Гарәфә көне

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм болай диде: «Гарәфә көнендә ураза тоткан кешегә Аллаһ үткән һәм киләсе елның гөнаһларын гафу итәр дип өметләнәм». Корбан бәйрәме алдыннан була торган Гарәфә көнне Хаҗ кылучылар Мәккә янындагы Гарәфә тавына баралар һәм тау итәгендә намаз укыйлар.

Тагын бер хәдистә: «Иң күп кеше Гарәфә көнендә тәмуг газабыннан котылачак», — диелә.
Пәйгамбәребез (с. г. в.): «Аллаһы Тәгалә каршында изге гамәл кыла торган көннәр арасында Зөлхиҗҗә аеның ун көненнән дә сөеклерәге юк», — дигән. Зөлхиҗҗәнең сигезенче көне — Уй (Тәрвияһ) көне. Бу көнне Ибраһим (г. с.) улы Исмәгыйльне корбан итү хакында төш күреп, «Бу нинди төш икән?» — дип уйлаган көн бу. Бераз алгарак китеп шунысын да әйтеп узыйк: Ибраһим (г. с.) малае урынына корбанга тәкә чаласын аңлагач, сөенеченнән: «Ләә иләһә илләллаһү үә Аллаһү әкбәр», — дип әйтә. Һәм Исмәгыйль (г. с.), Аллаһның үзен исән калдырганын белгәч, «Аллаһү әкбәр! Үә лилләәһи хәмде», — ди. Шушы өч зат — Җәбраил фәрештә, Ибраһим (г. с.), Исмәгыйльнең (г. с.) сүзе бүгенге көнгә кадәр тәкбир булып тора.
Гарәфә көнендә иртәнге намаздан башлап Зөлхиҗҗә аеның 13 нче көнендәге икенде намазына кадәр егерме өч фарыз намазның һәркайсыннан соң сәлам биргәч, Аллаһы Тәгаләне олылап, Аны данлап бер мәртәбә тәкбир әйтергә тиеш булабыз. Тәшрикъ көннәре була бу. Имам вә җәмәгать белән намаз укыганда тәкбирнең вәҗиб булуының мәгънәсе — адәм балалары Җир йөзенә яшәр өчен яратылды, адәм каны коелмасын, хайван каны гына коелсын, дип сөенечтән тәкбир әйтүдәдер.

Әлеге темага башка язмалар