Гает көне

Рамазанның  соңгы 10 көнлеге үтеп киткәч, Гает көне була. Гает намазы балигъ яшенә җиткән, кул-аягы исән, күзе күргән ир-атларга — вәҗиб. Белә торып үтәлми калса, гөнаһ саналыр. Сабыйлар, хатын-кызлар бу намазга килсәләр, савап бар, килмәсәләр гөнаһ булмас.
Һәр халыкның аерым билгеләре бар. Татар халкының бер билгесе — түбәтәй кию. Әгәр үзеңне татар милләтеннән дип саныйсың икән, оялма, түбәтәй ки. Син үзеңнең татар улы икәнеңне күрсәтәсең.
Иманның билгесе — намаз. Син үзеңне, Аллаһка ышанам, дип саныйсың икән, иманлы кеше булсаң, намаз укырга, сәҗдә кылырга тиешсең. Безгә көн дә биш вакыт намаз фарыз, гает намазы — вәҗиб. Әгәр кеше ике гает намазына килеп, сәҗдәгә баш ия дэ алмый икән, аны иманлы кеше дияргә буламы икән?
Без андый кешене җеназа укып күмәргә тиешме икән? Үзебезнең мөселманлыктан без оялырга тиеш түгел. Без горурланып мәчетләргә барырга тиеш. Аллаһның рәхмәте шушы мәчетләр булыр, дип бер 15-20 ел элек әйтсәләр, моңа беркем ышанмас иде. Менә бу: ялган җиңеләчәк, хаклык җиңәчәк, дигән аятькә муафыйк бер дәлил, һәм шушыннан соң да Аллаһ Тәгалә «Бәни Исраил» сүрәсендә әйтә: — Бетте, өзелде, дигән җирдән мин Ислам динен күтәрермен хәтта кәферләр кулы белән мәчетләр аякка басар, — ди. — Шушыннан соң да гыйбрәт алмаган мөселман кавемнәрнең Җир йөзендә яшәргә хакы бармы? — ди. — Мин аларны залим кешеләр җибәреп юк иттерермен, — ди. Безгә Алл аһ Тәгаләнең рәхмәте килгән икән, юкка чыгарылган мәчетләребез аякка баскан икән, намазлар укыла икән, Рамазан айларында тәравихләр дә укыла икән, әлбәттә, без үзебезнең мөселман икәнебезне онытмыйча, Аллаһ Тәгалә рәхмәтенә шөкранә кыла белергә тиешбез. Ислам дине шулкадәр хак дин ки, ул беркайчан да кешене эштән тыймый, хезмәттән тыймый. Хезмәтне гыйбадәт дип атый. Гает көнне дә эш эшләү гөнаһ түгел. Хөкүмәт безгә Корбан гаете көнен ял көне итеп билгеләде. Аллаһы Тәгалә каршындагы вазифаларыбызны үтәр өчен бирде ул аны. Гает намазы урынына эш эшләү — хәрам. Әмма Гает намазын үтәдең икән — рәхәтләнеп эшлә.
Без әлегә сау-сәламәт икән, гает намазларыбызны укып, бурычларыбызны үтәргә тиешбез. Без үлгәч, авыл халкы безгә тыныч күңел белән җеназа укырлык булсын, чөнки Гает намазына барырга да үзендә көч таба алмаган кешене ничек аны мөселман дип була.
Гает көнебез иртәнге намаз уку белән башлана. Аннары Коръән укып, гает садакалары тапшыргач, гает садәкаларына, фитыр садәкаларына Коръән укып дога кылгач, гает вәгазе сөйләнеп, гает намазы укылыр.
Балигъ яшенә җиткән, күзе күргән, аягы йөргән, үз акылында булган барлык ирләргә дә гает намазы вәҗиб.
Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә әйтә: «Сез бер эшне үзегезгә хәерле эштән санарсыз, хакыйкатьтә ул сезнең өчен хәерсез эштер, бер эшне хэерсездән санарсыз, хакыйкатьтә ул хәерле эштер», — ди.
Кайбер кешеләр: гает намазы укыганчы нәрсәдер эшлим мин, каядыр барам, нәрсәдер кырам, дип уйлый икән, бу кешеләр — зур ялгышуда, зур адашуда. Бу эшләгән эш белән бәракәт артмый. Гает намазыннан кайткач, эшли башла рәхәтләнеп, беркемнән бернинди сүз юк. Аллаһ Тәгалә тарафыннан да, бәндәләрдән дә өстеңдә гөнаһ юк. Әмма гает вакытында эш эшлим дэ,    малым арта, дип уйлыйлар икән — саташалар. Бу — хәрам. Моны аңлап китәргә кирәк. Бу — Аллаһ Тәгалә таләбе. Хак Тәгалэ безгә намаз укуны фарыз итте, аны дөнья шөгыленә алыштырабыз икән, моның өчен ахирәттә газап булыр.
Тән керен мунчада юа алабыз, ә җаннарыбызны Рамазан аенда чистартабыз. Рамазаннан соң — Гает. Сөенеч бу. Чөнки безнең гөнаһларыбыз ярлыкана торган көн. Догалар кабул була торган көн.
Гает гөселләре коенып, юынып, икенче көнне Аллаһны зурлар өчен, без шушында җыелырга тиеш. Бу — безнең Аллаһ Тәгалә каршында изге бурычыбыз. Иртәнге намаз — фарыз, гает намазы — вәҗиб. Без икесен дә үтәргә тиеш. Аллаһ Тәгалә хәерле сәламәтлек бирсен барчабызга да.
Рамазан ае беткәч. Шәүвәл ае башлана. Шәүвәл аенда 6 көн ураза тоту гаять тә саваплы. Кемнәрдер авырып, уразаларын калдырган икән, аларга гает көненнән соң ук уразаларын тотып бетерү мәслихәт. Шәүвәл уразасына керсәк, бик күркәм эш була.
Шәүвәл уразасы тоткан кеше дөньядан җәннәтле булып үтәр, дигән сүзләр дә бар. Гает көнне садәка бирү — сөннәт. Нәфел түгел. Гает көнне бер-берегезгә бүләкләр бирешсәгез, сез бер сөннәт эш эшләгән буласыз.
Ураза гаетенә без берәр татлы ризык белән авыз ачып килергә тиеш. Ә Корбан гаетендә без гает узганчы ураза булабыз, аннан соң гына ризык кабабыз. Моны белеп торыгыз.

Әлеге темага башка язмалар