Газинур Гафиятуллин биографиясе

Газинур Гафиятуллин 1913 нче елның 13 нче гыйнварында Татарстан Республикасының Лениногорск районы Сугышлы авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Балачагы бик авыр үтә. Газинур туган көнне әтисе өйдә булмый. Гафиятулла абый патша армиясендә хезмәт итә торган була. Сугыш башлангач, аны Кавказга җибәрәләр. Ул анда чолганышка эләгә. Яраланган килеш өенә көч-хәл белән кайтып җитә һәм шунда ук ятакка ята. Олы күңел күтәренкелеге аңа кабат аягына басырга ярдәм итә. Ләкин, күп тә үтми, котычкыч ачлык килә. Ул Газинурның әнисен якты дөньядан алып китә.

1930 нчы елда Иске Исак болыннарында 30 йорттан гына торган Яңа Сугышлы авылы үсеп чыга. Иң беренче килеп утыручылар рәтендә атсыз Гафиятуллиннар гайләсе була. Гафиятулла абый һәм аның 17 яшьлек улы Газинур. Алар үзләренә, зур юлдан ерак булмаган, урман кырыенда җир сайлыйлар. Әтисенә сыер көтүе көтәргә ярдәм итеп, Газинур үз ипи кисәген үзе табып ашый. 6 яшьтән әнисез калган малай, наз күрмичә үсә.

Көндезләрен колхоз эшләре, кичләрен йорт мәшәкатләре булганга күрә, авылда күңел ачулар булмый. Яшьләр генә, авыл кырыендагы аланчыкка җыелышып, тальян гармун астында җырлаганнар, күңелләрен бушатканнар, биегәннәр. Араларында кара күзле бер кыз бигрәкләр дә яхшы биегән. Ул биегән чакта, дус кызлары түгәрәктән артка чигенгәннәр, ә егетләрнең исә түбәтәйләре очып китә торган булган. Ләкин аңа да көндәш табыла, җиңеп тә чыга. Бәләкәй генә буйлы, җилкәләре киң булмаган, кузләреннән ягымлылык бөркелгән егет була бу. Шулай да җиңеп чыга бит! Юкка гына авыл Сугышлы дип аталмый.

Озакламый, ике биюче, Газинур белән Гильмура, гөрләтеп туй уздыралар, балалары туа. Колхозда Газинур иң яхшы эшчеләрнең берсе була. Ул комсомолга керә һәм көчен кызганмыйча эшли. Кырда да, урманда кышка утын әзерләүдә дә өлгерә. Урман промышленносте хуҗалыгындагындагы эш яшь колхозчы тормышында тирән эз калдыра. Ул монда укырга, язарга өйрәнә, беренче тапкыр зур, төрле милләтләрдән торган күп кешеле коллектив белән очраша.

“Икенче Бөек Ватан сугышы Газинурга хыялларын чынга ашырырыга ирек бирми, дип искә ала геройның тормыш иптәше Гильмура ханым, – ул йорт салырга да өлгермәде, хаттә кече улын күрергә дә өлгермәде. Сугыш! Куркынычрак сүз юктыр…”

Сугыш башлангач, Гафиятуллин, хатыны һәм балалары белән хушлашып, беренче мобилизацияләнгән группа белән Бөгелмә военкоматына бара. Сугыш башында ул санитар була, сугыш кырыннан яраланган солдатларны чыгарга. Аннан стрелок була.

Гафиятуллин Газинур гитлерчыларга каршы соңгы пулясы беткәнчегә кадәр торучы һүм беренче булып һөҗүмгә күтәрелүчеләрдән була. Командирлар оста солдатны күреп алалар һәм полклар мәктәбенә җибәрәләр. Аннан соң Гафиятуллинга сержант исеме бирелә, отделение командиры ярдәмчесе итеп билгеләнелә.

1944 нче елның 14 гыйнварында, 20 нче полк Овсище авылын алырга дигән приказ ала. Гафиятуллин отделениесендәге солдатлар беренче булып дошман траншейларына үтеп керәләр, бик күп фашистларны юкка чыгаралар. Ләкин, дзот җимерекләре арасында бер пулемет атуын туктатмый. Совет солдатлары җиргә яталар. Карашы белән генә сугышчан иптәшләре белән саубуллашып, Гафиятуллин дзотка таба шуышып бара. Бу мизгелләрдә Газинур нәрсә турында уйлады икән? Моны инде беркайчан да белергә язмаган. Ул алга, пулеметка таба омтыла һәм амбразураны үз тәне белән каплый. Бер мизгелдә, куз алларында булган батырлыкны күреп, Гафиятуллинның полкташлары, берни дә туктата алмый торган, ярсулы һөҗүмгә күтәреләләр. Авылны алалар… Геройның тишкәләнгән тәнен күтәргәч, анда 20 яра табыла. Татар батырын дуслары борынгы рус җире Псков областе Мякотино авылында җирлиләр.

Чыганак: http://ruzalia.ru/

Әлеге темага башка язмалар