Гошер нәрсә ул

Аллаһы Тәгалә җирләрне-күкләрне бар итте һәм  әйтте: «Җир-күкләрне һәм алар арасында булган  бөтен нәрсәләрне адәм баласы өчен яралттым, адәм  баласына хезмәт итәр өчен яралттым». Аллаһ Раббыбыз адәм баласын яралтканнан сон: «Мин адәм балаларын бу дөньяга сынар өчен яралттым, акыл  бирелгән икән, акылның зәкәтен намаз белән  түләгез», диде.
Әлеге темага тагын:
Акыллы кеше өстенә намаз йөкләтелгән, ул аңа  фарыз. Сәламәтлек бирелгән икән, сәламәт кешегә намазга өстәп, ураза да фарыз. Шулар өстенә тагын байлыгыбыз да бар икән, зәкәт тә безгә фарыз була.  Адәм баласы дөньяда яши, сынала. Төрле авырлыклар да күрәбез, авырып та китәбез, кайгы-хәсрәтләр дә  килә. Бу очракларда тырышабыз, бик сынатмыйбыз.
Әмма Аллаһы Тәгаләнен иң зур сынавы бар. Ул нигъмәтен байлык белән бирә һәм шуның белән сыный. Кыямәт көнендә байлык турында ике төрле сорау булачак: байлыгыңны нинди юллар белән  таптың һәм икенчесе: аны нинди урыннарга сарыф  иттең?
Без Аллаһ тәкъдире белән авылда яшибез, һәрберебезнен жирләре, бакчалары бар, бәрәңге утыртабыз, яшелчә үстерәбез. Бу яктан да Аллаһы  Тәгалә безгә бер гыйбадәтен, зәкәтен биргән, ул “гошер» дип атала. «Гошер”— уннан бере дигән  сүз, ягъни су сипмичә үстереп алган уңышнын  уннан берен без ятимнәргә, мескеннәргә, мохтаҗларга үзебездән өлеш итеп бирергә тиеш  булабыз. Күбебезнең 25-30 сотый бәрәңге бакчасы бар, аннан елына карап 300, 600, я 1000 чиләк бәрәңге  жыеп алабыз. 300 чиләк уңыш булган елны быел әзрәк булды, кысып тотасы булыр инде, дибез. Мең чиләк  чамасы булганда, 100 чиләген гошер итеп бирәсе була бит, нишләргә кирәк, дибез. Әле теге 900 чиләге кала  бит,  дип уңышка сөенү юк, алган ягын исәпкә алу юк, инде бирәсе ягы белән башны авырттырабыз һәм  Аллаһы Тәгаләнең байлык белән сынавын үтә  алмыйбыз. Байлыгыбыз да бар, әмма Аллаһ кушкан  өлешен чыгармыйбыз. Аллаһы Тәгалә “Ибраһим” сүрәсенең 7 нче аятендә: «Мин биргән нигъмәтләргә  шөкрана кылсагыз, арттырып бирермен. Әгәр биргән  нигъмәтләремә шөкрана кылмасагыз, газабым каты булыр», дип әйтә. Димәк, бакчаларыбызда үстереп алган әйбәт, ашарга һәм утыртырга яраклы бәрәңгенең уннан бере безнеке түгел. Без аны мескеннәргә, ятимнәргә, гарип-горабаларга, тол хатыннарга,  мохтаҗларга бирергә тиеш. Әгәр шулай эшләмәсәк,  без малыбызның Аллаһы Тәгалә кушкан өлешен —  ягъни мохтаҗларныкын үзләштергән булабыз икән. Кайбер кешеләр әйтә: урлаганым хәрам ашамыйм
Әмма бәрәңгенен гошерен чыгармаса, ашаган ун бәрәңгенең берсе — хәрам аңа тиешле түгел, ятим-мескеннәр өлеше була бит. Бүген без бабаларыбыз кайчандыр бишвакыт намаз шикелле, Рамазан аендагы ураза шикелле җиренә җиткереп үтәлгән гыйбадәтебезне — гошерне искә төшердек. Һәрберебезнең маллары, бакчалары, җыеп алган уңышлары бар. Аларнын Аллаһы Тәгаләгә тиешле өлешен тиешле урыннарга биреп, калган малларыбызга, иншә Аллаһ, бәрәкәт инәр. Балаларыбыз, оныкларыбыз хәләл ризыклар ашап, тәүфыйклы, бәхетле, иманлы, тәртипле булып үссеннәр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйтте: «Хәрам ризык ашатып үстергән  көчләре үскәч, үзегезгә каршы булыр». Мондый мисаллар бармы бездә? Әти-әнисенә кул күтәргән,  каршы сүз әйткән тәртипсез кешеләр бик күп бездә.  Без мондый очракларда бабаларга тәрбия бирмәгәннәре өчен күбрәк балалар бакчасын, мәктәпне, хөкүмәтне гаепләргә, яманларга яратабыз. Ә үзебез нәрсә карыйбыз соң, балаларыбызга нинди ризыклар  ашатабыз? Сафмы, чистамы, хәләлме ул ризыклар? Бакчаларыбыздан алган уңышның Аллаһы Тәгалә  кушкан өлешен без ятимнәргә, мескеннәргә, мохтаҗларга бирик. Бүген бездә сугыш афәте булмаса  да, ятимнәр, инвалидлар, картлар йортлары бик күп.  Бу күренеш үзе дә безнең дөрес яшәмәүне, фикерләмәүне, тиешле гыйбадәтләрне үтәмәүне күрсәтә түгелме? Инде җәмгыятебездә мондый ярдәмгә  мохтаҗ кешеләр бар икән, без Аллаһы Тәгалә биргән  уңыштан өлеш чыгарып, аларны сөендерергә, авыр тормышларын җиңеләйтергә тиеш булабыз, аңа  карап адәм баласының байлыгы һич тә кимеми,  малның бәрәкәте арта. Әйе, мондый гамәлләребез безгә иминлек бирер, иншә Аллаһ.
Җәлил хәзрәт Фазлыев, баш казый

Әлеге темага башка язмалар