Гафилләрдән булмыйк

Җирнең һәм күкләрнең һем алар арасында булган бөтен җанлы һәм җансыз барлыкларның Раббысы, Хуҗасы булган, без кешеләрне юктан бар иткән, безгә күрер өчен күзләребезне, эшләр өчен кулларыбызны, йөрер өчен аякларыбызны биргән Аллаһы Тәгаләгә иксез-чиксез мактауларыбыз һәм олуглауларыбыз булса иде. Аллаһның хак илчесе, пәйгамбәрләрнең иң соңгысы, иң нурлысы сөекле рәсүлебез Мөхәммәд галәйһиссәламгә, аның барлык сәхабәләренә сәламнәребез һәм изге догаларыбыз булса иде.

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Сезгә Аллаһның сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте булсын!

Мөхтәрәм җәмәгать! Бүгенге вәгазебез гафләт турында булачак. Гафләт дигән сүз татар әдәби телендә кулланылса да, күпләребез бу сүзнең мәгънәсен аңламый. Бу сүз нәрсәне аңлата соң? Бу сорауга шундый җавап бирергә була: гафләт ул Аллаһы Тәгалә биргән чикле һәм кыска гомерне бушка уздыру, файдасыз, кирәксез эшләр белән шөгыльләнү.
Хөрмәтле дин кардәшләрем! Гафләт адәм баласына бер дә килешми. Гафләт агачының җимешләре кешене бу дөньяда да һәм ахирәттә дә бәхетсез итә.

Коръәни-Кәримдә гафилләр төркеме турында:
«Күп җеннәрне һәм кешеләрне җәһәннәмгә әзерләдек. (Ни өчен дисәгез, чөнки) аларның йөрәкләре бар, (ләкин) зиһеннәре юк, күзләре дә бар күрми, колаклары да бар ишетми. Алар хайваннарга охшаган, хәтта алардан да түбәнрәк (ни өчен бу хәлгә төшкәннәр соң? дип сорасак, чөнки) алар гафилләр» — дип Аллаһы Тәгалә сүзләрен йомгаклый («Әгъраф (Пәрдә)» сүрәсе, 189 нчы аять). Бу аятьтә Аллаһ Раббыбыз кайбер кешеләр әһәмиятсез эшләр белән шөгыльләнеп (кыйммәтле, кадерле вакытларын чүпкә әйләндереп) түбән дәрәҗәгә төшкәннәре турында әйтә.

Гафләт турындагы кайбер хәдисләрне һәм галимнәрнең сүзләрен карап үтик.

Көннәрдән бер көнне Аллаһның илчесе Ягъкуб галәйһиссәлам янына үлем фәрештәсе килгән. Ягъкуб галәйһиссәлам аннан сораган: «Син минем белән күрешергә яисә җанымны алырга килдеңме?» Үлем фәрештәсе: «Синең белән күрешергә килдем», дип җавап биргән. Ягъкуб галәйһиссәлам аңа әйткән: «Сиңа бер үтенечем бар». Үлем фәрештәсе: «Нинди үтенечең бар?» дигән. Ягъкуб галәйһиссәлам: «Әҗәлемнең якынаюын һәм җанымны алырга килүеңне алдан ук белдерсәң иде», дип әйткән. Үлем фәрештәсе үз җавабында: «Сиңа ике-өч илче җибәрермен», дигән. Ягъкуб галәйһиссәламнең үләргә вакыты җиткәч, үлем фәрештәсе аның янына килеп җиткән. Ягъкуб галәйһиссәлам аңа әйткән: «Син миңа әҗәлемне хәбәр итүче илчеләр җибәрермен дип вәгъдә биргән идең, ни өчен җибәрмәдең?» Үлем фәрештәсе җавап кайтарган: «Мин сиңа әҗәлеңне хәбәр итүче илчеләр җибәрдем: кара чәчең агаруы, тәнеңнең зәгыйфьләнүе, туры билеңнең бөгелүе. Адәм баласына әҗәле алдыннан җибәрә торган илчеләрем шулар була, әй Ягъкуб галәйһиссәлам», дигән.

Хөрмәтле мөселман кардәшләрем! Кызганыч, кайбер кешеләргә үлем фәрештәсенең илчеләре килгәннән соң да алар гафләт йокысыннан уяна алмый, ягъни чәчләре ак, куллары-аяклары калтырый, бер аяклары белән кабердә, ләкин алар аракыдан, тәмәкедән тыелмый, намаз укымый, дөньяга ни өчен килгәннәрен дә белми

Мәшһүр галим Шәкыйк әл-Бәлхи болай дигән: «Кешеләр өч сүзне еш әйтә, ләкин сүзләренә капма-каршы эш эшли. Беренчесе без Аллаһның коллары диләр, ләкин гамәлләрендә бернинди кол булу күренми. Икенчесе Аллаһы Тәгалә ризыкларыбызны бүлеп куйган инде диләр, ләкин гамәлләрендә туктаусыз дөнья куалар һәм шуның белән генә күңелләре тынычлык таба. Өченчесе без барыбыз да үләчәкбез диләр, ләкин башкарган эшләренә карасаң, мәңгегә килгәннәр кебек тырышалар».

Хәлид ибне Вәлид (Аллаһ аннан разый булса иде) хикмәт тулы бер хәдисне сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәламнән риваять итә:

«Көннәрнең берсендә Пәйгамбәребез галәйһиссәлам янына бер чүл гарәбе килде һәм әйтте: «Әй Аллаһның илчесе! Мин дөньяда һәм ахирәттә үземә файда бирә торган сорауларыма җавап ишетер өчен синең яныңа килдем».

Пәйгамбәребез галәйһиссәлам аңа: «Синең күңелеңне борчый торган бөтен сорауларыңны бирә аласың», диде.

Гарәп сорады: «Мин кешеләр арасында иң күп белүчеләрдән булырга телим».

«Аллаһтан курык, кешеләр арасында иң күп белүчеләрдән булырсың», дип әйтте Пәйгамбәребез галәйһиссәлам.

Гарәп сорады: «Мин кешеләр арасында иң байларыннан булырга телим».

«Булганың белән канәгать бул, кешеләр арасында иң байларыннан булырсың», дип әйтте Пәйгамбәребез галәйһиссәлам.

Гарәп сорады: «Мин кешеләр арасында иң гаделе булырга телим»,

«Үзең өчен теләгән нәрсәне башкалар өчен дә телә, кешеләр арасында иң гаделе булырсың», дип әйтте Пәйгамбәребез галәйһиссәлам.

Гарәп сорады: «Мин кешеләр арасында иң яхшыларыннан булырга телим».

«Кешеләргә файдалы бул кешеләр арасында иң яхшыларыннан булырсың», дип әйтте Пәйгамбәребез галәйһиссәлам.

Гарәп сорады: «Аллаһка якын булырга телим».

«Аллаһы Тәгаләне гел исеңә төшер, Аллаһка якын булырсың», дип әйтте Пәйгамбәребез галәйһиссәлам.

Гарәп сорады: «Аллаһка ышануым кимчелексез булуын телим».

«Әхлагың яхшы булсың, Аллаһы Тәгаләгә ышануың кимчелексез булыр», дип әйтте Пәйгамбәребез галәйһиссәлам.

Гарәп сорады: «Мин Аллаһы Тәгаләгә күп гыйбадәт итүчеләрдән булырга телим».

«Аллаһы Тәгаләне күреп торган кебек гыйбадәт кыл, гыйбадәтне күп кылучылардан булырсың, син Аны күрә алмасаң да Ул сине күрә бит», дип әйтте Аллаһның рәсүле галәйһиссәлам.

Гарәп сорады: «Мин Аллаһы Тәгаләгә итагать итүчеләрдән булырга телим».

«Аллаһның кушканнарын үтә, Аллаһы Тәгаләгә итагать итүчеләрдән булырсың», дип әйтте Пәйгамбәребез галәйһиссәлам.

Гарәп сорады: «Мин гөнаһларымнан пакьләнеп Аллаһ каршысына кайтырга телим».

«Госел һәм тәһарәтеңне җиренә җиткереп үтәсәң, гөнаһлардан пакьләнеп Аллаһ каршысына кайтырсың», дип әйтте Пәйгамбәребез галәйһиссәлам.

Гарәп сорады: «Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгаләнең миңа карата мәрхәмәтле булуын телим».

«Үзеңә һем башкаларга карата мәрхәмәтле бул, Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә дә сиңа карата мәрхәмәтле булыр», дип әйтте Пәйгамбәребез галәйһиссәлам.

Гарәп сорады: «Гөнаһларымның азаюын телим».

«Гөнаһларыңның гафу ителүен Аллаһтан сора, гөнаһларың шуның белән азаер», дип әйтте Пәйгамбәребез галәйһиссәлам.

Гарәп сорады: «Мин хөрмәтле кеше булырга телим».

«Кешеләргә үзеңнең мәшәкатьләреңне сөйләмә, хөрмәтле кеше булырсың», дип әйтте Пәйгамбәребез галәйһиссәлам.

Гарәп сорады: «Мин иң көчле кеше булырга телим».

«Аллаһы Тәгаләгә таян, тәвәккәл бул, иң көчле кеше булырсың», дип әйтте Пәйгамбәребез галәйһиссәлам.

Гарәп әйтте: «Дөньядагы уңышларымның артуын телим».

«Һәрвакыт тәһарәтле, чиста бул, дөньядагы уңышың артыр», дип әйтте Пәйгамбәребез галәйһиссәлам.

Гарәп сорады: «Аллаһы Тәгалә һәм Аның рәсүле мине сөюләрен телим».

«Аллаһы Тәгалә һәм Аның рәсүле сөйгән нәрсәләрне сөйсәң, Аллаһ һәм Аның илчесе сине сөяр», дип әйтте Пәйгамбәребез галәйһиссәлам.

Гарәп сорады: «Кыямәт көнендә Аллаһның ачуына эләкмәвемне телим».

«Аллаһы Тәгалә яралткан җаннарның берсенә дә ачуланма. Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә сиңа да ачуланмас», дип әйтте Пәйгамбәребез галәйһиссәлам.

Гарәп сорады: «Аллаһы Тәгалә догаларымны кабул итүен телим».

«Аллаһы Тәгалә тыйган ризыклардан тыел, Аллаһ догаларыңны кабул итәр», дип әйтте Пәйгамбәребез галәйһиссәлам.

Гарәп сорады: «Аллаһы Тәгалә мине Кыямәт көнендә барысы каршында оятка калдырмавын телим».

«Зинадан саклан, Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә барысы каршында сине оятка калдырмас», дип әйтте Пәйгамбәребез галәйһиссәлам.

Гарәп сорады: «Кыямәт көнне Аллаһы Тәгалә гөнаһларымны яшереп калдыруын телим».

«Кардәшләреңнең гөнаһларын яшер, Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә синең дә гөнаһларыңны яшерер», дип әйтте Пәйгамбәребез галәйһиссәлам.

Гарәп сорады: «Гөнаһлардан нәрсә саклап кала?»

«Күз яшләре, Аллаһы Тәгаләгә итагатьле булу һәм авырулар», дип әйтте Пәйгамбәребез галәйһиссәлам.

Гарәп сорады: «Яхшы гамәл-сыйфатлардан кайсылары Аллаһы Тәгаләгә иң сөеклесе?»

«Күркәм холык, гадилек һәм авырлыкларга сабыр итү», дип әйтте Пәйгамбәребез галәйһиссәлам.

Гарәп сорады: «Начар эшләрдән Аллаһы Тәгалә каршысында кайсысы иң начары?»

«Начар холык һәм тәкәбберлек», дип әйтте Пәйгамбәребез галәйһиссәлам.

Гарәп сорады: «Дөньяда һәм кабердә Аллаһның ачуын нәрсә азайта?»

«Яшерен сәдака бирү һәм туган-кардәшләр белән яхшы мөнәсәбәттә булу», дип әйтте Пәйгамбәребез галәйһиссәлам.

Гарәп соңгы соравын бирде: «Кыямәт көнендә нинди эшләр җәһәннәм утын сүндерә ала?»

«Дөньяда очраган бар авырлыкларга сабырлык күрсәтү», дип җавап кайтарды сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәлам».

Хөрмәтле мөселман кардәшләрем! Бу хәдисне имам Газзали үзенең «Бидаятүл Һидая» китабында китерә. Чынлап та, бу хәдистәге чүл гарәбенең сораулары һәм Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең җаваплары гафилләрнең күзләрен ачып җибәрә һәм бетмәс-төкәнмәс хәзинәләрне күрсәтә. Бу сүзләрне ишеткән һәрбер акыл иясе гафиллектән котылып изгелеккә ашкынырга тиештер дип уйлым. Ни өчен дип сорасагыз, Аллаһы Тәгалә каршында басып җавап бирү көне бик якын. Бу турыда Аллаһ Раббыбыз Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә:

«Кешеләрнең (Аллаһы Тәгалә каршына басып) сорауларга җавап бирәсе көннәре якын булды, (ләкин) алар гафләттә булу аркасында (хакыйкатьтән) йөз чөерә. Раббыдан үзләренә кисәтү-күрсәтмәләр килгән саен, алар (аятьләрне) чын күңелдән тыңламыйча, уен-көлкене (мәгънәсез яшәүләрен) дәвам итә«(«Әнбия (Пәйгамбәрләр)» сүрәсе, 1 -2 нче аятьләр).

Мөхтәрәм җәмәгать! Гафләт темасына багышланган вәгаземне имам Газзалиның (Аллаһ аны Үзенең рәхмәтеннән аермаса иде) сүзләре белән йомгаклыйм: «Әй кардәшем, уйлан һәм фикерлә! Нинди йөз белән Аллаһы Тәгалә каршына басачаксың? Нинди сүзләр белән аңа җавап бирәчәксең, азын һәм күбен синнән сораса, нәрсә дип әйтәчәксең? Шулай булгач, дөрес эшең белән җавабыңны исбатла. Аллаһтан куркыгыз, ул сезнең эшләгән эшләрегездән хәбәрдар».

Аллаһы Тәгалә барчаларыбызны да тулы иманнан, тәүфыйктан. Үзенең чиксез рәхмәтеннән аермаса иде.

Әлеге темага башка язмалар