренчел яраткан җимешләре. Әйтик, шикәр ул чөгендердән ясалган, икмәкне без нәрсәләрдер кушып үзебез әзерләдек. Тоз, су, җимешләр Аллаһы Тәгалә беренчел бар иткән нигъмәтләр. Авыз ачканнан соң татарча: «Йә, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, йә, Раббым, Үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл», дип әйтсәк, һәм белгән кеше дога кылып куйса, бу шулай ук гүзәл бер эш була.

Ифтар кылганнан соң ошбу дога укыла:
«Аллааһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффәәру мәә каддәмтүүә мәә әххартү».

Сәхәрдә кеше ризыкны күпме ашаса да ярый. Пәйгамбәребез (сәлаллаһү галәйһиссәләм) нең шундый бер хәдисе бар: «Туйганчы ашау әдәпсезлек, туйганнан артыгын ашау хәрам».
Менә туйганнан артыгын ашау ике очракта: сәхәрдә һәм кунак сыйлаганда күбрәк итеп ашау рөхсәт ителә. Авыз ачкач исә кеше җиңелчәрәк кенә ашап алу белән канәгатьләнергә, нәфесен тагын бер кат җиңә торган көч табарга тиеш. Ин шә Аллаһ савабы тияр.

Һәм инде ахшам үткәч, сәгать ярымнан соң безнең ястү вакыты керә. Шушы вакытта тәравих намазы уку шулай ук бик зур саваплы. Беренче тәравих намазын укыган кешенең гөнаһлары ярлыканыр. Рамазан аеның икенче көнендә икенче тәравих намазын укыган кешенең әти-әнисенең гөнаһлары кичерелер, ди. Сау-сәламәт килеш рамазан аен каршылаганбыз икән, шушындый саваплы гамәлләрне дә күбрәк кылырга кирәк. Өйдә ялгыз гына уку ялыктыра, шуның өчен мәчеткә килеп, җәмәгать белән укысак саваплырак. Җәмәгать белән булгач, күңелле дә була, икенчедән, безнең өебездән чыгып, кайтып кергәнгә кадәр вакытыбыз гыйбадәттән санала. Бер савап рамазан аенда, ким дигәндә, 700 савапка хисапланыр, ди. Бер сум сәдака бирсәң, ким дигәндә 700 сумнан хисаплана. Артыгын бер Аллаһы Тәгалә генә белә.

Рамазан аенда фитыр сәдакасы бар. Ураза тотабыз, сәхәр ашыйбыз, авыз ачабыз, кайберәүләрнең, авыз ачкач, ашарга ризыклары булмаска мөмкин, кайберәүләрнең гает көнендә, бәйрәм итеп, табынга куярга ризыклары булмавы ихтимал. Шуның өчен, иң беренче чиратта, мескеннәргә, хәле авыр гаиләләргә без ураза фитыры бирергә тиеш булабыз. Алар да безнең белән бергә сөенсеннәр, шатлансыннар, шушы сәгадәт, бәхет, рәхмәт аен алар да аңласыннар. Ураза фитыры байлыгы көмеш нисабына җиткән кешегә вәҗиб була. Димәк, бу кеше фитыр сәдакасын бирмәсә, гөнаһлы була. Байлыгы көмеш нисабына җитмәгән кеше фитыр бирсә, саваплы була, әмма бирмәсә, бу кешегә гөнаһ булмый. Ураза фитыры җан башыннан бирелә. Нисап малына алтын-көмеш, бәллүр савыт-сабалар, диварга эленгән келәмнәр, саклык акча, сатарга куйган мал керә. Менә шушының бөтенесенең кыйммәте 7 мең сумнан артып китсә, бу гаиләгә ураза фитыры вәҗиб була. Бирсә савап, бирмәсә гөнаһлы. Кайвакыт сәдаканың күләмен билгелиләр. Ник билгелиләр аны? дип сорыйлар. Нәфел сәдакасының күләмен билгеләргә беркемнең дә хакы юк. Әмма бар зәкят, бар фитыр, бар гошер боларның күләмнәре билгеләнгән.

Рамазан аенда һәр изге гамәлнең савабы зуррак, шуңа күрә зәкятне дә рамазан аенда биреп кую яхшы. Зәкятне нисабы 83 грамм алтын хәтле малы булган кеше бирә. Алтынның граммы 12 доллар булса, нисаб мең доллар чамасы килеп чыга. Алтын-көмеш савыт-сабалар, ир-атларның алтын балдаклары (хатын-кызларның алка-беләзекләре зәкят малына керми), дивардагы келәмнәр, сатарга дигән мал, кассадагы акча, бөтенесен җыйгач, мең доллардан артса, кеше шушы байлыгының кырыктан берен зәкят итеп бирергә тиеш. 2,5 процент. Әйтик, 100 мең сумга җыела икән, бу кеше бөтенесе 2,5 мең күләмендә сәдака бирергә тиеш. Сәдака бурычлы кешегә, ятим кешегә, фәкыйрьгә, шәкертләргә бирелсә яхшы. Моны да рамазан аенда тапшыру саваплы. Бу сәдаканы мәдрәсәләргә, мәчетләргә дә бирә алабыз. Чөнки бүген мәдрәсәләргә дә, мәчетләргә дә дәүләттән бер тиен дә акча каралмаган. Шуның өчен мәчет-мәдрәсәләргә садәка бирү дөрес санала.

Ә инде бер кеше, менә 2,5 мең сум акча, сиңа зәкят китердем, кабул итеп ал әле, дип, үзенең дә зәкят чыгарырлык малы булган кешегә бирсә, бу кешенең моны алырга хакы юк. Минем үземнең дә зәкят чыгарасым бар, бу миңа тиеш түгел, син ярлырак кешегә бир, дип әйтергә тиеш. Бу ире үлгән тол хатыннарга кагылмый. Чөнки алар кимсетелгән булып саналалар, алар бүген балалар үстерәләр. Боларның алырга хаклары бар. Уттан бәла-каза күргән, эре малы үлеп китеп, бәла-казага тарыган, кемнәндер бурычка акча алып, өй салып мәшәкатьләнгән кешеләргә зәкятне бирү искиткеч саваплы була.

Кайчак шундый сораулар биргәлиләр: намаз укый белмәгән кешегә ураза тоту ярыймы? Намаз үзенә күрә бер фарыз, ураза үзенә күрә бер фарыз. Намаз укый белмәсәң дә, рамазан уразасын тотарга кирәк. Җилкәңнән бер фарызың төшеп тора. Хәтта кеше намаз укымаса да, рамазан аен сау-сәламәт килеш каршылаган икән, ул тәненең зәкятен чыгарырга тиеш. Ураза ул безнең тәнебезнең зәкяте, сәламәтлегебезнең зәкяте. Авыру кешегә ул мәҗбүри түгел. Аны терелгәч тота ала, терелмичә үлеп китә икән, аның өстендә бу фарызы калмый.

Ураза чакта, онытылып китеп, нәрсәдер капсак, нәрсәдер ашап куйсак, нәрсәдер эчеп куйсак, ураза бозылды, дип уйларга ярамый. Тиз генә искә төшүгә авызны чайкап, уразаны дәвам итәргә кирәк. Ураза кешегә шулай ук базарда сатып аласы әйбернең тәмен татып карау да рөхсәт ителә. Татып карамый гына алса, саваплырак була. Татып караса, уразасы ачылмый. Кемдер авыртып, авыруы көчәйгән шикелле булып, мәҗбүри дару эчәргә, укол кадатырга туры килсә, бу кешегә уразадан чыгарга, терелгәч, бу көн өчен яңадан авырып уразасы калган көннәр санынча ураза тотарга кирәк.

Кеше үз ирке белән уразаны өзсә, бу кешенең өстендә 60 көнлек ураза каза булып тора. Бу кеше шушы бер көнне түләр өчен тоташ 60 көн ураза тотарга тиеш.

Шушы кагыйдәләрне белеп, уразаны ризыктан, судан гына тыелуга кайтарып калдырмыйча, телебезне дә гайбәтләрдән, яман сүзләрдән саклап, матур иттереп рамазан айларыбызны үткәрергә Аллаһы Тәгалә насыйп итсә иде. Кайсыларыбызга Аллаһы Тәгалә байлык биргән икән, байлыгыбыз бар икән, шушы байлыгыбызның зәкятен дә бирергә кирәк. Шулай ук ураза фитырларыбызны да тапшырыйк.

Бу айда Аллаһының кешеләргә тагын бер рәхмәте бар: кем дә кем ураза тоткан кешеләрне чакырып, авыз ачтырса, ифтар мәҗлесе оештырса, ураза тоткан кешеләрнең савабы ул кешегә дә язылыр, ди. Кемнең малы, вакыты бар икән, шулай ук Аллаһы Тәгалә каршысында иң күркәм, иң саваплы булган шушы табынны да әзерләргә кирәк. Өч кешене генә чакырып булса да авыз ачу табыны үткәрү зарури. Монда Коръән укыла. Аллаһының фарызын үтәүче кешеләр җыела. Аллаһы Тәгалә каршысында шушы табынның савабы белән никах табыны гына тиңләшә ала. Ә бүтән вакытта Коръән укытып, без моның хәтле савапны ала алмыйбыз, чөнки 20-30-40 кеше җыярга мөмкин без, шулар арасында бер-ике генә намаз укучы кеше булырга мөмкин. Бу төркем Коръән тыңлый, тамагын туйдыра, акчасын алыштыра да кайтып китә. Рамазан аенда исә табынга ураза тоткан кешеләр чакырыла. Ураза тоткан кешенең үзенең савабы да кимеми, хуҗаның исә, ничә кешене чакырса, шулкадәр кешенең уразасының савабы гаилә кешеләренә языла. Менә шушындый бәрәкәтле, бәхетле, сәгадәтле айга кердек без. Аллаһ Раббыбыз, санаулы гына көннәр ул, диде. Санаулы көн тиз үтә. Һәр көнендә күбрәк изгелек эшләп калырга тырышырга кирәк. Шулай булганда без, мөселманнар, үзебезнең Аллаһы Тәгалә каршындагы Вазыйфаларыбызны үтәүчеләрдән булырбыз. Һәм Аллаһы Тәгалә үзенең вәгъдә кылган әҗер-савапларын да безгә насыйп итеп, үлгәннән соң шушы гыйбадәтләребез өчен, җәннәт белән сөендерер.

Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе

Әлеге темага башка язмалар