Гайсә пәйгамбәр: «Соңгы пәйгамбәр Мөхәммәд була», — дип әйткән

Бу фактны борынгы Инҗил китабы дәлилли

1947 елны Иерусалим шәһәреннән 10 миль ераклыкта урнашкан Кумраи дигән җирдә көтүчеләр бер мәгарәгә тап булалар. Гадәттә мондый көтелмәгән хәл әдәм баласында кызыксыну уятучан. Шулай була да. Мәгарәдә йөргән вакытта алар ниндидер язмалар табалар. Галимнәр тикшергәч, бу язмаларның якынча ике мең ел элек язылган булуын исбатлыйлар. Бу исә Инҗилнең төп нөсхәсе була. Галимнәр арасында аны Гайсә (г.а.с.) үзе яисә аның якын кешесе -апостол Җәмис язган булырга тиеш, дигән фикер туа һәм бу язмаларны җентекләп тикшерү башлана.

Дөресен әйтсәң, гауга куба

Табылдыкка инде 56 ел вакыт үтсә дә, галимнәр аны тулысынча бастырып чыгарырга ашыкмыйлар. Табылган Инҗилнең гамәлдәге нөсхәсе белән аермасы булмаган өлеше генә матбугатта дөнья күрә. Оксфорд университеты профессоры Геза Вермеш сүзләренә караганда, язмалар борынгы грек телендә язылып, заман теленә тәрҗемә иткәнче берникадәр вакыт үткән. Әгәр язмаларны тулысынча матбугатта бастырсаң, бу хәл нәсара халкында һәм чиркәү әһелләрендә ризасызлык һәм нәфрәт уятыр иде, дип белдерә «ЮС Ньюс энд Ворлд Рипорт» журналы.

Мондый гаугага сәбәп булырлык нинди язмалар соң алар? Пакьстан нәшрияты тарафыннан басылган, Варнава тәфсир иткән Инҗилдә Гайсә (г.а.с.)нән соң соңгы Пәйгамбәр булып Мөхәммәд (с.а.г.в.) киләчәге ачык хәбәр ителгән. Әлеге табылдык язмалар белән Пакъстан нәшер иткән Инҗилнең бер үк эчтәлекле булуы ихтимал. Бу язмаларда да җиргә соңгы Пәйгамбәр булып Мөхәммәд (с.а.г.в.) киләчәге хәбәр ителгән булырга тиеш, дип белдерә «Тюркие» гәзите. Хәзер билгеле булуынча, бөек Аллаһ тарафыннан Гайсә (г.а.с.)гә иңдерелгән Инҗил китабы аның дошманнары тарафыннан үзгәртелгән. Яһүди Болюс (Пайлюс, Павел) үзен дин белгече һәм Гайсә (г.а.с.)нең шәкерте итеп күрсәтә. Ул исә Инҗилнең төп нөсхәләрен юк итә һәм үзгәртеп яза. Җаһилчелек чорыннан килгән (Платон тарафыннан уйлап табылган) «троица» хакында төшенчә кертә. Нәтиҗәдә, күп аллалык (Алланың әтисе, улы һәм изге рух) барлыкка килә һәм системага салына. Төп нөсхә югалганнан соң, бер төркем кеше тарафыннан Инҗилнең 54 варианты языла. Боларның һәммәсендә дә күп аллалык хакында мәгълүмат булмый һәм Гайса (г.а.с.)нән соң соңгы пәйгамбәр Мөхәммәд (с.а.г.в.) нең киләчәге хакында хәбәр ителгән була.

Илле Инҗилдән дүртәү генә кала

285-337 елларда яшәгән Рим императоры Константин I нәсара (христиан) динен кабул иткән. Бу дин галимнәре әйтүенчә, дингә ул мәҗүсилек элементларын да керткән. 325 елны император Никее шәһәрендә 300 кешедән торган комиссия җыйган. Бу җыелыш Инҗилне дүрткә генә калдырган (Марктан, Матфейдан, Лука һәм Иоанннан), калган нөсхәләр яндырылырга тиеш, дигән карар чыгарыла. Апостол Варнава язып калдырган Инҗил дә шулар арасында була. Шул нөсхә турында бигрәк тә күп сөйләнә һәм аны укыган кешеләргә җәза биреләчәк, диелә.

Милядига кадәр 42 елда Папа булган Җаласюс I тарафыннан укылуы тыелган бу Инҗил «Варнава Инҗиле» дип аталган һәм ул башка Инҗилләрдә табылмаган бер үзенчәлеккә ия булганы өчен «тыелган китаплар» башында торган.

Бары тик бер диндар поп «Варнава Инҗиле»нең берсен алып кача. Бераз вакыт узгач, бу Инҗил Вияндагы Император Китапханөсенә җиткезелә һәм инглиз теленә тәрҗемә ителә.

Ләкин чиркәү «Варнава Инҗиле»нең эзенә чыга. Бер атна дәвамында бу Инҗилнең бөтен күчермәләре табылып, юк ителә башлый. Әмма бу тырышлыклар заяга була, чөнки бу арада ике «Варнава Инҗиле» урлана. Аннан боларның берсе — Британия музеена, икенчесе исә Америка Конгрессы Китапханәсенә җибәрелгән иде.

Ник сер буларак халыктан яшерелә?

Инҗилләр ул җирләрдә дә нигәдер хәрби сер сыман халыктан яшерелә. Бу сернең ачылуына сәбәпче — бер мөселман генералы.

Америка Кушма Штатларында хәрби комиссар Вазыйфасын үтәгән пакьстанлы генерал Абдрахим бу Инҗилнең микрофильмнарын яшерен сурәткә алып, Пакъстанга алып китүгә ирешә. Күпмедер вакыттан соң бу кадрлардан Пакъстаңдагы «Бегим Ойшам Бавани Вакдәл» фонды ярдәмендә китап итеп чыгарыла һәм Ислам дөньясында куанычлы бер вакыйга сыйфатында кабул ителә. Табылдык Инҗилдә яңа Пәйгамбәр — Мөхәммәд Мостафа (с.а.г.в.) киләчәге турында бик күп еллар алдан сөйләнә.

Гарәп дөньясының Реставрация чоры икейөзлеләренә хас бер көч белән Инҗилне юкка чыгарырга теләүләре дә, күрәсең, шуның белән аңлатыла.

«Коткаручың мин түгел — Мөхәммәд»

Шул китаптагы эпизодларның берсе: хәзрәте Гайсә (г.а.с.) бер хатынның «Көтелгән Коткаручыбыз син түгелме?» дип соравына шундый җавап бирә: «Мин бары тик Исраил угылларына җибәрелгән коткаручы бер пәйгамбәрмен. Ләкин миннән соң Аллаһ бөтен галәмгә Мөхәммәд исемле Расүл җибәрәчәк». «Варнава Инҗиле»ндә хәзрәте Гайсә (г.а.с.) янә шулай мәрхәмәт кыла: «Бөтен җир йөзендәгеләр көткән коткаручы — мин түгел». 163 бүлекнең җиденче җөмләсендә хәзрәте Гайсә болай ди: «Хәзрәте Мөхәммәд (с-в.г.в.) гарәп далаларында яшәп мәҗүсиләргә каршы көрәшәчәк». «Әй, мөгаллим, дөньяга килүеннән бәхәс куптарган ул өдөм кем?» — дип сораганнарга хәзрәте Гайсә (г.а.с.) мондый җавап биргән ди: «Ул — Мөхәммед Расүлуллаһтыр». «Шуның белән бергә мин сезгә яңа бер хакыйкать тә әйтә алмам: минем китүем сезнең өчен хәерледер, чөнки мин китмәсәм, сезгә юаныч бирүче Расүл килмәячәк». Инҗилләрдән алынган югарыдагы өзекләрдә сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.г.в.) турында кыйммәтле мәгълүматлар тупланган. Әйе, Пәйгамбәребез (г.а.с.)нең хак Пәйгамбәр икәнлегенә ай да, кояш та, үсемлекләр дә дәлил булган. Сүзебез ахырында шуны әйтәсе килә: хакыйкатьне күпме генә яшерергә теләсәләр дә, өскә чыга.

Әлеге темага башка язмалар